Журнал «Безнең мирас»

Мастякның асыл улы – Сәгыйть Сүнчәләй

1889 елның 2 августында Саратов губернасы Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районына керә) дөньяга килгән мәшһүр ша­гыйрь, музыкант



, тәрҗемәче,дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй балачагын Әстерханда уздырса да, туган авылын онытмый. Кайберәүләр аның иң якын дусты Габдулла Тукай белән 1911 елда Иске Мастяк авылына килүе турында әйтә. Мәгълүм булганча, шушы елның май-июнь айларында бөек шагыйрь Әстерханда, «Идел» газетасы редакциясендә була. Шуннан кайтканда ул Хвалын пристаненда тукталган һәм Иске Мастяк авылына да барып килгән, дип уйларга нигез бар. Бу елларда Пермь төбәгендәге Сараш авылында (Барда районы) балалар укыткан Сәгыйть Сүнчәләйнең җәйге ял вакытында туган авылына яки Әстерханга кайтканлыгы турында әйтергә мөмкин.


Шагыйрьнең 1917 елгы бер фотосы Иске Мастяк авылы кергән өяз үзәге – Хвалын шәһәрендә төшелгән. Бу аның туган җире белән элемтәдә булуына янә бер дәлил.


1931 елда ун елга хөкем ителгән Сә­гыйть Сүнчәләй, тоткынлыкта язган хатларында да Мастяк авылын берничә мәртәбә телгә ала. Мәсәлән, 1934 елның 25 сентябрендә хатыны Әминә һәм кызы Таһирәгә язган хатында ялгызлыктан интегүен, китап укып, радио тыңлап һәм гармун уйнап күңел газабын басуын, дүрт мәче үстереп юануын белгертә. Шунысы игътибарга лаек: мәчеләрнең берсенә шагыйрь «Мастяк» дип исем кушкан икән. 1935 елның 21 февралендә хатыны Әминәгә язган хатында: «Лишь в театре играл на днях (на фортепьяно) наши мостякские мелодии: «Высоки Сибирские горы» и «Красная лисица»», – дип яза. 1936 елның 16 февралендә Уфа шәһәрендә яшәүче әнисе Һаҗәргә: «Бер вакыт табып, Мастякка яз инде, насыйп итсә, бергә барырбыз», – дип хат юллый. Кызганыч, Сәгыйть Сүнчәләйгә якыннары белән очрашырга һәм туган җирен кайтып күрергә насыйп булмый, шагыйрь «өчлек»нең 1937 елгы 9 октябрь карары белән атып үтерелә.


Игътибарыгызга Сәгыйть Сүнчә­ләй­­нең туган ил, туган җир турындагы ике лирик шигырен тәкъдим итәбез.


Ил җыры


Аерылганда гына туган илдән,


Сөеп калдым матур таемны;


Кемгә генә сөйлим, дускайларым,


Күңелемдәге каты кайгымны?


Таң алдыннан чыктым илемнән мин,


Газиз әнкәм үпте күземне;


Әлдә булса ишетәм, әнкәй генәм,


«Балакаем» дигән сүзеңне!


Чит илләрдә кайгым, сагышларым


Саргайттылар күркәм йөземне;


Күрергә генә насыйп булыр микән


Тагы да миңа газиз илемне.


  Авылда актык кич


Моңлы аулым, торган аулым! Бул бәхил! Инде китәм!


Талпына күңлем иреккә, мин бүтән илгә күчәм.


Читкә китсәм дә сине мин һич онытмам, әнкәем!


Син ни әйтсәң дә, ана, тапсам да чит илләрдә ямь.


Әрнү, рәнҗү, яшь кисте мине синдә, авыл!


Мин ничек түздем! Хәзер инде ачык алдымда юл.


Мин китәм, тик син, оям, искә төшәсең дә — эрим!


Айрылып китмәс идем, алда бүтән тормыш телим.


Аһ, туган, моңлы авыл! Китмәс күңелдән күрнешең,


Кайгы-михнәт җырлый-җырлый шаулаган моңлы кышың;


Язгы эссе көндә ауган ул сәрең, яңгырларың,


Ямь-яшел хәтфә кебек киң-киң уҗымлы кырларың;


Ярдагы шат чишмәнең серле агымлы уйнавы,


Ул күңелнең тын гына йоклап борынны уйлавы;


Ул бабайлардан калып килгән бәхет — урманнарың,


Ул бабайлар таптаган сукмакларың, тәхтең-тавың;


Ул кадер кичтә теләкләр берлә нечкәргәндә җан,


Таңда яңраучы әтәчләр таушы һәм моңлы азан;


Һәр үләнең, һәр җиләк, чәчкәң, агачың, яфрагың,


Язгы милли туй белән шатлыкта ямьләнгән чагың;


Шул җыенда — бәйгедә ул яшьләреңнең шатлыгы,


Ул — сиңайтим — кызларыңның күңленең йомшаклыгы;


Ул аларның йөзләренә балкыган ямь — җан яме,


Ул аларның язгы, иркен, яшь мәхәббәт бәйрәме?..


Әй, авыл! һәрбер җирең, һәрбер төшең, һәр байлыгың,


Һәр балаңның тормышы, ач кышларың, һәр бар-югың —


Барсы да күп күңлемә изге, якын кардәш булыр;


Һәммәсен сагъныр, онытмас, китсә дә читкә улың!


Мескин аулым! Күн балаңнан! Кич! Аңар син рәнҗемә,


Ул бәхет эзли, аңар юл бир, йөреп баксын, тимә!


Дәртле, яшь җанга һаман бер җир генә җитми; аңар


Тәңре биргән дөньяны — йөрсен рәхәт үз иркенә...


______________________________________


Әдәбият:



  1. Рашитов Ф.А. Мостяк (1713-2013). Страницы истории татарского села. – Саратов, 2013. – 220 с.

  2. Сәгыйть Сүнчәләй. Әсәрләр һәм хатлар / Төз.: Зөфәр Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 367 б.

Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру