Таҗеддин Ялчыгол

 Мин Таҗеддин Ялчыгол улы, илле җиде яшьтәмен. Бөгелмә өязенең Чалпы авылында туганмын…

−Тәк! − Кара чалбардан, шинельдән, башына күн картуз кигән тар җилкәле, түгәрәк кечкенә башлы өтек кенә Казанцев − дворяннар утырышчысы − түзмәде: урыныннан торды да бүлмә буйлап әрле-бирле йөренергә тотынды.Олпат гәүдәле, ак күлмәктән, яңа җиләннән, башына түбәтәй кигән Таҗеддин хәзрәтнең үзен тыныч тотуы, күзгә туры карап сөйләшүе, ни гаҗәп, аның күңелендә болытлар куерта иде. Юкса, киресенчә булырга тиеш түгелме соң? Шикаятьне бит Казанцев өстеннән түгел, менә бу хәсрәт хәзрәт өстеннән язганнар! Ул исә, утыра әнә, һич югы, башын түбән исен иде бераз!

Казанцев, бүлмәсенең буен-аркылысын үлчәгәндәй, тагын бер йөренеп алды. Бу алымы, гадәттә, бик еш «ата» иде аның: аркалы урындыкта артык горур утыручыларның да сабыр касәсе төкәнеп, бик еш телләре ачыла иде.

Таҗеддин хәзрәтнең исә Казанцевта эше юк: кечкенә башына авыр кибән бастырып куйгандай күренгән картузына күзе төшүгә үк, аны чебен гөмбәсенә охшаткан иде, түгәрәк кара күзенең йөгереклеген күргәч исә, бу дворяннар утырышчысы белән булачак мизгелләрнең мәгънәле үтмәячәген, борчаклары пешмәслеген чамалады. Мондыйлар, гадәттә, дөньяга ачулы була. Инде рәсми өстенлек аның ягында булып, хөкүмәт кешесе дә саналгач, утырып торган кеше янында баскан килеш булса да өстән карарга тырышачак!

Казанцев, әллә кайчаннан бирле сагалаган чыпчыгы җиргә кунгач, аның янына атылган мәче җитезлеге белән, күтәртеп куелган урындыгына килеп чүмәште.

− Бу сөйләшүнең Минзәлә земство суды тәкъдиме белән уздырылуын аңлаттым. Шуңа күрә җавабың төгәл булсын! Шылдымы? – Ул, аннан-моннан йолкынгандай сыек кашын кабартырга тырышып, күзен чекерәйтеп Таҗеддин хәзрәткә карады һәм шул мизгелдә үк карашын читкә күчерде. Казанцев канәгатьсезлек белән йөзен җыерды һәм каләмен карага манып алды да Таҗеддин хәзрәтнең бая әйткән җөмләсен кәгазьгә төшерде.

− Өстеңнән шикаять бар, − диде Казанцев язудан туктап, шактый эшлекле төстә. Кыяфәтенә җитди төсмер чыгарырга тырышты ул. Бар булмышы белән Таҗеддин хәзрәтнең язмышын хәл итүче түрә итеп күрсәтергә тырышты үзен.

Таҗеддин хәзрәт тыштан тыныч булса да, эчтән борчылырлыгы юк түгел иде. Йөз чакрымнан артык юл үтеп, Минзәлә кадәр Минзәләгә чакырулары шикләндерә. Таң атканчы ук юлга кузгалып, көч-хәл белән килеп җитте ул. Әле Кызыл Чапчакка кайтып җиткәнче тагын ярты тәүлек юл узасы бар. Күңелдә купкан дулкыннар шавын бары шунысы баса: Таҗеддиннең бер генә гаебе дә юк. Күрше-тирә авылларның берсендәге мәхәллә халкы сөймәгән, әмма үзе дан-шөһрәт яратып, шуңа мохтаҗ хөсетле мулла-мунтагай эшедер, мөгаен.

− Ай-һай, Таҗеддин хәзрәт, синең вәгазьләреңнән соң каз тәне чыга. Бер сүзеңне дә калдырмый, кем әйткәндәй, керфегемне дә какмый тыңлыйм, мәчеттән чыкканда чәч төпләремә хәтле юпь-юеш була, – дигән иде аңа бервакыт Нугайбәкнең улы Хөрмәкәй кантун. Ул кайчак җомга намазларына Кызыл Чапчак мәчетенә килеп чыга, аның чакыруы буенча, Таҗеддин хәзрәтнең дә Чалпы белән Урсайдагы Аллаһ йортларына килгәне бар. Ул вакытта Таҗеддин хәзрәт Чалпы мәчетенә барган иде.

− Мәчеттә һава тынчурак иде, тирләткәндер, – дип шаяртты аны Таҗеддин хәзрәт.

− Хикмәт анда түгел! – Хөрмәкәй кантун бармак янады. – Синең сүзләрең шулай көйдерә. Әтидән шундый сүзләр ишеткән саен җаным урыныннан куба иде. Хәзер менә син вәгазьләрең белән тынычлыгымны алдың. Ирләрнең яше-карты авыз ачып тыңлый бит үзеңне, хәтта сулыш алганың да сизелми. Тагын шунысы яхшы: һәрнәрсәне крәстиян аңларлык итеп төшендерәсең. Инде сиздерми-нитми генә үз дәүләтебез булган заманнарга күчкәч, аркадан шабырдап тир ага башлый. Даның бик ерак китте, хәзрәт! Көнче күбәләк мулла-мунтагайлар башыңны ашамасыннар иде, дим! Атам Нугайбәк сиңа терәк булырга, ни булса да якларга, янәшәңдә торырга васыять әйтте!..

− Ни өчен син… – Казанцевның нечкә сыек тавышы Таҗеддин хәзрәтне кабаттан кояш нурлары яктысында тузан бөртекләре биешкән кечкенә бүлмәгә кайтарды. – Ни өчен син… – Казанцев кирәкле сүзен таба алмый изалана иде. – Тәк! Тәртип буенча җавап бир! Вазыйфаң нидән гыйбарәт?

− Кызыл Чапчак авылы мәчетендә имам һәм өлкән мөдәррис булып торам.

− Хөкем ителгәнең булдымы?

− Юк, беркайчан да хөкем ителгәнем булмады.

− Авылдан кайларга барып йөрисең?

− Күп вакытым Кызыл Чапчакта үтә.

− Башка җирләрдә, әйтик, Чалпыда нишләп йөрдең?

«Имәндә икән чикләвек!» – дип уйлап куйды Таҗеддин хәзрәт.

Казанцевның кечкенә түгәрәк кара күзләре сызыкка калды. Хәзер алар, шатлыктандыр, күрәмсең, сумала сылагандай чем-кара, өстәвенә, шөкатьсез ялтырыйлар иде.

− Мин Чалпы авылына уникенче кантон хуҗасы Хөрмәкәй Нугайбәк улы чакыруы буенча килдем.

− Ни өчен чакырды инде ул сине – Кызыл Чапчак мулласын? − Казанцевның кырыла башлаган кәефе күзгә күренеп рәтләнә төште. Инде күн итекле аягын өстәлгә куеп сөйләшкәнен үзе дә сизми бугай.

− Мин анда вафат булган кешеләрне тиешенчә җирләүдә ярдәм итәр өчен бардым.

− Күпме булдың?

− Өч ай саен барам.

− Чалпыда кайда яшәдең?

− Хөрмәкәй кантун йортында.

− Күпме вакыт тора идең?

− Якынча ике атна..

− Тәк!.. – Казанцевның кыска аяклары кабаттан идәнгә төште. Ул күзен кәгазь буйлап йөгертте – укыганы аның күңелендә канәгатьләнү хисе тудырмады булса кирәк – ач яңаклары уйнаштыргалап алды.

− Ни өчен сине чакыра әле ул Хөрмәкәй кантун? Үз авылында мулла юкмы?

− Мин Чалпы авылында тудым, дип әйткән идем. Хөрмәкәйне күптән беләм…

− Бу берни дә сөйләми. Аның әтисе Нугайбәк старшина белән таныш идеңме син?

− Әйе, таныш идем.

− Аның Пугачев полковнигы икәнен белә идеңме?

− Юк, белми идем. Без ул чакта әтием Ялчыгол белән хаҗ сәфәрендә идек. – Аллаһ Тәгалә үзе ярлыкасын, Таҗеддин хәзрәт ялганга күчәргә мәҗбүр иде.

− Тәк!.. Менә монда гаҗәп хәлләр бар! − Казанцевның тузан кунган күн итеге кабаттан өстәлгә күтәрелде. – Ни өчен нәкъ менә фетнә вакытында хаҗга чыгып киттек икән?

− Минем атам Ялчыгол хәзрәт, урыны оҗмахның түрләреннән булсын, аңа кадәр үк сигез тапкыр хаҗда булган изге зат иде. Тугызынчы сәфәргә ул берничә ел әзерләнде, безнең хаҗ кылуыбызның фетнәгә бернинди дә катнашы юк.

− Ни өчен ул кире Чалпыга кайтмады? – Казанцев, башын кыегайтып, горур кыяфәттә утыра, инде үзен җиңүче саный, әйтерсең, мәче тырнагына эләккән чыпчыкның соңгы тыпырчынуын ләззәтләнеп күзәтә.

− Ул нәкъ менә Чалпыга кайтып килгәндә, юлда вафат булды.

− Тәк!.. – Казанцев, аякларын янә төшереп, ишеткәннәрен үзенчә язып куйды. Бераздан эшен тәмамлады, кәефе кабат кырылган иде, төксе генә сорап куйды: − Хаҗ сәфәре күпме вакытка сузыла?

− Аның төгәл вакыты юк. Һәркемнеке үзенчә була.

− Сезнеке күпме булды?

− Ун елдан артык…

− Ун елдан артык? Тәк!..

Казанцев, түзмәде, торып басты да, кабаттан кыска адымнары белән әрле-бирле йөренә башлады.

− Төгәл әйтсәк? – ул Таҗеддин хәзрәт утырган урындыкның аркасына таянды.

− Унөч елдан артык…

− Унөч елдан артык?! Ай-яй!

Казанцев тагын өстәл янына йөгереп килде дә каләм алды.

− Ни эшләп йөрде инде шул гомер ата белән ул хаҗ сәфәрендә?

− Әтинең бу соңгы сәфәре бик авырга туры килде. Юлда акчабыз бетеп, Дагыс­тан якларында берничә ел балалар укытып, мая юнәтергә мәҗбүр булдык.

− Шуннан?

− Аннан хаҗ сәфәрендә атам хастага калды.

− Шуннан?

− Берничә ел Госманлы мәмләкәтендә яшәдек, әти аягына баскач, илгә кайттык.

−Нинди акчага яшәдегез?

− Балалар укыттым, − Таҗеддин хәзрәт шик-шөбһә тудырмый торганрак җавапларны эзләргә тырышты.

− Тәк!.. – Казанцев тагын ак кәгазьне буяп алды. – Шикаятьтә әтиеңнең Пугачев яклы булуын язганнар. Нугайбәк Хәсәнов белән халыкны ияртүчеләр, дигәннәр… – дворяннар утырышчысы, кылычы белән соңгы тапкыр селтәнгән яугир сыман, Таҗеддин хәзрәткә текәлде.

− Анысын шикаять язучы дәлилләсен. Булмаган нәрсәләр турында әйтә алмыйм. Ул чакта без сәфәрдә идек.

Казанцевның йөзе караңгыланды. Бу тәкәббер имамнан туйды ул, карашын бер ноктага төбәгән дә утыра, юньсез! Эченнән генә аты-юлы белән сүгенеп алды: шулкадәр тырышуының нәтиҗәсе күренмәде бит. Хәзер кайтарып җибәреп, янәдән шикаятьләр өстәп, йөз чакрымлык юлда тинтерәтеп йөртеп алҗытсаң − теле чишелер иде дә. Хөрмәкәй Нугайбәков, ул иң укымышлы мулла, галим, үзе табиб та әле, даныннан көнлиләр, шикаятьләргә игътибар бирмәгез, тынычлыкта калдырыгыз, дип кисәтте аны.

«Хөрмәкәй кантун!» – Шушы исемне эченнән атау белән, Казанцевның күңелендә тагын икеләнүле уйлар кыбырсып куйды. Бу уникенче кантун хуҗасын үзен дә тимер рәшәткә артына утыртып куйсаң шәп булыр иде! Сөйми аны Казанцев, гомумән, ул килеш-килбәте матур, олпат гәүдәле, акыллы кешеләрне өнәми. Өстәвенә, бу Хөрмәкәе, татар гына булса да, өяздә әллә кем булып йөри. Өяз хуҗасына да теләгән вакытында керә ала, дигән булалар үзен, шуңа, сөймәсә дә, аңа кагылып булмый иде.

− Табиб булып йөри, дигәннәр шикаятьтә, әүлия дип йөртәләр икән үзеңне… − Казанцевның тавышы дөньяга өмете сүнгән кешенеке сыман тонык чыкты.– Кайдан килә бу?

− Беренчедән, атам да кешеләрне дәвалый иде. Аннары, Госманлы мәмләкәтендә чакта серләренә төшендем. Андагы мәдрәсәләрдә табиблыкка да өйрәтәләр.

− Җомга намазында, Чалпыда чакта, безгә үз дәүләтебезне кайтарырга кирәк, дигәнсең… Кызыл Чапчактагы мәчетеңдә дә һәр җомга намазы саен: «Без кайчандыр дөньяда иң алга киткән дәүләтле халык булганбыз. Шуңа да телебезне, динебезне җуймыйча сакларга, Аллаһ Тәгаләдән әмер булу белән, яңадан үз көнебезгә үзебез хуҗа булып яши башларга тиешбез», − дип әйтәсең икән.

− Мин андый сүзләр әйтмәдем. Бу – нахак гаеп, яла ягу…

Госманлы мәмләкәтенә күчеп, төрле гаепләүләр тагарга җирлек бар иде барын, әмма Казанцев бу горур имамнан тәмам туйды. «Тизрәк котылырга моннан!» – дип уйлады ул эченнән генә. Бу сөйләшү аңа берни бирмәде. Файда турында әйткән дә юк, ичмасам, рухи бер рәхәтлек тә кичерә алмады. Гадәттә, аның яклавын сорап, тезләнәләр, аягын үбәләр иде. Һич югы, елап җибәрә, юньлесе акча сонар иде кулына. Ә бу?! Моннан берсе дә юк!

− Тәк!.. Сөйләшү тәмам. Әлегә кайтып тор. – Ул аңа кәгазь сонды. – Менә монда тамгаңны куй.

Таҗеддин хәзрәт кесәсеннән «Таҗеддин Ялчыгол улы» дигән кара төстәге шәхси мөһерен чыгарды. Аны күргәч, Казанцевның болай да төкәнгән сабырлыгы бөтенләй бетте:

− Кире тык кесәңә! Үз кулың белән төшер!

Таҗеддин хәзрәт аның боерыгын карышмый үтәде һәм эре-эре атлап чыгып китте.

Ул күздән югалуга, Казанцев бар ачуын сүгенеп түкте. Юк, кире чакырмаячак аны Казанцев! Бу мулланы аның күрәсе дә килми! Әмма шикаятьчеләрне кисәтәчәк: күзәтсеннәр үзен, алай-болай тагын вәгазьләрендә батырайса, шундук хәбәр юлласыннар!

− Аннары!.. – ниһаять, болай да ач яңагы тәмам суырылган Казанцевның битенә сыек кына алсулык йөгерде. – Бу мулланы авылыннан кудыртырга, башка җиргә олактырырга кирәк. Түрәләр янында үзен ничек тотасын белер шуннан соң!

…Таҗеддин хәзрәт бинадан чыгуга, янына улы Җәлаледдин килеп басты. Аның борчу катыш кызыксынулы карашыннан Таҗеддин хәзрәтнең күңеле булды:

− Хәл-әхвәлләрне белештек, улым. Сәламәтлегемне сораштылар… – Таҗеддин хәзрәт, гадәтенчә, шаяртуга күчте.

− Шулай да, әти…

− Нәрсә дисеннәр инде, улым, үлгәнче яшә, үзеңчә эшлә, диделәр! Кайда атың?

− Тугайда, тугарган идем.

− Әйдә, юлга кузгалыйк, төнлә берәрсендә кунарбыз.

Алар Минзәлә урамы буйлап атладылар, Таҗеддин хәзрәт, артка каерылып, кояшка карады: ай-һай, шушы мәгънәсез очрашу сәгать ярымлап вакытын алган икән!

Җәлаледдин, гадәттә сүзчән әтисенең бу юлы сөйләшергә теләмәвен сизенеп, башка сорау биреп йөдәтмәде. Алар сүзсез генә тугайга атлап, атны җиктеләр дә кайтыр юлга кузгалдылар.

Арбага уңайлап утыруга ук, Таҗеддин хәзрәтнең күңелен әллә нинди сәер хисләр биләп алды. Ни хикмәттер, Таҗеддин хәзрәт, сәфәр чыга икән, үзен башка дөньяга килеп эләккәндәй хис итә башлый. Менә хәзер дә Җәлаледдин улы белән икесе башка дөньяга күчкәннәр сыман тоелды. Әйтерсең лә Җәлаледдин урынында Таҗеддинның яшь чагы, Таҗеддин хәзрәт үзе Ялчыгол хаҗидыр кебек. Ул, улының киң җилкәсенә карап сокланды. Бу икенче малае Җәлаледдин аның эшен дәвам итүче булыр сыман. Каләм-карага да кулы ятып тора, гыйлемгә дә хирыс. Бик тә, бик тә үзенең яшь чагын хәтерләтә бу егет!..

Таҗеддин хәзрәт тирә-юньгә күз салды: инде җиһан көз фасылына күчеп маташа – баксаң, унөченче август та җиткән ләбаса! Әнә, табигатьтәге ачык яшеллекнең эзе дә калмаган, каеннарның да күкрәп торган хуш исле яфраклары әле кайчан гына куе яшел төстә иде, инде менә сары ягыла башлаган үзләренә, агачларның ботаклары тәмам җиргә салынган – әйтерсең лә яшелле-сарылы шәлләре шуып төшеп бара…

− Һай, гомерләр! – дип куйды Таҗеддин хәзрәт авыз эченннән генә. – Инде милади белән мең сигез йөз дә егерменче ел җиткән.

Әле кайчан гына егет вакытында сәфәр арты сәфәр йөргән Таҗеддин хәзрәтнең дә сакалы агарып, чәче көмеш төсенә керде. Инде ул белгән кемнәр исән, кемнәр юк, дигәндәй… Гомер тиз үтә – сизми дә каласың, диләр иде – хак сүзләр булып чыкты. Тик менә тиешенчә яшәлдеме ул гомер? Таҗеддин хәзрәт атасы Ялчыгол хаҗиның сүзләрен исенә төшерде:

− Мин сиңа Таҗеддин дип юкка гына исем бирмәдем, улым. Диннең таҗы мәгънәсендә ул! − дигән иде.

Аның васыятьләрен үтәдеме Таҗеддин хәзрәт?

Ат басу юлы буйлап тузан кубарып чаба. Әнә шул тузан пәрәвезе Таҗеддин хәзрәтнең уйларын тәмам тузгытып ташлады – йокымсыраган хәзрәт, сискәнеп, күзен ачты: әллә өнендә, әллә уенда ул мең җиде йөз дә туксан икенче елның җәенә әйләнеп кайтты. Әнә, иркенгә чыгып кушаяклап чабарга тырышкан карт алаша − алмачуар ат түгел, Нугайбәк абзасының туры кара айгыры бугай; дилбегәне кагыштыргалап баручы − Җәлаледдин түгел, Нугайбәк абзасының кече улы иде; ак күлмәкле, яңа җиләнлесе дә абруйлы Таҗеддин хәзрәт түгел, Нугайбәк абыйсы белән хушлашып, аның хәер-фатихасын алып, Татар Җиреклесе авылына юл чыккан егерме тугыз яшьлек Таҗеддин иде…

Карт алаша тоягыннан күтәрелгән тузан, бөтерелеп, куерганнан-куерды, йомшак эздән тәгәрәгән тәгәрмәчләр, шалтыраудан туктап, көйле генә келтериләр иде…

Комментарий язарга