Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында Вәлиулла Хәсәнов укулары

Караулар 27
Дата

11 июльдә Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында өченче тапкыр Вәлиулла Хәсәнов укулары узды. Быелгы фәнни-дини «Гаилә — алтын бишек» темасына багышланды.

Иртәдән үк авылга Татарстан районнарыннан, Ульяновск, Самара өлкәләреннән һәм Чувашиядән кунаклар җыелды. Делегатлар зиратта дога кылып, Исхуҗа бабайга истәлек тактасы ачтылар, аннары данлыклы «Вәлиулла чишмәсе» суыннан авыз иттеләр.

Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Ногаев, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, профессор Энгель Таһиров, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм башка күренекле дин әһелләре, галимнәр катнашты. Трибунадан традицион гаилә кыйммәтләрен саклау хакында докладлар яңгырады.

Чараны Римма Сафиуллова оештырды. Ул — Вәлиулла хәзрәт Хәсәновның оныгы, «Колос» агрофирмасы генераль директоры һәм «Ак калфак», «Татар гаиләсе» иҗтимагый оешмалары җитәкчесе. 

ЛЕНАР ГОБӘЙДУЛЛИН фотолары

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга