«Әллә нәрсә булды миңа язда»

Кыйгач-кыйгач кошлар очып үтте,

Кайтулары туган яккадыр.

Бәлки, ярсуларым юкка гына,

Яну-көюләрем юккадыр.

 

Әллә нәрсә булды миңа язда —

Чәчәк чагым, алма чакларым.

Аклык иңде бугай күңелемә

Аклыгыннан алмагачларның.

 

Борылышта бәхет көтеп тора, —

Мин сулышын аның сизенәм.

Шундый хисләр татыр идеммени,

Син булмасаң әгәр, бергенәм.

 

Әллә нәрсә булды миңа язда —

Чәчәк чагым, алма чакларым.

Аклык иңде бугай күңелемә

Аклыгыннан алмагачларның.

 

Кулларымны ал син кулларыңа, —

Бәхетләргә каршы йөгерик.

Икәү генә бары, икәү генә

Чын сөюнең тәмен без белик.

 

Әллә нәрсә булды миңа язда —

Чәчәк чагым, алма чакларым.

Аклык иңде бугай күңелемә

Аклыгыннан алмагачларның.

 

Шәмсия Җиһангирова

Фото: pixabay

Комментарий язарга