Журнал «Безнең мирас»

Ак туфли, кара туфли (хикәя)


«Кеше күңеле - карурман», — дияргә ярата Мәүли. Ә эченнән уйлаганда: «Хатын-кыз күңеле - карурман эчендәге чытырманлык», - дип тә өсти. Карурмандагы чытырманлыкларны кем актарып чыккан да, андагы сукмакларны кем белеп бетергән. Алдыңны-артыңны карамыйчарак йөрсәң, үз хатының күңелендәге чытырманлыкка җен-пәриләр кереп ояламас дип гарантия бирә алмыйсың. Шуңа күрә Мәүли бу мәсьәләдә сак кеше. Берәр яры китсә, гел көтмәгәндә кайтып төшә, кесәсендә һәрвакыт үз ачкычын йөртә, йозакны һичкем ишетмәслек итеп шыпырт кына ача. Аның бу кыланышларына хатыны бик үртәлә, бер өйрәтәм әле мин сине дип, һаман саен яный килә. Әмма мең төрле хәйләне җанына сеңдергән Мәүлине алай гына өйрәтә алырсыңмы икән? Ай-һай. Һәрхәлдә, Мәүли үзен хатынына караганда күп тапкыр акыллырак дип саный һәм, үзенең акылына үзе сокланып, эчтән генә тантана итә.



Өч көнгә дип киткән командировкасыннан бу юлы тагын ул ике көндә кайтып төште. Гадәтенчә шыпырт кына ишекне ачып керде, иң беренче эш итеп, шифоньерның һәм кладовканың ишекләрен ачып карады, анда ул-бу күренмәгәч, хатынының йокы бүлмәсенә узды. Тик йокы бүлмәсендә хатынының урыны буш иде. «Әһә, — диде Мәүли, шикләренең рас килүенә шатлангандай, — эләктеңме? Инде хәзер нәрсә дип акланырсың икән?»


Ятып карады — күзенә йокы кермәде, урамнарны әйләнеп керде — урамда хатыны күренмәде. Хатынына нинди җәза бирергә икән дип, озак баш вaтты: «Аерып җибәрергә! Йөрсен шунда эт типкесендә. Аерган хатыннар янына ир-ат килеп йөрми, тагылыр дип курка. Әйе, әйе, аерырга. Ә юк, аерырга ярамый икән. Минем өстән кеше белән йөргәч, димәк, ул мине яратмый. Ә яратмаган кешедән аерылу сөенеч кенә. Төптәнрәк уйлап карасаң, иң каты җәза — яратмаган кешең белән тору түгелме соң? Этләнсен, җәфалансын. Аермаска!»


Шундый карарга килгәч, Мәүлигә ничектер җиңел булып китте. Ул, ныклап ачыгуын тоеп, кухняга керде, ут кабызып җибәрде. Ә анда, кухня өстәле өстендә, ак кәгазьгә эре хәрефләр белән язылган мондый язу ята иде: «Мәүли, күңелем сизеп тора. Син бүген кайтырсың. Мин дачага киттем. Иртәгә иртән минем яныма килгәндә, суыткычтан ике банка тушунканы да алып кил. Зөмәрә».


Язуны укыгач, Мәүли ашыйсы килүен дә онытты. «Һы, дачага киттем дигән. Анда тагын да иркенрәк булыр дидеңмени? Кайту белән кил димәгән, иртәгә дигән. Карап карыйк, нишләп ятасың икән син дачада. Нибуч, япа-ялгыз көе помидорлар төбен йомшартып йөрмисеңдер».


Мәүли суыткычтагы ике банка итне һәм бер шешә коньякны олы портфеленең төбенә чумдырды да таң атканны да көтмичә такси яллап дачаларына сыпыртты. Ул бакчаларына барып җиткәндә, унҗиде яшьлек кызлар бите кебек кызарып таң атып килә иде. Үз өйләренә якынлашкан саен Мәүли саграк атларга тырышты. Аяк астындагы коры куралар шыртлап сынса да, сискәнеп тукталып калды. Йөрәге дөп-дөп типте. Әйтерсең, ул кеше бакчасына кыяр урларга керүче малай.


Үзләренең зәңгәргә буялган ишекләре каршына килеп туктаганда, тəнендәге барлык тамырлары кызыша башлавын тойды ул. Ә инде сарыга буялган тупса янында ап-ак ирләр туфлие күргәч, йөрәге мотоцикл моторыннан әшәкерәк тыкылдап тибәргә тотынды. «Капты асыл кош аягыннан. Ак туфлилеләр белән генә типтерәбез диген, ә? Минем туфлием кара шул. Размерым да кырык берле түгел, утыз сигезле генә. Әйтәм аны: "И, синең, Мәүли, аягың бигрәк бәләкәй, хатын-кыз аягы кебек кенә, сиңа ярарлык туфли табуы да кыен", - дип сөйләнә иде. Менә алып аяклыны тапкан инде».


Ул нишләгәнен белештермәстән йөгереп барып винтель борынына озын капрон шланг тоташтырды да, кранны ахырына тикле борып, ачык калган форточкадан өй эченә су сиптерергә тотынды. «Өсләренә салкын су коела башлагач, нибуч, әллә кая китә алмаслар. Оясына су тулган әрләннәр шикелле шәбәрешеп килеп чыгарлар. — Ул үзенең уйларыннан чак көлеп җибәрмәде. — Менә шунда сезнең белән сөйләшә белербез инде без. Кырык берле туфли кигән сөяркəң каршымда шуышып йөрер. Шулай, җанкисәкләрем».


Мәүли шлангны кысыбрак тотып суны көчлерәк аттыра башлады. Тик өйдән шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Болай да эш барып чыкмагач, ул, чиксез гайрәтләнеп, ишекне үзенә таба тартты һәм шунда гына аның йозакта икәнен күреп алды.


Мәүли, хәлсезләнеп, бусага төбенә утырды. Аның өс-башлары шактый юешләнгән иде, салкынлыктан тəне калтырый башлады. Ул баскыч астыннан кармалап ачкычны алды һәм өйгә керде. Өйдә матраслардан, мендәрләрдән шыбырдап су агып тора, идәндә көймә белән йөрерлек, стена обойлары мәлҗерәгән. Бары тик ишек артында эленеп торган Зөмәрәнең иске бумази халаты гына юешләнмичә калган. Мәүли, үзенең
чыланган киемнәрен салып, хатынының халатын бөркəнде, пычранган туфлиләрен ачу белән тышка тондырды һәм аякларына озын кунычлы резин итекләрен киеп кире тышка чыкты.


«Нишләргә? Каян эзләргә бу хатын аламасын? Әллә соң кайсы яктан кергәнен алмагач артына посып күзәтеп ятаргамы? Юк, алай барып чыкмас. Өстендә тотмасаң, соңыннан, мең хәйлә табып, үзеңне гаепләргә дә күп сорамас. Хатын-кыздан барын да көтәргә була".


Һәм Мәүли хатынын эзләп китте. Гөнаһны борын төбендә эшләмәсәләр, болар ерактарак булырга тиеш дип, ул турыдан-туры Идел буена - катерлар, көймәләр торган җиргә юл тотты. Ә бу вакыт Мәүлинең хатыны Зөмәрә, төнлә ялгыз гына кунарга куркам дип, дусты һәм ахирие Исламияләрдә төш күрә-күрә йоклап ята иде. Тәрәзәдән кергән шаян кояш нурлары аны кытыклап уяттылар.


— Оһо, — диде ул, киерелеп, — озак йоклаганбыз. Минем көнче күбәләгем килеп җитмәде микән? Чыгыйм әле. Юкса...


Ул тиз-тиз киенеп тышка чыкты. Ашыга-ашыга кайтып килгәндә, бөтен бакчада чибәрлеге һәм инсафлыгы белән дан казанган Гандəлифләрнең ишек төпләрендә иренең утыз сигезле кара туфлиен күрде дә катты да калды. Бу туфлине ул берничек тә ялгыштырмый инде. Чөнки аларны ул үзе алган иде. «Менә сиңа командировка. Менә сиңа инсафлы кыз Гандәлиф. Әйтәм аны, Мәүли гел минем арттан шпионлык кылып
йөри, үзенең арты чиста түгел икән. Үзе бозык кеше бүтәннәрдән шикләнә инде ул. Ә мин, дурак, мине яратканга көнләшә, дип йөрим. Ярата, пычагым. Ирләр мәхәббәтне аңлый белә торган дуңгызлармыни алар. Ну, ярый, күрсәтим әле мин сиңа Зөмəpəңнең кем икәнлеген».


Нәрсә күрсәтергә тиешлеген Зөмәрә үзе дә ачыклап җиткермәгән иде әле. Ул, Гандəлифләрнең ишек төпләрендә ятучы иренең туфлиеннән күзен ала алмыйча, озак кына карап торды, аннары, катгый бер карарга килеп, кызу-кызу Гандәлифләргә таба юнәлде, һәм, су буеннан арып-алҗып, күпме эзләп тә хатынын таба алмыйча кайтып килүче Мәүлие белән маңгайга маңгай бәрелеп тукталып калды.


- Әһә, — диде Мәүли, тeшeн кысып, - кайтасыңмы? Ак туфлиеңне озатып кайтасыңмы?


- Әһә, - диде Зөмәрә дә, бөеренә таянып, - кайтасыңмы? Кара туфлиең кая? Командировкадамы? Оятсыз. Чибәр кызлар кирәк булган икән. Пешкән алма кебек хатының гына ярамый башлаган. Җитмәсә, әллә кемнең иске халатын ябынып, күз дә йоммый каршымда басып торасың. Гандəлифнең егете килеп
куып чыгардымы әллә?


Зөмәрә Мәүлигә авыз ачарга да ирек бирмәде. Ул артык ярсудан ире өстендәге иске халатның үзенеке икәнлеген  танырлык хәлдә түгел иде. Мәүли хатыны сулыш алырга туктамасмы дип көтеп-көтеп карады да, өмете акланмагач, үзе һөҗүмгә күчте:


- Иң яхшы аклану чарасы – үзең һөҗүм итү дип уйлыйсың инде син. Әмма мине алай гына алдый алмассың...


Телләр күк күкрәтте, күзләр яшен уйнатты. Берсе дә бирешергә теләмәде. Сыер дуласа, аттан яман, ир дуласа, эттән яман дигән әйтемне болар һәр икесе дә акладылар. Хатыны ирен, ире хатынын гаепләде. Кире какмаслык дәлил итеп ишек төбендәге ак туфли белән кара туфли телгә алынды.


Әнә шулай дөнья шаулатып өйләренә кайтып барганда, аларның каршысына уң кoлaгы ак, сул колагы кара бер көчек килеп чыкты. Көчек кемнеңдер мех эчле йомшак чүәген эләктергән иде. Ул төймәдәй түгәрәк күзләрен Зөмәрә белән Мәүлигә тутырып бер карап куйды да, чүәген тартып ала күрмәсеннәр
дигәндәй, терек-терек чабып, агачлар арасына кереп югалды.




Фәнис Яруллин


Фото: pixabay

Теги: Фәнис Яруллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру