Бишектән үк иртә төшкәннәр…

Күренекле татар-совет шагыйре Гали Хуҗи – көз аенда дөньяга килеп, көз аенда вафат булган әдип. Ул озак еллар дәвамында Ленин районындагы (хәзерге Авиатөзелеш районы) әдәбият-иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итте.

булса, бүген аның турында әллә нихәтле матур сүзләр әйтелер иде. Ләкин шулкадәрлесен дә мин бик яхшы беләм: мактау-олылаулар башланса, сәхнәдән үк төшеп китәр иде ул. Чөнки шагыйрь буларак та, шәхес буларак та, Гали Хуҗи үзен бик тә тыйнак, әдәпле тота иде.

…Хәтеремдә, 1966 елның яз ае. Авиация заводы редакциясендә телефон шалтырады (мин редакциядә эшли идем). Гали абый Соцгородтан шалтырата икән.

– Эшең күпме? – дип кызыксынды ул.

– Беләсез инде, Гали абый, күптиражлы газетадагы эшне, кем әйтмешли, тавык та чүпләп бетерерлек түгел, – дип көлемсерәп җавап бирдем мин.

– Беләм, беләм… Шулай да син хәзер үк Соцгород паркына кил әле.

Гали абый парктан ерак түгел генә тора иде. Шунда ашыктым. Ул инде килеп тә җиткән, өстендә – көзге драп пәлтә, башында – эшләпә, аякларында – «прощайка»лар…

Килеп җитүемә, ерактан начар күрә торган күзләрен кыса төшеп, серле генә елмаю белән миңа текәлеп карап тора. Икебез дә сүзсез.

– Күрәсем килде, – дип башлады ул сүзен. – Бераз гына эчемне дә бушатып алыйм әле, дидем. – Аннан сүзен ишетелер-ишетелмәс кенә итеп дәвам итте: – Беләсеңме, табиблар миңа хастаханәгә ятарга кушалар. Барасым килми. Профессор да, дәваланырга кирәк, ди. Ничек инде авырып ятарга кирәк әле бу яшьтә. Алда – тау кадәрле эшләр, ничаклы планнар. Әлмәттә дә яшь әдипләр көтеп яталар…

Ул тагын тынып кала. Ә минем аның саен йөрәгем «жу» итеп куя, чөнки бу минутларда мин аның ниндидер бер йөрәк серен ачарга җыенуын сизеп-чамалап торам…

– Күңелемдә бер борчуым кала: Тукайлар, Сибгатләр кебек шагыйрь булып булмады бит, – ди ул.

Мин, бу сүзләрне ишетеп, ни әйтергә дә белмичә, сүзсез калдым, берничә минут узгач кына Гали абыйны юатырга-тынычландырырга керештем. Шулчак фронтовик-шагыйрьнең күзләрендә тәүге тапкыр яшь бөртекләре күрдем…

Әйе, шагыйрь чишмәсенең халык күңеленнән башлануын Гали абый яхшы белә иде шул. Шагыйрь Сибгат Хәкимгә багышланган «Чишмә» исемле шигырендә ул моны бик матур итеп әйтеп биргән иде:

«Кибәр, бәлки, Фазыл чишмәсе,

Ни буласын алда кем белгән.

Гомер кипмәс шагыйрь чишмәсе –

Башлана ул халык күңеленнән».

Шәхси китапханәмдә Гали Хуҗиның төрле елларда үзенең култамгасы белән җылы сүзләр язып биргән шигырь җыентыклары кадерләп саклана.

Аның һәр сүзеннән кешеләргә карата гаять игътибарлылык, җылылык һәм кайгыртучанлык рухы бөркелеп тора иде. Чын йөрәктән әйтелгән булулары, табигыйлекләре белән укыган саен дулкынландыра, уйландыра алар.

Гали абый Хуҗи озак еллар дәвамында Казан авиация заводындагы әдәби иҗат берләшмәсе (мин аның бюро рәисе идем) әгъзаларының һәркайсы белән дә дусларча элемтәдә яшәде. Ул безнең янга иң хөрмәтле әдибебез булып килеп йөрде, вакыты-чамасы, саулыгы-сәламәтлеге белән һич кенә дә исәпләшеп тормастан, һәркайсыбызга да ярдәм-булышлык күрсәтергә, иҗади илһам, омтылыш һәм дәрт биреп торырга тырышты.

Ел артыннан ел уза торды. Мин: «Нигә әле шулай бик тә үз күрде, яратты икән Гали абый завод яшьләрен?» – дип, үз-үземә сорау бирә һәм шуңа җавап эзли торган идем. Моның сәбәпләре болай, минемчә. Апас районының Карамасар авылында тимерче гаиләсендә туып үскән Гали абый Хуҗи соңгы сулышына чаклы авиация заводыннан ерак булмаган Соцгородта яшәде.

Авыз тутырып әйтә алам: Гали абыйга, үзе кебек үк, эшче халыкның тыйнак, дуслыкта хилафсыз, тугрылыклы булуы, гадилеге ошый иде. Менә аның «Таныш миңа завод егетләре» дигән шигыре. Анда мондый юллар бар:

«Таныш миңа завод егетләре,
Бишектән үк иртә төшкәннәр.
Бик күпләре сугыш михнәтләрен
Буразнада татып үскәннәр.
Буразнадан – завод цехларына,
Яхшы түгел юлда соңлавы.
Колакларда йөргән башак шавын
Алыштырган металл чыңнары.
Кичке мәктәп, соңра кичке вузлар
Үзләренә дәшкән күпләрне.
Кайсылары инде – инженерлар,
Үтәгәннәр заман көткәнне.
Шулай атлый алар иртәгәгә,
Таптану юк бер үк урында;
Бергә килсәк, кызык бәхәс китә
Замана һәм шигырь турында.
Дөреслек күп алар каршында –
Чын җыр белән гаҗәеп дус алар;
Чыгар, бәлки, алар арасыннан
Яңа Такташ, яңа Мусалар.
Яшләр күңеле шундый – хис-тойгыдан
Беркайчан да тормый бушанып.
Киләчәкне мондый алмашларга
Тапшырырга була ышанып…»

Әдәби иҗат түгәрәгенә 1934 елда ук иң беренче җитәкче итеп Хәсән Туфан билгеләнгән бу заводның эшче-яшьләре, иҗади яшь көчләре белән дуслыкны, аларга, профессиональ шагыйрь буларак, бернинди дә түләүсез-нисез эчкерсез ярдәм-булышлык күрсәтүне солдат, гражданин, шагыйрь Гали Хуҗи үзенең зур горурлыгы һәм вөҗдан эше итеп санады. Үзендәге шундый горурлык хисләре белән һәм, әлбәттә, эшче авторлар, аларның иҗатлары белән якыннан таныштыру, аларга файдалы киңәшләр ишеттерү өчен ул әдәби-иҗат түгәрәге утырышларына үзе белән Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Ибраһим Гази, Гази Кашшаф, Шәрәф Мөдәррис, Нәби Дәүли, Зәки Нури, Әхмәт Исхак, Габдрахман Минский, Мөхәммәт Садри, Илдар Юзеев, Сафа Сабиров, Барлас Камалов, Шәүкәт Галиев һәм башка бик күп күренекле әдип-шагыйрьләрне алып килде, алар белән якыннан танышу, озаклап сөйләшү-фикерләшү бәхетенә ирештерде.

Шушы түгәрәктә (соңрак берләшмә) беренче чыныгу алган Тәүфыйк Камалиев, Нурислам Хәсәнов, Заһид Фәйзи, Борһан Садретдинов һәм башкаларның шигырьләрен, хикәя һәм повестьларын укучылар яратып кабул итте.

Гали абый үз чорындагы бөтен әдипләр белән дә дус-тату гомер кичерде, аның исемен һәркем хөрмәтләп, якын-үз итеп телгә ала иде.

Бөек Җиңүнең 50 еллыгы алдыннан фронтовик-шагыйрь Мөхәммәт Садри да үзенең «Без хәрби журналист идек» дип исемләнгән язмасында «Ватан намусы өчен» дигән фронт газетасында (мөхәррире – Риза Ишморат) Гали Хуҗин белән бергә эшләүләрен бик җылы итеп тасвирлады: «…Мине, кая юл тотуымны сораштыргач, бер агач йортка алып керделәр. Монда фронт политик идарәсенең бер бүлеге урнашкан икән. Пакетымны яшь подполковникка бирдем. Ул, аны ачып… язмалары белән танышты да, шунда ук озата чыкты:

– Сезнең иптәшләр ерак түгел, шушы Лясовка авылы читендәге өйдә, – диде.

Итегем тузган иде. Берсенең табаны төшә язды. Аны бау белән бәйләдем дә, юлымда булдым. Тиз-тиз атлап, әлеге өйнең тәрәзәсе янына туктадым. Ул томаланган, ә өй эчендә бер тавыш та юк иде. Ишеккә барып, сак кына кактым. Көчлерәк итеп тагын бер каккач, татарча сөйләшкәнне ишеткәч, туңган аягыма җылы йөгергәндәй булды.

– Кто там?!

– Мин – Мөхәммәт Садри.

– Кем дисең, кем?

Исемемне тагын әйттем.

– Шикләнмә, Гали, ач! – дигән тавышка ишек ачылу белән, ап-ак күлмәк-ыштан кигән Гали Хуҗины кочаклап алдым.

– Кайдан килеп чыктың безгә, Садри? Ничек таптың?

– Хак Тәгалә, ни тели, шуңа хаклы. Миңа да канат куярга җай тапты! – дидем Тукайчарак итеп.

– Сезгә эшкә килдем. Дошманга каршы сезнең сафта, сезнең белән бергә көрәшергә җибәрелдем, – дидем.

Риза абый Ишморатны да тиз таныдым. Ул да җылы кулы белән күрешеп, мине кочагына алды…»

1942 елда үз теләге белән сугышка киткән, Бөек җиңү көненә кадәр Беренче Украина фронтында «Ватан намусы өчен» гәҗитенең җаваплы сәркатибе булып эшләгән, сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән шагыйрь Гали Хуҗиның сугыштан соң иҗат ителгән «Зоя Космодемьянская», «Россия», «Гражданин солдат, шагыйрь», «Яу күрке», «Дуслык хикәясе» кебек поэмалары поэзиябезнең матур үрнәкләреннән берсе дип саналырга хаклы.

Аяныч ки, Гали аганың гомере кыска булды – 1966 елда бакыйлыкка күчте. Ләкин ул иҗат кешесенең халык алдындагы зур җаваплылыгын бөтен тулылыгы белән тоеп яшәде.

Комментарий язарга