Әби биргән сабак

Минем әби – Хәдичә карчык – әтинең әнисе 102 яшенә кадәр яшәде. Минем исәпләвемчә, ул 1852 елгы булырга мөмкин. Рәсәйдә крепостнойлык 1862 елда бетерелгән. Әби ул чакта 8-10 яшьлек үсмер кыз булып, моны бик яхшы хәтерли иде.

– Кяферләргә слабуда (ирек) биргән елны без Федот боярына урак урдык. Көлтә куйдык. Урысларның бер дә ирекле буласы килмәде. Алар, азат итмәвен сорап, хуҗалары алдында тезләнеп ялындылар. Урыска ирек төс түгел. Бабай әйтәдер иде: «Алар «Пугач явы»на да кушылмады. Җаек казаклары безнең белән иде, Пугач үзе дә казак бит», – дип. Көз җиткәч, Федот боярына эш хакы сорарга бардык. Мин яшь әле, ияреп кенә йөрим. Җирләр туңдырып, кар төшәм-төшәм дип торган кырпак, җүн чак иде. Ул елларда Кадер, Әхмәт авыллары аша тау эргәләп буалар, тегермәннәр тезелеп киткән. Ямь-яшел таулар өстеннән толым-толым җылкы көтүләре җылкылдап тора. Ул буалардагы каз-үрдәк. Күбекләнеп-күбекләнеп тора. Бояр үзе юк иде, управы гына. Безне таныш марҗа кызлары сырып алды. Хуҗаларын Питердә, диделәр. Башкалага кышларга киткән, имеш. Управлары шушы казларны берүзе чалачак икән. Без аһ иттек. Димәк, көтеп тору файдасыз. Без бит мөселманча уйлыйбыз. Безнең хуҗалыкта 40-50 каз-үрдәкне чалу да олы бер эш. Менә управ чыкты. Җиңен сызганган кызыл күлмәктән, кап-кара шалавардан. Кулында балта. Өстәл кадәр бүкән янына кызлар казны ташып кына торалар – бу башларын чабып тора. Өелде, өелде… баш тавы. Тау кырмыска оясы шикелле мыж килеп тора. Аны көрәк белән талдан үрелгән сап-сары кәрҗиннәргә тутырып, эт абзарына ташыйлар. Боярның бер кечкенә генә авылның сарык көтүе кадәр эт көтүе бар иде. Марҗа кызлары безне күәс суы белән сыйладылар. Бераз балга да охшаган. Башлар әйләнеп китә. Татарчалы-урысчалы тәтелдибез генә. Хәзер генә
ул урыс татарча белми. Элек бездә барсы да белә иде.

Безгә эшләгәнебез өчен бакыр, көмеш тәңкәләр бирделәр, берәр башъяулыгы өләштеләр. Управ берәр уч кәнфит-перәннек өләште. Татарча: «Яхшы ушладың, рахмат!» – диде. Без көлештек. Безнең эшебезне мактады, янәсе. Без тезләнеп дога укып, амин тоттык. Марҗа кызлары чукына-чукына баш иделәр. Без әнә шулай яши идек. Хәзер инде андагы эт абзарында детдум (балалар йорты), чиркәүләрендә сөт заводы. Таулар шәп-шәрә, көтүләр дә юк. Тирә-яктан кымыз эчәргә агылган халык та юк. Буалар беткәч, су да юк. Их, гомерләр!

Әби – Хәдичә карчык әнә шулай сөйли иде. Мин, Чаллы-Зәй юлыннан Федотка төшеп, әбием ялантәпи йөргән Кадер һәм Әхмәт аша, кулларны артка куеп, җәяү атларга яратам.

Хыялым үзем белән бергә атлый. Хәзерге техника белән буалар ясау – бер көнлек эш. Тауны, тау читләрен, яр буйларын агачлар белән каплатасың. Көтү-көтү җылкы җибәрәсең. Канатлы тегермәннәр, су тегермәннәре куеп, кымыз санаторие ачып җибәрәсең. Дөньяның кайсы гына почмакларыннан килмәсләр иде бирегә. Әхмәт авылын чыгып, Шыкмайга борылам. Хәзер, ни өчендер, Куш-Елга дип атыйлар икән. Адымнарым мине Түбән Бишкә илтә. Урта мәктәпле, хастаханәле, мин бала чакта үз аптекасы да бар иде әле, сельполы, тирә-якка атаклы базарлы авыл. Ул базарда азмы ишек чыптасы саттым. Минем өчен иң кадерлесе гаять бай китапханәсе иде. Купец йортының икенче катында. Бүгенге күзлектән карасаң, бик тә шыксыз булгандыр ул, ә минем өчен хан сарае иде, билләһи. Бу изге йорт миңа шәхес культы корбаннары булган Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан кебекләрне, кара елларда тыелган Шәехзадә Бабичларны алып килде. Рус теле аша дөнья әдәбиятын алып килде. Рәхмәт бу изге йортка.

Сүзем әби турында иде бит. Һәр атнаның атнакичендә мин Түбән Бишкә китапханәгә төшәм. Авылга килеп кереп, берничә йорт үтү белән, керәшеннәрнең ак таштан куелган чәчәүнәсе тора. Бу сүз урысның часовнясыннан алынган булырга тиеш. Мин аны һәрвакыт, әби кушканча, әйләнеп узам. Ә менә кайтканда, нинди шайтан котырткандыр, әйләнеп уза алмадым. Шулкадәр матур бизәлгән иде бу чәчәүнә… Андагы чүпләм сөлге. Шул чүпләм сөлге астындагы ялтыр-йолтыр килгән тиенле тәңкәләр, кәнфит-перәннекләр. Мин, 7-8 яшьлек малай, шул сөлгене тартып ал да, һәммәсен бергә төр дә… ычкын авылга. Янып-пешеп өйгә кайтып керүгә, әби каршылады:

– Кочагыңда нәрсә ул?

Әбидән яшерен әйбер юк. Мин, сөенә-сөенә, хәлне сөйләп бирдем. Әби сукмады-кыйнамады. Катты да калды. Әйткән сүзләрен хәзер дә онытмыйм:

– Сине моның өчен Алла сугар, бар хәзер үк илтеп куй! Без бер күк астында, Аллабыз бер! Мәнсез булып, Алласыз үсмә!

– Алар бит керәшеннәр генә, – дип мәмелдәдем мин.

– Телебез бер, Аллабыз бер, бар илтеп куй! Бар! Илтеп куй!

Караңгы иде. Мин, 7-8 яшьлек малай, караңгыда бер чакрымлы ярты авылны, тагын бер чакрымлы авыл арасын үтеп ничек бара алдым икән. Бары бер нәрсәне хәтерлим, бик тә истә калган: ике көн түшәктә авырып яттым.

Әби биргән сабак – гомерлек сабактыр. Әбием дөньядан киткәч, мин динсез тәрбия алдым. Көндәлек мәктәп тәрбиясе. Пионер булдым. Комсомол булдым. Коммунистка барып җитә алмадым. Әбинең дингә булган мөнәсәбәте-сабагы мине аңа алып барып җиткерә алмады.

Менә мин Түбән Биш авылыннан авылыма атлыйм. Караңгыда әбием куып төшергән юлдан атлыйм. Бүген коммунист та түгелмен. Мөселман динендә дә түгелмен, чукынмыйм да. Мин кем?! Кайсы диндә?

Әбием сабак биргән диндә мин. Иман иңдергәннәрне олыла, хөрмәт ит! Бу үзе бер дин! Бу – әбием биргән сабак. Әнә шул чакта гына илем матур, җирем матур булыр. Әнә шул чакта гына туган төбәгемә ямь кайтыр. Яшәүгә тәм кайтыр.

 

Мөдәррис Әгъләмов 

Безнең мирас. — 2021. — №10. — 86-87 б. 

Комментарий язарга