Безнең иң үткен һәм иң көчле корал

Карелия фронтында 1943 елның гыйнварыннан «Ватан өчен сугышка» исемле газета чыга башлый. Аның мөхәррир урынбасары – журналист Александр Герасимов, хәрби корреспондентлар – журналистлар Бари Корбанов, Минһаҗ Җамалиев, корректор – Каюм Иманкулов. Газета атнага ике тапкыр ике битле булып басыла.

1943 елның 24 февралендә Карелия фронтыннан язучы Габдрахман Әпсәләмов Казанга Гази Кашшафка болай яза:

«Безнең фронтта татар телендә газета чыга башлады. Миңа, мәкаләләр сорап, хат язганнар иде. Әлбәттә, язачакмын. Мин бу газетада эшләргә теләр идем, ләкин, русча әйткәндә, сиё не от меня зависит. Әгәр дә теләсә, Язучылар Союзы берникадәр ярдәм күрсәтә алыр иде, дип уйлыйм».

Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе Хәсән Хәйри һәм «Совет әдәбияты» журналының мөхәррире Гази Кашшаф 1943 елның 20 мартында Карелия фронтындагы «В бой за Родину» газетасының мөхәрриренә түбәндәге хатны юллыйлар:

«Хәзерге вакытта иптәш Әпсәләмов Сезнең фронтта сугыша һәм Сез аны газетагызга чакыртып алсагыз иде».

«Ватан өчен сугышка» газетасы редакциясе урнашкан поезд вагонында, урта рәттә,сулдан беренче – Г.Әпсәләмов

1943, 11 июнь. Г.Әпсәләмов – Атилла Расихка:

«Минем үз тормышым соңгы вакытта берникадәр үзгәрде. Мине политуправлениегә чакыртып алып, безнең фронтта татар телендә чыга торган газета редакциясендә эшләргә җибәрделәр. Хәзер шунда «прикомандированный» булып, вакытлыча эшлим.

Мин килер алдыннан редакциядә зур үзгәрешләр булган. Элекке мөхәррир урынбасары Александр Герасимов белән хәбәрче Минһаҗ Җамалиев резервка күчеп киткәннәр. Соңыннан Герасимовның Кёнигсберг өчен барган сугышларда батырларча һәлак булганын ишетеп бик кайгырыштык. Җамалиев турында бернәрсә дә ишетелмәде. Сугыштан соң да тавыш-тыны чыкмады. Хәер, ул Татарстанныкы түгел иде шул.

Майор Бари Корбановны мөхәррир урынбасары итеп билгеләделәр. Хәбәрче булып политуправлениедән бик булдыклы һәм гаять кешелекле өлкән лейтенант Мөхәммәтша Сабельев килде. Каюм Иманкулов әүвәлгечә корректор булып калды, мин – гади сержант – редакциянең җаваплы сәркатибе итеп билгеләндем».

«Ватан өчен сугышка» газетасының бөтен хуҗалыгы бер тимер юл эшелоныннан тора. Монда барысы да бар: редакция, хәреф җыю, линотип вагоны, цинкография, ротация һ.б. Биредә эш өчен тыныч… Һәр аерым купе – үзе бер редакция.

Редакция поезды Акдиңгез (Беломорск), Кандалакша, Кола шәһәрләрендә тора, ә газетаның саннары, Ладога күленнән алып, бөтен Көньяк һәм Төньяк Карелия буйлап, Заполярье һәм Петсамо өлкәсе буйлап, Норвегиянең Киркенес шәһәренә кадәр тарала.

1943 ел, 4 июль. Г.Әпсәләмов – Афзал Шамовка:

«Мин һаман редакциядә. Штатка калдырдылар. Штат ягы бездә тулы, ләкин аны әзрәк үзгәрткәндә, зарар итмәс иде. Ф.Кәримне чакырту мәсьәләсен политуправление каршына куйдык. Исәп башта командировкага чакырту. Политуправление җавап биргәне юк әле. Шушы арада бирер, дип көтәбез».

1943 ел, 5 июль. Габдрахман Әпсәләмовның «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов» исемле очеркы басыла.

1943 ел, 29 август. «Һәр адымда – дошманга үлем! Фашистларны төньякта да, данлы Харьков дивизияләренең сугышчылары кыйнаган кебек, оста кыйнарга!» – дигән сүзләр астында шундый материаллар урнаша: «Сугышта бары алдагыларга гына тиңләшергә» исемле баш мәкалә, «Совет Информбюросыннан», гвардия ефрейторы Д.Корякинның «Дошман тылында», капитан-лейтенант В.Соловьёвның «Гитлерчыларның атакасы кире кайтарылды», снайпер Б.Мөхәммәтхановның «Юлбашчы приказы белән рухланып», лейтенант Г.Фроловның «Тигезсез бәрелештә», өлкән сержант И.Мокшинның «Мессершмидт-109» бәреп төшерелде» дигән мәкаләләре, кызылармеец Н.Сәмигуллинның «Москва салют бирә» дигән шигыре һәм И.Козьминскийның фотосы дөнья күрә.

1943 ел, 8 сентябрь. Г.Әпсәләмов – Г.Бәшировка:

«Передовойда, кая гына барып чыксаң да, татарча китаплар юкмы, дип сорыйлар. Кызганычка каршы, безнең үзебездә дә әдәбият юк. Бердәнбер «Совет әдәбияты» журналын бөтен фронт буйлап йөртәбез. Аны сугышчылар бик ярата».

Г.Әпсәләмовның «Тәвәккәл таш ярыр» (1943 ел, 29 октябрь), «Татар егете, Разия өчен, нәни Сафия өчен, барлык совет кешеләренең каны өчен фашистлардан үч ал!» (1944 ел, 20 февраль), «Сәүбән Зарифуллин» (1944 ел, 30 март), «Сержант Ильясов» (1944 ел, 9 апрель), «Казах егете» (1944 ел, 16 апрель) исемле язмалары басыла.

1944 елның язында ике фронт – Карелия һәм Волхов фронтлары идарәләре бергә кушыла, чөнки Волхов фронты үзенең тарихи яшәвен төгәлләгән була. Редакциядә дә үзгәрешләр барлыкка килә. 1944 елның мартында Волхов фронтының «Фронт правдасы» газетасыннан эшкә килгән майор Габделхәй Хәбиб мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә. Өлкән лейтенант, шагыйрь Әхмәт Фәйзи – хәрби корреспондент, ә журналистлар Бари Корбанов һәм М.Сабельев резервка – Мәскәү карамагына китә.

«Әхмәт Фәйзи күзлек белән дә начар күрә иде. Беренче командировкасында ул, бер подразделениедән икенчесенә барышлый, ялгышлык белән, мина кырына килеп кергән. Билгеле инде, аны күреп кешеләрнең котлары очкан – менә-менә шартлавы ихтимал бит. Ләкин, бәхеткә, ул бөтен мина кыры аша узып та (үзе, әлбәттә, моны белмәгән) хәвеф-хәтәргә очрамаган. Шуннан командирлар аны туры редакциягә кайтарып җибәргәннәр… Шул ук көннеме, әллә икенчесендәме, Әхмәт Фәйзи Мәскәүгә, резервка китте», – дип яза ул көннәр хакында Г.Әпсәләмов үзенең истәлегендә.

Редакциягә хәрби корреспондент булып 7 нче Армиянең 114 нче укчы дивизиясенең 363 нче укчы полкы элемтә ротасының радиостанция башлыгы сержант Гыйззулла Габидуллин (татар шагыйре, аның әдәби тәхәллүсе – Гыйз-әл-Габид), ә корректор итеп сугышчы Мидхәт Яхин килә.

1944 ел, 8 июнь. Г.Әпсәләмов – А.Расихка:

«Мин яңарак кына «сәфәрдән» кайттым…Татар егетләре күп. Мин һәрвакыт үзем белән Такташны һәм «Совет әдәбияты» журналын сумкага салып йөрим. Землянкаларда бергәләшеп укыйбыз. Синең әйберләреңне, бигрәк тә «Якташлар»ыңны яраталар. Мин ул турыда фронтның төрле почмакларыннан отзывлар алам. Отзывлар җибәрүчеләр арасында гвардияче Кашшапов та бар. Ул үзе тел-әдәбият укытучысы булган, югары белемле кеше. Аның отзывының (шулай ук башкаларның да) төп фикере: синең хикәяләрең укучыда көчле тойгылар тудыра, аларны дулкынландыра, ашкындыра, көрәшкә өнди.

Әхмәт Фәйзи белән очраштык та, бер көннән аерылыштык та. Ул Москвага китте, аннан IV Украина фронтына җибәргәннәр дип ишеттем.

Озаклап сөйләшеп булмады».

Г.Әпсәләмовның «Ярсу күңел» (1944 ел, 2 июнь), «Биеклек» (1944 ел, 18 июнь) исемле очерклары басыла.

1944 ел, 2 ноябрь. Г.Әпсәләмов – А.Расихка:

«Хатыңны алып чиксез шатландым. Ул күптән инде килгән булган, ләкин мин «өйдә» юк идем. Хәзер бездә дә урак өсте бит. Заполярьены дошманнан тазартуны төгәллибез. Әле яңа гына шуннан кайттым.

Соңгы вакытларда бик еш чыгып йөрергә туры килгәләде».

1944 ел, 5 ноябрь. Беренче биттә – Верховный Башкомандующий Приказы. Аннан өзек: «Карелия фронты гаскәрләре, Төньяк флот берләшмәләре һәм кораблары белән берлектә хәрәкәт иткән хәлдә, Заполярьеның кыен шартларында һөҗүм итеп, бүген, 1 ноябрьдә, Печенга (Петсамо) өлкәсен немец илбасарлардан тулысынча азат итүне төгәлләде…

Ирешелгән җиңүне истә калдыру теләге белән, Печенга өлкәсен азат итү өчен сугышларда үзләрен аеруча яхшы күрсәткән Карелия фронты берләшмәләрен һәм частьларын, шулай ук Төньяк флот берләшмәләрен һәм карабларын орденнар белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә.

Печенга өлкәсен азат иткән Карелия фронтының батыр гаскарләренә һәм Төньяк флот диңгезчеләренә Ватаныбызның башкаласы Москва бүген, 1 ноябрьдә, 21 сәгатьтә, ике йөз егерме дүрт орудиедән егерме артиллерия залпы белән Ватан исеменнән салют бирә.

Печенга өлкәсен азат итү өчен сугышларда катнашкан Сезнең җитәкчелектәге гаскәрләргә, шулай ук Төньяк флот берләшмәләренә һәм карабларына бик яхшы сугыш хәрәкәтләре өчен рәхмәт белдерәм.

Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда корбан булган геройларга мәңгелек дан!

Үлем немец илбасарларына!

Верховный Башкомандующий Советлар Союзы Маршалы И.Сталин.

1 ноябрь 1944 ел».

Шул ук биттә «Яңа җиңүләргә ашкындыручы чакырулар» һәм Г.Әпсәләмовның «Хат укыганда» дигән мәкаләләре басыла.

1944 елның 12 ноябрендә «Ватан өчен сугышка» редакциясенең поезды Мурманск тирәсендәге Кола дигән станциядә торганда, үзенең соңгы 89 нчы санын чыгара. Бу санда Г.Әпсәләмовның «Төньяк каһарманнары» дигән очеркы басыла.

Бари Корбанов үзенең истәлегендә Г.Әпсәләмов турында болай дип язып үтә: «Бу тырыш каләм остасы, газетабызны номердан-номерга яхшырта бару өчен, аны күп меңләгән татар сугышчыларын явыз дошманны оста дөмбәсләүгә, тизрәк тар-мар итүгә туплаучы материал белән баетуга көчен, вакытын кызганмады».

1944 ел, 20 ноябрь. Г.Әпсәләмов – А.Расихка:

«Ниһаять, биредә дошманның эшен бетердек. Хәзер язмыш кайсы фронтларга илтеп ташлар – билгесез».

1944 елның көзендә лейтенант курсларын тәмамлап, сержант Г.Әпсәләмов кече лейтенант хәрби званиесен ала.

Бу газета редакциясе 1944 елның ноябре ахырыннан 1945 елның маена кадәр резервта була, аннары Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Анда 1945 елның маеннан ноябренә кадәр «Сталин сугышчысы» исеме астында чыга.

Комментарий язарга