Синодның 20-22 февраль карарына һәм шул уңайдан миңа килгән хатларга җавап

Әүвәл бу карарга җавап биреп тормам да дигән идем, вәләкин шул уңайдан нәмәгълүм затлар тарафыннан миңа юлланган бихисап хатлар – берәүләр мин һич инкяр итмәгән нәрсәләрне инкяр иткәнемә тирги; икенчеләр мин ышанудан туктамаган нәрсәләргә ышанырга үгетли; өченчеләр фикердәшлек белдерә – әмма белмим, мөмкин хәлме икән бу, һәм, анысына хакым бармы икән – кайгымны уртаклаша; һәм мин, гаделсезлеген расларга ниятләп, карарның үзенә карата да, шул уңайдан миңа нәмәгълүм затлар тарафыннан юлланган хатларга да җавап бирергә уйладым.

Синод карарының, гомумән, кимчелеге бик күп. Ул канунсыз һәм махсус рәвештә ике төрле уйларга урын калдырып гамәлгә куелган; ул башбаштаклы, нигезсез, хаксыз һәм, шуннан ары, яман фикерләргә, гамәлләргә этәрергә мөмкин яла һәм коткы тарату куркынычы тудыра.

Канунсыз һәм махсус рәвештә ике төрле уйларга урын калдырып гамәлгә куелган – чөнки, чиркәүдән куу булса, ул, ягъни карар, мондый вакытта кирәккән чиркәү кагыйдәләренә туры килергә тиеш иде, ә ул туры килми; әгәр дә бу – чиркәүгә һәм аның тәгълиматларына ышанмаган кеше чиркәү әгъзасы булып саналмый, дигән белдерү икән, ул, асылда чиркәүдән куу булмыйча, табигый ки, чиркәүдән куу булып тоелырга тиешле ишарә генә булыр иде; ул чынлыкта шулай булды да – һәркем тарафыннан тәгаен шулай кабул ителде.

Карар башбаштаклы, чөнки күрсә­телгән матдәләргә ышанмауда бары тик мине генә гаепли, гәрчә Россиядә күп кешеләр димим, гыйлемле кешеләрнең барысы да, диярлек, дим, минем ышанмауларымны уртаклаша һәм бу турыда үз фикерен әңгәмәләшкән вакытта да, укыганда да, китаплар аша да белдерә килә.

Лев Толстой тәмугта. Тазово авылы (Курск губернасы) чиркәвенең диварындагы рәсем. 1883 ел

Лев Толстой тәмугта. Тазово авылы (Курск губернасы) чиркәвенең диварындагы рәсем. 1883 ел

Карар нигезсез, чөнки аңарда минем ялган тәгълиматымны күпләп таратуым төп сылтау ителә, гәрчә бу очракта уйларымны уртаклашкан кешеләрнең саны күп дигәндә йөзгә җыеламы икән әле; өстәвенә, цензураның һәйбәт эшләве сәбәпле, дин турында басылган, ягъни нәшер ителгән язмаларымның саны шулкадәр аз ки, хәтта, хатлардан күренгәнчә, Синод карарын укыган кешеләрнең күбесе бу хакта ни-нәрсәләр язганымны белми дә икән.

Карар күзгә карап ялган сөйли: чиркәү, ничә тапкыр мине аңга китерергә тырышуына карамастан, теләгенә ирешә алмаган, имеш. Мондый хәлнең беркайчан да булганы булмады.

Карар, хокук теле белән әйткәндә, ялага тартым, чөнки ул күрәләтә гаделсез һәм минем шәхесемә зыян китерерлек карашлардан оешкан.

Карар, ниһаять, яман хисләргә һәм гамәлләргә этәргеч тә, чөнки ул, алдан көтелгәнчә, белемсез һәм фикерсез кешеләрнең күңелендә миңа карата ачу һәм нәфрәт, хәтта үтерү теләге уята. Син диннән сөрелдең, эттәй себерелеп яшәп, аяк сузачаксың да, теге дөньяда мәңгелек газапка кабачаксың… мәлгунь син, карт иблис… каһәр суксын, дип яза берсе. Икенчесе мине әлегәчә манастырга (монастырьга) олактырмаган өчен хөкүмәтне әрли һәм хатны аркылыга-буйга сүгенү сүзләре белән тутыра. Өченчесе яза: хөкүмәт тыймаса, үзебез сине авыз ачмаслык итәрбез, ди; хат каргаулар белән тәмамлана. Син кабахәтне, дип яза дүртенчесе, юк итү чарасын табармын… Яңадан ямьсез сүзләр кабатлана.

«Алар... сабыйлар күңеленә дә ялган орлыгы төшерә...» Лев Толстой оныклары белән. 1909 ел

«Алар… сабыйлар күңеленә дә ялган орлыгы төшерә…» Лев Толстой оныклары белән. 1909 ел

Хәзер, Синодның карары чыкканнан соң, кайбер кешеләр белән очрашканда, күрешкәндә дә үземә карата ачу хисе бөркелгәнен тоям мин. Карар чыккан көнне үк, 25 февральдә, мәйдан кичкәндә, шәхесемә атап әйтелгән сүзләр ишеттем: кеше рәвешенә кергән иблис бу; ул чакта гавам үзгәрәк кешеләрдән оешкан булса, ихтимал, кара көйдергәнче тукмарга да күп сорамаслар иде, берничә ел элек Пантелеймон кәшәнәсе (часовня) янында бәгъзе затны тукмаган кебек.

Шуңа күрә, Синод карары, гомумән, яхшы түгел. Карарның азагында исеме күрсәтелгән һәм имзасы салынган берничә затның мине дә үзләренең сыңары итәргә теләп баш орулары ул карарны һич яхшыртмый.

Бусы гомуми сүзләр булды. Төбенәрәк төшеп карасаң, карарда гаделсез урыннар байтак, шуларга тукталыйк. Карарда язылган: дөньяга танылган язучы, тумышы белән урыс кавеменнән булган, чумдырылуы һәм тәрбиясе белән праваслау динендә йөргән граф Толстой, үзенең горур гакылына сокланып, һич тартынусыз ходайга һәм аның Мәсихенә һәм аның изге казанышларына каршы баш күтәрде, үзен туендырган һәм тәрбияләгән анасыннан – праваслау чиркәвеннән җәмәгать алдында ваз кичте, диелгән.

Үзен праваслау чиркәве дип атаган оешмадан ваз кичүем – хак, бу, һич шөбһәсез, гадел әйтелгән сүз. Ләкин ваз кичүнең нигезендә Ходайга каршы баш күтәрүнең әсәре дә юк, киресенчә, барлык вөҗүдем белән аңа хезмәт итәргә теләүдән чыгып кылынган гамәл бу. Чиркәүдән һәм халык бердәмлегеннән, никадәр ул миңа якын һәм кадерле булмасын, баш тартканчы мин, кайбер билгеләре буенча чиркәүнең дөреслеген, хаклыгын шик астына алып, берничә ел гомеремне теоретик һәм практик яктан чиркәү тәгълиматын өйрәнүгә багышладым: теориягә килгәндә – чиркәү өйрәтмәсенә кагылышлы барча хезмәтләрне укып, тәнкыйть күзлегеннән үткәреп, өйрәнеп чыктым; практикага килгәндә – елдан артык гомерем буе чиркәүнең һәр кушкан таләбен үтәп, рузасын тотып, бер гыйбадәтен калдырмыйча яшәдем. Нәтиҗәдә, инануымча, чиркәү тәгълиматы теоретик күзлектән мәкерле һәм зарарлы ялган, практик күзлектән – нәсара өйрәтмәсенең асылын яшереп тотучы иң тупас, дорфа хорафатлар һәм сихерчелек җыелмасы булып чыкты.

Дога китабын кулга алу, праваслау руханилары тарафыннан бертуктаусыз кылына һәм нәсаралар гыйбадәте дип тәкъдим ителә торган йолаларга күз төшерү җитә, аермачык күрәсең – бу йолалар тормышның төрле хәленә, төрле вакытына, төрле вәзгыятенә яраклаштырылган сихерчелектән гайре берни түгел. Үлә калса туры оҗмахка керсен өчен сабыйга, мәгълүм сүзләр кабатлап, май сөртергә һәм чумдырып өлгерергә кирәк; бала тапкан хатын сафлансын, чистарынсын өчен әфсен пышылдарга кирәк; эштә уңыш килсен яисә яңа йорттан тыныч тормыш китмәсен өчен, икмәк уңсын өчен, корылык бетсен өчен, сәяхәт имин тәмамлансын өчен, тән сырхаудан арынсын өчен, бакыйлыкка кичкән кешенең хәле җиңеләйсен өчен – боларның һәммәсенә өстәп тагын мең-мең хәл-халәт өчен мәгълүм әфсеннәр бар һәм рухани, тиешле сәдакасыннан калмаганда, ул әфсеннәрне тиешле урында укып чыга.

Мин, чыннан да, чиркәүдән баш тарттым, аның йолаларын үтәми башладым һәм туганнарым аңларлык итеп васыятемә теркәдем: җан тәслим кылган мәлемдә чиркәү руханиларын якын китермәгез, үлек гәүдәмне, һәрбер кирәксез һәм җирәнгеч нәрсәне алып аткан кебек, әфсенләмичә-төфсенләмичә, тизрәк юкка чыгарыгыз, исән кешеләргә яшәргә комачауламасын.

Лев Толстой. И.Е.Репин рәсеме. 1901 ел

Лев Толстой. И.Е.Репин рәсеме. 1901 ел

Әдәби эшчәнлеген һәм илаһ тарафыннан иңдерелгән сәләтен Мәсихкә һәм чиркәүгә каршы тәгълиматлар таратуга багышлый һ.б., үзенең дә, укучыларының да дөньяда, бигрәк тә кадерле ватаныбызда күпләп-күпләп тарата барган язмаларында һәм хатларында, фанатикларча ашкынып, праваслау чиркәвенең һәм нәсара диненең асылын тәшкил кылган барлык дини кануннарны җимерергә чакыра, дигән бәяләмәгә килгәндә исә, бу – гаделсезлек. Мин беркайчан да үз тәгълиматымны тарату белән мавыкмадым. Дөрес, иҗатымда Мәсих өйрәтмәсен үзем аңлаганча, үзем тойганча яктырттым һәм, кызыксынучы кеше булса, язганнарымны аннан яшермәдем, вәләкин һичкайчан аларны нәшер итмәдем; сорасалар гына Мәсих өйрәтмәсен ничек аңлавымны бәян кылдым; андыйларга ни уйлаганымны яшермичә әйттем һәм, кул астында очраса, китапларымны һәдия иттем.

Аннары болай язылган: ул алланы, галәмнең изге өчледә данлана торган барлыкка китерүчесен һәм химаячесен, ходаебыз Гайсә Мәсихне, кеше рәвешен алган алланы, дөньяны аклаучы һәм коткаручыны инкяр итә, безнең өчен, кешеләр өчен газап күргән һәм безне коткарыр өчен үлгәннән соң терелеп торган Мәсих ходайның орлыксыз яралуын һәм изге кыз Мариянең Мәсих туганчы һәм Мәсих туганнан соң гыйффәтле булып калуын танымый, диелгән. Аңлаешсыз өчлене һәм бүгенге көнгә һичнинди кирәге калмаган беренче кеше турындагы мәсәлне, адәм токымын ярлыкаучы илаһның саф кыздан тууын раслаган мәсхәрәле вакыйганы инкяр кылуым – хак, бу – гадел сүз. Рух булган илаһны, ярату-мәхәббәт булган илаһны, бар нәрсәнең башлангычы булган бердәм илаһны исә инкяр кылмыйм гына түгел, дөньяда аннан гайре һичнәрсәнең булмавына, тереклек итмәвенә ант эчәм, тормышның мәгънәсен дә, нәсара тәгълиматы кушканча, илаһ ихтыярын үтәүдә күрәм.

Тагын болай диелгән: үлгәннән соңгы тормышны, бүләк һәм җәзаны кире кагам, имеш. Үлгәннән соңгы тормышны тәмугта иблисләр белән бергә мәңгелек җәфа чигү яисә оҗмахта мәңге ләззәт кичү дип алсак, чыннан да, бу – гадел сүз, мин андый тормышны кире кагам; вәләкин бакый гомерне һәм җәзаның монда һәм һәр төштә, хәзер һәм мәңге булуын шулкадәр хак дип таныйм ки, өлкән яшьтә булуым сәбәпле, хәтта бер аягым белән кабердә басып торган килеш, бәдәни үләргә, ягъни яңадан туарга теләмәс өчен шактый тырышлык куям һәм ышанам: һәр яхшы гамәлем мәңгелек тормышның чын рәхәтен, ләззәтен арттыра, ә һәр начар гамәлем аны котылгысыз киметә.

Синод мине серле йолаларны (таинство) хурлауда, мыскыллауда фаш итә. Бу, чыннан да, гадел сүз. Барлык йолаларны да мин түбән, тупас, нәсара өйрәтмәсенә һәм илаһны аңлауга каршы төшә торган сихерчелек һәм, аннан битәр, инҗилдә күрсәтелгән шартларны бозу дип күрәм.

Өлкәннәр чукынсын да, ди – нәсаралыкны үзе теләп, аңлап кабул иткәннәр бер хәл, әмма сабыйларны чукындыру әлеге коточкыч гамәлнең асыл мәгънәсен берничек аклый алмый; элгәре үк кавышкан парларга никах йоласы үтәүне, аерылышуга юл куюны һәм аерылышкан сыңарларны янә кушуны инҗил тәгълиматының һәм мәгънәсенә, һәм таләбенә каршы төшкән эшчәнлек дип исәплим. Гөнаһларның тәүбә-истигъфар (исповедь) юлы белән кичерелүендә зарарлы, яман ялган күрәм, мондый эшләр әдәпсезлекне, әхлаксызлыкны арттыра һәм гөнаһ кылудан курку хисен юкка чыгара. Зәйтүн мае яисә миро белән майлап чукындыруны, тәрегә (икона) табынуны, черегән мәет калдыкларын хөрмәтләүне, догалык китабы тулып яткан йолаларны, догаларны, әфсеннәрне тупас сихерчелек галәмәте дип кабул итәм; икмәк салынган шәраб эчеп гөнаһлардан арыну йоласында (причащение) бәдән-гәүдәне илаһилаштыруны һәм нәсара тәгълиматын бозып аңлатуны күрәм; изгеләштерүне, күрәләтә ялганга хәзерләнүдән тыш, Мәсих сүзләренә капма-каршы кылынган эшкә тиңлим – ул кемне дә булса укытучы, ата, остаз дип атауны тыйган (Маттай бәян иткән яхшы хәбәр 23:8-10).

Лев Толстойның Ясная Поляна утарындагы кабере. Хәзерге Тула өлкәсе

Лев Толстойның Ясная Поляна утарындагы кабере. Хәзерге Тула өлкәсе

Карарның, ниһаять, иң азагында минем соң дәрәҗәдә зур ялгышым телгә алынган: ул праваслау халкы тоткан диннең иң изге кыйммәтләрен хурлап, серле йолаларның иң бөеге саналган изге евхаристияне мыскыллаудан да тайчанмый, диелгән. Әлеге серле йоланы (имеш) башкарганда атакайның нәрсә эшләвен читләмичә, ничек бар – шулай итеп, ягъни гади, төгәл рәвештә сурәтләвемә килгәндә, әйе, чыннан да, хакыйкатькә туры килә, бу – гадел сүз; ләкин әлеге серле йоланың (имеш) изге гамәл булуы һәм аны гади генә төстә, ягъни ничек бар – шулай итеп язуның мәсхәрәгә төшерелүе – юк, бусы һич кенә дә гаделлек түгел. Киртәне «иконостас» димичә киртә дип атау, чынаякны «портир»* димичә чынаяк дип атау гына мәсхәрә була алмый; коточкычның коточкычы, азагы-чиге күренмәс, имәндергеч мәсхәрә – бәгъзе кешеләрнең алдау һәм гипнозлаштыру эшендә чиксез мөмкинлекләр файдаланып балаларны, гади халыкны төрле сафсатага күндерүе: икмәк кисәкләрен мәгълүм рәвештә тураклап мәгълүм сүзләр әйтеп шәрабка орындырсаң, бу кисәкләргә илаһ күчәр; бу икмәкне шәрабтән исән кешеләрнең берәрсенә багышлап чыгарасың, ул кеше саулыктан аерылмас; мәрхүмнәрнең берәрсенә багышласаң, теге дөньяда анысының рухы шат булыр; кем дә кем бу икмәк кисәген ашаса, шуның үзенә дә илаһ керер.

Чәчең үрә торырлык явызлык бит бу!

Мәсихнең шәхесен ничек кенә аңласалар да, аның дөньяда явызлыкны бетерүгә юнәлтелгән тәгълиматы гаять гади, җиңел – бозып күрсәтмәгәндә ул, һичшиксез, кешеләргә яхшылык өләшә; тәгълиматның бусында исә барысы да яшерелгән, чумдыру, май сылау, хәрәкәтләр, әфсеннәр, икмәк кисәкләре йоту дәрәҗәсенә җиткереп үзгәртелгән, Гайсә өйрәтмәсеннән һични калмаган. Аерым бер зат пәйда булып, кешеләргә Мәсих тәгълиматының асылы сихерчелектән, иртәнге һәм төшке гыйбадәтләрдән, шәмнәрдән, тәреләрдән гыйбарәт түгеллеген искә төшерсә, Мәсих өйрәтмәсенең асылы кешеләрнең бер-берсен яратудан, явызлыкка карата явызлык кылмаудан, хөкем итмәүдән, бер-берсен үтермәүдән гыйбарәт булуын искәртсә, әле генә телгә алынган алдау-йолдаулардан төрле файда күргән бәгъзеләр шаккатмалы тәвәкәллек белән чиркәүләр, газеталар, китаплар, катехизислар аша тамак ертып: юк, Мәсих беркайчан да ант эчүне (присяга) зарар санамаган, үтерүне (сугышлар, җәзалаулар) тыймаган, ә явызлыкка сабыр торуны Мәсихнең иблис хәйләкәрлегенә ия дошманнары уйлап чыгарган, дип оран салачак.

Ә иң куркынычы: бу кешеләр өлкәннәрне генә алдап калмый, чиксез мөмкинлекләреннән файдаланып, Мәсихнең «балаларны алдаучының башы бәладән чыкмас» дип вәгазьләвенә карамастан, сабыйлар күңеленә дә ялган орлыгы төшерә. Бу затлар кечкенә файда-табыш юнәтер өчен мең өлеш артык явызлык кыла, Мәсих өләшкән һәм җәмгыятькә бәхет иңдерергә тиеш булган хакыйкатьне кешеләрдән яшерә. Алар тузган кәзәкигә һәм кырык тиен акчага кызыгып биш-алты кешелек гаиләне суеп чыккан башкисәрдәй кылана. Ул юньсезгә бичаралар, югыйсә, бар киемен, бар акчасын болай да китереп бирерләр иде. Харап итмәсен генә! Вәләкин ул бәндә башкача гамәл кыла алмый. Аларны ун мәртәбә шәбрәк шартларда, купшылык, затлылык эчендә яшәтергә дә күнеп булыр иде. Ялган белән агулап кешеләрне генә харап итмәсеннәр! Вәләкин алар башкача гамәл кыла алмый. Бу – коточкыч хәл. Шуңа күрә дә аларның эшчәнлеген фашлау – дөрес эш, алай гына да түгел, хәтта зарури эш тә. Дөньяда ниндидер изгелек бар икән әле, ул һич кенә дә серле йолалар түгел, ә, һичшиксез, шушы дини ялганның чын йөзен ачудан гыйбарәт.

Әгәр чуаш кешесе үз потына каймак сылый яисә аны чыбыклый икән, битараф рәвештә янәшәсеннән узып китәргә мөмкинмен, чөнки ул миңа чит-ят хорафаты хакына гамәл кыла һәм аның бу гамәле минем өчен изге булган төшенчәләргә кагылмый; вәләкин кешеләр, никадәр күп булмасыннар, хорафатлары никадәр тирәннән, борынгылыктан килмәсен һәм никадәр кодрәтле күренмәсен, мин ышанып яшәгән илаһ һәм миңа тормыш биргән, аннан битәр, башка кешеләргә дә тормыш бирә алган Мәсих тәгълиматы хакына тупас сихерчелек белән шөгыльләнә икән, мин моны сабыр гына күзәтеп тора алмыйм. Алар кылган гамәлләрне матур сүзләр артына яшермичә, үз исеме белән атыйм икән, димәк, илаһка һәм аның нәсара тәгълиматына ышанганга күрә, башка юлым юк минем, башкача эшли алмыйм, димәк, мин. Аларның, кара эшләрен танып, котлары ботына төшәр урынга, ялганнарын ачып салучыны кара эштә гаепләүләре – ялган гамәлләренең никадәр колачлы булуын ассызыклый; мондый вакыйгалар хакыйкый илаһны яшереп тоткан ялганга каршы көрәшергә чакырырга, илаһка һәм Мәсих өйрәтмәсенә ышанучы кешеләрнең санын арттыруга этәрергә тиеш, югыйсә.

Әхрамнан үгезләрне, сарыкларны һәм сатучыларны куып чыгарса, Мәсихкә да бүген «мәсхәрәче» ярлыгы тагылыр иде. Әгәр дә ул, терелеп торып, чиркәүдә үз исеменнән ниләр кылынганын күрсә, ихтимал, тагын да зуррак һәм тагын да гаделрәк ачу белән бу коточкыч антиминсларны, сөңгеләрне, хачларны, шәмнәрне, тәреләрне һәм сихерчелек кылып кешеләрдән илаһны һәм аның өйрәтмәсен яшереп тоткан ялганнарны чыгарып ташлар иде.

Синодның минем хактагы карарында гадел һәм гадел булмаган урыннар менә шул иде. Алар ышанабыз дигән нәрсәләргә мин, чыннан да, ышанмыйм. Ләкин алар халыкка «ул ышанмый» дип аңлаткан бик күп нәрсәләргә ышанам.

Нәрсәгә ышанам соң? Рух сыйфатында, ярату сыйфатында аңлаган илаһка ышанам. Үземнең аңарда булуыма, аның миндә булуына ышанам. Илаһ ихтыярының, иң анык рәвештә, адәм баласы булган Гайсә өйрәтмәсендә чагылуына ышанам, ләкин Гайсәне илаһ дип тануны һәм аңа табынуны иң бөек мәсхәрә (кощунство) дип саныйм. Кешенең бәхете илаһ ихтыярын үтәүдә дип аңлыйм, аның ихтыяры исә, инҗилдә язылганча, бер-береңне яратуда, башкаларга карата ягымлы мөнәсәбәттә торуда; канун һәм пәйгамбәрләр инҗилдә генә урын алган дип беләм. Яшәү мәгънәсе – калебеңдә ярату хисен арттыруда, дип инанам, бу хисне арттырудан кеше тагын да күбрәк бәхеткә ирешә; кешедә ярату хисе күбрәк булган саен аның үлемнән соң да күбрәк бәхеткә ирешәчәгенә ышанам; бу хис кенә ызгыш-талаш, ялган һәм ирексезлек хөкем сөргән дөньяда хөр татулык, дөреслек һәм туганнарча ярату тойгылары үстерә, ягъни чын илаһ патшалыгы урнаштыра ала. Яратуга ирешер өчен исә бер генә чара күрәм: дога; ләкин әхрамнарда укыла торган һәм Мәсих тарафыннан катгый тыелган (Маттай бәян иткән яхшы хәбәр, 8:5-13) дога түгел, ә Мәсих үзе үрнәк итеп җибәргән дога – аулакта укылганы, тормышыңның мәгънәсен яңартуга һәм ныгытуга нигезләнгәне, илаһ ихтыярына бәйлелегеңне тануга корылганы.

Ышануларым кемне дә булса мыскыллый, борчый яисә кемнеңдер күңеленә вәсвәсә сала, нәрсәгәдер комачаулый, кемгәдер ошамый икән, нишлим – килеш-килбәтемне үзгәртә алмаган кебек, бу инануларымны да үзгәртү хәлемнән килми. Үземә берьялгызыма яшисе, үземә берьялгызыма үләсе (һәм бик якын арада), шуңа күрә, илаһыма барыр көнем якынлашканда, мин аерата үзгә төрле ышана, үзгә төрле инана алмыйм. Фәкать минем ышану гына һәрвакыт һәм һичшиксез хакыйкый булырга тиеш, дип әйтмим, вәләкин башка андый – һәм гади, һәм анык, һәм акылым белән күңелем таләпләренә туры килерлек ышану да күрмим; андыйга тап булсам, ике дә уйламый шуны кабул итәр идем; чөнки илаһка хакыйкать кенә кирәк. Шулкадәр газапланып көч-хәл арынган уй-халәткә мин һичничек кире кайта алмыйм хәзер; оча торган кош кебек – ул да ватып чыккан йомырка кабыгына кире кайта алмый бит.

Нәсаралыкны хакыйкатьтән ныграк яраткан кеше озакламый чиркәвен яисә сектасын нәсаралыктан ныграк ярата башлаячак һәм, ахыр чиктә, аның мәхәббәте фәкать үзен (үзенең тынычлыгын) ярату белән тәмамланачак, дигән Кольридж**.

Мин үзгә юлдан киттем. Мин әүвәл праваслау динен тынычлыгыма караганда ныграк яраттым, аннары чиркәүгә караганда нәсаралыкны яратарак төштем, хәзер исә барысыннан да ныграк хакыйкатьне яратам. Хакыйкать нәсаралыкның мин аңлаган шәкеленә, рәвешенә туры килә. Һәм мин бу нәсаралыкка ышанам, тыныч күңел белән рәхәт чигеп яшим һәм тыныч күңел белән рәхәт чигеп үлемемә якынлашам.

1901 елның 4 апреле,
Мәскәү

Тәрҗемәчедән: Аңлашыладыр ки, журналның алдагы битлә­рендә урын алган анафема (диннән сөрү) белән бергә санасаң, бүгенге Россия кануннары нигезендә граф һәм язучы Лев Толстой рәсми рәвештә өч тапкыр экстремист дип танылган.

Изге Синодның Праваслау Грек-Россия Чиркәвенең тугрылыклы балаларына мөрәҗәгате илә граф Лев Толстой турындагы1901 ел 20-22 февраль карары

________________________________________________

Чыганак:  Л.Н.Толстой. Полное собрание сочинений в 90 томах. Том 34. – Москва: Государственное издательство художественной литературы, 1952.

* Портир – евхаристия вакытында кулланыла торган чынаяк.

** Кольридж Сэмюэль Тейлор (1772-1834) – инглиз шагыйре, тәнкыйтьче. Толстой бу урында эпиграфта күрсәтелгән. фикерне кабатлый.

Рүзәл Мөхәммәтша тәрҗемәсе

Комментарий язарга