«Афәрин, Айрат!»

Бүген спорт төрләре дә, көч сынашулар да бихисап. Әмма аларның Олимпия Уеннары программасына кергәннәре, дөнья чемпионатлары уздырылганнары популяр санала. Бокс – әнә шундый популяр төрләрнең берсе.

Бокс – (инглизчәдән box – сугу) спортчыларның, кулларына йомшак перчаткалар киеп, аерым кагыйдәләр буенча, рингта көч сынашуына нигезләнгән спорт төре. Әлеге спорт төре XVI-XVII гасырларда Англиядә барлыкка килә. 1904 елда бокс Олимпия уеннары программасына кертелә. 1946 елда Халыкара һәвәскәр бокс ассоциацияләре оеша. 1924 елдан Европа чемпионатлары, 1974 елдан башлап дөнья чемпионатлары уздырыла. XIX гасыр ахырыннан башлап, профессиональ бокс та үсеш ала.

Татарстан боксчыларыннан иң титуллы спортчы – Айрат Хаматов. Ул – СССР һәм дөнья чемпионы, Европа беренчелегенең көмеш медаль иясе, халыкара турнирларда күп җиңүләр яулаган шәхес. Менә дистә елдан артык аның хөрмәтенә Казанда бик тә мәртәбәле турнир уздырыла. Әлеге турнир җиңүчеләренә спорт остасы исеме бирелү дә аның дәрәҗәсе хакында сөйли. Ә 2014 елның 26-31 октябрьдә үткән уникенче турнирга Айрат 1989 елда дөнья чемпионатында СССР җыелма командасы составында бергә чыгыш ясаган дусларын да җыйды. Әлбәттә, тарих өчен 25 ел, ягъни чирек гасыр әллә ни зур вакыт арасы түгел. Әмма кеше тормышында гаҗәеп әһәмиятле вакыт ул. Спорт белән азмы-күпме таныш кешеләр белә: дөнья чемпионатларында аңа кадәр дә, аннан соң да Россия (СССР) боксчыларының 1989 елдагы кебек уңышка ирешә алганнары юк. Уйлап карагыз: безнекеләр ул чакта 5 алтын, ике көмеш, дүрт бронза медаль яуладылар. Айрат Хаматов 57 килолы үлчәүдә җиңү яуласа, Юрий Арбачаков 51 килолы, Игорь Ружников 63,5, Исраэль Акопкохян 71, Андрей Курнявка 75 килолы үлчәүдә чемпион булдылар. Нәкъ менә 25 елдан соң Айрат дусларын Казанга җыйды. Рингта бер-берсенең авыз-борыннарын җимереп, канга батышып тукмашучы көндәшләрнең тормышта чын дуслар булып калуы сокландыра. Бу очракта да Айратка «Афәрин!», диясе генә кала. Ә без 1989 елда Мәскәүдә үткән дөнья чемпионатының 57 килограммдагы үлчәүдәге финал очрашуын искә төшердек.

…«Рингка СССРның спорт остасы Айрат Хаматов чакырыла! – диде диктор. Ул 155 очрашу уздырган, шуларның 126сында җиңгән. Аның көндәше – Болгария Халык Респуб­ликасы спортчысы Киркор Киркоров. Ике тапкыр Европа чемпионы. Үзе үткәргән 103 алышның 7сендә генә оттырган…»

Мәскәүдәге «Олимпийский» спорт комплексында дөнья чемпионатын күзәткән тамашачыларның күбесе ул минутларда Киркор җиңәр, дип уйлагандыр. Ул, соңгы ике елда континент беренчелеген отып, СССР чемпионы Артемьевны да медальсез калдырган боксчы бит. Хаматовның исә ил чемпионатында да җиңгәне юк.

Айрат болай тыныч күренә үзе. Менә ул, очрашуның башланганлыгын белдереп чаң сугылуга, Киркорның колак төбенә «кундыра». Тегесе дә җавапсыз калмый: аның бокс перчаткалары Айратның күз алдында уйнап кына тора. Шулай да болгар боксчысының бер генә һөҗүме дә нәтиҗә бирми. Милләттәшебез оста саклана, җае чыкканда, һөҗүм дә итә. Беренче раунд әнә шулай – ике якның да күзәтүе, ягъни «разведка ясавы» белән үтә.

Икенче раунд башлануга, Болгария боксчысы хәйләгә керешә, үзе һөҗүм итми башлый. Айратның атакага ташлануын һәм, көрәш белән мавыгып китеп, башын, җилкәләрен, күкрәк турысын ачуын көтә. «Аннан соң мин сине сугып егам», янәсе. Тик рингта Хаматовның көрәш тактикасы өстенлек итә. Ул төгәл ударлар ясый, шул ук вакытта, көндәше белән араны тиз генә кыскартып, аның сугуларыннан сакланып калу җаен да таба…

Өченче – соңгы раунд та тулысынча Казан боксчысының өстенлеге белән башлана. Ул көндәшенең маңгаена көчле итеп суккач, болгар спортчысы чайкалып куя, шулай да егылмый. Бу – боксчылар телендә «нокдаун» дигән сүз. Рингтагы судья Айрат файдасына исәпне ачып җибәрә. Тагын бер удар – тагын нокдаун. Киркор инде һөҗүм итү турында уйламый да, бары, перчаткалары белән битен кап­лап, бер урында таптанып кына тора. Өченче нокдауннан соң судья очрашуны бөтенләй туктата – татар егетенең өстенлеге бәхәссез!

Дөнья чемпионатының финалында мондый хәлләр сирәк була. Әле ун минут элек кенә Болгария спортчысының җиңүенә ышанган тамашачыларның күбесе, судья Айратның кулын югары күтәрүгә, милләттәшебезне аягүрә басып алкышлый. Кояшлы Үзбәкстаннан килгән спорт сөючеләр исә, тамашачылар мәхәббәтен яулаганы өчен, татар егетенә махсус приз – түбәтәй белән чапан кидертеп куя.

СССРның атказанган спорт остасы, Олимпия уеннары чемпионы Борис Лагутин, дөнья чемпионатында җиңгәне өчен, Айрат Хаматовка алтын медаль, алтын билбау, приз һәм грамота тапшыра. Чемпион хөрмәтенә Советлар Союзы гимны яңгыраганда, Айратның күзләрендә яшь тамчылары җемелди. Бәлки, ул бу минутларда үзенең әтисез-әнисез үткән үсмер вакытын, бу җиңүенә унбер ел буе әзерләнүен, җыелма команда составына кергәндә булган бәхәсләрне исенә төшергәндер?!

…Башка бик күп үсмерләр кебек, Айрат та, буш вакыт тиюгә, туп тибә. Ул чакта Казанның Нефтьчеләр бистәсендә футбол уйнамаган малай да булмагандыр. Бер елны исә Айрат чыгыш ясаган команда «Күн туп» клубы призына үткәрелә торган уеннарда республикада икенче урынны ала. Айраттан футболчы чыгар идеме-юкмы – билгесез, әмма гаиләләре Дәрвишләр бистәсенә күчкәч, малай бокс белән «җенләнеп» китә. 84 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Александр Талманов кечкенә буйлы ябык малайга физик яктан ныгырга булышса, тренер Минхан Вәлиуллин Айратка бокс буенча беренче дәресләрен бирә. Унөч яшендә әтисен югалта малай. Дүрт елдан исә әнисе фаҗигале төстә һәлак була. Бертуган абыйсы Азат Айратны туган якларына – Тукай районының Югары Байлар авылына чакыра, әмма егет үзе яраткан спорт төрен, күңеленә якын булып өлгергән тренерларын ташлап китә алмый. Беренче остазы Минхан Вәлиуллин да, икенче тренеры Виктор Краснов та бокс серләренә генә өйрәтеп калмый, аңа зур тормышта беренче адымнарын ясарга да булыша. Югыйсә, урам төркемнәренә ияреп китәргә дә була иде бит Айратка. Кайчакта кесәсендә ипи алырга биш тиен акчасы да булмый аның, әмма секциягә йөрүен ташламый. Сигезенче классны тәмамлаганнан соң, егет 59 нчы профессиональ-техник училищега укырга керә, аннан соң оптика-механика заводында эшли башлый. Кичләрен исә күнегүләр, күнегүләр…

Чемпионның беренче тренеры Минхан Зиннәтович болай дип сөйли: «Беренче тапкыр секциягә килгәндә, Айрат яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормый иде. «Бу ябык малайдан боксчы чыгар микән?» дип тә шикләндем башта. Чыннан да, шәһәр беренчелегендә катнашучыларны билгеләү өчен уздырылган сайлап алу ярышларындагы өч очрашуның өчесендә дә вакытыннан алда җиңелде ул. Тик шунысы сөендерде: икенче көнне үк секциягә башкалардан алда килеп җитә һәм үз авырлыгында иң көчле малай белән көч алыша иде Айрат. Кайбер егетләр, бер-ике тапкыр җиңелсәләр дә, «миннән булмый икән» дип кул селтәп, секцияне ташлап китәләр бит. Айрат кебекләрдән исә чын спортчы, чын ир-егетләр чыга. Минемчә, ул шулчакта беренче иң зур җиңүен яулады да: иң зур көндәшен – куркуын җиңде».

…1989 елда бокс буенча дөнья чемпионаты тәмамлангач, Куба җыелма командасының баш тренеры болай ди: «Иң техникалы боксчыга» дигән призны ярышларда гадәттә бер генә спортчыга бирәләр. Мәскәүдә аңа лаеклы ике кеше бар иде: немец Маске һәм сезнең Хаматов. Призны Германия спортчысына бирделәр, әмма Хаматов та аңа лаек иде». Мактауга саран булган тәҗрибәле тренерның бу сүзләре якташыбыз осталыгына иң зур бәя булып яңгырый. Тагын шунысын да белеп торыйк: Айрат финалда тукмашкан Киркор Киркоров 1991 елда дөнья чемпионы исемен алды. Бу аның чыннан да көчле спортчы булуы хакында сөйли.

Дөнья чемпионы булганнан соң да байтак җиңүләр яулады Айрат. 1991 елда Казанда үткән ил беренчелегендә алтын медаль отты, халыкара турнирларда җиңү яулады.

Тагын бер талантлы якташыбыз – Фоат Гатин белән бергә Айрат 1992 елда Барселонада үткән Олимпия уеннарында да катнашырга тиеш иде. Чөнки алар, сайлап алу турнирларында уңышлы чыгыш ясап, Олимпиадада катнашу өчен шәхси юлламалар яулап алдылар. Әмма илнең спорт җитәкчеләре башкача уйлаганнар. СССР таркалган вакыт бу, җыелма командага үзләрен бәйсез дип игълан иткән республикалардан күбрәк спортчыларны алырга тырышканнар. Айрат урынына ул чакта Үзбәкстаннан Григорянны алдылар, ә Фоатны Санкт-Петербург вәкиле Чеботарёв «алыштырды». Аларның икесе дә беренче очрашуларда ук җиңелде. Ә безнең егетләрнең Олимпиадада катнашу өчен бердәнбер мөмкинлекләре иде бу. Әмма 2000 елдан башлап Татарстанның бокс федерациясен җитәкләүче Айрат Хаматов республикабызда киләчәктә үзе кебек, Фоат кебек оста боксчылар үсеп чыгасына ышана, моның өчен кулыннан килгәннең бөтенесен дә эшләргә тырыша. Бүген республикабызда 4 меңнән артык малай һәм үсмер бокс белән шөгыльләнә. Күмәк уен төрләре (хоккей, футбол, волейбол, баскетбол…) өстенлек иткән төбәктә бокс кебек шәхси төрләргә дә зур игътибар бирә башладылар. Ә Айрат һәм Фоат кебек «йолдызлар» бүгенге малайлар, үсмерләр арасыннан барыбер үсеп чыгачак әле!

Комментарий язарга