Болгар кызы Айсылу

Айсылу, күзләремнең алдында чәчкәләрдән укмашкан бер уч чәчкә кеби күренеп, күз каравы белән мине үзенә баглый, кулымнан көчне ала иде. Болгар кызларында гына була торган

 ак, түгәрәк йөзе өстендәге ал катыш кызгылт бите,карасы кара, агы ак булган зур күзе, озын кара чәче, тал чыбыктай сыгылып торган буе, көлә биреп, керфек кагып әйткән сүзе ничек тә үзене яраттыра иде.

Аны күптән бирле сөйсәм дә, үземнең сөйгәнемне аңа белдерми идем. Аның мине күрүе белән күз каравының башкалануы, сүзләрене калтыранкырап әйтүе мине яра туыны сиздерә иде.

Беркөн агачлар арасында идек. Аның матурлыгы янында үземне юк кеби күрсәм дә, кулымда көчем калмый, үземне үзем белми, җилгә бөгелгән агач кеби Айсылуга таба бөгелеп, куркынкырап:

— Мин сине сөям бит, — дидем.

Яратканыны белдерә торган төрдә күземә бакты да тыныны җыеп: «Мин дә!» — диде. Шул мизгелдә күзен¬дә, кояшка каршы ялтырап, ике бөртек яшь күренде. Агач күләгәсендә утырдык. Чәчкәдән чәчкәгә кунып йөргән чебеннәр Айсылуга кунарга итәләр дә, аның селкенгәнене күргәч, чәчкә түгел икәнене белеп, кире китәләр иде. Мин дә, аның күккә очуыннан куркып, кулымны тигезми идем. Күз карашымыздан җанымыз берләшкән кеби була, тел белән түгел, күңел белән күзләремез аркылы сөешү, яратышуымызны аңлаша идек. Матур йөзене үзенә белдерми генә карый идем. Икенче бер дә кавыша алмавымызны белгән өчен, күзләремез яшь белән капланган иде. Ул, күземә туп-туры карап, көрсенеп сулап алды да алдыма кулыны салды. Бу йомшак кулны иренемә китереп үбәм дигәндә, бер кешенең тавышына сискәнеп киттек. Айсылу, болыт астына кергән ай кебек, агач арасына кереп югалды.

Бераздан соң беркөн Айсылу түшәктә иде. Терек булып торуы аз гына калганыны сизә, терек чакта күргән авырлыклардан үзене коткара торган үлемне көтә иде.

Тирә-ягындагы нәрсәләрдән ямьсезлек таба да тизрәг алардан котыласы килә иде.

Башыны чак әйләндереп, күзене тутырып, янында утырган анасына карады да: «Уф!» — диде. Күзендә яшьләр бетте. Башы ястык үзәренә төште. Тәрәзә аркылы төшкән вә кайгылы төстә торган кояш яктысына җаны кушылып, күккә очты. Төссез, саргайган иреннәре бу тормышны мыскыл иткән төсле ачылып калды.

Ак йөзле, кара күзле, зифа буйлы, озын чәчле болгар кызы Айсылу кайда? — Шул көннән бирле кара җир астында…

Комментарий язарга