«Сугышта вәйран була газиз башлар…»

Беренче бөтендөнья сугышы 1914 елның 15 (28) июлендә башланып, 1918 елның ахырына кадәр дәвам иткән.Ул замандагы иң көчле державалардан ике коалициянең:бер яктан Германия, Австро-Венгрия, Төркия һәм Болгария,ә икенче яктан 1907 елда берләшкән Антанта (1) илләре – Россия, Франция,Бөекбритания, Сербиянең коточкыч бәрелеше нәтиҗәсендә бөтен Европа һәм өлешчә башка кыйтгалар да ут, кан, вәхшәт, ачлык, михнәт эчендә калган.
Европадагы союзниклары сугыша башлау сәбәпле, Россиядә 18 (31) июльдә гомуми мобилизация игълан ителгән. Польша, Украина һәм Балтыйк буен тартып алу максаты белән 1914 елның 19 июлендә (1 август) Германия Россиягә сугыш игълан иткән. Патша Россиясе дә Төркияне бүлеп, Кара диңгездән Урта диңгезгә чыгу өчен Дарданелл бугазын үзләштерергә омтылган, шулай ук Константинопольне һәм Австро-Венгриянең бер өлешен тәшкил иткән Галицияне яулап алырга тырышкан. Россия армиясе Балтыйк буе, Галиция һәм Польшада Германия гаскәрләренә, шулай ук Кавказ артында төрек гаскәрләренә каршы сугыша.
0_cfcc7_8e23677e_orig
1914 елда сугышны чагыштырмача уңышлы алып барган Россия армиясен 1915 елда немецлар шактый чигенергә мәҗбүр иткән. 1915 елның март аенда рус армиясенең Перемышль шәһәрен алуы – ул елдагы иң зур уңышы булган. Шул ук елның апрель аенда немецлар көчле һөҗүм башлагач, бу каланы руслар июнь аенда дошманга калдырып китәргә мәҗбүр була. Корал, артиллерия снарядлары җитмәү, гомумән, тәэминатның начар булуы, немецларның сан ягыннан күплеге (ике мәртәбә артыграк булуы) һәм дошманның көчле артиллерия һөҗүмнәре нәтиҗәсендә рус армиясе Польшаның көньяк өлешеннән чигенергә мәҗбүр була. Аннан соң немецлар рус армиясен Польшаның төньяк тарафыннан да кысрыклый. Ягъни, 1915 елның 26 июнендә Польшада Висла һәм Буг елгалары арасында герман армиясе һөҗүм башлаган. 4 августта Варшаваны немецлар алган. Шул сәбәпле Россия армиясендә гомуми рух төшенкелеге күзәтелгән һәм сугышчылар дошманга күпләп әсир төшкән.
1916 елда Антанта илләре дошман якның һөҗүмнәрен һәм каршылыгын сындыруга ирешкән. Шул ук вакытта Россия гаскәрләре төрекләр белән сугышта уңыш казанган. Ләкин Россиядә 1917 елның февралендәге революция хәрәкәте нәтиҗәсендә армия таркала башлый һәм фронттагы хәлләр кискенләшә. 1918 елның 3 мартында Россия белән Германия арасында Брестта төзелгән солых нигезендә Совет Россиясе сугыштан чыккан. Брест солыхы буенча Россия Польшаны, Балтыйк буен һәм Украина белән Белоруссиядәге җирләренең бер өлешен югалткан.
0_cfcb9_20f5b4c7_orig
Тарихта аңарчы күрелгән дәһшәтләр белән чагыштырганда, иң күп үлем һәм җимереклекләргә китергән бу сугыш Россия империясе өчен аеруча зур хәсрәт булган. 1914-1915 елларда Россиядә 12 миллионга якын (кайбер белгечләр язуынча, 16 миллионлап) ир-егет сугышка мобилизацияләнгән. Шуларның ун процент чамасын мөселман төрки-татарлар тәшкил иткән. Россиядәге мөселман төрки-татарлардан бу сугышка 1-1,5 миллион кеше фронтка алынган. Россия армиясенең 2,5 миллион чамасы гаскәри ир-егетенең үлеме, тагын шулкадәр үк сугышчыларының әсирлеккә эләгүе, толлар, ятимнәр, ачлык, ил хуҗалыгының җимерелүе, хакимият кризисы һәм бүтән бәхетсезлекләр бергә укмашып, яшәеш агымын бик нык какшаткан.
Сугышка мобилизацияләнүчеләр саны буенча Вятка губернасы бөтен Россиядә өченче урында торган. Губернада беренче мобилизация үткәрелгәндә (1914 елның 27 июлендә) биш өяздән, шул исәптән Алабуга өязеннән, хәрби хезмәт үтеп кайткан запастагы 45 мең кеше сугышка алынган. Икенче чакырылыш көненнән (3 августтан) бөтен губернадан тагын 70 мең кеше фронтка озатылган. Шуларның 90 проценты крестьяннар булган һәм бер айдан да аз вакыт эчендә Вятка губернасындагы авыллар 100 мең крестьяннан (эшкә яраклы ир-атларның 28%) мәхрүм калган. Сугышка мобилизацияләү вакытының авылдагы кайнар эш чорына туры килеп, бик күп хуҗалыклар төп эшче көченнән аерылу сәбәпле, бөлгенлеккә төшкәннәр һәм ачлыкка дучар булганнар. Өстәвенә, крестьяннарны солдатка алу белән бергә, атлар һәм сбруйлар да мобилизацияләнгән. Бу хәл авылда яшәүчеләрне тагын да хәерчеләткән.
0_cfcb6_9493c611_orig
Алабуга өязендәге татар авылларында да хуҗалыкның бөтен эшләре хатын-кызлар, картлар һәм балалар өстенә төшкән. Җитмәсә, аларны Ижевск корал заводы өчен урман кисүгә мәҗбүриләп эшкә куып торганнар. Россиядә икмәк һәм, гомумән, азык-төлек кризисы елдан-ел көчәйгән. Авыллардагы запас ашлыкларның бер өлеше армия һәм дәүләткә җыеп алынган. 1917 елның август аенда ачлыктан интегүче Түбән Новгород, Владимир һәм Кострома губерналарыннан ашлык алырга килгән меңләгән кеше елга юлы буенча Камадагы пристаньнарда һәм тимер юл буенча станцияләрдә төшеп, Алабуга һәм Сарапул өязләрендәге авылларга килеп тулган. Хәлләр аеруча киеренкеләнгән. Бу як авылларына кораллы хәрбиләр китерелгән. Җирле халык белән Түбән Новгородтан килгән меңләп кеше арасында тимер юл станцияләре һәм пристаньнарда бәрелешләр булган. Алабуга өяз идарәсе спекулятив бәягә сатылган барлык ашлыкны армия өчен көч белән йолып алу турында карар чыгара. Өстәвенә, волостьлардан җыелган икмәк өчен тиешле акча бөтенләй түләнмәгән, авыллардагы запас амбарларда һәм халыкның үзендә ашлык беткән. Шулай итеп, 1917 елның көзендә крестьяннарның җир өчен көрәше һәм хөкүмәткә ашлык бирүдән баш тартуы көчәя бара. Авыл хуҗалыгы түбәнгә тәгәри. 1916 ел белән чагыштырганда, 1917 елда Вятка губернасындагы чәчүлек җирләр өчтән бер өлешкә кимегән.
0_cfcaf_3d94ae1_orig
Һәр көндә үлем белән очрашкан сугышчыларга туган якларындагы, үз хуҗалыгындагы менә шундый четерек­ле хәлләр турындагы хәбәрләр ирешеп торган. Сугыш мәхшәре эчендәге бичара солдатларга гаилә хәсрәте дә зур борчулар тудырган. Фронтовиклар командирларына, туган җирләрендәге земстволарга, волость идарәләренә ачлыктан интегүче үз гаиләләренә ярдәм итүне сорап, меңнәрчә хатлар һәм үтенечләр язган. Тик аларны канәгатьләндерү мөмкин булмаган.
Сугышта катнашып исән калган сол­датлар, илдәге революцион үз­гә­решләрдән соң, 1917 елның ноябрь-декабрендә туган җирләренә кайта башлаганнар. Шактые 1918 елның язында, Брест солыхыннан соң гына кайткан.
Герман сугышында меңнәрчә татар ир-егетләре дә һәлак булган, гарип-горабага әйләнгән, ничаклы балалар ятим һәм хатыннар тол калган. Сугыш афәтенең ни дәрәҗәдәге мәхшәр икәнлеген ул заманда яшәгән кешеләр бик яхшы аңлаган. Тик Герман сугышы туктап җитәр-җитмәс, аның коточкыч фаҗигаләренә 1918 елда илдәге гражданнар канкоешы тоташып киткән.
Илдәге барлык халык өчен дәһшәтле булган бу сугышның зур фаҗигасе, монысыннан да куркынычлырак Икенче бөтендөнья сугышының вәхшәте һәм хәсрәте аркасында гына бераз онытылган.

***
Беренче бөтендөнья сугышы чорында алман әсирлегендә булган татарларның төгәл саны билгесез. Бу мәсьәләне махсус өйрәнгән тарихчы И.Гыйләҗев андый язмышка юлыгучылар дистәләгән мең булган, дип яза. Шулай ук ул Алмания территориясендә урнашкан кимендә 100 хәрби әсирләр лагеренда татар солдатлары булуын белдерткән. Ул чор әсирләре турында мәгълүматлар матбугатта берникадәр чыгып килә. Дөрес, аларның күбесе Берлин янындагы Вюнсдорф һәм Цоссен шәһәрчекләре арасында мөселман әсирләре өчен махсус төзелгән ике лагерьга багышланган. Бу лагерьлар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булганлыктан, аларны бер исем астында Вюнсдорф лагере дип атау да гамәлдә булган. Мөселман әсирләре өчен махсус лагерьлар төзү мәсьәләсе 1914 елда – сугыш башлану белән үк туган. Аларга әсирләр туплау 1915 елның җәенә хәтле дәвам иткән.0_cfcae_84ae026d_orig
Мәкаләләрдә язылганнарга караганда, Вюнсдорф лагерендагы татар әсирләре кырыклап командага бүленеп, баракларда яшәгән. Анда 1915 елда зур гөмбәзле, биек манаралы мәчет төзелгән, театр өчен аерым бина булган, оркестр һәм китапханә оештырылган. Татар әсирләре өчен 1915-1918 елларда «Әл-җиһад» һәм 1918 елдан «Яңа тормыш», 1919-1920 елларда «Татар иле» исемнәрендәге газеталар, китаплар да чыгарылган2. Бу лагерь, Алман хөкүмәтенең мөселман хәрби әсирләре өчен император Вилһельм әмере белән махсус сәяси-пропаганда максатларында оештырылган. Галимнәр язуынча, Алмания җитәкчелеге әлеге лагерьны мөселман илләре алдында гына түгел, ә мөселманнар яшәгән Антанта дәүләтләре өчен дә алман индустриясенең һәм тәртибенең бөеклеген пропагандалау чарасы итеп караган. Вюнсдорф лагерендагы тоткыннарны Антантаның колониаль буйсынуындагы илләрендә мөселманнарны дин нигезендә берләштереп, Алмания­нең дошманнарын эчтән таркату, төрле баш күтәрүләр оештыру, хәтта революцион күтәрелешкә әзерләү максаты куелган булган. Шулай ук мөселман әсирләреннән хәрби берләшмәләр оештырып, аларны Антанта илләренә каршы сугышта куллану нияте дә хөкем сөргән. Бу мәсьәләдә төп ышаныч – Германиянең союзнигы һәм ул чорда дөнья мөселманнарының үзәге буларак танылган Төркиягә йөкләнгән. Төркия, үз нәүбәтендә, 1914 елның ноябрендә Бөекбритания, Россия һәм Франциягә каршы изге сугыш – җиһад игълан иткән. Алманиянең мөселман әсирләренә карата сәясәте турында И.Гыйләҗев хезмәтләрендә һәм соңгы күләмле мәкаләсендә тәфсилләп аңлатылган3, шунлыктан ул мәсьәләгә монда киңәеп тукталу ихтыяҗы юк.
Вюнсдорфтагы әсирләр лагеренда татарлардан тыш, Антанта илләренең армияләреннән әсирлеккә төшкән төрле халык вәкилләре дә тотылган. Россия армиясендәге Идел-Урал буе татарлары һәм шул ук төбәкнең башка халык вәкилләре, әрмәннәр белән грузиннар, нигездә, «Виноград тавындагы лагерь»да (Weinberglager), ә «Ярымай лагере»нда (Halbmondlager) Көнбатыш һәм Төньяк Африкадагы, Һиндстандагы француз һәм инглиз колонияләре әсирләре тупланган. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Вюнсдорфтагы «Ярымай лагере» белән Цоссендагы «Виноград тавындагы лагерь»да 1916 елда 15 мең мөселман әсире тотылган. Шулардан Вюнсдорф лагеренда 4000 әсир булган. Вайнберг лагерендагы мөселман әсирләренең төрле вакыттагы гомуми саны 10-13 меңне тәшкил иткән4. Бу лагерьлардагы тоткыннар әсир буларак түгел, ә Алман иленең кунаклары кебек сыйфатланган. Аларда әсирләрне яхшы ашату һәм киендерү, алар белән яхшы мөгамәлә кылу, чагыштырмача ирекле яшәү мөмкинлеге тудыру каралган. Чынлыкта да, әлеге лагерьлардагы әсирләр башка тоткыннар кичергән күп төрле җәфаларны күрмәгән.
0_cfca8_ae957539_orig
Немец лагерьларындагы әсир мөселманнарны «җиһад»ка өндәү 1916 елда туктатылган. Алманлыларның бу нияте тормышка ашмаган, Россия мөселманнары немец пропагандасына бирешмәгән.
Ләкин Германиянең бөеклеге һәм Шәрык-мөселман дөньясына карата бик дустанә мөнәсәбәттә булуын агитацияләү эшчәнлеге туктатылмаган. Моның бер дәлиле итеп, 1918 елда Берлинда татар телендә басылып чыккан «Алмания – Шәрык мөнасәбате дөвәлийәсенең үткән вә хәзерге замандагы сафахате белән истикъбальдәге тәрәкъкыйсе» (Алмания – Шәрык дәүләтләре мөнәсәбәтләренең үткән һәм хәзерге замандагы чагылышы белән киләчәктәге тәрәкъкые) исемле китапны атарга мөмкин. «Яңа Шәрык көтепханәсенең татарча көллияте асаре» сериясеннән «Беренче китап» сыйфатында нәшер ителгән бу җыентык зур форматта, 72 бит күләмендә. Аның исеме арткы тышлык битендә немец телендә дә бирелгән. Мәсьәлә тулырак күзаллансын өчен әлеге китапны кыскача тасвирлап үтәбез. Китапта М.Вольф, Фридрих Пршински, Һартман, фон Янсон, Шпатч, Карл Папе… – барлыгы 16 авторның (профессор, доктор, генерал һ.б.) Шәрык һәм Германия арасындагы тарихи, сәяси, мәдәни, икътисади багланышларга багышланган мәкаләләре тупланган. Китапның татар теленә Фәүзия ханым Габдеррәшид тарафыннан тәрҗемә ителгәнлеге күрсәтелгән. Мәкаләләр арасында «Русия вә Шәрык», «Дустлык мөнәсәбәтләренең ныгу ихтималлары», «Алман зирагате», «Алман урманчылыгы», «Алман мәгарифе», шулай ук Беренче бөтендөнья сугышы, Шәрыккә бәйле сәнгать әсәрләре, сәламәтлек саклау, сугыш инвалидларын дәвалау һәм башка темалардагы мәкаләләр бар. Китап бик яхшы сыйфатлы кәгазьдәге 12 данә фото һәм иллюстрацияләр белән бизәлгән. Алар арасында «Пруссия падишаһы Зур Фридрих», «Солтан Мостафа ханның Зур Фридрихка җибәргән бер намәсе», «Алман шагыйре Гёте», «Пруссия падишаһысы Өченче Фридрих Вилһельм», «Сугышта бер аяксыз калган алман гаскәрләренең гимнастик ясаулары», «Сугышта кулсыз калган гаскәрнең сонгый кул белән су ташуы», «Берлин сарае: 1914 елда Алмания – Төркия иттифакы имза ителгән ак зал» һ.б. бар. Бу китапны тәрҗемә иткән Фәүзия ханым – Вюнсдорфтагы мәчеттә берара имам вазифаларын үтәп торган мәшһүр дини, иҗтимагый-сәяси эшлекле, әдип һәм нашир Габдеррәшид Ибраһимовның (1857-1944) кызы булса кирәк.
0_cb20b_2dfef021_orig
Германия һәм Совет Россиясе арасындагы 1918 елның 3 мартын­да имзаланган Брест солыхы нә­ти­җә­сендә, әсирләр үз илләренә репат­риацияләнергә тиеш булган. Ләкин шул елның ноябрендә Германиядә революция кабыну сәбәпле, Брест килешүендә каралган мәсьәләләр гамәлдән чыгарылган. Россия мөселман хәрби әсир­ләренең барысы да туган илгә тиз генә кайта алмаган әле. Дамир Гарифуллин язуынча, 1919 ел ахырында Германиядә өч мең биш йөзләп татар әсире булган5. Вюнсдорф лагерендагы әсирләр 1921 елның июленә туган илләренә озатып бетерелгән һәм бу тоткынханә шуннан соң гына – 1922 елның 1 маенда ябылган. Журнал шәкелендәге «Татар иле» газетасының басылып чыккан сигез саны бергә төпләнеп һәм катыргы белән тышланып, илләренә кайтучы һәр татар әсиренә бирелгән. Әсирлектән кайтучылар һәм аларның туганнарының кулында бу газетаның нөсхәләре, сирәк булса да, сакланган. Лагерьда һәлак булган татарлар Вюнсдорф янындагы мөселман хәрбиләре зиратында җирләнгән. Анда барлыгы 2700 тирәсе кешенең кабере булып, шулардан 1100 кабер Россия мөселманнарыныкы икән. Вюнсдорфтагы зиратның мөселман өлешен тәртипкә китерү мәсьәләсендә «Татарстан» журналы 2006 елда махсус хәйрия акциясе игълан иткән иде. Шул ук журналның Германиядәге штаттан тыш корреспонденты Венера Вәгыйзова немец хәрби архивларыннан тапкан әсирлектә вафат булган йөзләрчә татар кешесенең исемлеген дә бастырды.
0_bfb70_7c7a745e_orig
Татар матбугатында Вюнсдорф лагере турында шактый күләмле мәгъ­лүматны, беренчеләрдән буларак, язучы Мөхәммәт Мәһдиев бастырган иде. Ул әсирләрнең яшәеш-көнкүрешләрен, мәдәни һәм агарту эшләрен, нигездә, «Татар иле» газетасында дөнья күргән язмалар һәм шулай ук хатирәләр буенча тасвирлады6.
Беренче бөтендөнья сугышы әсир­л­е­генә бәйле, Вюнсдорф лагереннан башка төр публикацияләр дә ара-тирә дөнья күреп тора. Мәсәлән, шул ук М.Мәһдиев Мюнхен шәһәре янындагы Пухһайм шәһәрчегенең мөселман зиратында 1915-1919 елларда җирләнгән 42 татар хәрби әсиренең исемлеген бастырып чыгарган иде7. Мәһдиевкә ул мәгълүматларны Мюнхенда яшәүче милләттәшебез Фәридә Хәмид тапшырган булган. Әлеге Пухһайм зиратында татар әсирләре истәлегенә куелган кабер ташының бүгенге күренешен И.Гыйләҗев бастырды8.
Австриядәге Эстергом һәм Эгер шә­һәрләре янындагы лагерьларда тотылган татар әсирләре белән галимнәр дә аралашканлыгы мәгълүм. Фольк­лорчы Игнац Кунош (1860-1945) татарларның авыз иҗаты әсәрләрен (җырлар, әкият­ләр) өйрәнгән, тоткыннарның тормышы турында махсус мәкаләләр язган. Ул булган лагерьларда күп меңләгән татар һәм башка мөселман әсирләре тотылган.
Матбугатта чыккан материаллар­дан элекке Вятка губернасының Малмыж өязе (хәзерге Татарстанның Балтач районындагы) Куныр авылыннан сугышка алынган Солтангәрәй Хәбибуллинның көндәлек дәфтәре һәм әсирлектәге фоторәсемнәрен дә әйтергә тиешбез9.
«Әсир дәфтәре» исеме белән китап булып чыккан басма аерым игътибарга лаек10. Бу җыентыкта Оренбург ягы татарларыннан Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан солдат Гыйззәтулла Яркәевнең Австро-Венгриядәге мөсел­ман әсирләре лагерьларында язылган бәет һәм мөнәҗәтләре, Самара губернасы татарларыннан Гатиятулла Әхмәдуллинның сугыш һәм әсирлек хатирәләре, венгр галиме тюрколог Игнац Куношның «Мөселман хәрби әсирләре лагерьларындагы эш» дигән мәкаләсе тупланган. Г.Әхмәдуллин язмалары кабатлап та басылды11.
Герман сугышында немец әсирлегенә эләккән татар солдатларының фото­рәсемнәре матбугатта чыгып торганлыгын да искә алып китәргә кирәк. Тик ул фотолар төрле максатларда төшерелгән. Вюнсдорфтагы әсир мөселманнарның пропагандистик лагерьларында төшерелгәннәре аеруча үзенчәлекле. Мәсәлән, төркем-төркем кешеләрнең ак якалы күлмәкләр, кос­тюм, эшләпәләр кигән, галстуклар һәм чылбырлы сәгатьләр тагып төшерелгән өч фоторәсеме «Алманиядәге татар әсирләре» дип, «Гасырлар авазы» журналында басылып чыккан иде12. Шул ук лагерьдагы мәһабәт мәчет сурәте һәм мәчет мәйданында гает намазы, татар әсирләре, столярлык остаханәсендәге татарлар, мөселман зираты һәм башка күренешләр дә дөнья күрде. Галимнәр андый фоторәсемнәрне Германия пропагандасының уникаль чыганаклары дип бәялиләр.
0_b6e7f_ccbef603_orig
Ә Эстергом лагерендагы татар әсир­ләренең күмәк һәм ялгыз төшкән рәсемнәре, шулай ук С.Хәбибуллинның башка әсирләр белән бергә төшкән фотолары башкачарак. Хәбибуллин турындагы публикацияне басмага әзерләүчеләр әсирләрнең үзләрен сак­лаган кораллы немец солдаты белән бергә төшкән фотосына карата «әле ул чорда әсирләрне Бөек Ватан сугышы елларындагы шикелле кимсетү-җәберләү булмаганлыгы күренеп тора» дигән ялгыш нәтиҗә ясаганнар14. Юкса алманлыларның Беренче бөтендөнья сугышы әсирләренә карата кылган җәбер-золымнары һәм вәхшилекләре турында шактый бәет текстлары сак­ланган.* Андый мәгълүматлар башка чыганакларда да бар.
Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә эләккән рус армиясе солдатларын фотога төшерү турында Гатиятулла Әхмәдуллинның язмасы игътибарга лаек. Истәлекләрендә ул үзләренең әсирлеккә эләккәч немецларның кыр штабына китерелеп, анда штаб башлыгының: «…барыгыздан да өчәр карточка алына, берсе үзегезгә бирелә, берсе бездә жандармнар отделениесенә бирелә, берсе үзегезнең Москвага җибәрелә», дип аңлатуын теркәгән15. Бу, күрәсең, немецларга әсирлеккә төшүчеләргә карата кулланылган гомуми чара булгандыр. Чөнки берничә кешенең бергәләп әсирлектә чакта төшкән фотоларын күргәнебез бар. Шундыйларның берсен – элекке Вятка губернасының Алабуга өязенә кергән (хәзерге Әгерҗе районындагы) Тәбәрле авылы кешесе Нәбиулла Азиевның биш иптәше белән 1916 елда немецларда тоткынлыкта төшерелгән һәм үзе белән алып кайткан фотосын бастырган да идек13.
Галимнәр яисә кызыксынучы баш­ка милләттәшләребез андый фо­торәсемнәрне туплауга иҗтиһад итсә, бик файдалы һәм кирәкле гамәл булыр иде. Чөнки Германия архивларында тупланган һәм сирәк белгечләрнең генә теше үтәрдәй документлар нигезендә пропагандистик мөселман әсирләре лагерьлары турында төпле мәкаләләр һәм хезмәтләр язылып та, үз җирлегебездәге чыганакларның кулланылмавы һәм исәпкә алынмавы аянычлы күренеш. Хәтта, әйтергә кирәк, пропагандистик материалларга нигезләнеп язылган һәм даими чыгып килә торган мәкаләләр берьяклырак фикер урнашуга этәрә. Гүяки, Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы татар әсирләре концерт-спектакль куеп, җырлап, газета-журнал чыгарып, дин­не тиешенчә тотып, остаханәләрдә төрле тәтиләр ясап, хезмәтләре өчен азмы-күпме акча да алып, фырт киенеп, алкогольсез сыра эчеп рәхәт чигеп яткан. Югыйсә, бөтен әсирләр дә гадәттән тыш шартларда тотылмаган бит. Чөнки Вюнсдорфтагылары Германиядәге татар әсирләре тотылган 100 лагерьның икесе генә ләбаса. Калганнары турында хәбәребез бөтенләй юк диярлек. Бу турыда И.Гыйләҗев тә урынлы искәрткән. Ягъни, ул: «Бу махсус пропагандистик лагерьлар турында мәгълүматлар күбрәк сакланганга күрә, аларны өйрәнү ча­гыштырмача җиңелрәк, ләкин башка урыннарда әсирлек авырлык­ларын кичерергә мәҗбүр булган милләттәшләребез язмышын да онытырга ярамый», – ди һәм Вюнсдорфтагы әсирләрне күздә тотып, аларны «барлык татар әсирләренең кечкенә бер өлеше генә» дип тәгаенли14. Ләкин бу авторның шул ук лагерьларга багышлап язган мәкаләсен «Беренче бөтендөнья сугышында Алманиядә мө­селман әсирләре» дип атавы һәм мәкалә бүлекләренең берсен «Алманиядә лагерь тормышы» дип исемләве – гомуми әсирләр тормышын тасвирлаган кебек аңлашыла.
Сугышта ничәләп татар сугышчысы әсирлектә булды икән, алар кайсы шәһәрләрдәге лагерьларда тотылган, бүтән рәвештә асралучылар күпме кеше булуы турында киләчәктә галимнәребез төгәлрәк итеп язарлар, дип ышанасы килә. Гомумән, сакланып калган көндәлекләрдән, хатлардан, бәетләрдән һәм башка төр язма мәгълүматлардан әсирләрнең тормыш-көнкүрешләрен берникадәр күзалларлык тасвир тудырырга мөмкин. Югыйсә, үзебезнең галимнәрнең кулы ирешердәй, якындагы кыйммәтле беренчел чыганакларны файдаланмау – аларны санга сукмау­га тиң. Галимнәр сугыш бәетләренең кайберләрен «турыдан-туры бәет традицияләренә таянып язылган хроника, дияргә мөмкин»15 дип билгеләгән икән, шул ук сыйфатламаны әсирлек бәетләренә карата да әйтергә була бит. Бу очракта татар чыганакларының төп әһәмияте шунда ки, алар – бөтен җәфаны үзләре чиккән татар сугышчылары һәм әсирләре тарафыннан язылган. Ә алман архивларындагы рәсми мәгълүматлар, нинди генә булсалар да, безнең татарларны дошман массасы итеп санаган һәм үзләренең мәкерле мәнфәгатьләрендә кулланырга ниятләгән немецларның карашын чагылдыра.
Мөселман әсирләренең Вюнсдорф лагере турында язылган мәкаләләрне укыганда, урыны-урыны белән алар­ның авторлары алман пропагандасына бирелеп һәм ияреп киткәндәй тоела. Мөхәммәт Мәһдиев мәкаләсендә, аерым алганда, мондый юллар бар иде: «Вюнсдорф лагере Германиядәге барлык татар әсирләренең мәдәният учагына әверелгән. Монда татарча спек­такльләр, концертлар куелган, укыту эше юлга салынган… алар янына Германия галимнәре килеп йөргән… лагерь шулай итеп, кешеләрдә интернационализм хисләре тәрбияләүче учакка әйләнгән… Лагерьда биюгә өйрәтү түгәрәге дә эшләгән… Вюнсдорфтагы татар әсирләренең барысы да бальный танецка өйрәнеп кайта. Апрель аенда Вюнсдорфтагы татар әсирләре якын-тирәдәге бөтен якташларын чакырып, Сабантуй бәйрәме ясыйлар»16. Менә бу өзектә әйтелгән «Германиядәге бар­лык татар әсирләренең мәдәният учагы» дигән фикерне, шулай ук лагерьның интернационализм учагы буларак бәяләнүе – үткәндәге чынбарлыкны чагылдыра дип булмый. Чөнки Вюнсдорфтагы лагерь дошман кулындагы әсирләр лагере булган һәм анда тотылган татарлар һич тә үз ирекләре белән алдынгы Европаның мәдәни казанышлары белән танышырга дип, шулай ук тиктомалдан интернациональлекне өйрәнергә дип бармаган лабаса. Вюнсдорфтагы бөтен татар әсирләренең «бальный танец»ка өйрәнеп кайтуларына килсәк, ул сугышта катнашкан татарларның барысы да диярлек авыр крестьян хезмәтенә бәйле авыл кешеләре булганлыгын искә алганда, сокланып таң калырлык нәрсә түгел. Һәрхәлдә, әллә ниткән биюләр өйрәнеп илгә кайткан ул бича­раларның берәрсендә зиннәтле-купшы сарайлардагы «бал»ларда катнашыр­лык һәм «танец»ларга йөрерлек мөм­кинлек-ихтыяҗ булмаганлыгы аермачык билгеле. Үзләре әйткәнчә, чит-ят җирләрдә читлектәге кош хәлендә, тулы билгесезлектә яткан, газиз туган җире, ачлыктан интеккән гаиләсе, туганнары, сөекле сабый балалары һәм хәсрәтле әти-әниләрен бер минут­та да исләреннән чыгармаган ул мескеннәрнең башында бию кайгысы булмаган. Гомумән, мондый темалар турында язганда кешеләрне чынбарлык мохитеннән аерып карау ялгыш нәтиҗәләргә китерә. Татар язмышы турында каләм тибрәтергә алынучы татар ул-кызлары бихисап җәбер-җәфалар күргән милләтебезнең тарихи хәтерен һәм үзаңын тирәнтен аңларга тиеш.

1. Антанта – башта Бөекбритания, Франция һәм патша Россиясе тарафыннан оештырылган, ә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында күп сандагы дәүләтләрне берләштергән союз.
2. Насыров Т. Татарская эмигрантская пресса // Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2004. – №2. – С.119–120.
3. Гыйләҗев И. Беренче бөтендөнья сугышында Алманиядә ә мөселман әсирләре // Казан утлары. – 2014. –№2. – Б.128-132; №3. – Б.167-172; №4. – Б.168-173.
4. Гилязов И. Легион «Идель-Урал»: представители народов Поволжья и Приуралья под знаменами «третьего рейха». – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – С.84; Гатауллина Л. Религиозно-политическая пропаганда среди Российских военнопленных-мусульман в Германии (1914–1922): автореф. дисс. … канд. истор. наук. – Казань, 2011. – С.16.
5. Гарифуллин Д. Алман җирендә «Татар иле» // Гасырлар авазы = Эхо веков. – 1996. – №1/2. – Б.222.
6. Мәһдиев М. Герман җире яшел үлән: Беренче бөтендөнья сугышы чорында татар солдатларының әсирлектәге тормышыннан бер сәхифә // Идел. – 1990. – №7. – Б.30-34.
7. Мәһдиев М. Алман-кырда сөякләр ята // Ватаным Татарстан. – 1993. – 26 март.
8. Гыйләҗев И. Беренче бөтендөнья сугышында Алманиядә… – №3. – Б.172.
9. Ислаев Ф., Нәккаш Н. Солтангәрәй Хәбибуллин – Беренче бөтендөнья сугышы әсире // Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2001. – №1/2. – Б.152-157.
10. Яркәев Г. Әсир дәфтәре / төз.: С.Гыйләҗетдинов, К.Хөснуллин. – Казан: РИЦ «Школа», 2003. – 148 б.
11. Әхмәдуллин Г. Сугыш хатирәләре // Түгәрәк уен. – 2012. – №1. – Б.32-39.
12. Гарифуллин Д. Алман җирендә «Татар иле» // Гасырлар авазы = Эхо веков… – Б.222.
13. Мәрданов Р. Тарихта тибрәлгән Тәбәрле. – Казан: «Тамга» нәшр., 2011. – Б.381.
14. Ислаев Ф., Нәккаш Н. Солтангәрәй Хәбибуллин… – Б.154.
15. Яркәев Г. Әсир дәфтәре… – Б.97; Әхмәдуллин Г. Сугыш хатирәләре… Б.35.
16. Гыйләҗев И. Беренче бөтендөнья сугышында Алманиядә… – №3. – Б.169.
*Бәетләр журналыбызның алдагы саннарында Раиф Мәрданов әзерләвендә дөнья күрәчәк.
17. Татар халык иҗаты. Бәетләр / төз. Ф.Әхмәтова, И.Надиров, К.Җамалетдинова. – Казан: Татар. китап нәшр., 1983. – Б.9.
18. Мәһдиев М. Герман җире яшел үлән… – Б.31-32.

Комментарий язарга