Акыл сатучылар — адым саен…

Акыл сатучылар — адым саен,
Өйрәтүче — дөнья тутырук.
Вәгазь сөйләүчеләр хәттин ашкан,
Киңәш бирүченең чуты юк!

— Алай итмә, болай ит син! — диеп,
И өйрәтә сине барсы да.
Нервың какшый шулчак: эшең бармый,
Эчтә ачу кайный ярсудан!

Үз-үзеңне көчкә кулга алып,
Елмайган һәм көлгән буласың…
Киңәшләрдән тәмам туйсаң да, син:
— Рәхмәт, рәхмәт! — дигән буласың.

Сабырлыгың сына ахыр чиктә,
Түземлегең бетә берочтан…
Шул чагында әйтәселәр килә
Каты итеп — тозлап-борычлап!

Юк, ярамый!
Начар сүз әйтүдән
Син каласың көчкә тыелып.
Ачуыңны тыеп кала алу —
Бу тормышта — иң-иң кыены!

Өйрәтәләр сине төрле яктан —
Киңәш бирә олы-кечесе…
Барлык киңәш-фәләннәрен тотсаң,
Алар өчен әйбәт кеше син!

Мин дә, ахры, шулар кавеменнән,
Алар белән бергә — бер рәттә.
Әле менә, киңәш бирмәгез, дип,
Өйрәтмәгез, диеп… өйрәтәм.

 

Ләбиб Лерон

Фото: pixabay

Комментарий язарга