Журнал «Безнең мирас»

"Туплар шартласа да, җырлар тынмый!"

Бөек Ватан сугышы башлангач, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, башка мәдәни үзәкләр шикелле үк, бик тиз арада хәрби тормыш ритмына керергә мәҗбүр була. Кайбер штатлар кыскара, Халык уен кораллары оркестры таркала, Фольклор кабинеты эшчәнлеге тукталып тора. Филармониянең 1941 елның 28 июнендәге 69 нчы фәрманыннан күренгәнчә, ул чорда бөтен эшчәнлек фронт бригадалары оештыруга юнәлтелә. Анда филармония, Опера һәм балет театры, радиокомитет солистлары – җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр, баянчылар, скрипкачылар туплана.


Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле. 1943 ел

Филармония артистлары Сәгыйть Алиев, Камил Басыйров, Гали Җәмлиханов, Фәйзи Садыйков, Шәриф Гәрәев, Нәзиф Сәлимов, Ильяс Якупов, Рәшит Гобәйдуллин, Габделхак Шаһиев, Мостафа Сәләхетдинов, Геннадий Гурфинкель, Николай Будрейко, Георгий Астапов, Рәйсә Волкова, Җәүдәт Айдаров, Николай Алексеев, Александр Бендецкий, Габдулла Рәхимкулов, Фәйзи Йосыпов, Георгий Астаповлар сугышка китәләр. Аларның шул еллардагы кичергәннәрен чагылдырган кайбер истәлек язмалары филармония музее архивында саклана. Шуларның кайберләренә тукталыйк.


Музыкант, гавай гитарасында уйнаган филармония артисты Сәгыйть Алиев: «1941 елның көзендә Мәскәүдә татар декадасы булырга тиеш иде. Барлык сәнгать көчләре шуңа хәзерләнә башлады. 22 июнь көнне, якшәмбе көн булуга карамастан, филармониягә репетициягә җыелдык. Радио аша сугыш башлануы турында хәбәр ишеттек. Декадага хәзерлек эше туктатылды. Музыкантлар сугышка киттеләр. Мин 1941 елның декабрь аенда сугышка алындым. Казанда оештырылган 146 нчы пехота дивизиясенә эләктем. Сугышны Смоленск өлкәсендә башлап, Җиңүне Берлинда каршыладым». С.Алиев 1945 елның октябрь азагында Казанга кайта һәм үз эшчәнлеген Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә.


Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестрының курайчысы, Бөек Ватан сугышы башлангач, яу кырында һәлак булган Шәриф Гәрәевнең туганнары филармония музеена җибәргән язмалардан күренгәнчә, ул Кенигсбергны штурмлауда катнаша. Пулеметчылар командиры, өлкән лейтенант Шәриф Гәрәев күрсәткән батырлыклары өчен орденнар белән бүләкләнә, фронтта өч тапкыр яралана, аннан, савыгып, тагын яуга китә. Кенигсбергка кадәр барып җитә. Үз коралын яхшы белгән Шәриф Гәрәев 1945 елның 9 апрелендә фашистларның бронемотоциклын, 3 офицерын, 9 солдатын юк итә, контратака вакытында 4 фашист офицерын һәм 9 немец солдатын әсирлеккә ала, тик төнлә, авыр яраланып, иптәшләре кулында вафат була.


Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рәшит Гобәйдуллин армиягә 1944 елда алына. Аңа Монголиядәге авиация частенда хезмәт итәргә туры килә. «Сугышка киткәндә, әнием миңа догалар язылган китапчык биреп җибәргән иде, ул, гүя, ниндидер бер серле көчкә ия сыман тоела иде миңа», – дип искә алган иде җырчы бер әңгәмәсендә. Р.Гобәйдуллин 1951 елда туган ягына кайта, филармониянең әдәби-музыкаль лекторий солисты булып эшли.


Иҗади эшчәнлеген Татар дәүләт филармониясендә башлап, 34 ел буе сәхнәдән төшмәгән талантлы музыкант, баянчы Фәйзи Садыйков та сугышның алгы сызыгында дошман белән йөзгә-йөз очраша. Шул елларны: «Мин, хәрби училище тәмамлау сәбәпле, авиация частенда хезмәт иттем. Сугыш тынган арада гармунымны уйнап җибәргәч, безнең белән бергә булган хәрбиләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренә иде», – дип искә ала иде ул. Ф.Садыйков Япония белән сугышта да катнаша, Казанга 1946 елда гына кайта.


Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып озак еллар эшләгән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Айдаров Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. Музыкант буларак аңа, симфоник оркестр составында, 1942 елның 9 августында Д.Шостаковичның атаклы 7 нче симфониясен беренче тапкыр башкарырга туры килә. Сугыштан кайткач, Җ.К.Айдаров музыкант, хормейстер-дирижер, педагог буларак, үзенең эшчәнлеген музыка сәнгатенә багышлый.


Нәфис сүз остасы, сәхнә һәм сугыш ветераны, Татарстанның атказанган артисты Фәйзи Йосыпов фронтта сугышчы да, артист та булып көрәшә. Ул Львов пехота училищесында белем ала, сугыш башлангач, Ленинград фронтына эләгә. Училищеда Ф.Йосыпов үзенең иҗатташ дусты, мәшһүр музыкант Гали Җәмлиханов белән бергә укый. Г.Җәмлиханов Украина фронтында артиллерист булып хезмәт итә. 1942 елны Ф.Йосыпов 175 нче гвардия минометчылар полкына билгеләнә. Аларның дивизияләренә Ленинград блокадасын өзүдә катнашырга туры килә. Сугыш тынган арада, атаклы урыс артистлары А.Райкин, К.Шульженко, П.Муравскийлар белән очрашып, алар белән бер бригадада сугышчылар өчен концертлар бирә Фәйзи агай.


Татар дәүләт филармониясендә озак еллар сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Рәйсә Волкова фронтта Баренц диңгезе буена урнашкан Роста бистәсендә кызлар взводының командиры булып хезмәт итә. Шулай ук хәрбиләрне ташучы йөк машинасында шофер да була. Сугыштан соң ул үз эшен филармониядә дәвам итә.


Камил Басыйров 1942 елда 17 яшендә үзе теләп сугышка китүчеләр исемлегенә языла, Курск юнәлешендәге фронтның алгы сызыгына җибәрелә. Яраланып госпитальдә ятарга да туры килә. Аңа 1943 елның салкын кышында яңа дәваланып чыккан яшь солдатларны, шул исәптән К.Басыйровны да Волхов фронтына җибәрәләр. Кабат яраланганнан соң, ул туган ягына кайта, филармониянең әдәби-музыкаль лекториендә эшли.


Җырчы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов 1943 елда армиягә алына, ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда ул Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батуми шәһәренә күчерелә һәм биредәге Хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый. Г.Рәхимкулов, армиядә 7 елдан артык хезмәт иткәннән соң, Магнитогорск шәһәренә кайта. Училище тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы һөнәрен алып чыга, шахтада эшли. Ләкин аңа җырчы булу теләге тынгы бирми һәм ул татар драма түгәрәгенә языла. 1954 елда Казанга килеп, Татар җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша.Чын-чынлап халык артисты булып үсә.


Сулда – Габдулла Рәхимкулов. 1943 ел

Сугыштан соң Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә һәм соңрак эстрада бүлегендә эшләгән җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габделхак Шаһиев армиягә 1943 елны алына. Ерак Көнчыгышта өченче пулемет ротасында хезмәт иткәндә, ул хезмәттәшләре арасында җырчы буларак таныла. Аны солист итеп куялар. Сугыш беткәч, Г.Шаһиев Ерак Көнчыгышта оешкан 17 нче армиянең җыр һәм бию ансамбле солисты булып хезмәт итә. Казанга 1951 елда гына кайта.


Музыкант, кечкенә концерт гармуннарында уйнаган талант иясе, ТАССРның атказанган артисты Фәйзи Биккинин филармониядә сугыш башланган елны эшли башлый. Илдә сугыш барганда, дошманга каршы нәфрәт белән янган музыкантка иҗаттан берникадәр аерылып торырга туры килә. Ул, үзе теләп, фронтка китүчеләр исемлегенә языла, сапер батальонында хезмәт итә. Ә инде 1944 елда фронт бригадасы оешкач, җырчы Зита (Зәйнәп) Измайлова, Хәдичә Нуриевалар белән бергә, Эстония, Латвия, аннары Литва һәм Польша җирләрендә, Германия шәһәрләрендә совет сугышчыларына концертлар бирә. Җиңү көнен алар Берлинда каршылый.


Татарстан радиосында беренче патриотик җырларны башкарган күренекле җырчы, ТАССРның халык артисты Усман Әлмиев була. Заманында ул үзе бу хакта болай дип искә ала: «Композитор Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Мансур Мозаффаров җырлар язды. Әлеге җырлар Муса Җәлил, Кави Нәҗми, Салих Баттал, Гамир Насыйри шигырьләренә иҗат ителгән иде. Ул чакта радиодан җырлау турыдан-туры булды. Мине шул җырларны башкарырга махсус чакыралар иде».


Авыр, дәһшәтле сугыш елларында Татар дәүләт филармониясенең директоры итеп Җыр һәм бию ансамбленең сәнгатъ җитәкчесе Зөләйха Саттар кызы Әхмәтова билгеләнә, ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, эстрада артистларының репертуарын төзи. Концерт программаларына исә сугышчыларга җан азыгы, рухи ләззәт бирүче, патриотик рухта язылган җырлар, поэзия әсәрләре кертелә.


Филармония әлеге афәтле елларда республика тирәсендәге госпиталь һәм хәрби бүлекләрдә 1700гә якын шефлык концертлары оештыра. Артистлар 17 фронт бригадасы составында сугышның бик күп фронтларында концерт программалары белән чыгыш ясый. Филармония артистлары – җырчылар Зита Измайлова, Җәваһирә Сәлахова, Рәйсә Тимофеева, Разия Тимерханова; музыкантлар Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин, Гани Вәлиев; биючеләр Зәйтүнә Ваһапова (Фәткулова), Хәдичә Нуриева, Салих Әхмәров фронтның алгы сызыгында үзләренең концерт номерлары белән Ватанны саклаучыларга күңел күтәренкелеге, көч-дәрт өстиләр.


Җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Җәваһирә Сәлахова да халкыбыз дәһшәтле сугыш газаплары, мохтаҗлык кичергән елларда унҗиде яшендә сәхнәгә аяк баса. Ул, бер төркем сәнгать әһелләре белән, концерт бригадасында сугышчылар алдында чыгыш ясый. Сталинград, Брянск, Курск, Орел фронтлары... Барлыгы – 148 концерт, шуларның 115е алгы сызыкта була. Җ.Сәлахова шул елларда фронтта чыгыш ясавы турындагы истәлегендә болай дип яза: «1943 елның апрель ае ахырлары иде бу. Без гастрольләрдән кайтып төшүгә, сез фронтка артистлар бригадасы белән китәсез», – диделәр. Фронтка китәр алдыннан Мәскәүдә безне тыңлаганнан соң, Брянск фронтына, Курски-Орел ягына җибәрделәр. Шулай итеп, без 1 майны фронтта – сугышчылар алдында каршыладык.Ул яклар каен урманнарына бай иде. Урман солдат-сугышчыларның өе булган кебек, урмандагы блиндажлар – безнең өйгә һәм урман – клубка, ә йөк машиналары сәхнәгә әверелде. Сугышчыларның артистларны нинди күтәренке рух белән каршы алуларын сүз белән генә аңлатуы бик кыен. Без Татарстаннан килгән һәрбер милләт кешесе өчен аларның иң якын туганнары кебек булдык. Бригадада 10 кеше идек. Безне фронттагылар «үзебезнең артистларыбыз» дип йөртәләр иде. Бригадалар, гадәттә, фронтка 45 көнгә җибәрелә иде, ә без 69 көн – ике срок диярлек булдык. Шул вакыт эчендә 148 концерт биреп, шуның 115е алгы сызыкта булды».



Фронт бригадасы. Өченче рәттә (уңнан икенче): Җәваһирә Сәлахова, уртада – Ләйлә Латыйпова (трубада уйнаучы). 1941 ел

Разия Тимерханова, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчысы, ТАССРның атказанган артисткасы: «...1941-1942 елларга әйләнеп карыйк. Авыллардан кайткач, безне Калинин фронты ягына җибәрделәр. Ансамбльгә Опера һәм балет театры солистлары Асия Измайлова, Андрей Пустоветов, Рус Зур драма театрыннан Евгения Лисецкая кушылды. Зәһәр салкын. Өс киемнәребез дә юка гына. Аякларда резин итекләр. Безне озата килгән Зөләйха апа Әхмәтова: «Мин балаларымны бу салкында мондый аяк киемнәре белән җибәрмим. Алар юлда ук катып үләчәк», – ди артистларны фронтка җибәрү комиссиясе рәисе Б.Л.Военштейнга. Бу кеше бераздан безгә Кукмара итекләре алып килде. Вагонга өс киемнәребезне салмыйча гына кереп яттык. Иртән уянгач, урынымнан тора алмыйм. Аркамны стенага терәп ятканмын да, пальто тән җылысы белән вагон стенасына ябышып каткан икән. Иптәшләр мине тарткалый торгач, пальто шатыр-шотыр куба башлады. Авырырмын дип борчылсам да, берни булмады, яшьлек, күңел күтәренкелеге җиңде. Концертлар уңышлы үтсәләр дә, күңел әрни. Чөнки сугышчылар үлем арасында йөриләр, яуга керәләр. Шуларны күрү авыр иде. Маршрутыбыз Калинин фронты булып, без Калинин, Ярославль, Иваново шәһәрләренә кайткалый идек. 1942 елны Кострома шәһәрендә каршы алдык. Концертлар төрле частьларда – әле танкистлар, әле летчиклар өчен була иде. Февральдә барыбыз да Казанга исән-сау кайтып кердек. Шунда ук Кукмарага барып, 20ләп концерт куйдык. Александр Бендецкий концертларыбызны бик оста алып барды. Тәрбияле, төскә-биткә чибәр, поэзияне яратучы Александр Бендецкий коллективта зур хөрмәт казанган якты шәхес иде. Кукмара госпитальләреннән соң ул бездән аерылды. Шуннан соң аны фронтка концертлар белән җибәрәләр. 1943 елда без аның сугыш кырында һәлак булуын ишеттек».


Опера һәм балет театрында һәм филармониядә биюче булып эшләгән Хәдичә Нуриева: «1941 елның җәй башы иде. Бөтен сәнгать дөньясы, шул исәптән, Опера һәм балет театры да Мәскәүдә булачак декадага әзерләнде. Кинәт бөтен планнар чәлпәрәмә килде, сугыш башланды. Без, театрдан өч кыз, өч егет, фронтка
язылырга военкоматка килдек. Бишебезне алгы сызыкка җибәрделәр, мине, өч айлык шәфкать туташы курсларында өч ай укуым сәбәпле, санитар поездына яралыларны тылга алып кайтырга куйдылар. Яралыларны Казанга ташый идек. Юлда бик күп тапкыр бомба һөҗүменә эләктек. Авыр яралыларны ташырга көч тә, сабырлык та кирәк иде. 1942 елда кулым яраланды, бозыла башлагач, миңа операция ясадылар һәм тылга озаттылар. Татар дәүләт филармониясенә кайтып, Усман Әлмиев бригадасында эшләдем. Аннан Рәшит Ваһаповка билгеләделәр. Без районнар буйлап йөрдек. Мин биюче идем. Клублар салкын, ягылмый иде, көнгә икешәр концерт бирәбез, тамагыбыз ач. Тик халык мәхәббәте яшәргә көч бирә иде. 1944 елның декабрендә җырчы Зита Измайлова, вак гармуннарда уйнау остасы Фәйзи Биккинин белән янә фронтка киттек, бу юлы концерт бригадасы белән. Беренче концерт Брест крепостенда булды. Фронт линиясе бик якын, тирә-якта снарядлар шартлый иде. Аннан беренче һәм икенче Украина фронтында булдым. Көнгә өч-дүрт тапкыр куела торган концертлар күбрәк землянкаларда булды, чөнки өстә аталар, бомбага тоталар иде. Польшада азат ителгән территориядә чолганышта калдык. Бер тәүлек буе каршы тордылар. Без Фәйзи агай белән бер җирдәрәк булдык. Фәйзи агай миңа: «Син, Хәдичә, аякларыңны җиргә күм, пулядан саклан», – ди. Мин кулларымны күптән яшердем. Шулай бер тәүлек утырдык. Аннары безгә сугышчылар өстәлде, дошманны тар-мар иттеләр. Алар украин бендеровчылары булып чыкты. Берлинга якынлаштык. Без, артистлар, концертларыбызны дәвам иттек, яралыларны карадык. Шулвакытта: «Җиңү! Ура, Бөек Җиңү!» – дип кычкырган тавышлар ишетелде. Без урамда шатлыктан бер-берсен кочаклап өйләренә кайтучы солдатлар алдында чыгыш ясадык. Шулай итеп, Литва, Көнбатыш Украина, Польша, Көнчыгыш Пруссия җирләрен «биеп үттем» һәм Җиңү көнен Берлинда каршыладым. Без, татар артистлары, алдыбызга куйган бурычыбызга тугры калдык. Ватанның иминлеге өчен көрәшүчеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Туплар шартласа да, җырлар тынмады!»


Татар дәүләт филармониясендә биюче булган Зәйтүнә Ваһапова да сугыш башлангач, бер төркем артистлар белән Мәскәүдән Мурманск ягына җибәрелә. «Без төньяк фронтта, алгы сызыкта хәрбиләр өчен концертлар бирдек. Шул вакытларны искә төшереп йөргәндә, күңелдә мондый шигьри юллар туды, – дип искә алган иде Зәйтүнә ханым бер очрашуда:


Сугышчыга әйткән кайнар рәхмәт
Бик җылытты җанны, уйларны.
Сынатмадык: ядрәләр сипсә дә,
Горур үттек сугыш юлларын...»

Алсу Хәкимова,
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире

Теги: Алсу Хәкимова Яңалыклар Сәнгати мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру