«Дога иттек Аллаһка…»

1970 нче елларда Төркиядә барлыгы сигез татар авылы исәпләнә, хәзер исә аларның саны алты. Төрек илендә гомер иткән татарлар үзара йөрешеп, аралашып торган. Шундый бер сәфәр тарихына багышлап озын бәет тә чыгарылган.

Бу сәфәр 1972 елда Ураза бәйрәме уңаеннан оештырыла. Истанбулда яшәүче татарлар, бергә җыелып, 600 чакрым ераклыктагы Көнья шәһәре һәм Җиһанбәйле районының Бөгредәлик авылына юл тота. Бөгредәлик – дин галиме, Япониядә ислам динен таныткан хәзрәт, мәгърифәтче, милли сәясәтче Габдерәшит Ибраһим нигез салган татар авылы. Авыл халкы хәзер дә Габдерәшит хәзрәтне «бабай» дип йөртә.

Юлга чыгар алдыннан намаз уку

 

Бәетне Төркия татарларының көнкүрешен чагылдырган тарихи язма, дип тә әйтергә мөмкин. Мөһаҗирләрнең Төркиядә туган беренче буын балалары нинди телдә аралашкан, ничек тормыш алып барган – боларның барысы да бәеттә чагылыш тапкан. Төрек сүзләрен татарчалаштырып әйтүләре, гомумән, җирлектәге сөйләмнең телгә йогынтысы сизелә әсәрдә. Төркия татарлары үзләре әйткәнчә: «Россия татарларының теле – русчага, безнеке төрекчәгә авышкан».

Бәетнең авторы – Османия Корыһөйүк (ягъни Корытау, төрекләр ясалма тауларга һөйүк диләр) авылында туып-үскән Мәхмәт Хулуси Акчура (1931-1980). Мәхмәт Хулусиның бабасы Якуп Россиядән гаиләсе белән 1890 нчы елларда китә. Башта Сүриянең Шам шәһәрендә яши, 1915 елда Төркиянең Ушак шәһәренә килеп төпләнә. Бу чакта Мәхмәтнең әтисе Йосыф Акчура (сәясәтче Йосыф Акчура түгел) бала гына була. Аларның чыгышы билгеле түгел, чөнки Якуп бабай бик аз яши. Аның вафатыннан соң, Йосыф Корыһөйүк авылында гомер итә, самавырларны төзәтүче оста буларак таныла. Йосыфның шигъри юллары авыл халкы телендә һаман да яши. Бу сәләте бәетләр язган улы Мәхмәткә дә күчкән…

1955 елда Мәхмәт Хулуси, берничә авылдашы белән, Курыһөйүктән Истанбулга килеп төпләнә. Бу вакытта язучы, сәясәтче Гаяз Исхакый бакыйлыкка күчкән була, соңрак Истанбулда Идел-Урал җәмгыяте дә төзелә. Мәхмәт Хулуси җәмгыятьнең иң актив әгъзасы буларак таныла. Милли хәрәкәткә аны Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Төркиягә килгән җәмәгать эшлеклесе Кәбир Канбир җәлеп итә. Аннары Мәхмәт, 1977 елдан алып мәрхүм булганчыга кадәр, әлеге җәмгыятьне җитәкли. Ул вафат булганнан соң күп тә узмый, 1980 елның сентябрь аенда Төркиядә хәрбиләр инкыйлаб ясый. Нәтиҗәдә, төрле җәмгыятьләр, шул исәптән татарларныкы да ябыла.

Мәхмәтнең якыннары, бәет кулъязмасы 1983 елдан соң югалган, дип уйлый. Быел аны кабат укырга насыйп булды. Ул югалмаган, ә Бөгредәлик авылында бәеттә телгә алынган азанчы Бәһчәт Кылычның өй чормасында сакланган икән. Бәһчәт бабай авылда яшәүче татар җәмәгать эшлеклеләре Рәхмәтулла Куртаран һәм Аднан Җиңгезне өенә дәшә. «Картая башладым. Өй түбәсендә китаплар булырга тиеш, карагыз, яраклы булганнарын алыгыз», – ди ул. Шул иске китапларны барлаганда «Мөхәммәдия» арасыннан әлеге бәетнең дә кулъязмасы килеп чыга.

Менә шулай итеп, бәет Төркиядә яшәүче татарларга барып ирешә. Чит илдәге милләттәшләребезнең тормышы, үткәне белән татарстанлылар да даими кызыксынып тора. Шул хакта уйлап, әлеге бәетне, читтә яшәүче татарларның сөйләм телен үзгәртмичә, кыскартып, бары тик кайбер аңлатмалар белән генә журнал укучыларына тәкъдим итәбез.

______________________________________________

Ният иттек Бөгредәликкә китәргә,

Китмисезме, дип, кешеләргә әйтәргә.

Китәбез, дип разый булып әйткәннәр,

Вакыт җиткәч, башладылар

яфрак кебек түгелергә.

Инде китәргә вакыт җитте,

Беркач кеше барып араба1 тотты.

Арабаны тотып эш беткәч,

Китәчәк 35-40 кеше 30 кешегә төште.

Гарәфә көнне сәгать дүрт почыкта2,

Араба Ватан җаддәсенә3 килде.

Халык эчендә утырып ифтарын итте,

Арабаның шөфере бер сәгать Әхмәт бәйне көтте.

Ниһаять, араба Харәмгә4 чыгып җитте,

Ул якта көткәннәр суыктан өшеп бетте.

Һәм бергә уйнап-көлеп арабага мендек,

Анда фазла көтмичә хәрәкәт иттек.

Бисмиллаһ белән юлга чыктык,

Арабада уйнап-көлеп киттек.

Дөзҗәгә5 барып ашарга төштек,

Ашап-эчкәч, яңадан юлга чыктык.

Араба юлда кычкырып китә,

Шөфер юлда төрле шакалар6 әйтә.

Шулай итеп, Җиһанбәйлегә бардык,

Юл чатында каршыланып алдык7.

Каршыланганыбыз өчен бик күп шатландык,

Иртән, таң атканда, Бөгредәликкә бардык.

Бөгредәликкә барып төштек,

Дуслар белән күрешеп алдык.

Әзерләгән чәйләрне эчтек,

Андан инде кунак булган өйләргә киттек.

Өйгә барып, аптәс8 алып,

Гает намазына киттек.

Дуслар белән бергәләшеп,

Гает намазын кылдык.

Хуҗа9 көрсидә вәгазь бирә,

Сөйләгән сүзләре йөрәккә тия.

Аять-хәдис белән аңлата,

Иң ниһаять, җәмәгатьне елата.

Гаеттән чыгып зиярәткә киттек,

Зиярәттә, бергәләшеп, дога иттек.

Хуҗа Куран укыды, без Фатиха,

Аннан инде иләргә10 кайттык.

Игә кайтып, бәйрәмләшеп,

Хазер булган бәйрәм чәен эчтек.

Һәм эчәбез, һәм сөйләнәбез,

Хасарәтне китәрәбез.

Урамга чыктык идән йөрергә,

Дус-ишләрне күрергә.

Бәйләшеп11 йөрдек,

Бик күп хөрмәтләр күрдек.

Һәр идә дога итәләр,

Һаман шикәрне тоталар.

Шикәрне кулга аласың,

Ашый алмыйча, кесәгә саласың.

Инде бәйрәмләшү бетте,

Ахшам җыенга киттек.

Уйнап-көлеп ерладык,

Хәсрәт тулы күңелләрне юадык.

Хәйдар абзый аккардеон чаладыр,12

Чалганда бик могайып киткән.

Иззәт абзый скрипкә чала,

Чалганда могайып кала.

Чыда инде, чыдый белсәң,

Йөрәк маен иретеп13 ала.

Хәйдар абзый аккардеон чала,

Иззәт абзый скрипкә тарта.

Ерлаучылар могайып ерлый,

Моңлы тавышлары йөрәккә тия.

Бәйрәмнең икенче көне,

Идел-Урал яшьләре милли уеннар көстәрде14.

Ахшам кич вакыт уеннар бетте,

Инде нәшәле15 вакытлар үтте.

Бүген дә уйнап-көлеп китте,

И дуслар, сезгә туймыйча ятарга вакыт җитте.

Иртән торып, бергәләшеп, тауга мендек йөрергә,

Бөгредәликне югарыдан күрергә.

Андан йөреп иләргә кайттык,

Аптәс алып, җомгага киттек.

Ашап-эчеп урамга чыктык,

Бергәләшеп, бер игә киттек.

Утырып ерлаган чакта…

Бер әче хәбәр ишеттек.

Мәрфуга башын бәргән,

Һәм бәргән һәм ярган.

Шунда куллар төште түбәнгә,

Ямь калмады күңелдә.

Иртән һәркәс16 тупланды,

Хастаның хәлен белде.

Хаста ару булгачтын,

Пашаны көтәргә калды.

Паша килеп, хастаны карады,

Хәерле хәбәрләр бирде.

Хәбәрләрне ишеткәч,

Инде китәргә калды.

Без китәбез, дигәчтен,

Ер ериннән уйнады17.

Китәчәкләр нәрсә карасын алды,

Һәркәс әзрәк елап алды.

Халык клубның алдына китте,

Араба хастаны алып килде.

Анда килеп көтеп торды,

Анда инде кыямәт купты.

Халык дуар18 читенә тезелде,

Җыелышып рәсемнәре чигелде19.

Халык башлады бәхилләшергә,

Һич кемсә тоталмый күз яшен дә.

Рәхмәт әйтеп, кочаклыйлар,

Бәхил булыгыз, дип елыйлар һәм елаталар.

Халык күрешеп йөри,

Һәм күрешә, һәм елый.

Мәхмүт агай (Ураллы) еламыйм, дип,

Читтә рәсем тартып20 йөри.

Бергәләшеп, тәкъбир әйтеп,

Мендек шулай арабага.

Исән-сау кайтырбыз, дип,

Дога иттек Аллаһка.

Юлга чыктык, араба китә,

Дусларыбыз, аерылмыйча, арттан килә.

Ярты юлга килеп җиттеләр,

Шунда туктап, азан әйттеләр.

Бәһчәт агай азан әйтә,

Шунда инде там21 аерылып етте22.

Йөрәк мае эреп бете,

Араба там хәрәкәт итте.

Әй, дуслар, без китәбез,

Иншаллаһ, каушырбыз, дип.

Аллаһ безне сезгә кавыштырсын,

Тиз көннәрдә күрештерсен, Амин.

Без китәбез юлларда,

Һәркәс хәзер еларга.

Һичкемсә дә тавыш юк,

Сүз таба алмый сөйләргә.

Юлда киткән чакта

Карыннар бик аҗыга.

Күчтәнәч, дип куйган бәлешләрне,

Халык башлады берәр-берәр ашарга.

Шулай итеп, юлда киттек,

Харәмга килеп җиттек.

Аллаһым, сиңа чок23 шөкер,

Исән-сау өйләргә кайттык.

Бу эшләр шулай бетсен,

Китмәгәннәр үкенсен.

Моны язган Хулуси,

Ярты төн җитте, йокларга китсен!

                                                                                                                                                             Кереш мәкалә белән текстны басмага Айзирәк Гәрәева әзерләде.

_____________________________________________________

1 Араба – машина, бу очракта автобус.

2 Почык – «бучык» (ярым) дигән төрек сүзен Төркия татарлары «почык» диләр.

3 Җаддә – зур урам, проспект.

 4 Харәм – бистә исеме.

5 Дөзҗә – шәһәр.

6 Шака – шаяртулар.

7 Каршыланып алдык – каршы алдылар.

8 Аптәс – тәһарәт.

9 Хуҗа – хәзрәт.

10 Иләргә – өйләргә.

11 Бәйләшеп – тотынышып.

12 Чаладыр – уйныйдыр.

13 Иретеп – эретеп.

14 Көстәрде – күрсәтте.

15 Нәшәле – шатлыклы.

16 Һәркәс – һәр кеше.

17 Ериннән уйнады – җир селкенде.

18 Дуар – дивар, стена.

19 Рәсемнәре чигелде – фотога төшелде.

20 Рәсем тартып – фотога төшерә.

21 Там – тәмам.

22 Етте – җитте.

23 Чок – күп.

Комментарий язарга