Журнал «Безнең мирас»

Ачы алма суты – ирендә

Замандашлары аны һәрвакыт елмаеп-балкып торган, җор телле, ачык күңелле кеше иде, дип сурәтли – юктан да кызык таба белгән, юкка да куанган. Куанырлык кызыклар булмаганда үзе уйлап чыгарган... Әйе, бер карасаң, шаккатырлык ни бар соң? Язмабызның каһарманы Габделхәй Хафиз улы Мөхәммәтшин (сәхнә һәм тарих аны Хәй Мушинский буларак яхшырак хәтерли) – иллюзия остасы, татарлар арасында бу жанрга нигез салучы, беренче татар фокусчысы лабаса, ул шундый, бая сурәтләнгәнчә булырга тиеш тә кебек.


Әлбәттә, әлбәттә...


Юл башы


Нинди генә сынауларга тарып, ут-суларны кичеп тә кече күңелле булып кала белгәннәргә ничек сокланмыйсың? Каян көч алган икән алар? Ничек сынмаганнар, сыгылмаганнар да ничек дөньясына-каһәренә төкереп йә элмәккә (бүген гаять популяр юл), йә җинаятьчелек юлына баш тыкмаганнар?


Бу җәһәттән Хәй Мушинскийның язмышы аерата гыйбрәтле.


1908 елның 27 июнендә хәзерге Башкортстан Республикасы Эстәрлебаш районы Тәтер-Арыслан авылында дөньяга килгән сабый, әти-әнисен таный башлау­га ук, тормыш дип аталган алманың ачы тәмен татый башлый. Иң элек зәмһәрир кыш уртасында, авылда янгын чыгып, туган йортлары көл була. Шунда Нәфига апа өч баласын һәм аяксыз килеш урын өстенә калган хәләл җефетен коткара. Авыру ирен район хастаханәсенә илтер өчен мескен хатын бай күршесеннән ат сорый, дилбегәне унбер яшьлек Габделхәйгә тоттырып, икесен ерак юлга озата. Ләкин ачлыктан арыкланган ат район үзәгенә барып җитә алмый, юлда егылып үлә. Бу хәлне белеп алган ат хуҗасы күзе тонган килеш болар янына килеп, авыру карт белән ярымшәрә баланы урман эчендәге карга ташлап калдыра. Хафиз абыйның гозере буенча җәяү ярдәм эзләп киткән малай икенче көнне буш кул белән (ни хикмәт – ярдәм табылмый!) әйләнеп кайтуга әтисенең өшүдән җан биргән гәүдәсен генә таба...


Габделхәй авыл мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлый, Оренбург педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Урал тавы итәгендә урнашкан әлеге гүзәл татар каласында үсмер егеткә чын-чынлап театр җене кагыла: ул шәһәрдә күрсәтелгән һәр спектакльгә йөри, үзешчәннәр куйган тамашаларда катнаша. Күңелен ялмаган сәнгатькә тартылу хисен баса алмыйча, 1936 елда Казанга күченеп, биредәге татар театр техникумына укырга керә. Уку йортын тәмамлауга, аны Татар дәүләт академия театрына драма артис­ты сыйфатында эшкә алалар. Габделхәй Мөхәммәтшинның «аурупалаштырыл­ган» Хәй Мушинскийга әвереләүе (Ашказарский, Ильская, Камский, Болгарская һ.б. үрнәгендә) дә шушы чорга карый.


1939 елда Кызыл Армия сафларына чакырылып, аннан... контузия һәм икенче группа инвалидлык алып кайта. Яңадан театрда эшли башлый.


Суфия Ягушевага өйләнеп, Фуат исемле балалары тугач, яшь әти һәм гаилә башлыгы, ниһаять, бәхеткә тиендем, дип тә уйлагандыр әле, бәлки. Әмма тәкъдиренә язылган Кайгы-Хәсрәт җәнапларының бу хакта, ни аяныч, фикере үзгә була шул: озакламый артист сөекле хатынын җир куенына тапшыра. Язмыш һаман Хәйнең ныклыгын сыный. Сыный, әмма сындыра алмый...


Тылсымчы


Театрда эшләгән елларында ук Хәй Мушинский иллюзия һәм фокуслар күрсәтү белән мавыга башлый. Бу эштә, могҗиза кылу ук булмаса да, кешенең күңеленә могҗизага (димәк, яхшыга, яктылыкка) ышану салу күрә ул, өлкән яшьтәге тамашачыларның шаккатып тел шартлатуыннан, сабый балаларның ихлас куануыннан искитмәле ләззәт һәм җылылык ала.


Озакламый яңадан гаилә кора. Бу юлы аның күңеле Муса Җәлил исемен­дәге опера һәм балет театры артистка­сы Рәбига Исхаковага ята, яшь җырчы кечкенә Фуатка ягымлы әни, Габделхәйнең үзенә сөекле хатын була.


Яңа гаиләдә 1951 елда Әхәт (булачак язучы Әхәт Мушинский1) дөньяга килә.


Хәй Мушинский 1946 елда Татар дәүләт филармониясенә күчеп, бөтен гомерен, тырышлыгын, сәләтен шушы оешмага һәм анда оригиналь жанрны үстерү хезмәтенә багышлый.



Иллюзияче эше зиһен үткенлеге, математик төгәллек һәм гаҗәеп артистизм сорый: куллар җәт-җәт хәрәкәтләнергә, әсбаплар дөрес урнашырга, нәтиҗәдә, тамашачы «хәйлә»не сизмичә, сәхнәдә күрсәтелгән хәлгә ышанып калырга тиеш. Моның өчен Илаһ Тәгаләдән иңгән сәләт кирәк, билгеле. Өстәвенә, Габделхәй һаман яңалыкка омтыла, өйрәнгәнен шомарта, яхшырта, бертуктаусыз эзләнә, таба, тапканын тормышка ашыра бара. Һәр номерын үзе уйлап чыгара ул. Ре­пе­тициядән туктамый. Эшчәнлегенең төп кагыйдәләренә гомере буе тугрылык сак­лый: бер үк номерны бер үк тамашачыга ике тапкыр кабатлап күрсәтмәскә, артык озакка сузмаска һәм, әлбәттә, чыгышны мөмкин кадәр кызыклы, күңелле итеп әзерләргә! Тамашачы өчен син, ни дисәң дә, әкият китабыннан чыккан «тылсымчы» бит, әйдә, асылыңа хыянәт итмә, кешенең өметен өзмә, тылсымыңны тарат!


Кичәге көн белән бүгенгене чагыштыру төптән дөрес түгелдер, мөгаен. Шулай да, артистлар тормышындагы бер күренешкә игътибар итәсе килә: теге чорларда сәхнә халкы Казанда җылынып кына утырмаган: ишеп кар яуса да, чиләкләп яңгыр койса да, чанага яисә тарантаска утырып илкүләм сибелгән халыкка мәдәният илтергә ашыккан алар; хәтта «дөнья читендәге» иң караңгы авылга да сәнгать нуры таратуны үзләренең төп бурычы, миссиясе итеп санаган. Хәй Мушинский да шул рәвешле, Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Җәваһирә Сәлахова, Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова кебек сәхнә осталары белән иңгә-иң, татар җиһанын ничәмә-ничә кат айкап чыга.


Татарстанның халык язучысы, җөм­һүриятебезнең Габдулла Тукай исемен­дәге Дәүләт бүләге иясе Рабит Батулла Хәй Мушинскийга багышлаган һәм, аз да түгел, күп тә түгел – «Остаз» дип атаган язмасында, күренекле иллюзия остасының бихисап игелекле сыйфатларын искәртеп, бер уңайдан кызыклы-гыйбрәтле вакыйганы да искә төшереп уза.


Толыпларын, шәлләрен, киез итек­ләрен әзерләп юлга чыккан могтәбәр артистлардан аермалы буларак, тәҗ­рибәсез Роберт Батуллин (ул чакта исеме шулай әле) тәүге гастроленә өстенә демисезон пәлтә, аягына ботинка киеп кузгала. Йөри торгач, табигый, кышкы суык җелегенә үтә моның. Хәер, сүзне үзенә тапшырыйк: «Өч чанада бардык. Артистларга кыш әллә бар, әллә юк – туннарына-шәлләренә төренгәннәр дә, авыз эченнән яраткан җырларын көйләп бара бирәләр. Шулвакыт Хәй абый мине чанадан төртеп төшерде. Аякка басуга, артларыннан чаптым, билгеле. Әмма ни галәмәт: куып кына җитәм – атлар кызулана төшә, яңадан куам – тагын шул ук хәл. Куәтем төкәнеп, аяктан язам дигәндә генә мине, ниһаять, чанага тартып алдылар.


– Кызумы? – дип кызыксынды Хәй абый.


Миңа бик кызу иде.


– Юкса, чанада утырып, бозланып катар идең, – диде ул, толыбының бер өлешен өстемә ябып».


Икенче көнне Хәй Мушинский төн кунган йорт хуҗасыннан толып белән киез итек сорап ала:


– Энекәш салкын тидермәсен иде, дим. Казанга кайткач, кием-салымыңны кире җибәрербез.


Хуҗа берсүзсез ризалаша.


Бу урында, ихтимал, Хәй абыйның тагын бер күркәм сыйфатын ачып салырга кирәктер: һәр кунган йортта эскәтер астына ул, хуҗалар күрмәгәндә, бер сум акча (филармониянең «суточный» бәясе) яшереп китә торган булган: «Кузгалгач та Хәй абый аңлатты:


– Барыбер филармония акчасы бит ул. Күз алдында бирсәң, хуҗалар бу тәңкәне алмаячак, кыстый башласаң, үпкәләп тә куячак әле. Ә болай – күңелең дә тыныч, хуҗалар да разый кала».


Хәй Мушинский кунган йортта шаяртырга да яраткан. Берсендә ул, мәсәлән, хуҗабикәгә: «Бу – картыңнан калган ядкярдер инде?» – дип, чынаяк сорап ала, шуңа бүрек каплап, өстенә табуретка белән китереп суга. Хатын: «И Ходаем, кеше чынаягы иде», – дип, нишләргә белми ары-бире йөрергә тотынгач кына, «тылсымчы» теге чынаякны «терелтә»: «Алай булгач, менә, кире кайтарам».


Соңгы сүз


Тыштан шулай балкып-көлеп торган кешенең эчендә нинди утлар янгандыр? Балачак һәм үсмерчак хәсрәтләреннән арынгач та шактый кыен ашарга туры килә әле аңа: эш бирмиләр, вакыт-вакыт сәхнәгә якын китермиләр. «Җитди жанр» вәкиле булмагач, билгеле, Хәй аганы барлык премияләр, исем-атамалар да читләп уза. Боларны сөйләп кемне дә булса шаккаттыру мөмкинме икән? Гадәтилек ләбаса. Нәкъ бөек шагыйрьдәгечә: «Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?! Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!»


 «Әти 86 яшькә хәтле яшәде. Ул олыгайгач та кул кушырып утырмады, – дип искә ала артистның улы, язучы Әхәт Мушинский. – Сынлы сәнгать, рәсем ясау, дизайн белән шөгыльләнде. Фатирыбызның диварын да бизәп бетерә иде...»


Хәй Мушинский 1994 елның 15 декабрендә – яңа бәхетләре, яңа өметләре, аклыгы, тылсымы, могҗизасы белән ымсындырып торган Яңа елга кергәндә – бакыйлыкка күчә. Ул чорның ил тарихында нинди вакыт булуын һәммәбез дә яхшы хәтерли: җимереклек, башбаштаклык, имансызлык, акчасызлык, өметсезлек...


Мәкаләнең нокта куяр урынына җиткәч кенә бер моңсу мәзәк хәтергә килде әле.


Хәер, мәзәк, дип...


Нишләп кенә хәтергә килде икән?


Тәмам төшенкелеккә бирелеп, һәр­нәрсәдән күңеле кайткан бер кеше табиб янына килә. «Тормыш аяусыз һәм гаделсез. Бу коточкыч караңгы, ямьсез дөньяда мин япа-ялгызым, киләчәктә дә уңай үзгәреш буласына, тормышым яктырасына ышанмыйм», – дип, зарын түгә ул. Табиб мыек астыннан елмая: «Мин сезгә искитмәле дару тәкъдим итәм. Бүген бөек клоун Пальяччи чыгыш ясаячак. Сез циркка барып, аны карап кайтыгыз. Һичшиксез, ярдәме тияр». Шулвакыт баягы кешенең күзеннән яше чәчри: «Доктор, – ди ул, – Пальяччи... мин үзем бит инде».

Теги: Миләүшә Талипова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру