Тохар оныгы

1986 елның мае. Алмагачлар дәррәү чәчәк аткан вакыт. Шул матур көннәрнең берсендә мин – егерме биш яшьлек егет, СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры сыйфатында, Татарстан Язучылар берлегенә эшкә килдем.  Мөсәгыйт абый Хәбибуллин белән ныклап танышуым нәкъ менә шул вакытта булды. Туфан Миңнуллин – берлек рәисе, Ризван Хәмид – рәис урынбасары, Мөсәгыйт абый исә оештыру эшләре буенча сәркатип вазыйфасын башкарган чак иде бу.

Эшнең асылына бераз төшенүгә, СССР Әдәби фонды җитәкчелегенә күренеп, үзара танышып кайту өчен, Мәскәүгә Мөсәгыйт абый белән бергә бардык.

Мәскәүлеләргә күчтәнәч-бүләккә дип, алдан заказлар биреп, Бауман урамындагы «Татар ашлары» йортыннан кап-кап чәкчәк алуыбыз һәм «Васильево пыяла заводы»нда эшләнгән чәйнекләр юнәтүебез, данлыклы «Татарстан» поездының халык телендә «СВ» дип кенә йөртелгән махсус вагон купесына алынган билетлар белән кичен юлга кузгалуыбыз, иртәгесен җитәкчелек белән күрешүебез турында артык сүз куертып тормыйм.

СССР Язучылар берлегендә эшләүче милләттәшебез – Г.Тукай, М.Җәлил, М.Гафури, Ә.Ерикәй шигырьләрен урысчага тәрҗемә иткән шагыйрь Вил Ганиев һәм «Мәктәп», «Мальчиш-Кибальчиш», «Тимур һәм аның командасы» дигән әсәрләре белән мәшһүр язучы Аркадий Гайдарның (1904-1941) улы, диңгезче Тимур Гайдар белән бергә ЦДЛ (Центральный Дом Литераторов. – Л.Л.) ашханәсендә, әдәбият хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә, төшке аш ашадык. Шул сөйләшү вакытында Вил абыйның заманында бик популяр булган шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең (1902-1967) кияве икәнлеге ачыкланды.

Бөтен дөньяга атаклы Сергей Михалков белән бергә эшләгән Гәрәй Рәхимнең «башкалабыз Москва»дагы «киң күңелле», ялгызак фатирында төне буе гәпләшүебез, Казанга кайтыр алдыннан гына кибеткә кереп, ул заманда үтә дефицит саналган сгущенка урынына шундый ук калай савытлы, зәңгәр этикеткалы ун данә гап-гади сөт сатып алуыбыз һәм моны өйгә кайткач кына белүебез турында да бик кызыклы истәлек язып булыр иде.

Хәлбуки (Әмирхан ага Еники әйтмешли) исәбем фәкать Татарстанның халык язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллин һәм аның иҗаты турында язу булганлыктан, алда бәян ителгән хәл-вакыйгаларны хикәяләүне бүтән вакытка калдырып, ниятләгән эшемә керешәм…

«1969-1972 елларда Таҗикстанның бер мәктәбендә тарих фәне укыткан чакта ук «Тарихы богауда булган халкым өчен нәрсә эшли алам?» дигән сорау һич тынгылык бирми иде. Мине иң рәнҗеткәне Союз дәрәҗәсендәге республикада бары тик Русия тарихын гына укыту булды. Көннәрдән беркөнне атаклы тарихчы Лев Николаевич Гумилевка киңәш сорап хат яздым. Ул миңа болай дип җавап бирде: «Үз тарихыгыз турында әдәби әсәрләр яз. Адәм баласы үз халкының тарихы белән, гадәттә, әдәби әсәрләр аша таныша. Дәреслекләрдәге коры саннар укучының зиһененә дә, акылына да тәэсир итә алмый – мәктәп бусагасыннан чыкканда ук төшеп кала». Әйе, бу чынлап та шулай бит?! Бала күңелендә аңа кирәк булган үтә зарури вә хаҗәт тормышка якын торган мисал-саннар гына кала. Тарих фәне бала күңеленнән еракта урнашкан, шуның өчен дә ул аның белән әллә ни кызыксынмый. Кызыксыну булганда гына бала теге яки бу фәнгә тартыла. Ә адәм баласында туа-туганнан бирле сәнгатькә, мәдәнияткә тартылу зарурияте бар, чөнки әдәбият – тормыш чагылышыдыр».

Дөньякүләм танылу алган галим Л.Гумилевның әлеге фикер-киңәше егерме өч яшендә – 1951 елда – тәүге хикәясен яшьләр җыентыгында бастырган һәм 1969 елда, ягъни яше кырыкны узып барган чакта гына «Җиде юл чатында» дигән беренче китабын дөньяга чыгаруга ирешкән Мөсәгыйт Хәбибуллиннны тагы да канатландырып җибәрә. Әмма халкыбызның данлы үткәне турындагы тарихи әсәрне алай тиз генә язып булмаслыгын, әүвәл ата-бабаларыбыз тормышын тирәнтен өйрәнергә кирәклеген аңлый-төшенә яшь әдип.

Тарихчы булырга җыенган кешегә иң элек үзеңнең кемлегеңне – нәсел-нәсәбеңне ачыклау лаземдер. Бер әңгәмәбез вакытында, әти-әнисен, ата-бабаларын искә төшереп, Мөсәгыйт абый болай дип сөйләгән иде: «Мин Оренбург өлкәсендәге Абдуллин районы Габдрахман авылында туганмын. Әтием Мөдәррис – гади игенче, тракторда эшләп, тырышлыгы аркасында медаль-бүләкләр алып хезмәт итте. Әнием Мөнәвәрә дә – авыл кешесе, әмма нәсел җебе Пенза өлкәсеннән чыккан борынгы Борһан бәккә, алпавытларга барып тоташа. Әнинең әтисен – минем Фәтхулла бабайны «Тохар» кушаматы белән йөртәләр иде. Бабайның бабаларының бабалары да тохарлар булган, дип әйтә иде әни. Төрки тохарларның нинди халык икәнлеген мин соңрак белдем, тарих белән кызыксына башлагач. Тохарларны җиңә алмаган Искәндәр-Александр Македонский тохарлар илбашының кызы Раушаниягә өйләнергә мәҗбүр була. Раушания даны гасырларга калган Искәндәргә углан бала таба. Атам ягыннан без кыпчаклар булганбыз, дип әйтә торган иде әтием. Ат яратыр иде әти, атта җилле йөрер иде. Ләкин колхозчыларга ат тотарга ярамады. Урамнан ат узган саен, әле дә хәтеремдә: «Их!» – дип куяр иде. Әле дә күз алдымда: утызынчы елны әтинең өч атын, гаҗәеп матур итеп эшләнгән тарантасын, сабан-тырмаларын алып чыгып киттеләр. Әти, капка ябылгач, кемнедер Аллаһ сүзе белән каргады. Әллә инде аның каргышы төште, колхозлар бетте, калганнары үзгә төс алды, тик әтием генә моны күрә алмады…»

Сугыш вакытында – Магнитогорскида токарь, сугыштан соң Башкортстанның Октябрьск каласында – нефтьче-мастер, аннары туган авылы Габдрахманда – инженер-механик, агач эшкәртүче, Баулыда – шофер, автомеханик, электрик, район газетасы хезмәткәре булып эшләгән, Баулыдагы яшьлек елларында якташы, аяныч язмышлы шагыйрь Сирин (Сирин Хәниф улы Батыршин (1896-1969), заманында аны «икенче Такташ» дип йөрткәннәр. – Л.Л.), талантлы чордаш-каләмдәшләре Гамил Афзал һәм Гариф Ахуновның үтемле киңәшләрен тыңлап, бер-бер артлы «Гөлсәхрә», «Киселгән каен», «Туй балдагы», «Өченче вагон» исемле хикәяләр, «Унсигезенче яз» (1969), «Тау белән тау очрашмаса да…» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) дигән повестьлар, «Чоңгыллар» (1973) һәм «Сулар үргә акса да» (1983) дип аталган романнар язган Мөсәгыйт Хәбибуллинның капылт тарихи әсәрләргә тотынуына, әлбәттә, остазы Лев Гумилевның гыйльми хезмәтләре белән беррәттән, әдипнең тохар һәм кыпчак нәселеннән булуы да зур йогынты ясагандыр.

Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның дөнья галимнәре хезмәтләрен укып, өйрәнеп, шулар нигезендә 1981-1984 елларда иҗат ителгән тәүге зур күләмле әсәре – VI гасыр ахырларында Таман ярымутравын һәм Азов диңгезе буйларын биләп, бөек Болгар дәүләтен төзегән Кубрат хан турындагы романы, ниһаять, 1985 елда укучылар хөкеменә тапшырыла. Бу урында могтәбәр галимебез Әбрар Кәримуллинның әлеге романга карата әйткән сүзләре искә төшерик: «Кубрат хан турында Мөсәгыйт архивлардан һәм төрле чыганаклардан бик күп мәгълүмат җыя… Үзе хыялланган «Кубрат хан» романын язарга керешә. Әнә шунда аның күз алдына борынгы бабаларыбызның төс-йөзләре генә түгел, шөгыльләре, кием-салымнары, холык-фигыльләре, ни ашап, ни эчеп яшәүләре, ни белән кәсеп итеп, тереклек итүләре җанлана башлый. Әмма әле ул Кубрат ханнан ераккарак китәргә кыймый, гәрчә төрки-татар бабаларыбызның бик борынгылары – гуннар, кыпчак-болгарлар хакында белсә дә. Чөнки Кубрат хан турында, төрки-татар бабаларыбыз хакында мәгълүматлар аз була. Мәгәр өйрәнә башлагач, моңа да ачкыч табыла. Миңа калса, татарлар турындагы мәгълүматлар буенча беренче урында, һичшиксез, Кытай чыганаклары тора. Икенче урында – фарсылар. Өченче урында – әрмән һәм Рим-Византия тарихчылары, дүртенче урында – гарәпләр, бишенче урында – руслар, алтынчы урын биреләдер татар галимнәренә. Әнә шуларның барысын да сөреп чыгып, чагыштыра-фаразлый алганда гына татар халкы турында хакыйкый тарихны язып була… Мөсәгыйт Хәбибуллин исә моңа әдәби образлар аша ирешеп ята».

Икенче бер мөхтәрәм галимебез, әдәби тәнкыйтьче Рифат Сверигинның каләмдәш-аркадашы Ә.Кәримуллинны куәтләп әйткәне дә биредә бик урынлы кебек: «Тарих сәхифәләрен эзлекле актара торгач, М.Хәбибуллин һәр татар кешесе өчен истәлекле һәм кадерле чорга – XII-XIII гасырның тарихи вакыйгаларына – Урта Идел-Чулман буйларында Болгар дәүләте яшәгән чорга килеп чыга…»

Нәтиҗәдә, автор тарафыннан «Илчегә үлем юк» (1990), «Хан оныгы Хансөяр» (1997) һәм «Аллаһы бүләге» (1999) романнары иҗат ителә. Шул ук еллар аралыгында Мөсәгыйт Хәбибуллин Казан ханлыгы чорына караган әсәрләрен, әйтик, «Шайтан каласы» (1993), «Сөенбикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1996) романнарын тәмам итеп, укучылар хозурына тапшыра.

Шактый еллар, аерым алганда 1991 елның ахырыннан алып 1999 елга кадәр «Мирас» журналы редакциясендә хезмәт куйган әдипнең, төп эшеннән аерылмыйча, берсеннән-берсе калынрак романнар иҗат итүенә сокланмый мөмкин түгел. Журналдагы вазыйфасыннан киткәч тә, «базда дары бетмәгәнен» дәлилләп, М.Хәбибуллин 2001 елда ике китаптан торган «Атилла» романын язып тәмамлый…

1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2003), Татарстан Республикасының халык язучысы (2008) Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллиннан бервакыт: «Әдәбиятыбызның бүгенгесе һәм киләчәге хакында ниләр уйлыйсың?» – дип сораган идем. Аксакал әдипнең җавабы мондый булды: «Татар әдәбиятының киләчәге – татар халкының дәүләтчелегендә. Дәүләте юк халыкның әдәбияты да кемгәдер бәйле була. Бәйсез дәүләт, бәйсез әдәбият – күпләребезнең хыялы, теләге. Аллаһыбыз безгә шуларны насыйп әйләсә иде».

Күренекле әдипнең асыл сүзләренә кушылып, безгә «Амин!» диясе генә кала.

5 ноябрь, 2017 ел.

Комментарий язарга