Абдулла Алиш әкиятләренең басма вариантларындагы үзгәрешләр

Абдулла Алиш – дөньяда аз гына яшәп тә, фидакарь иҗади эшчән­леге, Ватанга тугрылыгы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган шәхес. Әгәр сугыш булмаса, талантлы каләме белән халык күңеленә тагын никадәр матурлык орлыклары чәчәр иде ул.

А.Алиш – татар балалар әдәбиятына саллы өлеш керткән әдипләрнең берсе. Аның чын таланты әкиятләр жанрында ачыла. Әдип әкиятләрнең балаларга тәэсирен, бу нигездә тәрбияләүнең халык педагогикасында иң отышлы алымнарның берсе булуын аңлап эш итә. Әсәрләре аша ул сабыйлар күңеленә үтеп керә, аларга тәрбия бирә. Әкиятләрен бүген дә бик яратып укыйлар. Мәктәп программасына аның «Сертотмас үрдәк», «Чукмар белән Тукмар», «Нечкәбил», «Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык», «Койрыклар» кебек әсәрләре кергән.

Язучы бала психологиясенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, алар белән якыннан аралашып иҗат итәргә тырышкан. Аның әкиятләре һәркемне сокландыра, укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда тырышлык, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатлар тәрбияли.

Әдипнең әсәрләре уку өчен кызыклы, җиңел, аһәңле, ритмлы. Әкиятләрен иҗат иткәндә, Алиш үзен шагыйрь итеп тә таныта. Кыска җөмләләрдә олы, тирән фикер әйтелә. Болар барысы да аны прозадагы шагыйрь итеп күрсәтә. Әйтик, «Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез» («Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»), «Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр» («Сертотмас үрдәк»), «Мактану зарар гына итә, сизгерлекне киметә; Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!» («Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» ).

Әдипнең күп әкиятләре хайваннар тормышыннан алып язылган. Аларда хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр дөньясы сурәтләнә. Алар, үзләренә хас табигый сыйфатлары белән бирелгәннәр, шулай ук аларда кеше характерында була торган үзенчәлекләрне дә күреп була.

Алиш еш кына әкият исемнәрен халыкның мәкаль-әйтемнәренә нигезләнеп куя, контрастлыкны, парлы төшенчәләрне актив куллана. Мәсәлән, «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» һ.б. Бу әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп җиткерергә ярдәм итә.

Әдип әкиятләренең күпчелеге чагыштырмача кечкенә күләмле булуы белән аерылып тора. Мәсәлән, «Куян кызы», «Чукмар белән Тукмар», «Бикбатыр белән Биккуркак» һ.б. Үзәктә бер сюжет сызыгы гына, әмма гади генә вакыйга һәм детальләргә дә тирән мәгънә салынган. Ул әсәрләр бай эчтәлекле, тематик яктан төрле, тормышка якын булулары белән дә аерылып торалар. Аларда вакыйгалар мавыктыргыч, кызыклы сурәтләнә, тиз укыла һәм җиңел хәтердә кала. Композицион яктан охшашлыклар да бар. Мисал өчен, «Сертотмас үрдәк» һәм «Нечкәбил» әкиятләрендә төп геройларның төрле җәнлекләр, бөҗәкләр белән очрашуы композицион дәвамлылык белән аңлатыла.

А.Алиш әсәрләрнең художество эшләнешенә зур игътибар биргән, кат-кат төзәткән. Язган әкият һәм хикәяләрен бастырып чыгарганчы, аларны дусларына, йә балаларга укып фикер алышуны гадәткә керткән. Яңадан редакцияләнгән китаплар, әсәрләр, әлбәттә, тел-стиль ягыннан камилләшүгә юл тота, әмма эчтәлектәге үзгәрешләр язучының үзенә генә бәйле булмаска да мөмкин. А.Алиш әкиятләренең беренче басмаларын чагыштырмача соңрак чыккан (автор һәлак булганнан соң) җыентыклары белән чагыштырып күзәтү ясагач, моның дөреслегенә инандык.

«Нечкәбил» әкиятен әдип 1935 елда яза һәм ул беренче тапкыр аның «Әкиятләр» (1937) исемле җыентыгында дөнья күрә. Шул ук елны исә «Нечкәбил» әкияте төсле рәсемнәр белән аерым китапчык булып та чыга. Латин графикасындагы бу басманы без А.Алишның 1978 елгы «Әкиятләр, хикәяләр» җыентыгындагы текст белән чагыштырдык һәм төрле характердагы үзгәрешләрне таптык. «Үзгәреш» төшенчәсенә без кыскартылмаларны, фактик, стилистик, грамматик үзгәрешләрне кертеп карадык. Әйтергә кирәк, бу үзгәрешләр соңрак чыккан башка җыентыкларда һәм «Сайланма әсәрләр»дә саклана.

Язучы әкиятнең башыннан ахырына кадәр безне табигать белән таныштыра, матурлыкны күрергә өйрәтә. Нечкәбил образы аша автор балаларны тату яшәргә, эшчән булырга, табигатьнең матурлыгын күрә һәм аны саклый белергә өнди. Шунысын әйтергә кирәк, А.Алишның элегрәк язылган «Отряд умартасы» (1929) хикәясендәге бал кортларының агачка саруы, аларны тубалга җыю, лимон мае сөртү кебек күренеш-детальләр «Нечкәбил» әкиятендә дә кабатлана. Гомумән, әкияттә умартачылыкка бәйле күп мәгълүмат җиткерелә һәм авторның бу һөнәр белән якыннан таныш булуы ачык чагыла.

Соңрак чыккан басмаларда әсәр тукымасыннан аерым сүз-җөмләләрнең генә түгел, ә кечерәк абзацларның да төшеп калуын күрдек. Әйтик, Нечкәбилнең бал (нектар) җыю күренешен сурәтләгән бу юллар хәзерге вариантта юк: «Кып-кызыл мәк чәчәгеннән дә бал ала. Ап-ак чәчәкле борчакка да туктала. Сап-сары «әбием башмагы» чәчкәсенә дә куна. Кызыл тукран башы чәчәген дә авыз иткән була». Югыйсә, бу өзектә болында үскән никадәр чәчәк исемнәре искә алынган.

А.Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятенә килгәндә, биредә шулай ук текстны җыйнакландыру максатыннан (бәлки) ясалган кайбер кыскартылмаларны очраттык. Сер саклый белмәүнең бәлагә илтүен искәрткән әкият беренче басмада: «Ерактамы – анысын белмәдем, якындамы – анысын күрмәдем, безнең киң илебезнең бер почмагында бер аучы яшәгән», – дип башланып китә.

Шунысы үзенчәлекле, язучының «Әкиятләр» (1939) җыентыгында беренче тапкыр чыккан бу әкиятнең язылу елы итеп 1937 ел күрсәтелгән. Башка басмаларда ул 1938 ел белән билгеләнгән. Шулай ук тәүге чыганакта, башкалардан аермалы буларак, аучы этенең исеме дә бар. Ул – Актырнак. Әмма русча тәрҗемәләрдә бу факт сакланган. Әйтик, А.Бендецкий тәрҗемәсендәге китапта («Болтливая утка», 1983) «Белый Коготь» дип бирелә.

Кыскасы, А.Алиш әкиятләренең беренче басма текстлары белән соңрак чыкканнары арасында аермалар, үзгәрешләр шактый. Күләм ягыннан алар беркадәр кыскарганнар. Шуның нәтиҗәсендә, безнең уебызча, балалар өчен кайбер кызыклы булган детальләр, күренешләр югалган. Киләчәктә академик басмаларда болар исәпкә алыныр, дип ышанабыз.

Абдулла Алишның иҗат мирасына игьтибар кимемәсен иде.

__________________

Рамил Мозаффаров — татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Комментарий язарга