Әтнә төбәгенең ташъязма истәлекләре*

Ташларда гарәп хәрефләре ике төрле ысул белән – уеп яисә калкытып (күпертмә итеп) язылган. Борынгырак чордагы ташлар, гадәттә, күпертмә хәрефле. Ләкин кайбер осталар соңгырак дәвердә дә андый ысулны кулланган. Ике ысул белән аралаш язылган ташлар да бар. Сүз уңаеннан, кайбер ташлардагы текстларның бер өлешендә хәрефләр уймыйча яки күпертмичә, буяу белән язылган. Элекке чорларда ташларның өслеген төрле төскә буяу гадәте дә булган. Дөрес, хәзер күбесенең буяулары уңып беткән, чалымнары гына шәйләнә. Калын агачны нәкъ кабер ташлары үлчәмендә һәм шәкелендә эшкәртеп, ташка язган кебек үк текстлар уелган ядкәрләр дә бар. Мәсәлән, Чембулат һәм Кышлау зиратларында шундый 7 такта-билге теркәлде. Алар 1911-1936 еллар арасында вафат булган кешеләргә куелган.

Башка төбәкләрдәге кебек, Әтнә ягының да таш уючы үз осталары булган. Кайберсенең исеме берничә ташта гына күрсәтелгән, ләкин арада күп ташъязмага исемнәре уелганнары да бар. Мәсәлән, Сәлахеддин мулла Казакларый тарафыннан эшләнгән, Лотфулла мәзин Үртәми язган кабер ташлары районның төрле авыл зиратларында еш очрый. Сәлахеддин мулла уйган ташларның иң элеккесе 1862 елда вафат булган кешегә һәм соңгысы 1913 елга нисбәтле. (1 нче рәсем). Лотфулла мәзиннең исә иң әүвәлге ташы 1840 һәм 1850 елларда үлгән мәрхүмнәргә, ә соңгысы 1907 елга карый. Монда, әлбәттә, кабер ташының мәрхүм вафат булган елда ук куелмаган булу очрагын да истә тотарга кирәк.

1 рәс. Сәлахеддин мулла Казакларый уйган ташъязма. Каенсар авылы зираты. 1906 ел

Башка хаттатлар уйган ташъязмалар да бар. Шулардан берничәсен атап китәргә мөмкин: Мулла Иле (хәзерге Биектау районындагы Мүлмә) авылында мәзин булып торган Фәтхелкадыйр Кәлмитев-Казаный, Габделбарый Баруди, Касыйм мулла Рәхмәти (Рәхмәтуллин), Габдулла Габделҗаббар улы, Габделбарый Ашытый, Әхмәт Бәрәңгеви, Фәллахетдин Кенәбаши һ.б. (2 нче һәм 3 нче рәсемнәр). Ашыт авылы (хәзерге Арча районында) һәм Бәрәңге (хәзерге Мари Республикасында) осталары ясаган кабер ташлары китереп куелганлыгы җирле халыкның хатирәләрендә дә сакланган. Күпчелек ташларның уючылары үзләрендә күрсәтелмәгән, әмма, язу үзенчәлекләрен чагыштырып өйрәнгәндә, шактыен ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, Касыйм Рәхмәти кулы белән уелган бик күп ташъязмаларны тану зур кыенлык тудырмый.

2 рәс. Габделбарый Баруди язган кабер ташы. Олы Мәңгәр авылы зираты. 1891 ел

 

3 рәс. Әхмәт Бәрәңгеви уйган ташъязма истәлек. Күңгәр авылы зираты. 1904 ел

Зиратларда ерак җирләрдән ясатып кайтарылган кабер ташлары да очрый. Мисал өчен, 1836 елда вафат булган мәрхүмәгә Олы Әтнә авылының Иске зиратында куелган истәлектә: «…бу ташны Җаекдан бина кыйлынды», – дигән сүзләр уелган. Эшләнгән материалы, калыбы һәм язылыш үзенчәлекләре белән аерылып торган кайбер ташлар Троицкидан, Оренбург һәм Каргалы якларыннан китертеп куелган. Казан артының, хосусан Әтнә төбәгенең Урал-Җаек буйлары белән бәйләнешләре тыгыз булган. XIX гасырның икенче яртысы-XX гасыр башында Оренбург һәм Троицк шәһәрләре зиратларында хәзерге Әтнә районындагы авыллардан чыккан кешеләргә куелган ташъязмаларның бик күп булуы да әлеге бәйләнешләрнең масштабын күрсәтеп тора.

Әтнә төбәгендәге XVI гасыр эпиграфик истәлекләрнең бер өлешендә, Казан ханлыгы чорына хас булганча, таш куйдырган кешеләрнең исемнәре дә уелган. Таш куйдыручылар, гадәттә, мәрхүмнең хатыны, ире, атасы яки анасы һәм бүтән кардәшләре булган. Мәсәлән: «Бу ләүхне хәләле Гөлбәһар бикәч бина кыйлды», «Бу ләүхне валидәсе Татлыби бина кыйлды», «Бу ләүхне атасы Искәндәр бина кыйлды», «Бу ләүхне угылы Төнләче бина кыйлды». Мондый мәгълүмат, кагыйдә буларак, ташъязма истәлекнең арткы тарафында уелган һәм кайберләре нәфис бизәкләр эченә төреп ясалган. XVII гасыр башындагы ташларда да әлеге калып очрый. Бу традициянең дәвамчанлыгы XIX гасырда һәм XX гасыр башларында, хәтта 1930 нчы елларда да күзәтелә. Мәсәлән: «Ошбу ләүхне угылы мулла Габдулла бина кыйлды» (1910 ел), «Бу ләүхне агасы Камилҗан бина кыйлдырды» (1918 ел), «Хәләле Өммегөлсем Шакир кызы хираҗәте илә бина кыйлынды» (1933 ел).

 

«И, таш, сөйлә!..»

 Кабер ташларындагы текстлар, традиция буенча, гарәп һәм татар телләрендә катнаш язылган, сирәк кенә госманлы төрек гыйбарәләре кергән урыннар бар. XIX гасыр һәм XX гасыр башы ташъязмаларында рус теле аша кергән ай исемнәре, русча атама һәм терминнар, аларның татарчалашкан вариантлары кулланылган. Эпиграфик истәлекләрдә гарәп-фарсы гыйбарәләрен генә түгел, хәтта татарча сүзләрне, кеше исемнәрен бозып язган очраклар да бар.

Текстлардагы мәгълүматлар элекке яшәешнең кайбер якларын белдерүе җәһәтеннән аерым игътибарга лаек. Шундый мисалларны күздән кичерик. Яушев­лар фамилиясе татар тарихында киң билгеле. Бу нәселнең башындагы Яуш морза исеме Казан ханлыгы чорыннан ук мәгълүм. Нәселнең төп ватаны – Әтнә төбәге, мондагы төрле авылларның (Олы Әтнә, Күшәр, Мокшы, Иске Мәңгәр, Үртәм, Каенсар, Комыргуҗа, Атамыш һ.б.) җир-сулары һәм крестьяннары гасырлар дәвамында морза һәм алпавыт Яушевлар карамагында булган. Әтнә төбәгеннән тыш, Яушевлар 1582 елдан алып хәзерге Әгерҗе төбәгендәге кайбер (Тирсә һәм башка) авылларны да биләгәннәр, шулай ук бүтән төбәкләрдә дә мөлкәтләре һәм крепостнойлары булган. Күшәр авылының зиратында сакланган иң элекке – ХVII гасыр ахырындагы ташъязма истәлек – Яушевлар нәселенеке. 1693 елда вафат булган Исәнәй морза Симәнәй бик улының кабер ташы моңарчы фән даирәсендә билгесез иде. (4 нче рәсем). Аеруча әһәмиятле тарихи истәлекләрнең берсе булган әлеге ядкәрне табып ачыклау – безнең өчен дә көтелмәгән вакыйга. Бу ташта исеме язылган мәрхүм Исәнәй морза – Яушевлар шәҗәрәсендәге дүртенче буын вәкиле, ягъни Исәнәйнең атасы Симәнәй, Симәнәйнең атасы Багыш, Багышның атасы Яуш булган. Моңарчы фәндә Исәнәй морзаның вафат булган елы билгесез иде, Күшәр зиратындагы ташъязмадан аның 1693 елда дөнья куйганлыгы ачыкланды. Бу нәселдәге Исәнәй һәм Симәнәй – кыс­картылган исемнәр булып, аларның тулы вариантлары Исәнмөхәммәт һәм Сәетмөхәммәт булган дип фаразлыйбыз. Күшәр авылы зиратында Яушевларның соңгырак заман (ХIХ гасырның ахырына кадәрге) дәвамчыларыннан Габбас мулла Габдеррәшид улы, Галибшаһ мулла Гатаулла улы, Мортаза хаҗи Мостафа улы һәм Мөхәммәдзакир Мортаза хаҗи улының кабер ташлары да бар. Габбас һәм Галибшаһ хәзрәтләр, аларның Багыш бине Яушка кадәрге нәсел буыннары турында Ш.Мәрҗани һәм Р.Фәхреддин хезмәтләрендә дә язылган.

4 рәс. Исәнәй морза Симәнәй бик улына куелган ташъязма. Күшәр авылы зираты. 1693 ел

Кышлау авылы зиратындагы Лотфулла мулла Сибгатулла мулла улының 1912 елгы кабер ташында 11 буынлык нәсел шәҗәрәсе уелган: Каракай – Хантимер – Ханморза – Инанмас – Ишали – Сөнәй – Мостафа – Сөләйман – Габделкадыйр – Сибгатулла – Лотфулла. Лотфулланың янәшәсендә җирләнгән улы Габдулла хәзрәтне дә өстәгәндә ташъязмага теркәлгән шәҗәрә тагын да тулылана. Мамыш авылы зиратында Иманкуловлар нәселе вәкилләренә 1828-1926 еллар аралыгында куелган дистәдән артык ташъязма истәлек саклана. ХХ гасыр башы күренекле дин галиме, китаплар авторы, Казан имамнарыннан берсе Мөхәммәтсадыйк Шаһиәхмәт улы Иманколый (1870-1932) да бу нәселнеке.

Ташъязмаларда вафат булган кешенең, атасының (кайчакта бабаларының да) исемнәре, сирәк очракларда фамилияләре (Яушев, Дәминев, Иманкулов, Баязидов, Адамов), нинди кәсеп-һөнәр белән шөгыльләнгәне (имам, хәлфә, сәүдәгәр, табиб һ.б.), кайсы елда һәм ничә яшендә үлгәнлеге, аерым очракта кайсы авыл яки төбәкнеке икәнлеге, хатын-кызларның кем кызы һәм кемнең җәмәгате булганлыгы турында мәгълүмат теркәлгән. Аерым затларның шәхесен мактаулы сыйфатлар (эпитетлар) белән олылаган кызыклы мисалларны да күрсәтик: ачык йөзле, татлы сүзле адәм иде; фокарага ярдәмле адәм; бик суфый вә тәкъва; аз сүзле, гакыл сахибе адәм иде; дәүләт иясе картыбыз; тугры кеше һ.б.

Аерым шәхесләргә бәйле мөһим тарихи мәгълүматлар теркәлгән ядкәрләр аз түгел. Әйтик, Олы Бәрәзә авылының дамелла Габделгалләм дамелла Габделбәдигъ улы, Иске Өҗем авылында 55 ел имам булган Лотфулла мулла Габделфаяз дамелла улы, 52 ел имам булган Фазлулла мулла Нигъмәтулла улы, шул ук авылда 45 ел мәзин булган Юныс Сәйфулла мулла улы, Яңа Шашы авылында 42 ел имамәтчелек иткән Габделвәли мулла Сәмигулла мулла улы, Күңгәр авылында имам булып 50 ел торган Мөхәммәдгариф мулла Мөхәммәдшәриф дамелла улы, Дусым авылында 40 ел имамәт иткән Насреддин хәзрәт Сәгъдеддин дамелла улы, Түбән Бәрәскәдә 37 ел имамлык иткән Шәйхеддин Фәттахеддин улы, Олы Әтнә авылында 33 ел мәзин вазыйфасын үтәгән Габделхаликъ Габдеррәшид улы, күп мәчет һәм мәдрәсәләр төзеткән хәйрияче, Мамыш авылында 1856 елда җирләнгән Габделхаликъ Госман улы, шушы ук авылда балалар укыткан мөгаллим Мөхәммәдсабир Батыршаһ мулла улы һәм башка шундыйларның кабер ташлары. (5 нче рәсем).

5 рәс. Югары Сәрдә авылы зиратындагы ташбилге. 1894 ел

Ташъязма истәлекләрдә авылларның элекке һәм онытылып бара торган атамалары бирелгән очраклар да бар. Шундыйлардан: Котаймас (Кышлау), Житлар (Кызыл Утар), Иске Тазлар (Ташчишмә), Коллар (хәзерге Арча районындагы Кызылъяр) һ.б.

Бер гаиләдән булган яисә кардәш берничә кешегә бер гомуми кабер ташы кую гадәте күзәтелә. Мәсәлән, Күшәр зиратында өч кешегә уртак куелган таш бар, күп авылларның зиратларында икешәр кешегә куелган кырыктан артык ташъязма сакланган.

Яшь ягыннан караганда, ташъязмаларда исемнәре теркәлгән мәрхүмнәрнең иң өлкәннәре – Олы Әтнә авылыннан 107 яшьлек Сөләйман хаҗи Салих улы һәм Олы Әтнәнең Иске зиратында җирләнгән 105 яшьлек карт, шулай ук Олы Мәңгәрдән 100 яшьлек Бибигөлбәдан Габдерраззак кызы, ә иң кече яшьтәгесе – 1 көнлек бала (Иске Өҗем авылының Исмәгыйль Исхак улы). Мәрхүмнәрнең ташъязмага уелган яшьләре һәрвакытта да милади еллар белән исәпләнгән дип каралырга тиеш түгел. Татарларда элеккерәк гасырларда яшьне һиҗри буенча санаганнар. Мәсәлән, 107 һиҗри ел гомер сөргән кеше милади белән 104 ел яшәгән була. Шуңа күрә ташъязмадагы һәм башка чыганаклардагы вафат булу датасыннан яшь микъдарын чигереп кенә кешенең туган елын ачыкларга тырышу дөреслеккә туры килеп бетми.

 

«Бар күңелләрдән җылы…»

 Якын һәм кадерле кешене югалту, аннан аерылу сагышы кабер ташларындагы шигъри юллар рәвешендә чагылыш тапкан. Андый шигырьләр арасында мәгънә тирәнлеге, ритм-рифма төгәллеге җәһәтеннән шактый камилләре да бар. Кайберләрен мисал итеп китерүне кирәк саныйбыз. Мәсәлән, татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның шигъри юлларын 1910, 1916, 1920 елларда Күәм авылы зиратларында һәм Олы Әтнәнең Аскы як зиратында куелган ташлардан укыдык:

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.

Тукайның башка бер шигыре исә 1914 елгы кабер ташында бар:

Кайт, и нәфсе мотмәиннәм, бар, юнәл, кит Тәңреңә,

Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.

Тирән мәгънәле шигъри юллардан тагын түбәндәгеләрне мисалга китерәбез:

Җиде башлы аждаһадыр бу җиһан,

Бу әҗәл һич кемсәгә бирмәс әман.

 

Бу җиһан ханәсе – кәрвансарай:

Көн би-көн күчәр китәр шаһ вә гидай.

 

Ничә мәсҗед-мәдрәсәләр кыйлды бина,

Аңа да кыйлмады вафа бу дөнья.

Казан ханлыгы чоры эпитафияләренең зур күпчелегендә очрый торган, ташларның ян-якларына уелган традицион шигъри юлларга аерым игътибар итү зарур. Ташның бер янына төрки-татарча, икенче янына гарәп телендә язылган әлеге шигырь түбәндәгечә:

Күрәрмен дөньяны вәйран бары,

Һәмишә бакый ирмәс, юк карары.

 

Әрә әд-дөнья хәрабән би-игътибари

Фә-лә йәбка мәдамән бил-карари.

Галимнәр бу юлларның XIV гасыр татар ташъязмаларыннан ук еш кабатланып, XIX гасыр ахырына кадәр дәвам итүен искәрткән. Әтнә төбәгендә элеге шигырьнең татарча өлеше ХХ гасыр башында уелган егермегә якын кабер ташында бар, вакыт буенча иң соңгысы 1914 елга карый, аларның кайберләрендә «һәмишә» дигән архаик сүз «һич дә» дип алмаштырылган. Ә Олы Мәңгәр авылындагы 1900 елгы һәм Шәкәнәч авылындагы 1911 елгы ташларда шигырь нәкъ элеккечә ике телдә, бернинди үзгәртүсез язылган.

Барлык мәгълүматы диярлек шигырь рәвешендә язылган кабер ташы бар, ул Иске Өҗем авылында 1847 елда вафат булган хатын-кызга куелган, тексты мондый:

Бу кабернең сахибе Фәрхизадә,

Исме илә яд идеңез догада.

 

Вабадин һәм баладин рихләт итде,

Мең ике йөз дә алтмыш өчдә китде.

 

«Гаҗәеп рәссамнарның сәнгатьләрен күр…»

 Әтнә төбәгендәге ХV-ХVI гасыр кабер ташларының язу үзенчәлекләре – палеографик хасиятләренә килгәндә, ул чор ташларының күпчелеге бизәлеш һәм язулары белән бер-беренә охшаш, югары сәнгати дәрәҗәдә эшләнгән. Гарәп язуының «нәсех» һәм «сөлес» төрләрендә уелган текстларның каллиграфик нәфислеге, бизәк-нәкышләр белән бердәм композициядә, ташъязма истәлекләрне аеруча купшы итеп күрсәтә. Һәр ташъязманың башындагы юлларында гарәп телендә Коръән һәм хәдис гыйбарәләре, гадәттә, бер төрле үк, төгәл күчермә сыман, охшаш рәвештә язылган. Ихтимал, таш уючы осталар бер төрле үрнәк-шаблоннар куллангандыр. Ә дини эчтәлекле юллардан соң дата һәм мәрхүмнең исеме татар телендә һәм, еш кына, баштагы юллардан аермалы буларак, ваграк хәрефләр белән уелган. Ташның сакланышы чагыштырмача яхшы булганда датасын укып ачыклау авыр түгел. Ә текстның һиҗри елны белдергән саннарын (алар һәрвакытта да сүзләр белән язылган) һәм кайчакта ай исеме күрсәтелгәннән соңгы өлешендәге кеше исемнәрен тану читенрәк. Бу орфографик тотрыксызлыкка һәм хәрефләрне үзара чорнап язуга бәйле. Гомумән, борынгы ташбилгеләрдәге сүзләрне һәм иҗекләрне, гарәп язуының «сөлес» төрендәгечә урап-чорнап һәм текст уелган мәйдандагы урынга күрә, өскәрәк яки аскарак, шулай ук читкәрәк язу күренеше танып уку өчен кыенлык тудыра.

ХVI гасыр ташъязмаларында шул заманга хас булган орфографик төрлелек: «т–д» (йите, йиде), «ч–җ» (бикәҗ, бикәч), «къ–х» (Исәнбахты) хәрефләрен үзара бутап язу күренешләре очрый.

Казан ханлыгы чорына караган ташъязма истәлекләрдә гарәп язуының өстәмә хәрәкә билгеләре кулланылган текстлар бар. Алар, гадәттә, гарәп телендәге гыйбарәләрдә уелган, шулай ук дата белән кеше исемнәрендә дә очрый. Кайбер текстларда хәрефләрнең нокталары уелмыйча калган. Ә кайчакта, язу мәйданында урын җитмәү сәбәпле, хәрефнең төп өлеше астына куеласы нокталар өскә яисә читкәрәк тә уелган.

Ташның язулы өслегендә хәрефләр һәм сүзләр янында ук төрле бизәк элементлары (чәчкә таҗының яфракчыгы сыман, өчпочмакка охшаш һ.б.), шулай ук оста тарафыннан кырып бетерелмичә калган башка төрле вак кисәкчекләр дә була. Менә шулар кайчакта деформацияләнгән хәрәкә билгеләренә, ялгыз яки янәшә торган ике йә өч ноктага охшабрак, ташъязма текстын укуны гаять катлауландыра. Мондый өстәмә диакритик тамгалар һәм бизәк элементлары тәҗрибәле галимнәр өчен дә сүзләрне (бигрәк тә кеше исемнәрен) дөрес укуны читенләштерә.

Әтнә районындагы эпиграфик истәлекләр арасында сәнгати эшләнеше җәһәтеннән аеруча затлы һәм купшы бизәкле, чәчәк-үсемлек һәм геометрик орнаментлар мул һәм зәвыклы кулланылган, гарәп каллиграфиясенең гаҗәеп матурлыгын чагылдырган үрнәкләр бар. (6 нчы рәсем). Галимнәр әүвәлге кабер ташларын татар милли сәнгате традициясен өйрәнүдә мөһим чыганак буларак та бәяли.

6 рәс. Күәм авылының «Башаяк» зиратындагы кабер ташы. 1880 ел

 

«Кичте еллар, гасырлар…»

 Мәрхүмнәргә кабер ташы һәр очракта да вафат булу елында ук куелмаган. Кайчакта 5-10, хәтта күбрәк еллар узганнан соң куелган ташлар бар. Кайбер текстларда бу хакта төгәл мәгълүмат теркәлгән, мәсәлән, Кече Әтнә авылы зиратындагы 1868 елда вафат булган кешенең ташына, иң аскы юлында «1904» дигән дата уелган; Олы Бәрәзә авылы зиратындагы бер ташта «1919 елда вафат, 1926 елда язылды» дигән сүзләр бар. Ташъязманың соңрак куелганлыгы аның эшләнү рәвешеннән һәм язу үзенчәлекләреннән дә аңлашыла. Мәсәлән, Олы Бәрәзә авылында 1851 елда вафат булган кешегә 1920-1930 нчы елларда кабер ташы ясап утыртылган.

Текстларда еш кына мәрхүмнең вафат булган һәм җирләнгән көне, кайберләрендә хәтта үлем сәгате дә язылган. Мәсәлән: «вафат 4 нче майда 1337 сәнәи һиҗрия 1919 сәнәи миладия шинбә көн сәгать 7дә шәгъбан аеның 18ендә», «чәһаршәнбә көн сәгать 11дә җан тәслим кыйлып пәнҗешәнбә бәгъдәз-зоһер (төш вакытыннан соң) мәдфүн (җирләнде)». Вафат булган кешеләрнең кабер ташында үлем сәбәбе, рәвеше һәм урыны күрсәтелгән очраклар да бар. Мәсәлән, XVI гасыр ташъязмаларыннан «кяфер кулындин шәһид булды», «урыс килгәндә шәһид булды», XIX гасыр һәм ХХ гасыр башы ядкәрләреннән «чәчәк илә», «хастадин», «баладан», «мәзлумә», «солдаттан кайтышта», «мосафир хәлдә вафат булган карчык» дигән сүзләр укылды.

XIX гасыр һәм XX гасыр башы ядкәрләрендә ел исәбе һиҗри (мөселманча) һәм милади (европача) календарь буенча күрсәтелгән. Күпчелек ташларда бер төрле генә ел исәбе күрсәтелгән булса, кайберләрендә еллар ике төрле календарь белән параллель бирелгән. Андый вакытта хаталар да җибәрелгән.

 

Гыйбрәт тә бар, үрнәк тә бар

 Тарихи әһәмияткә ия татар ташъязма истәлекләренең хәзерге сакланышы, тулаем алганда, зур борчу тудыра. Бу җәһәттән Әтнә районында да аянычлы күренешләргә юлыктык. Олы Әтнәнең Иске зираты һәм аның янәшәсендәге Кече Әтнәнең борынгы зираты, Югары Сәрдә авылының Юкәсәр Изгеләр зираты аеруча начар хәлдә. Бу зиратлар киртәләп алынмаган, өсләрендә терлек-туар йөри, алардагы борынгы ташъязмалар ватылып, авып, җиргә батып, юкка чыгып баралар. XVI гасырдан ук сакланып калган кыйммәтле тарихи чыганакларга карата мондый мөнәсәбәт безнең халыкны бер дә бизәми. Шулай ук кайбер авыл зиратларының ерып чыга алмаслык чытырманга әйләнүе, бөтенләй чистартылмавы да – ваемсызлык билгесе. Әүвәлге кебер ташларының үзләрендә дә: «Гыйбрәт илә бак җиһанга, күр ки бу вәйранәләрне, харап булып ятар һәрбере», – дигән җан әрнеткеч сүзләр язылган бит, югыйсә!

Ауган һәм кыйшайган ташларны күтәреп, бастырып куйган, чардуган кору, ватык ташларны төзәтү кебек саваплы гамәлләр кылган игелекле затлар да бар икән. Андыйлар элек тә булган. Гали Рәхим язганча, сәүдәгәр Бакиров XIX гасыр ахырында Иске Мәңгәрнең борынгы зиратын саклау чараларын күргән: аның әйләнәсенә канау казыткан, агачлар утырттырган, кабер ташларын чистарттырган. Шушы ук зират 2015 елда Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин тырышлыгы белән кабат төзекләндерелде: тимердән челтәрләп ясалган капка-коймалар, чардуганнар куелды, борынгы ташлар өлешчә реставрацияләнде.

Ашыт елгасы буендагы «Ханнар каберлеге»нең сакланышына соңгы заманда зур игътибар бирелгән. Әтнә төбәгенең күренекле улы Әсгать Әхмәт улы Сәфәров ярдәмендә 2005 елда «Ханнар каберлеге»нең мәйданы тимер койма белән әйләндертеп алынган, андагы өч данә борынгы ташбилгегә чардуганнар ясалган, шулай ук Әйшә хан турындагы риваять сүзләре уелган яңа истәлек ташы һәм төрбәсыман истәлек манарасы эшләтеп куелган иде. 2015 ел ахыры – 2016 ел башында исә Лотфулла Шәфигуллин җитәкчелегендә әлеге истәлек манарасы һәм коймалар яңартылды. Борынгы зиратларга һәм алардагы ташъязма истәлекләргә карата мондый игътибар, әлбәттә, бик куанычлы. Милли тарихыбыз истәлекләренә иң бай төбәкләрнең берсе булган Әтнә районындагы башка каберлек һәм ташбилгеләргә дә алга таба шундый ук әһәмият бирелер дип ышанабыз. Бу уңайдан Әтнә төбәгенең үзендәге элекке ташларга уелган «Иннә Аллаһа йухиббү хифзаль-кадим = Асаре кадимне сакламак – Аллаһка сөекле эш» дигән тирән мәгънәле гыйбарәне искә төшерү бик урынлы булыр.

*Ахыры. Башы 9 нчы санда.

Комментарий язарга