Ач сереңне, илаһият!..

Коръәндә сүзнең килеп чыгышы турындагы сүрә яки фикерләрне очратканым булмады минем. Гәрчә «Әнгам» (терлек) сүрәсе, «Тәүбә» сүрәсе, «Нух» сүрәсе, хәтта «Нәмел» (кырмыска) сүрәсе һәм башкалар – барлыгы 114 сүрә бар…

Библия (Инҗил) исә: «Иң әүвәле сүз булган…» – дип аңлата. Бу җөмлә мине тәмам әсир итте. Чөнки ул минем «Галәмдә Сүз планетасы булган» дигән фаразыма шактый туры килә. Ә инде җөмләнең дәвамын укыгач, күңелдә күп кенә сораулар, икеләнү-шикләнүләр туды. Әйе, «Бу сүз – Аллаһ», диелгән иде аның дәвамы.

Мин гомер буе сүзләр мириадасының эволюцион яралышын исбатларга омтылып яшәдем ләбаса! Юк, минем һич кенә дә диннәргә, Аллаһка тел-теш тидерергә уйлаганым булмады. Сүзгә, аның килеп чыгышына карата үз фикерем оешкан икән, бу хакта язып чыгарга да, шәт, хакым бардыр.

Диннәрнең начары юк (тәре яуларын искә алмаганда). Безнең ислам да, башка традицион диннәр кебек үк, элек-электән кешеләргә диндарлык рухын сеңдерә һәм якыннарга булган хөрмәтнең, әхлакның мәңгелек кыйммәтләрен ирештерә. Әлеге кыйммәтләр төрле милләтләр һәм башка халык вәкилләре белән уртак тел табарга, бер-берсен аңларга ярдәм иткән.

Үзебезнең Коръәнгә, аның сүрә һәм аятьләренә игътибар итик әле. Сез анда бер-бер начарлык яисә тәкъвадан тайпылу сүзләре табарсыз микән?.. Киресенчә, Коръәннең барлык битләре гуманизм һәм яхшылык, яктылык нурлары белән сугарылган. Ислам дине безгә мөселман өммәтендәгеләрнең күңеленә фәкать яхшылык орлыклары чәчәр өчен дөньяга килгән. Аерым алганда, ул безне гадел һәм шәфкатьле булырга, урлашмаска, көнләшмәскә, гайбәт сөйләмәскә, байлыкка табынмаска, кешеләрне һәм якыннарыңны түбәнсетмәскә, хәмер эчмәскә, күңел сафлыгына, тагын-тагын әнә шундый бик күп уңай сыйфатларга ия булырга өнди һәм чакыра.

Шуңа күрә дә сакалбай Марксның: «Дин – халык өчен әфьюн ул», – дигән сүзләре белән һичничек килешеп булмый. Бу – хата фикер. Хәтерлим: без мәктәптә укыганда коридорның бер почмагындагы плакатка шушы җөмлә эре хәрефләр белән язып куелган иде. Без ул чакта бу сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенерлек дәрәҗәдә түгел идек, билгеле.
Инде алдагы фикер сөрешен дәвам итсәк, «Сүзме беренче булган, әллә Аллаһмы?» дигән сорауның тууы бик табигый.

Бу уңайдан үзеннән-үзе «тавыкмы, әллә йомыркамы беренче туган?» дигән теге яманаты чыккан гыйбарә искә төшә. Дөньяда мәңгелек бәхәс бара, әмма… әлеге четерекле сорауга ни галимнәрдән, ни динчеләрдән берәүнең дә җавап бирә алганы юк әле.

Аллаһка ышану яки ышанмау бик борынгыдан, элек-электән килә. Динчеләр катгыян, догма рәвешендә Аллаһ бар, дип аңлата. Иллюзионистларның, фокусчыларның, хәтта вулканнарның да серенә төшенеп була. Ә менә кешелек аңында могҗиза рәвешендә яшәп килгән Аллаһның серенә төшенү һич мөмкин түгелдер. Чөнки дин тәгълиматы аңлатуынча, ул кеше кыяфәтендә түгел, аны күрергә бернинди күзнең көче-колачы җитмәс, ул абсолют яшәешкә ия, шунлыктан һәрдаим бар, булачактыр…

Бабам Низаметдин авылыбыз мулласы иде. Әбием Гайшәбикә, абыстай булмаса да, дини китапларны үзендә саклаган һәм укыган, дип уйлыйм. Аның болай дип әйткәннәре хәтеремдә: «Бу дөньядагы барлык нәрсәләрне Ходай Тәгалә яраткан. Ходай үзе уңда да, сулда да түгел, аста да, өстә дә түгел, ул тирә-юньгә, һәр тарафка бөртекләп, күзгә күренмәслек булып чәчелгән…» (Хәзер уйлыйм: авылда яшәп ятса да, минем әби үзенә күрә бер философ булган ич!)

Бөек акыл ияләреннән Әфләтүн, Сократ, Әбүгалисина, Ньютон, Гегель Аллаһның барлыгына ышанганнар – язылган-әйткән уй-фикерләре шуны раслый. Ләкин фантаст язучы Адлер Тимергалин аңлатканча, «галимнәрнең фәнни тикшеренүләре аларның иманы һәм ышануларыннан аерым яши», ягъни фәнни шөгыльләрендә дин йогынтысы чагылмый…

Материалистлар исә Аллаһның барлыгын танымый. «Дөньяның башы һәм ахыры юк», дип үзләренең гипотеза һәм фаразларын алга сөрәләр. Аларның үз аршыны. Фән «дөньяның Аллаһ тарафыннан яратылуын» кабул итәргә теләми. Кыскасы, ике якның ызгышларсыз, тын гына барган көрәше-тартышы бүгенгәчә дәвам итә.

Аллаһка ышану яки ышанмау һәркемнең үзеннән, шәхси карашыннан тора, диярлек. Мохитнең, тәрбиянең һәм социаль-иҗтимагый фикерләр ташкынының йогынтысы да юк түгел. Совет заманында Ишмөхәммәтов кебек уртакул һәм өстәгеләр җырын җырлаучы галимнәр тырышып-тырышып Тукайдан атеист ясарга керештеләр… Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач кына «бәләкәй Апуш»ның тыелган күп кенә шигырьләренә юл ачылды:

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллаһка!

Шагыйрьләрнең дә төрлесе бар. Илһамланудан үзен күккә чөеп, үзенең гайрәтен күрсәтергә теләптер, «Мин» дигән шигырендә Сәгыйть Рәмиев әнә нинди дәһри юлларга хәтле «барып» җитә:

…«Мин!» дидисәм,
Миңа зур бер көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә!

Мәҗит Гафури үзенең бер шигырендә «Юктырсың ла, Алла!» дип аның барлыгын шик астына алмакчы була. Эчтәлек белән тулаем танышканнан соң аңлашыла: әдипнең канкойгыч сугышларга, тормыштагы гаделсезлекләргә кискен протест белдерүе бу…

Тагын бер гаҗәп мисал – буддачылар, гомумән, Аллаһны танымый икән!

Берничә ел элек дөньякүләм танылган язучы һәм философ Чыңгыз Айтматовның Норвегиядә язылган «Таулар авышканда» («Когда падают горы») дигән романын укып чыккан идем. Андагы баш герой, журналист Арсен Саман үзенең бер мәкаләсендә менә ниләр яза. Мәгънәсе бозылмасын, төгәл бирелсен дип, аны оригинал телендә бирәм: «Слово выпасает Бога на небесах, Слово доит молоко Вселенной и кормит нас тем молоком из рода в род, из века в век. И потому за пределами Слова нет ни Бога, ни Вселенной и нет в мире силы, превосходящей силу Слова, и нет в мире пламени, превосходящего жаром пламя и мощь Слова».

Мин бу сүзләрне сокланып, көнләшеп, гаҗәпләнеп һәм шатланып укыдым! Көнләшеп дигәнем – «бу кадәр дә колачлы, образлы, фәлсәфи тирәнлек, нәфис тел белән яза алыр идем микән?» сорауга бәйле рәвештә, билгеле. Шатланып дигәнем – биредәге төп фикер, әлеге дә баягы, минем «Галәмдә Сүз планетасы булган» дигән фаразыма тәңгәл килә диярлек. Мактану дип кабул итмәсәгез иде: әмма татар канлы өлкән әдипнең әлеге фикере (теория дияргә дә була) татар канлы оныгы фикере белән мәгънәсе ягыннан якынча туры килә икән – ничек шатланмыйсың, ди! Моны үзеңнең татар булуың белән ихластан горурлану дип тә аңларга кирәк.

Журналист Арсен мәкаләсеннән өзек, дидек. Ә дөресрәге, Айтматов үзенең бу персонажын өлешчә резонёр сыйфатында файдаланган. Ягъни роман авторы үз фикерләрен, әйтергә теләгән сүзләрен укучыга аның аша җиткерә… Әдәбият тарихында моның мисалларын күпләп табарга мөмкин. Бу – отышлы алым. Әгәр персонаж аша түгел, автор үз теле белән әйтеп-сөйләп бирсә, әлеге сүзләрнең асыл мәгънәсе ничектер бүтәнчәрәк кабул ителер иде.

Минем үземә студент чаклардан ук инде пантеистлар тәгълиматы якын. Алар өчен барча табигать – үзе Аллаһ. Аларның принцибы буенча, «дөньяда бар булган бөтен нәрсә – Аллаһ үзе». Димәк, Җир, Кояш, Галәм – могҗизага тиң илаһи күренеш, ә галиҗәнап Вакыт өчен – кичә, бүген, иртәгә дигән төшенчәләр юк…

Дин тәгълиматы өйрәткәнчә, әгәр Аллаһ бөтенесен эшли ала икән, нигә ул сугыш һәм кан коюларга юл куя, кешеләргә – үзенең газиз балаларына Җир тетрәүләр, су басулар, җимергеч өермәләр юллый?.. Бу сорауларга төпле җавап бирүче әүлия заты бар икән, күрсәтегез миңа ул кешене…

Язмыш, тәкъдир, ләүхелмәхфүз тактасы, дибез. Бу серле-тылсымлы тактага очраклы (!) хәлләр дә теркәләме? Әгәр чынлап та бар икән, ләүхелмәхфүз тактасын кирәк кадәренчә гуманистик рухта язып-үзгәртеп булмый микән? Бик текә, четерекле сораулар. Җавапларын шәхсән үземнең табып бетергәнем юк әле…

Комментарий язарга