Җанлы байлык

1977 елда «Казан утлары» журналының 6 нчы санында «Илебез – кадерле җиребез» дигән мәкаләм басылып чыккач, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның туганнары, балалары: «Сез безгә канатлар куйдыгыз, хәзер без, шушы журналны кочаклап, турырак басып йөри башладык», – дигән фикер белдерде.Бу рәхмәтләр, билгеле, мине дә канатландырды. Һәм мин, Ф.Туйкинның гарәп имлясыннан кирилицага күчереп чыккан әсәрләрен (мәкаләләрен дә) бербөтен итеп туп­лап, китабын чыгару уе белән яши башладым. Ләкин, ни Туйкиннар, ни мин иганәче таба алмадык. Татарстан китап нәшриятында «Әдәби мирас, Альманах» томлыклары чыга башлагач, коллектив җыентыкларда булса да дөнья күрә торсыннар, дип, кульязмаларымны китапны төзүче-редакторга илтеп бирдем. «Әдәби мирас, Альманах»ның 1991 елда чыккан санында, минем кереш сүз белән, Ф.Туйкинның ике әсәре – «Ватан каһарманнары» пьесасы һәм «Сугышчы Сатыш әфәнде» исемле хикәясе басылды.

Инде килеп, Туйкиннар нәселеннән үсеп чыгып ныгыган бүгенге буын, 2014 елда, үзләре оештырган «Тамырлар» фонды утырышына чакыргач, җанланып китеп, Фазыл әфәндегә тагын әйләнеп кайттым. Дөресен генә әйткәндә, ифрат та эшчән, тынгысыз җанлы, балаларны чын ярату белән яратып мөгаллимлек итүче – тәрбия кылучы, педагог, галим, фольклорчы, драматург, шагыйрь, язучы, журналист Фазыл Туйкә (Фазыл Кәрим улы Туйкин) – студент чагымнан ук, үтә дә кадерле бер шәхес булып, күңелемә кереп урнашкан иде инде. Соң шулай булмый, аңлы һәм күзгә күренмәгән җепләр белән дә араларны 50 ел вакыт бәйләп тора икән бит. Мәкаләләремдә бәян ителгәнчә, 1967 елда ук мин аның сәнәкчеләр турындагы «Соңгы каракош» дип исеме һәм авторы үзгәртелгән пьесасында мөгаллимә ролен башкарганмын. Ә инде университетка укырга кергәч, Туйкин турында бер кәлимә мәгълүматым булмаган килеш, аның иҗат эшчәнлеген өйрәнүне диплом эше итеп алганмын. Йә, язмышыма Аллаһы юнәлеше димичә, ни дисең?! Гүя, киләчәктә үз башыма төшәчәк гөрзиләр сугышының ниндилеген күрә, гыйбрәтләнә торыр өчен әзерлек еллары үткәнмен…
***
Каюм Насыйри әйтмешли, «милләте өчен күпме тырышса, шулкадәр җәфа күргән» Фазыл Туйкинның язган-эшләгәннәрен дөньяга чыгара алмыйча газапланулары, шуларны халыкка җиткерү җәһәтеннән өзгәләнеп, партия һәм мәгариф эшлеклеләренә, тел һәм әдәбият галимнәренә, фольклорчыларга, халык әдәбиятын җыйнау өчен төзелгән комиссиягә һәм башлыгына да язган хатлары, әсәрләренең хәбәрсез югалулары, зур гаиләсен туйдыру өчен шул хезмәтләренең әҗерен ала алмыйча интегүләре, нәселенә килгән авырдан-авыр фаҗигаләр – уйлаган кешегә, тере тәнең дөрләп янарлык!

«Ялгыз бер дуадак булсам, һичбер Сезне йөдәтмәс идем. Мин шул бер карчыкның баласы, бер хатынның ире һәм биш баланың атасы булганмын. Аларны тәэмин итәргә юл тапмый торып, ВПИга китеп булмый. Шунлыктан, мин урында әзерләнеп имтихан тотарга сораган идем…» – дип яза ул Татарстан мәгариф хезмәткәре Нургали Надиевка.

Бу шәхеснең аянычлы тормышын чак кына булса да күзаллау өчен, тагын берничә хаттан өзек укыйк: «Менә хәзер безнең кулда 350 чамасы атама җыелды. Шуларның гербарийлары да өлгерә. Менә шул материаллар милли мәркәзгә кирәк булырмы? Кирәк булса, ул аны нинди шарт белән ала алыр? /…/ Безнең шарт ике генә. Беренчесе – хезмәт хакы алу. Атамалар җыю, аның үләннәрен табып гербарий төзү бик кыйммәткә төште. Ул хезмәтләргә тулысы белән хак түләү бик авыр булыр, аны сорамыйбыз да. Алай да гербарий башына берәр сум бирерсез дип чамалыйбыз. Икенче шартыбыз: безнең материаллар матбугатка чыгарылса, йә башка гыйльми юлга кертеп эшләтелсә, безнең хезмәт булуы яшереп калдырылмасын иде…»

«/…/ Дөрес, сезнең миннән урлаганыгыз юк. Алай да Казан егетләре мине байтак ачындырды инде. «Балалар сәхнәсе» дигән бер җыентыгым, басылырга карар бирелгәч, гыйльми үзәкнең тел-әдәбият һәйәтенә бирелеп, аны файдаландырды. «Озын көйләргә халык әдәбияты» дигән әсәрем, басылырга карар бирелгәч, башы белән югалды. Билгеле, ул җәүһәр берәр тәтәй егетне кызыктыргандыр…»

«/…/ Ленинградтагы Фәннәр академиясенең «Шәрыкны өйрәнү һәм тикшерү бүлеге» бар… Тюркологлар өчен меңнәр белән акчалар, озын гомерләр түгеп тә ача алмаган бик күп мәсьәләләргә монда(Ф.Туйкинның унбиш ел дәвамында язган «Халык әдәбияты» исемле дүрт табаклык гыйльми хезмәтендә. – Э.Ш.) җаваплар бардыр. Сез шул хакта Фәннәр академиясе белән сөйләшә алмассызмы икән?..»

Безгә мәгълүм булган бик аз хатлардан аерым юллар бу. Шулай итеп, гыйльми-әдәби эшләрдә бөгелеп хезмәт итәргә билен буган Бөгелмә тел-әдәбият укытучысы Фазыл Туйкинның ихласлык белән бирелеп эшләгән кыйммәтле хезмәтләре, шуларны халыкка җиткерү өчен түккән көче, ачыргаланып та, үтенеп тә язган хатлары – стенага бәргән борчактай, беркемдә бернинди теләктәшлек тапмыйча, йөрәгенә кара кан булып сава килгән…

Кыскасы, бу искиткеч авыр, сикәлтәле тормыш юлы үткән шәхес буенча эшләгән эшләремнең һич югы нәни бер өлешен дөньяга чыгарыйм, дип, 2016 елның изге Рамазан аенда шушы язмамны төгәлләдем. Кайбер көннәрнең 35 градуска җиткән эсселеге дә, уразаның бер-бер көненең тәүлеккә чак кына тулмаган озынлыгы да кыенлык тудырмады. Киресенчә, изге айда – изге эш санап, дәртләнеп эшләдем.

Инде килеп, җырлар турында берничә сүз.

Фазыл Туйкинның «Җырлар әхтәрисе» һәм «Нардуган» китапларының өчтән бере чамасын, студент елларымда ук, кириллицага күчергән булганмын. Хәзер исә тулысынча эшләп чыктым. 2017 елның 10 июнендә Фазыл бабабызның тууына 130 ел тулуын истә тотып, китап итеп төзедем. Алдыма бернинди дә гыйльми максатлар куймадым. Теләгем бер генә – бу олы хезмәт, Ф.Туйкин җыйган халык җырлары – тулысы белән кабаттан да халыкның үзенә барып ирешсен иде!

Укучыда ниндидер сорау туа калса, алдан ук искәрмә биреп китим. Башта мин «Җырлар әхтәрисе»нең 1912 елда чыккан басмасы белән эшләгәнмен. Хәзер кулымда 1918 елда басылганы. Аның, кабат (китапханәдә) төпләнгәндә 44, 45, 46, 47, 48, 49, 50 нче битләре буталганлыктан, янәдән дә 1912 елда чыккан вариантка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алты ел аерма белән чыккан бу ике китапка, камилләшү җәһәтеннән, төзәтүләр дә кертелгән. Күрәсең, төзүче-автор аны кабат карап чыккан, редакцияләгән. Яки шул ук җырның яңа вариантларын тапкан булуы да ихтимал. Мәсәлән, 1912 елдагы җыентыкта:

«Алтын-көмеш Азиядә,
Матур кызлар Русиядә;
Русиядәге матур кызлар
Бакчада да дачада», – диелә.

Ә 1918 елда чыкканында:
«Алтын-көмеш әсәйдә,
Матур кызлар Рәсәйдә;
Рәсәйдәге матур кызлар
Бакчада да дачада», – дип басылган.

Ф.Туйкин халык җырларын «җанлы байлык» дип атый, аның халыкчан яңгырашын саклап, ничек җырланса, шулай яза. Ихтимал, аларның кайберләрендә, кайсы төбәктән җыелуына карап, шул якның җирле сөйләме дә саклангандыр: Ак Идел, ак калпак, алтын сач, ап-ак, керпек, җөгән, җурган, җегет, шалтыр-шылтыр (су агышы), богдай, берлән, атадин, синдин һ.б.

Тагын, «куштан» сүзенең шактый күп кулланылуы да игътибарны җәлеп итте. Гадәттә, кире сыйфатка ия: булган, ялагай, хуҗаларга тәлинкә тотучыларга карата гаепләп әйтелә торган бу сүз кайбер җырларда кирәкле гадәт буларак аңлашыла:

«Абзый, безгә ат кирәк,
Йә йөгерек, йә җурга;
Сөйгән ярлар булсын иде
Йә бик куштан, йә мулла».

Татарстан китап нәшриятында «Татар халык иҗаты» томлыкларының 1976 елда чыккан «Кыска җырлар (дүртьюллыклар) җыентыгына Фазыл Туйкинның да байтак җырлары алынган. Китапның ахырында бирелгән «Чыганаклар» дигән белешмәдә: «Фазыл Туйкин. «Җырлар әхтәрисе». Казан, 1912», – дип куелган.

Татар халык лирикасын җыю, өйрәнү өлкәсендә күп хезмәт куйган Ф.Туйкинның бу җыентыгында озын һәм кыска үлчәмле мең дә бер йөз җыр тупланган. Үз көйләре булган утыз бер җырдан һәм кушымталардан үрнәкләр дә бирелгән. Дүртьюллы җырлар, темаларга бүленмичә, алфавит тәртибендә урнаштырылганнар. Көнкүреш һәм мәхәббәт җырларының күркәм мисаллары төп мәйданны били. Төзүче җыр текстларының халыкчан яңгырашына ихтирам белән карап эш иткән. Җыентык үзгәртүсез-нисез 1914, 1918 елларда кабат басылып чыга. «Бу томга шуннан ике йөз егерме дүрт җыр сайланды», – дигән мәгълүмат бирелә.

Томлыкны төзүче, кабатлап бастырганда җырлар үзгәреш кичермәгән, дигән фикерне әйтсә дә, беркадәр аерма бар. Йогаклап әйткәндә, «Татар халык иҗаты»ның унике томлыгы кебек дәрәҗәле басмада, бу юлда җанын ярып бирердәй булып хезмәт куйган Фазыл Туйкинның да лаеклы урын алуы – күңелле хәл!

Комментарий язарга