Алдашмас идем дә

Алдакчылар, гадәттә, алдашуларын танымыйлар яки, алдашмас идем дә.., дип акланалар.
Беренче карашка гаҗәбрәк тоелса да, ялган белән алдауның бер үк нәрсә түгеллеген билгеләп үтү урынлы булыр.
Ялган ул – аралашу феномены. Аның нигезендә, чынбарлыкны белә торып, аны бозыл күрсәтү ята.
Алдау исә – кешеләрне ялгыш нәтиҗәләр ясауга китерүче ярымдөреслек. Ул берәр нәрсәгә ирешү максатында кулланыла. Алдакчы, дөрес мәгълүматларның бер өлешен генә биреп, икенче мөһим өлешен яшереп калдыра. Алдау ялган белән дөреслекне кушып әзерләнгән коктейльне хәтерләтә. Әңгәмәдәшнең аны тәмләп йотуы исә әзерләүченең осталыгыннан тора. Ялган кебек үк, алдау да кемнең дә булса мәнфәгатьләре, әхлак нормалары бәрелешкәндә барлыкка килә һәм максатка башкача ирешү мөмкин булмаган очракта кулланыла. Ялган белән алдауны берләштерүче нәрсә – алдакчының хакыйкатьне белә торып бозып күрсәтергә омтылуы. Алдау рәвешендәге ялган алданган кеше исәбенә матди файда алу өчен дә кулланылырга мөмкин. Мондый төр ялган, билгеле бер очракларда, закон белән эзәрлекләнә.
Тулаем алганда, ялган һәм алдауны бетерү мөмкин түгел. Алар, ришвәт кебек үк, җәмгыятебезнең бөтен өлкәләрендә дә тамыр җәйгән һәм кеше эшчәнлегенең котылгысыз юлдашлары булып тора. Шуңа күрә, алар- ны бетерергә омтылу перспективасыз. Әмма ялганны бетерергә омтылу – бер нәрсә, ә ялган һәм алдауның билгеләрен танырга һәм бу сәләтне файдалана белергә өйрәнү бөтенләй икенче.
Күпсанлы чыганаклар кешенең алдашамы әллә юкмы икәнлеген белүнең күптөрле ысулларын һәм методикаларын тәкъдим итә, әмма аларны гомуми кагыйдәләр ярдәмендә берләштерергә дә мөмкин.
Шуларның кайберләренә тукталыйк.

1. Туры килмәүне сөйләгәндә үк тотып алырга тырышыгыз. Игътибар белән тыңлагыз һәм нәтиҗәләр ясагыз: кеше никадәр генә оста алдамасын, барыбер очы очка ялганмаган урыннар кала. Аңламаганга сабышып, сөйләгәннәрне яңадан кабатлауны сорагыз. Әгәр кеше бутала яки сөйләгәнендә туры килмәгән урыннар бар икән, аның ихласлыгына шикләнергә тулы нигез бар.
2. Көтелмәгән сораулар бирегез. Статистика буенча, кешеләрнең 4 проценты тумыштан ялганчы, әмма аларны фаш итүнең дә юлы бар. Көтелмәгән сорау – алдан уйланган ялганны җимерүнең иң яхшы юлы. Кулланып карагыз әле һәм сез моның нәтиҗәле икәнлегенә ышанырсыз.
3. Сөйләүченең үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне күзәтегез. Әгәр кеше, һәрвакыт тыныч булып та , сөйләшү темасын үзгәртүгә яки көтелмәгән сорау бирүгә үзенә урын таба алмый башлый икән, шикләнергә тулы нигезегез бар.
4. Ихлас булмаган эмоцияләрне ачыклагыз. Ясалма елмаюны тануы бик җиңел : шатлык артына көчле ачу яшеренгән икән, биредә дөреслеккә урын юк дигән сүз.
5. Эчке тоемлавыгызга (интуициягә) ышаныгыз.
6. Йөздәге кечкенә генә үзгәрешләргә дә игътибар итегез.
7. Сүзләрнөң мәгънәсе һәм тавыш тембры белән мимика һәм ишарәләр арасындагы каршылыкларны, ягъни туры килмәүне тотып алырга тырышыгыз. Мәсәлән, хаклыгын раслау өчен, кеше башын төрле якка йөртергә мөмкин. Шулай итеп, ул, үзе дә сизмәстән, әйтелгәнне кире кага.
8. Тынычсызлануны тоярга өйрәнегез. Әңгәмәдәшегез күзләрен як-якка йөртә, карашы таркау, йөзенә тир бәреп чыга икән,.бу күп вакытта (әмма һәрчак түгел!) ялганның билгеләре.
9. Нечкәлекләргә игътибар итегез. Әңгәмәдәге вак детальләрнең күп булуы кешенең алдауга алдан әзерләнүе һәм барысын да алдан яхшылап уйлавы турында сөйли.
10. Дөреслеккә анализ ясагыз.
Билгеле, ялганчыны фаш итү ысулларының бу исемлеге гомумиләштерелгән, әмма аларны файдаланып, кешенең ихласмы-түгелме икәнлеген ачыкларга мөмкин. Ни әйтсәң дә, беребезнең дә алданасы килми бит.

Комментарий язарга