Сүз һәм сурәт.

«Кукмара районының Зур Сәрдек урта мәктәбе директоры, Русиянең атказанган укытучысы Закирҗан ага Сабитов (рәсемдә) бик тә сәнгать җанлы инсан иде. Берзаманны ул укытучылар белән «Сүнгән йолдызлар»ны сәхнәләштереп, көтүче малай ролен уйнауны миңа, бишенче сыйныф баласына ышанып тапшырды.

1

Директор абый мәктәптәге алты йөз кырык укучы арасыннан нигә нәкъ мине сайлап алгандыр – әлегәчә төшенеп җиткәнем юк».

1971 ел

 

2

«Туган нигездә әти-әни белән төшкән беренче һәм соңгы сурәт бу. Әгәр олуг язучыбыз Марсель Галиев очраклы рәвештә генә фотоаппаратын онытып калдырган булса, дөньяда минем өчен иң кадерле ядкяргә әйләнгән әлеге мизгел беркайчан да кабатланачак түгел иде…»
Июнь, 2003 ел

 

 

3

«1991 елның 27 маенда, ягъни сәяси ачлык тотуның соңгы көнендә, Ирек мәйданында зур митинг булды. Ихтимал, XX гасырда җитмеш меңләп татарның бергә җыелып, бер тән, бер җан булып яшәп алганын рәсми тарих инде хәтер­ләми дә торгандыр. Шул көнне мәйдан алдында шигырь уку вазифасы, чын трибун шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан тәкъдиме белән, миңа йөкләнгән иде».

 

 

4

«2008 елда язучылар, җыйнау­лашып Изге Болгар җыенына бар­ган иде. Җыен тәмам­лангач, Идел яры­нарак елышып, корбан чалдырып, казан асып, сәйран кылып та утырырга туры килде. Мәҗлесебезнең хуҗасы, әлбәттә, хәзрәти Туфан ага Миңнуллин үзе иде».

Комментарий язарга