Кәрҗинле сарай хикәяте

Хикәяттә китерделәр: мөселманнарның әмире Һарун әр-Рәшиднең төрле һөнәр һәм сәнгать белән бизәүле бер надиме, ягъни хезмәткәре бар иде, хезмәтчеләрнең хуҗасы иде, аты Исхак Мосули иде. Һарун аны башка хезмәткәрләреннән артык сөяр иде, аулак вакытының күбесен аның белән үткәрер иде. Шулхәтле сөяр иде – йокы вакытына тикле җибәрмәс иде…
Исхак бер кичә хәлифә белән аулакта утырудан кайтып килгәндә очраклы рәвештә шундый вакыйгага юлыкты:
Өенә кайтып барганда, кысталып, йомышына утырган иде. Шулвакыт күрде: патшаларча киенгән берәү йөгереп бер сарай төбенә барды. Карады, бер бау асылынып тора. Баудан тартуга кәнизәкләр, хезмәтчеләр түбә өстенә чыктылар. Ул бауның очына бер олы кәрҗин бәйләп, түбән төшерделәр. Ул шәхес кәрҗингә керде, бауны тарттылар, югары мендерделәр.
Исхак бу хәлне күрде, үз юлы белән китте, өенә кайтты, әмма бу хакта уйлаудан туктамады. Иртә торып хәлифә янына баргач, аңа сөйләде.
Хәлифә:
– Ул сарайның кайда икәнен беләсеңме соң? – дип сорады.
Исхак:
– Беләм, – диде.
Менә кич булды, караңгы төште. Шул урынга барырга теләде. Килсә – бау асылынып тора. Тартты, шундук кәнизәкләр килделәр, кәрҗинне бәйләделәр, аска төшерделәр. Исхак кәрҗингә керде, югары тартып алдылар. Күрделәр: бөтенләй ят адәм. Исхакны ташладылар, үзләре качтылар. Исхак каты курыкты:
– Ни кызганыч! Килерләр, мине үтерерләр, – диде. Шул уйда торганда, кәнизәкләр барып йорт иясенә әйттеләр, егерме-утыз карабаш, ягъни хезмәтче кызлар белән бу килгән кешене күрергә килделәр. Исхак олы хәүфкә төште:
– Ай-вай! Юкка монда килдем, бу караңгы төндә бу вакытта миңа кем ярдәм итәр?! – диде.
Шул фикердә торганда боларның банулары килде. Бер гаҗәп кыяфәтле, йолдыз кебек кыз икән, башыннан аягынача алтын-көмешкә чумган. Көлә-көлә килде. Аны күргәч, Исхакның хәле китте, кул-аягы тетрәде, чак түзеп торды. Ул кызның сөйкемлелегеннән, ымсындыргыч, күңел кузгаткыч матурлыгыннан шаккатып, хәйран калды. Кыз аны күргәч:
– Мәрхәба! Хуш килдең, әй, аягыннан тотылган! – диде.
Исхак җир үпте. Кыз Исхакны алып сарайга керде. Үзе тәхет өстенә утырды. Исхакка алтын көрси, ягъни урындык куйдылар, утырдылар. Шундук ширбәт китерделәр, мәҗлес әсбапларын алып килеп, күңел ачтылар. Кыз боерды, шиштар [1] дигән саз китерделәр, шундый көйләр уйнадылар – Исхак сихерләнеп, гаҗәпләнеп һуштан язар дәрәҗәгә җитте. Әйтте:
– Йа Хода! Йа ханым-әфәндем! Түземем төкәнде, рөхсәт ит, аягыңны үбим, аяк эзләреңә баш куйыйм! – диде. Кыз бер җариягә ишарәт итте, ул җария аның башын кысып тотты, башкалары берәр мәртәбә яңагына чалтыраттылар. Кыз һәм кәнизәкләрнең көлә-көлә хәлләре бетте.
Аннан соң ул кыз, саз чалучы кәнизәкләр янына утырып, хуш аваз, хуш аһәң белән җырлады, шушы бәйтләрне әйтте:
– И дуст, хата кылдым, бисйар җәфа кылдым,
Силли бәкафа кылдым, белдем ки җәбран кылдым.
Аркаңы дута кылдым, гәрчә базәза кылдым,
Хак ки хата кылдым, эрүме һава кылдым.
(И дус, хата кылдым, бик күп җәфа кьлдым,
Башыңа суккаладым, белдем ки җәбер кылдым.
Аркаңны бөкере кылдым, гәрчә, тиешлесен кылдым,
Дөресе: хата кылдым, эреләндем, һаваландым.)
Аннан әйтте:
– Исхакның чарасын менә бу җария белер, килсен, күрсәтсен, – диде. Кызның ишарәте белән җария килеп, Исхакның яңагына бик каты сугып җибәрде. Исхакның күңеле сүрелде, эченнән әйтте:
– Чыгам, үземне түбәдән түбәнгә ташлыйм, бу кыенлык, бу кайгы кулыннан котылам, – диде.
Исхак бу фикердә торганда, кыз коралын кырыйга куйды, көлеп-елмаеп ул кәнизәкләргә кычкырды:
– Әй, явызлар! Читтән килгән олы кеше бу кичә кунагыгыз булды, ни өчен болай дошманлык итәсез?! – диде һәм чыгып китте. Кәнизәкләр дә артыннан чыгып киттеләр, төзелгән мәҗлес, эчемлек-ашамлык һәм уен кораллары ул җирдә шул килеш калды.
Исхак, аулак калгач, уен коралларыннан бәрбатны [2] кулына алды, колакларын борды, чалды, җырлады, төрле көйләр башкарды. Бу вакытта кыз баягыдан да артык тәкәллеф белән килеп керде.
– Йа Хода! Син чынлап та Исхакмы әллә?! – дип сорады.
Исхак:
– Әйе, – дип җавап бирде.
Кыз сөенде:
– Күптәннән бирле исемеңне ишетә идем, «ни булыр иде – беркөн күрсәм иде», дияр идем, инде сине күрүем яхшы булды, – диде. Моңынчы булган хәрәкәтләр өчен үкенеч белдерде, гафу үтенде. Шундук падишаһларча киемнәр китерделәр, Исхакка кидерде, тәхет өстендә бергә утырдылар. Аннан кыз кулын Исхак кулларына сузды, бәрбатны уйнатты, Исхакның күңелен күрергә тырышты, хезмәтләр итте.
Төннең яртысы җитте, Исхак китәргә рөхсәт сорады.
Кыз ант эчте:
– Сине туйганчы күрмичә, сиңа китү булмас, – диде.
Аннан соң яңадан бераз утырдылар, сөйләштеләр, серләштеләр. Кыз китмәде, Исхакка парча урын-җир, җәймәләр түшәделәр. Исхак йокларга ятты. Таң атканда, Исхак әле йоклап ятканда, кыз баш өстенә килде, якынлык теләде. Никадәр чигенсә дә, ирек куймады, башка чара булмады…
Шулай итеп, вакытның ничек үткәне сизелми дә калды.
Исхак:
– Инде өч төн, өч көн янында булдым, моңа һич кайгырмыйм, әмма мөэ­мин­нәрнең әмире мине эзләр, бик кайгырыр, кайдалыгымны һичкем белмәс, өемдә шулай ук мине «үлде» дип уйлап, матәм тотарлар. Боерсагыз, мин кайтыр идем, хәлемне белдерер идем. Аннан соң теләсәң кайчан хезмәтеңә килер идем, – диде.
Кыз Исхакка бер янчык алтын, егерме кисәк алтын җепләр белән тукылган төрле төстәге тукымалар бирде. Кәрҗингә куеп, түбән төшерделәр, өенә күндерделәр.
Исхак өенә кайтты. Күрде: матәм тотканнар, кайгырышырлар, елашырлар. Еларлар икән – көлделәр, сөенделәр. Алтынны һәм тукымаларны күреп, куандылар.
Бу төн Исхак өендә йоклады. Иртән хәлифәдән кеше килеп, сарайга килүен үтенде. Исхак барып, тәмам вакыйганы сөйләде. Анда булган хәлләрне шундый итеп сурәтләп бирде ки – Һарун кызыкты, анда барырга теләде.
Исхакка:
– Әлбәттә, синең белән шулай мин дә барам, – диде.
Моны ишетеп, Исхак кайгырды:
– Әй әмире-л-мөэминин! Ни диим? Сине анда ничек итеп таныштырыйм? – диде. Хәлифә уйга төште:
– Ярар, берәр җаен табарбыз, – диде. Аннан соң Һарун вәзирләр янына чыкты.
Исхак өенә кайтты, кайгырып утырды. Кинәт бер хатын килеп керде, кулындагы сернамәсен, ягъни яшерен язуны Исхак кулына салды, үзе китте. Исхак сернамәнең мөһерен куптарды, укыды. Язылган: «Кичәге мәҗлестәшләр сезгә сәлам күндерәләр, кулыгызны үбәләр, бу кичә, кунакка рәхим итәрсез, – дип өмет итәләр». Исхак нишләргә дә белмәде, хәлифәгә барып, язуны күрсәтте. Хәлифә хатның эчтәлеген белде, әйтте:
– Әлбәттә, мин дә барам, – диде.
Исхак:
– Мин сине анда нинди сылтау белән кертермен икән? – диде.
Хәлифә:
– Хезмәтче сыйфатында булырмын, син керерсең, мин калып торырмын. Кергәч: «Карабаш кызларыгыздан курыктым, теге көнне каты суктылар, бүген менә бер хезмәтче белән килдем, боерсагыз, керсен, хезмәтемдә булсын», – диярсең. Ул үзе рөхсәт итәр, мине югары мендерерләр. Керермен, бер почмакта тамаша итеп, карап утырырмын, – диде. Бу фикерне яхшы табып, шуны карар иттеләр.
Исхак белән бергәләп шул урынга бардылар. Бау асылынып тора иде, тарттылар. Исхакны югары мендерделәр. Кыз хөрмәт күрсәтеп, каршы алды. Исхак җир үпте, әйтте:
– И ханым! Бу җарияләрегездән куркам, чөнки һәр эшне аларга боерам, исерек­лек һәм аеклык бар, ни булмас. Менә бер хезмәтчемне алып килдем, рөхсәт булса, керсен, – диде.
Кыз:
– Ярар! – диде. Шундук кәнизәкләр голәмне югары мендерделәр, Исхак аларга ярдәм итте. Хәлифә хезмәткә килде, голәм урынында калды, башын иеп, түбәнчелек белән торды.
Кыз әйтте:
– Хуш килдең, әй, аягы белән тотылганның таягы! – диде.
Аннан соң ризык килде, ашарга керештеләр.
Кыз Исхакка:
– Голәмеңә монда килергә рөхсәт ит, хәтере калмасын, – диде.
Шуннан соң Исхак хәлифәгә:
– Әй, голәм! Ханым боера: безнең белән ризыктан җитеш, – диде.
Голәм хезмәт итте, әдәп белән тезләнеп утырды, бер-ике тапкыр табынга сузылды, аннары пәкесен чыгарды, ризыкларны кискәләде, барысына да ярарга тырышты. Ашаганнан соң шәрабтан авыз иттеләр.
Бераз вакыт үтте, тын алырга, ял итәргә утырдылар. Шулвакыт кыз әйтте:
– Әй, Исхак! Бу голәмне бик әдәпле итеп тәрбияләгәнсең, һичбер хәрәкәтендә кимчелек күрмәдем, һәрберсе тиешенчә. Боер, безгә хезмәт кылсын, минем аңа күңелем мәел вә мәхәббәтем бардыр, – диде.
Исхак әйтте:
– Әй, ханым! Мин һәм голәм – икебез дә сиңа колларбыз, без коллар синең игътибарыңа лаеклы икән? Голәм исә синең җарияләрең өчен дә җанын фида итәр, – диде.
Шундук барып кызның кулын үпте, ягъни «колың булдым!» диде. Кыз бу хәрәкәтне бик ошатты, аннан соң әйтте:
– Әй, Исхак! Бу голәмнең эшен карарсың, җиренә җиткерерсең, әмма аны кире сиңа әманәт итеп бирдем, миңа килгәнеңдә моны да ала кил. Әгәр бу голәмне өйдә калдырсам – голәмең халык эчендә билгеле һәм мәшһүрдер, аның үченнән миңа зыян килер, канэчкеч дошманнар бар, йә һөҗүм итәрләр, – диде.
Исхак:
– Фәрман синеке, үзең беләсең, – диде. Аннан соң кыз бәрбатны Исхак кулына бирде:
– Шул көйне уйна – мөэминнәр әмиренә хуш килгән көй булсын! – диде.
Исхак әйтте:
– Көйләр күп, әмма синең әйткәнең кайсы көй, каян белим? – диде.
Кыз әйтте:
– Фәлән кичәдә, фәлән кәнизәк белән аулакта хәлифә янында шәраб эчеп утырганда уйнаган көеңне уйна. Хәлифә шул көйне тыңларга теләде, син чалдың, кәнизәк биеде, – диде.
Исхак:
– Минем бу эштән хәбәрем юктыр, – диде.
Хәлифә кызарды, тынычсызланды. Исхак бик каты курыкты: «Ходай кушмасын, хәлифәнең күңелеңнән «мин әйткән» дигән уй кичә күрмәсен», – дип уйлады. «Мондый эшнең һич булганы юк!» – дип ант эчте.
Кыз әйтте:
– Юк, барыбер уйнамый булмас!
Аннан голәмгә карады:
– Хуҗаңа әйт, безне затсызлардан санамасын, ул көйне безгә ишеттерсен! – диде. Голәм әйтте:
– Әй, хуҗам! Моннан хөрмәтле урын вә моннан яхшы падишаһ кайда бар? Һәрни боерсалар да шуны тотарга кирәк. «Бу эшне хәлифә ишетер», дип уйлама, ул фикереңне башыңнан чыгар, китсен. Ә инде кайда хәлифә бар, аңда күп сөйләмә, сакалыннан көлмә, өеңне яман көнгә салма, – диде.
Кыз бу сүзләрне ишеткәч, кычкырып көлде:
– Йөз-мең афәрин бу голәмгә, чиста күңел, чын буйсыну шулай булыр, – диде. Исхак голәмгә:
– Гомереңдә моның кебек оятлы булганың юк иде, – диде.
Голәм әйтте:
– Ул сүзне сөйләргә лаек түгел идем синеке булган чагымда, әмма бу мизгелдә ханымныкымын, синнән ул һич ким түгелдер, инде хәлифә бакчасында йөрмә, ханым боерыгын тот, – диде.
Ханым янә елмаеп куйды. Аннан Исхак шиштарны кулына алды, ул теләгән авазларны чыгарды, кыз сокланып тыңлап торды, күңеле булды, шәраб касәсен хуш исле гөләп белән тутырды, голәмгә сузды:
– Безнең күңелебез өчен бу җамны [3] тотып куегыз, – диде. Голәм ханымның кулын үпте, бу сөйкемлелек, бу матурлык, бу хуш сүзләр хәлифәнең күңеленә хуш килде.
Бераз вакыт үтте, хәлифәне шәраб алды, исерде. Бу урынның нинди урын икәне хәтереннән чыкты, гадәтенчә, Исхак янына килеп, тавышын күтәреп сөйләшә башлады. Исхак коллык күрсәтте, тешен кысып:
– Һай, шыпырт бул, аның җире түгелдер, – дип әйтте, булмады. Кыз бу хәлне күрде, белде: голәм – голәм түгелдер, хәлифәнең үзедер. Шундук урыныннан торды, башын каплады, карабашларына:
– Әдәп белән торыгыз, үземне үз кулым белән һәлак иттем, бу голәм түгел, хәлифәнең үзедер, – диде. Аннан аягөсте торып, әдәп белән хезмәт итте.
Хәлифә әйтте:
– И, ханым! Мин синең голәмең, шул тиеш иде: синең коллыгыңда торсам, әмма олылыгыңнан миңа утырырга рөхсәт иттең, шуның өчен утырдым, – диде. Ханым бу сүзне ишеткәч, елады:
– Йа әмире-л-мөэминин! Мин бичара гаурәткә син рәхим кыл, әдәпсезлегемне гафу ит, – диде. Хәлифә кызның аны таныганлыгын белде, кызны юатты, ягымлылык күрсәтте.
Аннары үз каршында Исхакны, кызны янында утыртып сөйләштеләр, гәпләштеләр, уен-көлке, шаярулар белән мәшгуль булдылар. Кыз һәрвакыт хәлифә иңенә баш куяр иде, хәлифә аны иркәләр иде.
Утырышу тәмам булгач, кыз ун данә эре энҗене бер күркәм рум [4] җариясенең муенына тагып, хәлифәгә бүләк итте…
– Әй, хөкемдар! Яшерен генә туры юлдан китегез, – диде.
– Мине монда ничек керттеләр, шулай чыгарсыннар, – диде Хәлифә көлеп.
Иртә белән хәлифә Исхакны чакыртты, килгәч, җариядән сорадылар:
– Ул өй нинди өй, ул-кыз нинди кыз, кемнең кызыдыр?
Җария әйтеп бирде. Белделәр, асылзат нәселдән икән, мәлик кызы икән. Шулвакыт хәлифә кызның иленә хәбәр күндерде. Кызны никах килешүе төзеп, алдылар, тиз арада сарайга китерделәр. Ул гөл йөзле кызның гүзәл чырае белән хәлифәнең күңеле хуш булды, шатланды. Ул кызның хисапсыз малы бар иде, тәмамын хәлифә өенә китерделәр.
Боларның соңында ул кыз Исхак Мосулине чакыртып алды:
– Синең минем өстемдә күп хакың бар, гомерем буенча һәркөн сиңа дөнья кадәр яхшылык кылсам да, күптән азык, меңнән берен итә алмам, мине мөэминнәрнең әмиренә, хезмәткә ирештерүгә сәбәпче син булдың, – диде. Боерды, Исхакка ун янчык кызыл алтын, ун кисәк парча, ун баш ат, ун баш качыр, ун баш җария, ун баш голәм бирде, «гафу ит», диде.
Хәлифә дә:
– Минем бу кәрәмәткә ирешүемә син сәбәпче, – дип, шулкадәр бүләкләр бирде ки – чиге юк. Ул ун данә энҗеләр белән бизәлгән рум җариясен дә аңа багышлады.
Күп заманнар бу дөньяны хуш кичтеләр, ахырда бу йорттан күчтеләр һәм бу хикәятне ядкяр итеп калдырдылар.
Хикәятне иҗат итүчегә, күчереп язучыга, укучыга вә тыңлаучыга афәрин булсын!

____________________________

1. Шиштар — алты кыллы музыка инструменты.

2. Бәрбат – кыллы музыка коралы, лютня.

3. Җам — касә, пыяла.

4. Рум — Византия.

Язманы Нәҗип Нәккаш әзерләде.

Хикәятнең журналдагы исеме: «ИСХАК МОСУЛИ ҺӘМ КӘРҖИНЛЕ САРАЙ ХИКӘЯТЕ»

Комментарий язарга