Туган телнең хәстәрчесе

Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында әдәбиятка куәтле дулкын булып кергән һәм җитмешенче-сиксәненче елларда гөрләп алган «яшь татарлар» арасында Хәсән Сарьян үзенчәлекле урын алып тора. Ул – язучы гына түгел, әдип татар мәдәниятенең төрле мәсьәләләренә кагылды, бигрәк тә татар әдәби теленең кайнар хәстәрчесе буларак танылды. Әле бүген дә, Сарьянның вафатына шактый еллар узгач та, аның исемендәге татар теле җәмгыяте оештыру турында сүзләр йөри…

Аның хакында язылган мәкаләләрнең кайбер исемнәрен генә карагыз: «Уелып калды уйлары» (И.Низамов, 1993), «Зур әдип әзер хакыйкать белән генә яши алмый» (В.Макарова, 2001), «Хөрмәтле Хәсән ядкәре» (М.Әхмәтҗанов, 2007)… Үзе вафат булганнан соң шактый сулар аккач та шундый җылы сүзләр илә искә алынган татар әдипләре бездә күп түгел.

Сарьян кебек затлар, тиешле шартлар булганда гына, безнең тормыш төпкеленнән калкып чыга. Хәзерге рәсми Башкортстанның күпчелек халкын тәшкил иткән Бакалы, Бөре, Бүздәк, Дәүләкән, Дүртөйле, Илеш, Кушнарен, Туймазы, Чакмагыш һ.б. төньяк-көнбатыш районнарында туып үскән шәхесләребез гаять күп. Ана телендә, ягъни татарча сөйләшүчеләр компакт төркем тәшкил иткән иң зур төбәк-регион да шул төньяк-көнбатыш Башкортстан һәм Сөн буе инде (Татарстандагы «Казан арты» исә икенче урында тора).

Хәсән Сарьян Башкортстанның Илеш районында, Татарстан чигенә якын гына аккан Минеште дигән кечкенә елга буендагы Иске Аю авылында туып үскән. 1945-1951 елларда (җиденчене бетергәч) Бөре педучилищесында укый һәм унбиш яшеннән алып шул якларда еш кына оеша торган күчмә концерт-театр труппалары эшендә катнаша башлый. 1951-1955 елларда Уфа педагогия институтында укып, Уфадагы татар матбугатында актив катнаша, «Кызыл Таң», «Совет Башкортстаны» гәзитләрендә, «Сәнәк» («Һәнәк)» журналында языша. Ул гадәти корреспондент-язучы булып кына калмый, бигрәк тә 1957 елда ачылган Башкорт дәүләт университетында укытырга чакырылгач, әдәби тел мәсьәләләре белән кызыксынып китә. Язучы буларак, ул баштарак юмор-сатира жанрында эшли. (Яшь артист чакларыннан калган бу хасият аның соңгы әсәрләренә кадәр сизелде). Аннары аның тематик нигезе тирәнәя бара. Ул лингвист галим буларак та камилләшә.

Язучының аерым китаплары чагыштырмача соң нәшер ителә, «Хикәяләр» (1962), «Классташлар» (1965), «Әткәм һөнәре» (1966), «Нокталы өтер» (1966) дигән кечерәк китапларыннан соң ул зур әсәрләр язуга күчә: аның «Бер ананың биш улы» (1976), «Егет язмышы» (1978) бәяннары – шундыйлардан. Тел гыйлеме бабында әдипнең «Уеңны уйдырып сал» (1977) китабы һ.б. публикацияләре (мәкаләләре) бар. Үзе 1978 елда (әле иллесе дә тулмаганда) вафат булгач та, аның әсәрләре татар һәм рус телләрендә нәшер ителеп килә.

Хәсән Сарьянга замандаш язучылар һәм әле алардан бераз яшьрәкләр дә сугыш хәлләре, сугыш һәм хезмәт батырлары турында язып, күренеклеләр рәтенә керде. Бу темаларга язганнарга сүз әйтеп булмый, аларны мактадылар, хупладылар, изге мәүзугълары, дип әйттеләр. Әмма артка карамыйча алга барып булмаган кебек, гел артка карап та алга барылмый һәм язучыларның алдынгы бер төркеме ваемлы замандашларның һәрберсен борчыган: «Ничек яшибез һәм ничек яшәрбез?» – дигән сорауга җавап эзләргә алынды.

Һәм менә яшь татар язучыларыннан беренчеләрдән булып, бу кирәкле, катлаулы һәм җаваплы, хәтта тайгак («бу социалистик реализм түгел», дип әйтүчеләр күп табылыр иде) темага, минемчә, беренчеләрдән булып Хәсән Сарьян алынды.

Аңа кадәр «көндәлек» темаларга Әмирхан Еники, Фатих Хөсни кебек өлкән язучылар, Габдрахман Әпсәләмов һәм аңардан яшьрәк Гариф Ахунов һ.б. зур-зур әсәрләр иҗат итте. Тик аларның язган әсәрләре, кайсылары киләчәгебез мәсьәләләренә кагылса да, «производство романы» кысаларында язылдылар. Хәсән Сарьянның әсәре сугыштан соңгы чорда беренче «гаилә романы» иде. Һәм бу җәһәттән Галимҗан Ибраһимовның атаклы «Яшь йөрәкләр» романын хәтерләтте. Асылда, һәр ике романда да «Якын киләчәктәге үзгәрешләр каршында татар халкы нишләргә тиеш?» мәсьәләсе куелган иде кебек. Ул әсәрләрдә шәхси фаҗигаләр якынлашып килгән иҗтимагый-тарихи давылларның чагылышы булып тора.

Мин аның белән 1957 елда яңа ачылган Башкорт дәүләт университетына кергәч таныштым. Сарьян абый анда татар әдәби телен укыта башлаган иде. Ул чагында аның кечкенә генә бер юмористик хикәяләр китабы чыккан һәм ул чагыштырмача яшь иде әле. Уфадагы өенә – фатирына барып, җыйган китаплары белән танышып йөргәнем хәтеремдә. Гадәттә студентлар мөдәррис (укытучы) өенә барып йөрми. Ләкин миңа рөхсәт иттеләр. Җәмәгате Тәкмилә ханым да каршы булмады.

Укыткан чагында, дәрес биргәндә ул студентлар белән эчкерсез-ихлас әңгәмә кора, җанлы вә җылы итеп сөйли, үзе елмая-көлә, студентларның күңеленә керергә тырыша иде. Күрәсең, мондый манераны конферансье «әртист» булып йөргән чакларында, тамашачы белән аралашкан-сөйләшкән елларында үзләштергәндер.

БДУда ике ел укыткач, 1959 елда ул Казанга килеп урнашты. Шуннан соң берара, 4-5 ел дәвамында, мин аны күрмәдем. 1963 елда Казанга килеп, ИЯЛИгә (хәзерге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. – Ред.) эшкә урнашкач, мин тагын (ничек килеп чыкканын хәтерләмим) аның өенә еш кына барып йөри башладым һәм арабыз ул вафат булганчы өзелмәде. Әмма дә утырдашлык-табындашлык дәрәҗәсендәге якынлык та булмады.

Казанда Хәсән абыйга язучы Мирсәй Әмир фатирын биргәннәр иде (аңа исә, фронтовик булгач, яхшырак фатир тәгаенләгәннәр иде бугай). Финанс институты янында (өстәрәк) урнашкан агач өйнең икенче катын биләп тора иде ул.

1972 елда җәен Хәсән абый бөтен гаиләсе белән ялга киткәндә өендә хатыным белән миңа торып торырга тәкъдим итте. Шунда бер ярты айлап тордык бугай. Ул елларда Хәсән Сарьянның, Фатих Хөсни әйтмешли, «гөрләгән чагы» иде. Хәсән абыйга төрле кардәш-туганнары да килгәли иде, шулай да өендә безне яшәргә калдырды.

Ләкин бераздан Хәсән абыйның матди хәле мөшкелләнеп китте булса кирәк. Бермәлне ул миңа шәхси китапханәсендәге кайбер китапларын сатып алырга тәкъдим итте…

Берара ул себер татарлары турында нәрсәдер язмакчы булып, берничә ай Себердә торып кайтты. Яздымы-юкмы, эшләгәнен белмим, миңа күрсәтмәде.

Хәсән ага Сарьян тәкәллефсез, иркен зат иде. Ул өенә килгән кеше белән ачык вә кунакчыл сөйләшә, аның янында якташлары, фикердәшләре еш күренә иде. Якташы, шагыйрь Зыя Мансур, мәсәлән, анда үзен өендәге кебек хис итә – идәндә утырып, Хәсәннең кечкенә малайлары белән туп тәгәрәтеп уйнаганын күргәнем бар.

Шунысы үтә кызганыч – бер гаиләви афәт турында язган язучы кайчакта үзе дә шул ук афәткә дучар булучан. Эчкечелек фәләкате турында язган Хәсән Сарьян белән дә шулай булды бугай. Атаклы американ язучысы Джек Лондон кебек… Ул да, «Мартин Иден» дигән романында дөньясын каһәрләп, океан уртасында корабтан суга сикергән кеше турында язгач, озакламый үзе дә мордарлык юлы белән дөньядан киткән.

Бу хәлләрдән соң шактый еллар узды. Мин кайбер нәрсәләрне онытып та бетергәнмендер, тик аның нурлы вә сагышлы йөзе, бигрәк тә җанлы вә мәгънәле итеп сөйләшүләре һәрвакыт күз алдыма килә.

Комментарий язарга