Флёра Тарханова. Ай өстендә күрәм йөзеңне

Кай якларга китеп бардың икән

Дөньяларын ташлап бик иртә?

Бу җыр сиңа дога булып ятсын,

Фәрештәләр илтеп җиткерсә.

 

Саубуллашмый китеп, йөрәгемә

Уеп-уеп салдың мең яра.

Исән чакта исәпләнми икән —

«Киткәч», сөю кабат яңара.

 

Күзләреңне, бәлки, онытырмын —

Оныталмам синең үзеңне.

Кичләр җиткән саен күзем күктә —

Ай өстендә күрәм йөзеңне.

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга