1 август көнне Чүпрәле районының ямьле Мунчәли авылы тагын бер кат татар халкының мәдәни, рухи һәм дини үзәгенә әверелде. XIX төбәкара «Мунчәли укулары» фәнни-гамәли конференциясе «Гореф-гадәтләр — милли мирасны саклау чарасы» шигаре астында зур колач белән үтеп китте.
Иртәдән үк авыл гөрләп торды. «Гыйлемпиада» кысаларында балалар арасында Коръән уку һәм татар азаны әйтү буенча конкурслар, викториналар оештырылды. Яшь буынның дин нигезләрен һәм туган телебезне белүе аеруча сөендерде. Сәхнәдә исә моңлы мөнәҗәтләр, нәшидләр һәм дини җырлар яңгырады, күңелләргә нур өстенә нур өстәде.
Бәйрәмнең йөрәге — милли гореф-гадәтләрдә булды. Тамашачылар борынгы «Килен төшерү» йоласының матурлыгына сокландылар. Осталар исә тамбурлы чигү, күн эшләнмәләр ясау, чалгы таптау, май язу, мунчала һәм мунча себеркесе әзерләү кебек борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Күргәзмәләрдә шамаиллар, иске татар кулъязма һәм басма татар китаплары, гаилә ядкарләре һәм татар-мишәр киемнәре урын алды.
Фәнни өлеш тә бик бай эчтәлекле булды. Пленар утырышта галимнәр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре мәшһүрләрнең сүзләрен искә алып, милли мирасны киләчәк буынга ничек тапшыру хакында фикер алыштылар. Көндезге намаз вакытында барча халык сафларга тезелеп, җәмәгать белән өйлә намазын укыды. Программада шулай ук мәктәптә урнашкан «Авыл тормышы» музее белән танышу һәм Туфан Миңнуллинны искә алу чаралары да каралган иде.
Мунчәли укулары ул — очрашу, күрешү, туганлык җепләрен ныгыту урыны. Халкыбызның бай мирасы яшәсен, буыннардан-буыннарга күчеп, нур сибеп торсын! Оештыручыларга, иганәчеләргә һәм барлык катнашучыларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Ленар Гобәйдуллин фоторепортажы
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала