«Ачулана белмидер иде ул Сәйдәш»

1932 елда булды бу хәл. Уфада концертларыбыз бик уңышлы узды. Гөрләп узды. Уч тутырып акча алдык. Ситдыйк Айдаров, Гай Таһиров, Салих Сәйдәшев Абдул исемле бер авылга унике көнлек ялга киттек. Дим буендагы куе таллыклар арасына кереп, Сәйдәш тыныч кына кармак салып утыра. Ситдыйк белән Гай учак янында әвәрә килә. Миңа эш юк. Тыныч кына утыра алмыйм. Мин Сәйдәш янына киләм дә акыртын гармун уйный башлыйм.

— Нишләвең инде бу, Сара бәгырь? Балыкларны куркытып бетерәсең бит! — дип, Сәйдәш үпкәли.

— Бу бит син чыгарган көй! — дим. — Балык куркытырлык көй чыгармасаң!

— Син аны балык куркытырлык итеп уйнама! — ди Сәйдәш.

Ачулана белмидер иде ул Сәйдәш. Аның ачулануы да сабый үпкәләве кебек кенә иде. Шундук оныта иде. Сиңа үч сакламый иде.

 

(Сара апа бу вакыйганы 1983 елның 22 июнендә сөйләде)

Рабит Батулла

 

Комментарий язарга