Алла

Кем ул – белмим вә нәрсәдер,
Белмим дип юл да эзләнмим,
Мәгәр аннан бүтән затка
Җегенмим мин вә тезләнмим.

Олуг дим мин аны һәм ул
Мине аңлар вә ишетер дим,
Ни сөйлим йә ни уйлыйм, ул
Йолыр, онтыр вә кичерер дим.

Була үпкәм аңа бәгъзан,
Дүнәм хәтта, җитәм чиккә,
Тәмам иркә, очынган бер
Бала төсле китәм читкә.

Ләкин күңлем аны һәр дәм
Үз иткән, ул даим бергә,
Газап чикмәс җаным бер дә,
Мәгәр чиксә чигәр бергә.

Мөкатдәсмен, әминмен бар
Көфердән, бар гөнаһлардан,
Аяк баскан җирем барсы
Гөлстан бер, җинанлардан.

Кем ул андый, сәгыйд иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным аннан
Яратылган, мин – ул, ул – мин.

 

Сәгыйть Рәмиев

Фото: pixabay

Комментарий язарга