«Әтрәч укулары» узды: егерменче тапкыр изге туфракта очраштык

Караулар 41
Дата

Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында чираттагы «Әтрәч укулары» узды. Быел егерменче — түгәрәк даталы юбилеен билгеләп үтте.

Заманында Туфан Миңнуллинның хәер-фатихасы белән башланып китүче бу рухи җыен үз канаты астына йөзләгән дин кардәшебезне туплады. 

Чара Изгеләр зиратында дога кылып, Коръән аятьләре укып башланып китте.

Аннары тантана «Изгеләр чишмәсе» янына күчте. Биредә мөнәҗәт-бәетләр яңгырады, дин белгечләренең тирән эчтәлекле вәгазьләрен тыңладылар. Кояш нурларында коенган тау итәгендәге чишмә суын эчеп, һәркем җан тынычлыгы алды.

Бәйрәмнең иң матур мизгелләренең берсе — күмәк табын артында җыелу булды. Игътибарга лаек факт: мондый зур табынны авыл халкы бердәм булып, кулга-кул тотынып үзләре әзерләде. Бу исә туганлык җепләренең никадәр нык булуын тагын бер кат раслады.

«Әтрәч укулары» — ул буыннар арасындагы күперне ныгыту, тарихыбызны барлау һәм милли-дини мирасыбызны саклау өчен бик кирәкле вакыйга. Киләсе елда да шушы изге туфракта очрашканга кадәр!

ЛЕНАР ГОБӘЙДУЛЛИН фотолары

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга