Әтнә төбәгенең ташъязма истәлекләре

Республикабызның Әтнә районы җирлегендә гарәп язулы татар кабер ташлары гаять күп сакланган. Тарихчы галимнәр Гали Рәхим 1927-1928 нче елларда, Һарун Йосыпов 1947, 1956 һәм 1959 елларда Әтнә төбәгенең XVI-XVII гасырларга караган ташъязмаларын өйрәнеп, фәнни әйләнешкә керткәннәр [1]. Галим Марсель Әхмәтҗанов китапларында да төбәкнең кайбер зиратларындагы кабер ташлары хакында мәгълүмат бирелгән [2]. Шулай да, Әтнә районының моңа кадәр эпиграфик максатта тулаем өйрәнелмәгәнен истә тотып, 2015-2016 елларда бу төбәктә фәнни-эпиграфик экспедицияләр үткәрдек.

2015  елның яз һәм көз айларында районның 25 авылындагы 29 зират-каберлектә барлыгы 722 тарихи кабер ташы өйрәнелеп, исәпкә кертелде, фотога төшерелде, үлчәмнәре теркәлде, текстлары укылып, махсус тәртип белән язып алынды. 2016 елда 24 авылдагы 35 зират-каберлек тикшерелеп, гарәп язулы 755 ташъязма өйрәнелде. Нәтиҗәдә, киң күләмле һәм катлаулы эш башкарылып, район җирлегендәге 49 торак пунктның (берничәсе хәзерге вакытка беткән) зират һәм каберлекләрен өйрәндек, 1477 кабер ташын исәпкә алдык һәм тикшердек.

Өйрәнелгән ташъязмаларның өчесе XV йөзгә, 58 данәсе XVI, дүртесе XVII, берсе XVIII гасырга нисбәт ителә, калган зур күпчелеге XIX йөзгә һәм XX йөз башына карый.

Иң борынгы ядкәрләр

Югары Сәрдә авылының борынгы зираты шактый зур һәм тарихи ташбилгеләргә бай. Аны халык «Юкә­сәр Изгеләр зираты» дип йөртә. Монда XV гасырның икенче яртысына һәм XVI гасырның беренче яртысына караган 11 кабер ташы табылды. Сакланышлары төрле дәрәҗәдә: бөтеннәре дә, калдык хәлендәгеләре дә бар. Даталары төгәл укылганнары арасында иң элеккесе 1476 елга, соңгысы 1536 елга карый. Гали Рәхим 1930 елда басылган мәкаләсендә Юга­­ры Сәрдә авылының әлеге «Иске зират»ына (галим зиратның аталышын шул рәвешчә күрсәткән) гомуми тасвир ясаган, анда  барлыгы 8 ташбилге булуын белдергән. Ташъязмаларның үзе укы­ган кадәр текстларын һәм үлчәмнәрен биргән. Һарун Йосыпов әлеге зиратта җиде таш күргәнен, шуларның икесендә язулар юклыгын әйтеп, биш ташъязманың текстларын теркәп калдырган [3]. Һ.Йосыпов мәкаләсен басмага әзерләгән һәм аны искәрмәләр белән тулыландырган Марсель Әхмәтҗанов 1973 елның җәендә шу­шы зиратта 9 кабер ташын исәпкә алган [4]. Без күргән 11 ташның тугызында текстлар укылды, унынчысында бер генә булса да сүз ачыкланды, Г.Рәхим һәм Һ.Йосыпов укылышларына шактый өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертелде, даталар һәм кеше исемнәре ачыкланды.

Галимнәр тарафыннан моңарчы бөтенләй телгә алынмаган, бик таушалган, җирдә ятучы үзенчәлекле эпиграфик истәлек Югары Сәрдә авылының бу зиратындагы һәм, гомумән, Әтнә районындагы иң борынгы ташъязма булып чыкты. (1 нче рәсем). Ул 1476 (1477) ел белән даталана. Ташның сакланышы, әйткәнебезчә, яхшылардан түгел, кайбер язулары, мәсәлән, кеше исеме, танылмый. Бу ташның эшләнеш-бизәлеше XVI гасыр истәлекләреннән аерылып тора: язу юлларын бүлү өчен төрле ысулдагы үсемлек орнаментлары һәм ике үрелмәле тасма сыман бизәкләр кулланылган, бордюрының (таш читенең) буеннан-буена дини гыйбарә язылган. Тексты һәм бордюр язуы белән моңа охшаш ташны Һ.Йосыпов Арча районының Урта Аты авылында күреп укыган булган [5]. Ул таш та датасы белән Югары Сәрдәнекенә бик якын – 1475 (1476) елгы. Ихтимал, аларны бер үк оста эшләгәндер. Юкәсәр Изгеләр зиратында 1499 (1500) елгы таш та сакланган.

1 рәс. Әтнә районындагы иң борынгы ташъязма. Югары Сәрдә авылы. 1476 ел

Югары Сәрдә авылының көньяк читендә дә борынгы каберлек бар, хәзерге вакытта андагы бер чардуган эчендә Казан ханлыгы чорына караган ике таш сакланган. Гали Рәхим берсенең алгы ягындагы язуларны тулаем укыган (әмма бер санын ялгыш укып, 1533 елга туры килә, дип күрсәткән, чынлыкта исә ул 1540 елга карый). Текстның 5-6 юлларындагы «Мөлкеәман угылы Мамай газатка барганда» дигән өлеше галим тарафыннан «Мөлек-Әман угылы Мамайгол тәка барганда» рәвешендә укылган, биредәге «тәка» сүзен аңла­та алмавы белдерелгән. Марсель Әхмәт­җанов әлеге гыйбарәне «Мәлик Аман углы Мамай Голатка барганда» дигән үз вариантында язып: «Голатны – Алат каласының исеменең бер фонетик яң­гырашы диеп саныйбыз», – дигән фараз тәкъдим иткән [6]. Ике белгечкә дә табышмак тудырган «газатка» сүзе «изге сугышка» дигән мәгънәгә ия, болай укылышның шиксезлеге кабер иясенең «кяфер кулындин шәһид» булуы белән дә раслана. Гали Рәхим, каберлектәге икенче ташъязманың берничә юлы гына сакланган, дип белдергән, без ул укыган кадәр текстны ян-яклардагы язулар белән тулыландырдык.

Ашыт елгасының биек уң яры өстендә борынгы гасырларда Әй­­шияз шәһәрчеге («Кала тавы») урнашкан мәйдан билгеле. Аның янындагы «Хан каберлеге»ндә өч данә борынгы кабер ташы хәзерге вакытка кадәр сакланып калган. Әмма аларда язулар юк, хәтта аерым хәреф элементлары да беленми. Археолог галимнәр бу ядкәрләрне XVI гасырныкы дип билгеләгән. Гәрчә аларда язу һәм бизәк элементлары сакланмаса да, калыплары һәм үлчәмнәре (84х42х26 см һәм 86х63х20 см) – бу ташларның шул чорга кара­га­нына дәлил. XVI гасыр кабер ташларының уртача 73-125 см би­ек­лектә, 42-63 см киңлектә, 20-30 см чамасы калынлыкта булуы фәнни хезмәтләрдә дә язылган һәм эш тәҗрибәбез белән дә раслана.

«Хан каберлеге»ннән ярты чакрымлап көнбатышта «Изгеләр зираты» дип аталган тагын бер урын бар, тик анда элекке кабер таш­лары юк. Җирле халык бу ике каберлекне ханнар, аларның якын даирәсе, дин әһелләре белән бәйләп, төрле риваятьләргә керт­кән. Ул риваятьләрдә 960-985 еллар аталган. Безнең уебызча, бо­лар – һиҗри даталар. Аларны миладига күчергәндә 1553-1577 ел­лар килеп чыга һәм бу чынбарлыкка якын. Мөгаен, әлеге еллар биредә кальга булып тупланып яшәгән татарларның соңгы чорына нисбәтледер.

«Кала тавы» турында татар тарихчылары хезмәтләрендә мәгълүматлар бар. Хөсәен Фәезхановның 1863 елгы «Казан тарихы», Шиһабетдин Мәрҗанинең 1885 елгы «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтләрендә бу урында, чынлап та, борынгы татар шәһәр-крепосте булганлыгы языла [7]. Шундый ук фикер төбәк тарихчысы С.М.Шпилевский хезмәтендә дә әйтелгән [8].

Иң борынгы ташъязмаларның тагын берсе Ябынчы авылы янындагы аерым каберлектә. (2 нче рәсем.) Ул Ябынчы исемле кешенең 1503 елда вафат булган улына куелган. Хәрефләре уалган булу сәбәпле, аның исемен төгәл уку мөмкин түгел. Мәрхүмнең атасы, XV гасырда яшәгән Ябынчының исеме бу авыл атамасында сакланган, дип уйларга төпле нигез бар. Ә таштагы «солтан» сүзе, шул заман ташъязмаларына хас булганча, «морза» мәгънәсен белдерергә дә, Ябынчының атасы исеме булырга да мөмкин. Бу ташъязма турында моңарчы басылган бер мәгълүмат та тапмадык. Әлеге истәлекнең язулы өслеге өчтән үрелгән тасма сыман бизәк белән каймаланган. Ә бишенче һәм җиденче юллар астына ясалган бизәкләре Югары Сәрдәнең 1476 елгы ташындагы юл арасы бизәкләренә бик охшаш.

2 рәс. «Иң борынгы ташъязмаларның тагын берсе Ябынчы авылы янындагы аерым каберлектә». 1503 ел

Иске Мәңгәр авылының борынгы зираты – Казан ханлыгы чорыннан калган каберлекләрнең иң зурларыннан берсе. Биредә XVI гасырга караган, төзек хәлендәге яки ватылган өлешләр рә­вешендәге 14 данә борынгы ташбилге  теркәлде. Аларның иң элеккесе 1495, соңгысы 1543 ел белән даталана. Гали Рәхим үзе өйрәнгән вакытта биредә 15 кабер ташы булганлыгын язган. Гәрчә хәзерге вакытта ташлардагы язулар шактый җуелган булса да, бер­ничәсенең текстларына безнең тарафтан өстәмәләр һәм ачык­лыклар кертелде. 1495 һәм 1531 елларда куелган ташъязмалар ту­рында мәгълүмат һәм аларның текстлары Гали Рәхимдә юк, го­мумән, алар – татар эпиграфикасында әһәмиятле (һәм тарихи җәһәттән, һәм сәнгати бизәлеше ягыннан) өр-яңа табышлар. (3 нче рәсем.) Г.Рәхим күреп өйрәнгән, 1594 елда вафат булган Җәнәйсолтан Чапкын хатынына бу зиратта куелган ташъязма бүген Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана. Хә­зер­гәчә сакланмаган тагын бер таш 1920 нче еллар ахырында ук ватылып яткан, Г.Рәхим аның кисәкләрен җыеп укыган мәгъ­лү­матлардан күренгәнчә, мәрхүм «кяфер кулындин шәһид» булган. Яхшырак сакланган арткы өслегендә ташбилгене анасы Күрекле бикә куйдырганлыгы бик үзенчәлекле матур бизәк эченә язылган. Шуңа охшаш штамп-бизәкләрне без Олы Бәрәзә һәм Комыргуҗа зиратларындагы борынгы ташларда да күрдек. Аларның беренчесе 1520 елга, икенчесе 1541 елга карый. Димәк, Иске Мәңгәрнең борынгы зиратында без тапмаган ташны да якынча 1520-1541 елларда куелган дип санарга мөмкин.

3 рәс. Иске Мәңгәр авылының борынгы зиратындагы кабер ташы. 1531 ел

 

Иске Мәңгәрнең борынгы зиратыннан ерак түгел, аның көнбатыш тарафында чардуган белән әйләндереп алынган, ике зур агач үсеп утырган аерым каберлек бар. Халык телендә ул «Әүлия кабере» дип йөртелә. Гали Рәхим андагы ялгыз ташның текс­тын тулаем һәм төгәл итеп укый алмаган, датасын да танымыйча, XVI гасырның беренче яртысына нисбәт итү белән чикләнгән. Безнең тарафтан ташъязманың елы (927 һиҗри = 1521 милади) укылды, Г.Рәхим «Әҗем угылы Бикбау» дип күрсәткән исемнең дөресе «Хаҗим угылы Бау­бик» икәнлеге тәгаенләнде. Ә шушы исемнән соң язылган ха­тын-кыз исемен «Кичәш бикәч» дип укыйбыз. Алга таба шушы хатын-кызга караган «Аккына бикәч» дигән сыйфатлама таныла. Ташның артындагы текстның укылышын да Г.Рәхим тулаем биреп бетермәгән. Безнең укылыш мондый: «Бу ләүхне атасы Хаҗим бе­лә валидәсе … бина кыйлды». Димәк, Баубикнең атасы Хаҗим белән анасы яшь киленнәре Кичәшкә шушы ядкәрне куйдырганнар.

Кече Әтнә авылының борынгы зираты шактый мәйданны били. Анда сакланып калган җиде кабер ташы шулай ук XVI гасырга нисбәтле, арада 1507, 1524, 1540, 1543, 1598 еллар белән даталанганнары бар. Болардан 1598 елгысы, гомумән, беренче тапкыр укылды. (4 нче рәсем.) Г.Рәхимнең 1524 елгы ташъязма текстындагы кеше исемнәре арасында бер сүзне ялгыш укуы аннан соңгы буын белгечләренең кайберләре тарафыннан хаталы фикер-нәтиҗәләр ясауга сәбәп булган. Дөреслектә «Ябынчы ибне Акбулад» дигән исемне ул «Ябынчы табын Акбулад» һәм «Ябынчы Ак табын Булад» вариантларында тәкъдим иткән. Монда бөтен хикмәт таштагы «ибне» сүзен ялгыш тануга бәйле. Беренче карашка, «ибне» сүзен «табын» дип тә уку ихтималы бар кебек, әмма «ибне»дәге «әлиф» хәрефе астына куелган, «и» сузыгын белдерә торган «кәсрә» хәрәкәсе «әлиф»кә тоташмаган, ә бу хәрәкә өстендәге ике нокта – «Ябынчы» исеменең соңгы хәрефе «йа» астына куелган нокталар. Һарун Йосыпов исә, Гали Рәхимнең ялгыш укылышына нигезләнеп, шушы «табын» сүзен башкортларның ыру-кабилә атамасы дип карый һәм татар халкының этник тарихына үзенчә берникадәр ачыклык кертергә омтыла [9]. Югыйсә, Г.Рәхим әлеге сүзне кеше исеменең бер өлеше буларак кына китергән, кабилә-ыруларга бәйле бернинди гөман-фаразлар әйтмәгән. Шуңа карамастан, Марсель Әхмәтҗанов бер хезмәтендә, «табын» кабиләсе турында Һ.Йосыпов фикерләрен телгә алмыйча, Г.Рәхим мәкаләсенә генә сылтама ясап: «…Кече Әтнә авылы янындагы XVI гасырдан калган кабер ташында күренекле язучы һәм галим Ак Табын кабиләсе этнонимын саклаган эпитафик язма таба», – дип белдерде [10]. Ул үзе дә, Яшел Үзән районының Олы Җәке авылындагы борынгы кабер ташын ялгыш укып, «Ике Дабын» терминын «эзләп тапты», бу очракта, имеш, ике саны «Ак Табын» һәм «Кара Табын» этнонимнарын берләштерә икән [11]. М.Әхмәтҗановның «…тарих тукуз йөз иллик тукызда һиҗри Ики Дабын Йәкимезди Суфый углы Харакай…» дип укыган тексты безнең укылышта (2013 елда Олы Җәке зиратында булып, ташъязманы җентекләп өйрәндек) бүтәнчә: «…тарих тукуз йөз иллик түртдә мөхәррәм аенда ирдекем Суфый угылы Хамбар…». 954 елның мөхәррәм ае 1547 елның мартына туры килә. Күренгәнчә, текстта «дабын» дип укырлык сүз вариантлары бөтенләй юк. Өстәвенә, М.Әхмәтҗанов тарафыннан таштагы дата да дөрес укылмаган. Аның укылышындагы 959 ел 1552 елга туры килә, ләкин татар тарихының иң фаҗигале ул елында (һәм аннан соңгы елларда да) бу төбәктә мөселман кабер ташлары ясап кую мөмкин булмаган. Ташъязмадагы «мөхәррәм» сүзен М.Әхмәтҗановның «һиҗри» дип укуы да дөрес түгел, чөнки ул чорда кабер ташларында мөселманча дата гына күрсәтелгән, шунлыктан, «һиҗри» дигән сүзне ую ихтыяҗы булмаган һәм, табигый, бу сүз таш текстларында юк та.

4 рәс. Кече Әтнә авылының борынгы зиратындагы ташъязма истәлек. 1598 ел

Иске Өҗем авылы зиратындагы борынгы җиде ташның бишесе XVI гасырныкы, аларның өчесе 1508 (яки 1513), 1528 һәм 1548 елларга караганлыгы ачыкланды, икесенең язулары бик аз сакланган. (5 нче рәсем.) Бу зираттан көнбатышка таба чакрым ярым ераклыктагы аерым каберлектә 1540 елда шәһит булган һәм 1542 елда дөнья куйган ике кешегә затлы-нәфис ташбилгеләр куелган. «Шәһитләр (Әүлия) кабере» дип йөртелгән бу урын һәм андагы кабер ташлары турында Ш.Мәрҗани һәм С.М.Шпилевский кыскача язып калдырганнар. Г.Рәхим исә аларны тулырак тасвирлаган. Ике ташның да текстларына карата ул шактый әтрафлы аңлатмалар биргән.

5 рәс. Иске Өҗем авылы зиратының XVI-XVII гасыр ташлары сакланган өлеше

Олы Бәрәзә авылы зиратындагы өч борынгы ташъязма турында моңарчы фәнни хезмәтләрдә мәгълүмат бар иде. Без шул ташларның икесен күреп укыдык. Берсен 1520 елда вафат булган кешегә улы Төнләче ясатып куйган. Икенчесенең дә куйдырган кешесе – хаҗи Рамазан – исеме язылган юллары укыла, елы һәм мәрхүмнең исеме уелган өлеше юкка чыккан.

Казан арты төбәгенең танылган мәгърифәт үзәкләреннән берсе Бәрәскә авылында өч зират бар. Шуларның «Каенлык зираты» дип аталганында Казан ханлыгы чорына караган дүрт кабер ташы сакланган. Өчесендә күрсәтелгән һиҗри даталар милади белән 1537, 1539, 1543 елларга туры килә. Эпиграфист галим Һарун Йосыпов бу зиратта XVI гасырга караган 5-6 (башка бер чыганак буенча – 7) истәлек табуын язган. Ул 1956-1959 елларда икенче һәм өченче тапкыр килүендә 3 кенә таш калганын белдергән. Югарыда әйтелгәнчә, безнең тарафтан әлеге зиратта Казан ханлыгы чорына караган дүрт ядкәр табылды һәм өйрәнелде. Һарун Йосыпов мәгълүматларына өстәмә рәвештә кабер ташларының ян-якларындагы язулар, бер таштагы кеше исеме, укылып бетмәгән сүзләр һәм аерым юллар, дүртенче ташның сакланган кадәр тексты укылды.

Казан ханлыгы чоры кабер ташларын Комыргуҗа авылы зиратында да укып өйрәндек. Алар дүртәү, икесе 1541 һәм 1545 елларга нисбәтле, тагын икесендә даталар язылган урыннары ватылган, әмма XVI гасырга караганлыклары шиксез. Әлеге ташъязмаларның моңарчы текстлары һәм фотолары басылганы булмады. Без укып ачыклаганча, аларның берсе 1541 елда вафат булган Җияш улы Иләман исемле кешегә, икенчесе 1545 елда Харамыш улына (исеме язылган өлеше уалган) куелган. Ә бер кисәге генә сакланган яд­кәр­дә фәкать датасы өлешчә таныла – ул 1515-1523 еллар аралыгына туры килә. Дүртенче ташның да текстын тулаем уку мөмкин түгел, бары тик XVI гасырның беренче яртысына караганлыгын язу сти­ленә, бизәк элементларына һәм «тарих тукуз йөз…» сүзләренә ни­гезләнеп билгеләдек. Болар арасыннан 1515-1523 елларга караганы – нәкъ менә моңарчы телгә алынмаганы инде. Ул без күргән вакытта да җиргә авып, яртылаш күмелгән ватык бер кисәк хәлендә иде.

Исәнбахты улы Тәнибәк исемле кешегә 1544 елда Төрекләр авылы зиратында куелган кабер ташының тексты да моңарчы басылмаган. Ташның арткы ягында аны Коңырҗа (Куңырча) исемле кеше ясатканлыгы күрсәтелгән, бу исем күрше Комыргуҗа авылының халык телендәге Комыгырҗа аталышына аваздаш булуы белән кы­зыклы.

Кабакса дигән авыл хәзерге вакытта юк инде, аның зираты гына калган. Андагы ташъязмалар арасында иң борынгысы шулай ук XVI гасырның беренче яртысына карый. Кызганыч ки, ул ватылган һәм кыйшаеп җиргә баткан. Алгы һәм уң ягындагы берәр сүздән башка мәгълүматын уку мөмкин түгел.

Югарыда язып үтелгән, XV һәм XVI гасырларга нисбәтле 61 эпиграфик истәлекнең 51 данәсе турында фәндә төрле дәрәҗәдәге мәгълүмат һәм кыскача хәбәрләр очрый. Ләкин унысы турында мәгълүмат бөтенләй юк иде. Шушы 61 ташның 38е – Казан ханлыгы чорында куелганлыгы төгәл билгеле истәлекләр.

Әтнә төбәгендәге зират-каберлекләрдә XVII гасырга караган 4 данә ташъязма истәлек табылды. Болар – Иске Өҗем авылы зиратында 1610 һәм 1611 елларда, Олы Мәңгәр зиратында 1689 елда, Күшәр зиратында 1693 елда куелган кабер ташлары. Иске Өҗемдәге 1610 елгы кабер ташы текстының хәзерге вакытта өстәге дүрт юлы гына укыла, калган өлеше җиргә баткан. 1611 елгы истәлектә язылган кеше исемен без, Г.Рәхимнең һәм Һ.Йосыповның «Мөэминхуҗа» дигән якынча укылышыннан аермалы буларак, «Мәрдехуҗа» дип тәгаенләдек.

XVI һәм XVII гасыр ташларына уелган кеше исемнәре арасында төрки-татар исемнәрен дә (Айбикәч, Бознак, Татлыби, Төнләче, Үлмәс, Чапкын, Чирүче, Чынбулат, Ябынчы, Баубик һ.б.), гарәп-фарсы (Габдулла, Гөлбәһар, Мәрдехуҗа, Муса, Рамазан, Сәедгали, Шәехдәрвиш һ.б.) һәм катнаш кушма исемнәрне дә (Акбулад, Җәнәйсолтан, Иләман, Ураздәүләт һ.б.) күрәбез.

6 рәс. Түбән Бәрәскә авылының «Югары авыл зираты»нда Ибраһим бине Йосыф Бәрәскәигә куелган кабер ташы. 1784 ел

Әтнә районында XVIII гасырдан калган бары тик бер генә кабер ташы сакланган, ул Бәрәскә авылының «Югары авыл зираты»нда. Истәлек мәшһүр сәүдәгәр, мәчетләр, шул исәптән Түбән Бәрәскә авылындагы тарихи мәчетне дә төзеткән, 1784 елда вафат булган Ибраһим бине Йосыф Бәрәскәигә куелган. (6 нчы рәсем). Әлеге эпиграфик истәлек 2 метр биеклектәге, 70 см калынлыгындагы диварлары кызыл кирпечтән корылган, буе 16 метр 80 см, иңе 12 метр 25 см үлчәмнәрендәге зур төрбә эчендә урнашкан. Монысының көньяк тарафында шундый ук тагын бер зур (буе – 15 метр 70 см, иңе – 12 метр 25 см, диварының биеклеге – 2 метр, калынлыгы – 75 см) төрбә бар, тик анысында кабер ташлары юк. Гомумән, мондый зур төрбәләр татар зират-каберлекләрендә сирәк очрый.

 Дәвамы 11 нче санда

______________________________________

1. Рахим А. Татарс­кие эпиграфи­че­с­­­­кие памятники XVI века // Та­­тарстанны өйрәнү җәмгыяте хезмәтләре = Труды Общес­т­­ва изучения Татарстана. Т.1. – Казань, 1930. – С.145-172; Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык / төз. Р. Мәрданов, И.Һадиев. – Казан: Җыен, 2008. – Б.214-283; Юсупов Г. Эпиграфические памятники Атнинского райо­на Республики Татарстан // Татарская археология. – 2005. – №1-2. – С.71-84.

2. Әхмәтҗанов М. Олы Мәңгәр авылы тарихы. – Казан: Идел-Пресс, 2000. – Б.26-28; Әхмәтҗанов М. Татар архео­графиясе: мил­ли-мәдәни мирас хәзинәләре системасына сәхифәләр. – Казан, 2011. – Б.131-134, 148, 153-154, 178, 181, 190, 204, 209.

3. Юсупов Г. Эпиграфические памятники Атнинского района Республики Татарстан // Татарская археология. – 2005. – №1-2. – С.74-76.

4. Татарская археология. – 2005. – №1-2. – С.85.

5. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.–Л.: изд-во АН СССР, 1960. – Приложение: текст 3.

6. Әхмәтҗанов М. Татар археографиясе: милли-мәдәни мирас хәзинәләре системасына сәхифәләр. – Казан, 2011. – Б.153.

7. Хөсәен Фәезханов: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. Р.Мәрданов. – Казан: «Җыен», 2006. – Б.114-115, 232-233; Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар. китап нәшр., 1989. – Б.160-161. Югарыда күрсәтелгән китапта Хөсәен Фәезхановның татар халкы этногенезы уңаеннан белдергән кайбер фикерләре фән өчен инде искергән. Мәсәлән, Казан арты төбәгендәге кайбер авылларның «чирмешләрдән татарлашкан» дигән фаразы белән килешеп булмый. Авыл атамаларының килеп чыгышы башка бер телгә нисбәтле булуына нигезләнеп кенә аларда яшәгән халыкны да шул тел вәкилләренә бәйләргә тырышу ялгыш. (Шунда ук, Б.23-24.)

8. Шпилевский С.М. Древние города и другие булгарско-татарские памятники в Казанской губернии. – Казань, 1877. – С.487-488.

9. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.–Л.: изд-во АН СССР, 1960. – С.156-157.

10. Әхмәтҗанов М. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.160-161.

11. Әхмәтҗанов М. Олы Җәке ташъязмасы тарих сөйли // Гасырлар авазы = Эхо веков. – 1998. – №3/4. – 4 т.б.; Әхмәтҗанов М. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.105, 161.

 

Комментарий язарга