Әкрам Галләмов һәм аның шигырь дәфтәре

Әкрам Галләмов

Кулъязмалар янмый, диләр. Хезмәт ветераны Рузалия Хаҗип кызы Гатиятова үзенең якын туганы – фронтовик Әкрам Галләм улы Галләмовның шигырьләр дәфтәрен көтмәгәндә-уйламаганда табып, аны күз карасыдай кадерләп саклый. Гарәпчә язылган әлеге шигырьләрне галим Зөфәр Мөхәммәтшин татарчага күчергән.

Кем соң ул Әкрам Галләмов?

Әкрам Галләм улы 1913 елда Чуашстанның хәзерге Козловка районындагы Әлмән авылында дөньяга килгән. Әтисе Галләм Сәгъдиевнең шул авылда яшәгәнлеге мәгълүм. РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивыннан алынган белешмәдә күрсәтелгәнчә, 1 нче гвардия кавалерия дивизиясенең 3 нче гвардия кавалерия полкы сугышчысы, Козловка районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакыртып алынган Әкрам Галләмов (документта фамилиясе язылмаган) 1943 елның 28 мартында Украина ССРның Днепропетровск өлкәсендәге Синельников районының Зеленый Гай дигән торак пункты тирәсендә хәбәрсез югалган. 1 нче гвардия кавалерия дивизиясенең 3 нче гвардия кавалерия полкы 1943 елның апрелендә таратылган.

Фронтовик Ә.Галләмовның шигырь дәфтәренә күз салыйк:

«Иптәшләр һәм туташлар, һәм сеңелләрем, һәм энекәйләрем, һәм туганнарым, һәм абыйларым, һәм апаларым, һәм әни-әтиләрем!

Менә мин сезгә үземнең шушы җырларымны истәлек итеп калдырам. Шушы җырларымны мине сагынып исләрегезгә алып укырсыз һәм җырларсыз.

Шушы җырларымны язып калдырам 1940 елның гыйнварында. Ә.Галләмов».

 

Әкрам Галләмовның шигырь дәфтәре

 

 

Равилә Мөбарәкшина

 

 

Әкрам Галләмов
Син сайрагач, мин дә җылыйм…
(Өзек)

Яңа пароход сайлыйлар Ак Иделдә буйларга,
Күңелләрем сезне уйлый, керми башка уйларга.
Сандугачым, ник сайрыйсың, юк бит синең тәхетең,
Син сайрагач, мин дә җылыйм, минем дә юк бәхетем.
Аклы ситса күлмәгемнең итәкләре маркалы,
Син дустыма хатлар язам очкан кошлар аркылы.
Аклы ситса күлмәгемне якалы итеп тектерәм,
Рәхәт яшәвеңне теләп, шуның белән бетерәм.
Бу хатларны язган чакта караңгы иде утыбыз,
Килешмәгән җире булса, килештереп укыгыз.
Канәфер чәчәк ата дип сөйләшәләр бервакыт,
Син дустыма теләп калам ямьле тормыш, ак бәхет.
Аккош оча күл күреп, былбыл оча гөл күреп,
Кайчан күрешербез икән икәү бергә бер булып?
И дускаем, сагынам сине, бер күрергә җан атам,
Син дустымнан хатлар килсә, хәсрәтемне таратам.
Аклы күлмәк мин тектерәм иртә белән кияргә,
Бергә булган көннәребез калды сагынып сөйләргә.
Иртән торып сулар сибәм – сачәк атсын гөлләрем,
Сачәк аткан гөлләр кебек үтсен синең көннәрең.
Җир җиләген табалмадым, инде каян эзләргә?
Якты тормыш, ак бәхетләр теләп калам сезләргә.
Син дустымнан аерылгач, мин бик җаман суладым,
Бөрелеп үскән каеннарга карадым да җыладым.
Сандугачлар сайраганда килер миңа бер хәбәр,
Синең өчен җанкайларым ник өзелә букадәр?
Безнең урам зур булса да, уртасында гөл түгел,
Син бәгырем булмагач, бер дә күңелле түгел.
Кулымдагы балдагымның исемнәре – Кадерем,
Югары алма тиз коела, шулай булма, бәгырем.

 

 

 

Комментарий язарга