Сөрген шагыйре

Калмык халык шагыйре (1969), СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1976), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1990) Давыт Көгелтдинов 1922 елның 13 мартында җитешле гаиләдә туа. 1931 елда Көгелтдиновлар гаиләсен Алтайга сөрәләр.

әүге шигыре басылганда булачак шагыйрьгә 12 яшь була. 18 яшендә Язучылар берлегенә кабул ителә. «Яшьлек шигырьләре» дигән беренче китабы 1940 елда дөнья күрә. Әлеге китапка совет язучысы Александр Фадеев уңай бәя бирә.

Калмык педагогия институтының икенче курсында укыган вакытта Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш башлануга, фронтка китә. 1944 елның маенда фронттан чакыртып кайтартыла һәм депортациягә дучар ителгән халкы белән бергә туган иленнән Себергә сөрелә. Бийск шәһәренең автомобиль техникумында мөгаллимлек итә. 1945 елның апрелендә калмык халкын яклап ясаган чыгышы һәм шигырьләре өчен кулга алына, хөкем ителеп, Норильскига озатыла.

Д.Көгелтдинов 1956 елның ахырында гына газиз Ватанына кабат кайту бәхетенә ирешә.

2006 елның 17 июнендә вафат була һәм Элистаның Беренче зиратында җирләнә.

Йөрәгемә

…Әгәр дә син бер мизгелгә

Халыктан йөз чөерсәң,

Һәрбер ялганга ышанып,

Бәйрәм итсәң, сөенсәң,

Ул чакта сине умырып

Күкрәгемнән алырмын,

Һәм ант итәм, курыкмыйча,

Көчекләргә салырмын.

Көтәм сине

Көтәм сине…

Чатнама җил берөзлексез

Өтә битне…

Көтәм сине…

Кар шыгырдый –

Үчекләгән кебек мине…

Көтәм сине… Көтәм сине…

Көтәм сине…

Зәһәр суык,

Ап-ак бәсләр сибеп,

Керфекләрне

Боз итте күптән…

Сине көтәм…

Юк, суыктан калтыранмыйм –

Өшим, туңам, димим…

Бары

Син килмәссең, дигән уйдан

Дерелдимен…

Шагыйрь үлеме хакында

Шагыйрь үлеме хакында

Кайберәүләр язды:

«Китте шагыйрь… Күпме җыры

Тәмамланмый калды…»

Юк, бу һич тә алай түгел!

Дөрес түгел бер дә:

Болай язган кеше, әйе,

Моны каян белә?

«Китте… Тәмамланмый

                                  калды…» –

Алай түгел, түгел!

Шагыйрь җырын тәмамлады

Соңгы көчен түгеп!

Китте, әйтеп китте сүзен

Бакый дөньяга ул.

Әйтәлмәгән икән, димәк,

Шагыйрь булмаган ул…

Мин курыкмыйм үлемнән

Мин курыкмыйм үлемнән,

Үземне

Янә бер кат сынармын:

Кабат күрер өчен бу җиһанны,

Агач булып шытып чыгармын.

Бәлки кошка әверелермен дә

Мин сайрармын иртә-кичләрен…

Тик куркамын бары бернәрсәдән:

Дусны очратсам, нишләрмен?

Ничек аңа эндәшермен икән –

Кеше кебек сөйләшермен микән?!

 

Л.Лерон тәрҗемәсе. 

Давыт Көгелтдинов Габдулла Тукай турында

«…Тукай 27 яшендә үлә. Шушы кыска иҗат гомерендә аның шулкадәр теманы, глобаль проблемаларны колачлый алуына ышанасы килми хәтта.

Тукайның бөеклеге аның үз вакытында мәсьәләне күтәрә белүендә генә түгел, ә бәлки шул мәсьәләне үз вакытында чишә алуында да».

 (Чыганак: Тукай… Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)

Комментарий язарга