Журнал «Безнең мирас»

Ф.Кәрим: әсәр, чор, язмыш

Әдәби әсәр – язучы өчен Мактау тактасы да, хөкем карары да. Талантлы әсәр авторны йә үлемсез итә, йә заман, аның каршылыклы хәрәкәте, сәясәте йогынтысында авторына карата «павлик-морозов»ка әверелә. Моңа мисаллар дөнья әдәбияты тарихында байтак. «Павлик-морозов»ка әверелгән әсәрләр татар әдәбияты тарихында да бар. Кичә-өченче көн генә бернинди сәяси куркыныч тудырмаган әсәр вульгар социологизм шаукымы астында кинәт кенә үзенең «ата-аналарына» хәтәр ярлыклар тагарга, аларны хәтта ГУЛАГларга, гүргә илтеп тыгарга сәбәпче булган.
Бу тенденция илебездә 1937-40 нчы елларга туры килгән репрессия чорыннан соң да дәвам иткән.


мисал өчен 70 нче елларда Салих Баттал әсәр­лә­рендә антипартияле­лек, Хәсән Туфан (Искәндәр Рушан) шигырьләрендә антипатриотлык, Әмирхан Еникине патриархальлекне сагынуда гаепләргә тырышу очракларын искә төшерү дә җитә. Бәлки, бүген дә ул куркыныч бацилла, сәяси чүплектә күмелеп, кабат терелергә җай-уңай көтеп ятадыр. Ләкин бу бацилланың, үзеннән дә бигрәк, аны кузгатып җибәрә торган шартларга игътибар бирмәү куркынычрак. Бәгъзе бер сәяси-психологик шартларда усак яфрагын да селкетмәгән җил икенче шартларда агачларны тамырлары белән каерып ата торган давылга әверелүе ихтимал. Мондый үзгәреш-метаморфозалар сәясәтнең кискен борылыш ясаган, йә булмаса, чатнаган чакларына туры килә. Шуның өчен дә әдәбиятны, сәнгатьнең, кешегә каршы коралга әверелмәве өчен, асылда, сәясәттән өстен булуы хәерле.


Әсәрне автор өчен хөкем карарына әверелдерү ысуллары бик гади, һәм моңа татар әдәбиятындагы иң ачык мисал – Фатих Кәрим иҗаты һәм аның язмышы.


1929-30 елларда Фатих Кәрим 4 эпи­грамма яза. Менә алар:


***
Хискә буаз,
Көйсез җырлар язып,
Мәгънәсен кысыр калдырып,
Демьян Фәтхи,
Ялгыз, Бишбалтада
Тальян уйнап йөри, каңгырып.


***
Фатих Хөсни безнең...
бик инсафлы,
Көче җитмәс җиргә үрелми,
Туган көннән бирле
Пыскып яна,
Төтен чыга, уты күренми.


***
Сирин шигрендәге
Энәләр
«Аришиннан мин», – дип киләләр,
Сирин, сизен,
Алай чәлдермә,
Барыбер, дим,
Беләләр...
Беләләр...
Беләләр!


***
Нур Баян, син
Мескен тавыкларны
Күп аунаттың инде чүплектә,
Язган шигрең элеп
Җилдә киптер,
Корсак күбә суы күплектән.


Фатих Кәрим бу эпиграммаларга дусларча тәнкыйть дип караган, һәм, дөрестән дә, алар шундый. 1937 елга кадәр бу «шаярулар» 7-8 ел буена беркемне дә борчымаганнар һәм онытыла язганнар. Ләкин репрессияләр башлангач, эпиграммаларның иҗтимагый-сәяси статуслары үзгәрә, һәм аларның берсе тора-бара Ф.Кәримнең әсәрләрен авторына карата «павлик-морозов» итәргә булыша.


Репрессиягә эләккән язу­чыларның төп гаепләре, гадәт­тә, төрле контрреволюцион оешмалар эшендә катнашу булса, Фатих Кәримне конкрет 3 әсәре өчен гаеплиләр. Менә 1939 елның 13-14 мартында булган суд карарыннан өзек: «...Обвиняемый Каримов, будучи ещё в 1931 году сотрудником редакции газеты «Кзыл-Армеец» ... использовал советскую печать, оборонную литературу на пропаганду контрреволюционного национализма и восхвалению врагов народа: в одном из своих очерков он восхвалял врага народа Имангулова. (Сүз Беренче Татар полкы комиссары, Кызыл Байрак ордены кавалеры турында бара.)


В 1929 году обв. Каримов написал произведение под названием «Кысыр Чячаклар» («Бесплодные цветы»), в котором наносит контрреволюционную клевету на Советскую власть и на комсомол и в другом произведении под названием «Аникин» клевещет на Красную Армию и её действительность...»


Фатих Кәрим «Кысыр чәчәкләр» поэмасының җитешмәгән якларын үзе дә таный һәм моны башлап язучының иҗади тәҗрибәсезлеге белән аңлата, ләкин үзенең идеологик позициясен дөрес дип саный. Ә гаепләүнең үзәгендә 1936 елда язылган «Аникин» поэмасы була. Бу әсәргә сәяси һәм әхлаки бәя бирдертү өчен Татгосиздаттан Рахман Ильяс, Наркомпростан Гариф Гобәй, Язучылар союзыннан Нур Баян кергән комиссия төзелә. Комиссия мондый нәтиҗәгә килә: «...поэма «Аникин» безусловно является антисоветской поэмой, т.к. она искажает социалистическую действительность и жизнь Красной Армии и клевещет на Красную Армию. По технической и художественной обработке своей она не отвечает требованиям советских читателей». Судта хәлиткеч роль уйнаган бу документка Гариф Гобәй һәм Нур Баян кул куйган, ә Рахман Ильяс имза салмаган. Нур Баян 1938 елның 7 апрелендә сорау алу барышында тагын бер компромат өсти: «Каримов, будучи редактором юношеской литературы Татгосиздата, выпустил детскую книгу «Ант» писателя Алиша с фашистской свастикой. А во втором издании – с двумя свастиками». Гади иллюстрация китапның редакторын «халык дошманына» әверелдерә торган үтергеч дәлилгә әйләнә.


Экспертиза документының гыйбрәт­ле ягы – аның авторларының үз фи­кер­ләрен иезуитларча исбатлау ысуллары.


Экспертлар карый Лиза,
Өй алдында бакча,
Бакчадагы сирень куагын
Җил селкетә, яфраклары шаулый,
Ул яфраклар көзен югалыр.
Югалырлар алар көзге җилдә,
Кошлар кебек ерак очарлар,
Кошлар кебек ерак очарлар,
Лиза калыр һаман бу илдә... –
дигән өзекне китерәләр дә, мондый нәтиҗә ясыйлар: «Жена Аникина Лиза и их ребёнок живут ... одинокими, унывая и горюя. Из глаз Лизы бесперестанно текут слёзы, даже она сожалеет, что вынуждена жить в этой (советской) стране».


Ә менә бу мисал тагы да гыйбрәт­лерәк:


«Бер шигырь бар газетада:
«Соңгы теләгем –
Үлсәм, коммунист санагыз!» –
Дип язган Галим», –


дигән строфадан экспертлар мондый нәтиҗәгә киләләр: «И в этих строках ясно писсимизм, запугивание молодёжи от пограничной службы, стремление обрисовать бойцов Красной Армии способными только на бесславную смерть...» Менә тагын бер мисал:


«Урман тынган... тынган!
Тукран кунган... кунган!
Шакый, шакый да муенын сузып
Аска карый... карый!
Тукран күрә, агач төбендә
Кеше барын... барын!» –


дигән строфа экспертларга: «Эти строки ясно показывают, что поэма сильно заражена формализмом, т.е. она далека от метода советской художественной литературы – от социалистического реализма», – дигән сәяси бәя бирергә нигез була. Әлбәттә, мондый «уяулыкның аргы ягына чыккан» бәяләрнең чын авторы Гариф Гобәй һәм Нур Баян түгел, ә репрессияләр психозы. Шуның өчен дә ул чорда төрле гаепләү документларына кул куйган кешеләр эзәрлекләнмәскә тиешләр. Ләкин шул ук вакытта шәхси факторны да инкарь итеп булмый. Шәхси фактор – һәр очракта да, һәр чорда да, хәтта бүген дә – көчен югалтмый торган психологик корал. Үлемнән курку, гомерен саклау – барлык җан иясенең табигый инстинкты. Ләкин кешене кеше иткән, аны хайванлык дәрәҗәсеннән адәми зат биеклегенә күтәргән намус, гөнаһ дигән субстанцияләр дә бар бит әле. Репрессияләр психозы ул елларда кайбер кешеләрдә хайвани инстинкт­ны кузгаткан. Әнә шундый психоз басымы астында хәтта әдәп сагында торырга тиешле әдипләр дә, Һарут һәм Марут фәрештәләр сыман, җәмгыять кереп баткан сәяси сазлыкка батарга, шуның пычрагына буялырга мәҗбүр булганнар. Моңа да конкрет мисаллар җитәрлек. Әйтик, Н.Исәнбәтнең үз теләге белән СССР Язучылар союзы секретаре В.Ставскийга 1937 елда язган хаты... (Ул хат «Гасырлар авазы» һәм «Татарстан» журналларында басылды).


Фатих Кәрим 1933-34 елларда Татгосиздатның яшьләр секторы редакторы булып эшләгәндә Ләбиб Гыйльминең «Чын мәхәббәт» дигән повестен редакцияләүдән баш тарта.


Һәм 1937 елның 29 мартында «Кызыл Татарстан» да һәм 2 апрель­дә «Красная Татария»дә Ләбиб Гыйль­минең мәкаләсе басылып чыга. Анда Фатих Кәрим «пройдоха, подхалим, чужак, организатор групповых попоек, ярый защитник троцкиста Гумера Галие­ва, распространитель среди молодых писателей и поэтов антипартийных контрреволюционных идей...» булуда, күренекле рус шагыйре, «троцкист» Павел Васильев белән дуслыкта гаепләнә. Ләбиб Гыйльми мәкаләсеннән соң, нидер сизенеп һәм үзен яклауны үтенеп, Ф.Кәрим Татарстан прокурорына гариза язарга мәҗбүр була. Ул газеталардагы гаепләүләрнең тузга язмаган абсурд булуларын прокурор да таныр, дип уйлый һәм гаризасын абсурд нәтиҗә чыгарып төгәлли: «Значит, я враг народа и должен караться законом...» Ләкин прокурор да сәяси психоз йогынтысында булып чыга: 1937 елның 30 декабрендә Фатих Кәрим, «халык дошманы» дигән ярлык тагылып, кулга алына.


Шагыйрьнең 1939 елның 12 ию­нендә Беренче номерлы Казан төр­мәсеннән СССР Верховный прокурорына язган шикаятендә мондый аң­латма бар: «Гильманов имел со мной личные счёты, а именно за то, что я не раз выступал на собраниях писателей, критикуя его ленивость, что он малограмотен не только литературно, но и элементарно, исправление своих произведений всегда сваливает на плечи работников редакции... Это может подтвердить любой татарский писатель. Я, будучи редактором юношеского сектора Таткнигоиздата, отказался от редактирования его повести «Искренняя любовь» и поставил вопрос, чтобы не издавать эту халтуру-плагиат... Эту книгу Гильманова писательская общественность оценила так же как и я, и книгу изъяли». Бу әсәр 1936 елда, нык төзәтелеп, нәшер ителә, ләкин үпкә басылмый.


00156 Казан шәһәренең Совет районы хәрби комиссары полковник А.М.Груданов, 21 елдан соң, әлеге орденны шагыйрьнең хатыны Кадрия ханымга тапшыра. 1966 ел, 11 май

Суд документларында сәяси пси­хоз­ның башка яклары да ачык күре­нә: язучылар бер-берләреннән чит­ләшкәннәр, аларны куркыну, шикләнү киртәсе аерып куйган, көнләшү, форсаттан файдаланып, үч алырга тырышу намустан, әхлак нормаларыннан өскәрәк чыккан. Берәү Ф.Кәримне «писал с вредной целью» (И.Гази), дип бәяләгән, икенчесе «Ф.Карим был связан в Ленинграде с каким-то Корниловым, который враг народа», «Павел Васильев обещал перевести стихи Ф.Карима на русский язык» (Х.Туфан), дип өстәгән, өченчесе шагыйрьне язучылар арасында «в Советском Союзе без партбилета таланта не проявишь» (Л.Гыйльми) дигән гайбәт таратуда гаепләп, бата башлаган иң талантлы каләмдәшләрен тирәнрәк батырышканнар. Шулай итеп, бер-береңне күрә алмау, көнләшү сәяси психоз чорында үч алу коралына әверелгән һәм милли мәдәниятебезгә, әдәбиятыбызга коточкыч зыян салган.
Сәяси психоз синдромы үткән гасырның туксанынчы еллары башында, Советлар Союзы таркалган вакытта, «суверенитетлар парады» дигән чорда да үзен тагын бер мәртәбә сиздереп алды, вульгар социологизм бациллаларына җан өрергә тырышты: Ленинга, партиягә, коммунизмга багышланган әсәрләрне һәм аларның авторларын барлау башланды, Россиянең, СССРның мактаулы исемнәрен йөрткән кешеләргә кырынрак карау, аларны күрмәмешкә салышу, элек ак булганны кара итеп, ә караны сөттән дә пакъ итеп күрсәтү очраклары барлыкка килде. Хәтта төс-буяуларны идеологияләштерүләр, динне, татар телен кешене бәяләүнең иң мөһим бизмәне итәргә омтылулар да булмады түгел. Ләкин, бәхеткә, вульгар социологизм куәт җыя алмады, һәм бу омтылышлар афәткә әверелми калдылар.
Бүген дә, бөтендөнья икътисади кризисына бәйле рәвештә, сәясәт кискен хәрәкәтләр ясый. Без аның авыр адымнарын күрәбез, нәрсәләр сытылганын ишетәбез, йөрәгебезгә шик-шөбһә урнашуын сизенәбез. Әдәбият-сәнгать әһелләренең матди хәлләре дә, рухи хәлләре мактанырлык түгел. Төшенкелеккә, өмет өзелүгә дә ерак калмады булса кирәк. Шәхси факторның кабат әхлак чикләрен җимерүе ихтимал. Ләкин бу киеренкелек сәяси психозга әверелмәс дип ышанасы килә.
Кыскасы, Фатих Кәримнең гыйб­рәтле язмышы бүген дә безне – язучыларны да, галимнәрне дә, сәясәтчеләрне дә, хокук сакчыларын да – бер беребезгә үтә дә сак булырга чакыра.


***
Матбугатта Ф.Кәрим сугыш вакытында штрафбатта була, дигән ялган фикер очрый башлады. Х.Туфанга багышланган документаль телевизион тапшыруда Роберт Мөхлисович Батулла да шушы фикерне кабатлады. Штрафбатта булу – суд тарафыннан ак­ланмаган җинаятьче-уголовник ди­гән сүз. Штрафной батальоннарга уголовникларны гына җибәргәннәр. Ә Ф.Кәрим – сәяси тоткын була һәм аны суд гаепсез дип таба, азат итә. Шагыйрь Бөек Ватан сугышына тулы хокуклы гражданин буларак китә, взвод командиры була. Әлбәттә, Р.Батулла бу фикерне Ф.Кәримнең язмышын тагы да драматиклаштыру өчен әйткән булса кирәк. Ләкин мондый һәм моңа охшашлы төгәлсезлекләр, абруйлы язучы тарафыннан сөйләнсә – бигрәк тә, сугышчы шагыйрь рухын кимсетә, аның җәмгыяви образын боза. Бу дөреслеккә туры килмәгән ялган яңалык, һичшиксез, Ф.Кәримгә карата саксызлык мисалы булып саналырга тиештер.

Теги: Ренат Харис Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру