100 еллык бәйрәм

(1825-1925)
Шушы февраль аеның 15ендә татарның карт язучысы Каюм Насыйриның туганына йөз ел тулды. Бу кеше 75 елдан артык гомер сөреп, үзенең шул гомерендә 40 ел чамасы вакыт гел китап язып бастыру белән шөгыльләнгән. Барлыгы ул төрле исемдә, татарча телдә 40 китап язган. Боларның эчендә бер-берсе 500 битле булганнары бар.
Аның китаплары арасында безнең авыл халкына билгеле булган «Әбуга­лисина», «Кырык вәзир», «Кырык бакча» дигән хикәят китаплары белән бергә авыл хуҗалыгы һәм башка эшләр турында язылган байтак китаплар бар.

Аның өстенә ул ел саен баштанаяк халык өчен кирәкле нәрсәләр белән тутырып, 24 ел буе зур күләмдә календарь язып килгән.

Каюм бабай татар телендә китап язган беренче кеше булып хисаплана. Ул үзе кече яшьтән үк Казанда торып, шунда үлгән. Менә аның шундый караңгылык заманда татар халкына иткән зур хезмәтләрен искә алып, аның туганына йөз ел тулган 15 нче февраль көнне бәйрәм ясалды. Татарстан хөкүмәте аның эшләгән эшләренә истәлек итеп, түбәндәге нәрсәләрне эшләргә булды:

1) Мәскәүдә гәзит язучылар укый торган йортта аның исеменә бер стипендия билгеләп, шунда һәрвакытта бер кеше укытып торырга;

2) Казандагы татар укытучылары җитештерә торган «Татар педагогика техникумы» дигән мәктәпне аның исеменә багышлап, «Насыйри мәктәбе» дип атарга;

3) Казандагы Евангелистовский һәм Яңа Бистәдәге Большой Симбирский урамнарны Насыйри урамнары дип атарга;

4) Аның кирәклерәк китапларын сайлап, яңадан бастырырга һәм аның турында аерым бер китап ясарга.

(Мәкалә Пенза шәһәрендә чыккан «Сабанчы» газетасыннан алынды (28 февраль, 1925 ел, №7). Аны гарәп имлясыннан кириллицага филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Энҗе Кадыйрова күчерде.)

Комментарий язарга