1945 елда Корбан гаете
«Бүген иртән торсам, Татарстан урамын тутырып, халык зиратка бара. Кемнәр генә юк анда! Борынгы җиләнен кигән карт-коры, алардан яшьрәкләр, элек намазга йөреп калган, аның аз-маз рәтен белүче кешеләр. Алардан башка тагын, гаеткә бармый калуны яхшысынмыйча, олыларга ияреп баручы яшьрәкләр. Ярым хәрби киемдә, башына чуар кәләпүш кигән сугыштан кайткан кешеләр. Болар аеруча күп. Шундый сүз йөри, болар: «Әгәр исән-сау калсам, көчем җиткән кадәр намазны укыр идем, гаетләрне калдырмас идем», — дип нәзер әйткән кешеләр. Алар хәзер үзләренең исән калуларын әнә шуннан күрәләр, шуңа күрә гает кебекләрне, җомга кебекләрне калдырмыйлар.
Сугыш дигән нәрсә халыкның тормышына зур үзгәреш кертте. Диннең көчәюе дә әнә шуннан.
Дин бетүгә таба барасы урынга шулай көчәеп килә, тирәнәя. Элек, мин яшьрәк вакытта, дин нәфрәт тудыра иде, хәзергә татар яшьләре аңа ниндидер бер хөрмәт саклыйлар». 1946 ел, 28 август
Гомәр Бәшировның «Күңел дәфтәре» китабыннан.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА