Журнал «Безнең мирас»

Аяз Гыйләҗевнең Әхсән Баяновка язган хаты

Әхсән!


Ни хәлләрдә? Киткәнгә өченче атна китте, Казаннан ник бер кеше хат язсын. Элек, сугыштан соңгы елларда, мин Җир шарында үземә туктар урын тапмый йөргәндә: эшсез, өйсез – кинодан чыкканда, бер тойгы кичерә идем. Менә кешеләр савылып чыгалар, һәркем өенә, туганнары, әти-әнисе янына ашыга. Ә минем беркая да барыр җирем юк... Өем дә, туганнарым да ерак – беркемем дә юк төсле, мин – дөньяга чытык йөз белән караучы сукбай!


Һәрвакыт шушы хис, шушы тойгы була иде. Менә шундый халәт кичерәм мин. Минем өем дә, якыннарым да, туганнарым да юк төсле. Җир шарын туктатып, кайсыдыр тукталышта төшеп каласы килә.


Миңа авиа белән хат җибәр әле: повесть ни хәлдә? Төшереп җибәрдегезме? Кайсы урында бүлдегез?


Шәүкәткә ике хат яздым, аннан да ләм-мим. Шулай ук мин һаман япа-ялгыз сукбаймыни?


Ә көннәр матур, һава коры. Тауларга менәм.


Әнә Эльбрус... Әнә Биштау, Машук... Телевизор баганасы куелган таудан барысыда күренә икән...


Ниләр бар?


Сәлам белән, сине сагынып, Аяз.


Безнең мирас. — 2018. — №2. — 57 б.


Фото: pixabay 

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру