Кукмара төбәгенең рухи мәркәзе булган Мәчкәрә авылында чираттагы мәртәбә зур җыен — 9 нчы Мәчкәрә укулары узды. Быелгы чара «Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең рухи мәдәният үсешенә керткән өлеше: тарих һәм традицияләрнең дәвамчанлыгы» дигән тирән эчтәлекле теманы колачлады.
Төбәкара укулар Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчетенең 235 еллыгы һәм күренекле галим, профессор Рөстәм Үтәмешевнең тууына 100 еллыгы тулу уңаеннан оештырылуы белән дә үзенчәлекле иде.
Беренче гамәл буларак, катнашучылар, Мәчкәрә авылы зиратында булдылар. Биредә борынгы ташъязмалар арасында милләтебезгә фидакарь хезмәт күрсәткән Үтәмешевлар нәселеннән булган химаячеләр, шулай ук башка мәрхүм дин әһелләре һәм авылдашларның каберләре урнашкан. Аларның якты рухларына багышлап, Коръән аятьләре укылды, дога кылынды. Бу — буыннар бәйләнешен саклау, үткәннәргә тугрылык билгесе.
Үтәмешевлар гаиләсе — шул исәптән Габдулла Габдессатар улы Үтәмешев — мәдрәсәне тотучылар, сәүдәгәрләр һәм меценатлар. Аларның акчаларына мәчетләр төзелгән, китаплар бастырылган, ярлыларга ярдәм күрсәтелгән.
Төп тантана Күкшел авылы мәдәният йортында дәвам итте. Фәнни-дини җыен барышында чыгыш ясаучылар XVIII–XIX гасырларда иң алдынгы уку йортларыннан саналган Мәчкәрә мәдрәсәсенең татар-ислам мәгарифе системасында тоткан урынын анализладылар. Галимнәр, имамнар һәм тарихчылар атаклы меценат Габдулла Үтәмешев нигез салган уку йортының эчке тормышы; биредә белем алган шәкертләр язмышы; мәдрәсәдән чыккан дин белгечләренең рухи мирасын барлау; Түнтәр һәм Мәчкәрә бәйләнешләре, халкыбыз тарихында тирән эз калдырган хатын-кызлар, ислам динен кабул иткән удмуртлар төзеткән тарихи мәчетенең язмышы турында фикер алыштылар.
Дини вәгазьләр һәм фикер алышулар төшке аш вакытында да тукталмады.
Мәчкәрә укулары — ул үткәннәребезне барлап, киләчәккә маяк кую. Бу көн безнең барыбызга да тарихыбыз бай, тамырларыбыз нык икәнен тагын бер кат искә төшерде. Традицияләребезнең өзелмичә, яшь буынга тапшырылып баруы — иң зур сөенеч.
Ленар Гобәйдуллин фоторепортажы
#МәчкәрәУкулары #ТатарТарихы #ИсламМәдәнияте #Кукмара районы #Күкшел #Үтәмешевлар #Мирас #ГорефГадәт
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала