Журнал «Безнең мирас»

«Яшә, республикам!» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».


Габдулла Тукай


«Яшә, республикам!»
(Татар халык җыры)


Биек тауның башларында
Уйный каплан баласы. (2 мәртәбә кабатлана.)


Кушымта:
Яшә, минем республикам,
Яшә, Казан каласы!


Аккошлар йөзә күлләрдә,
Былбыл куна гөлләргә.
Җырлый-җырлый без барабыз
Алдагы шат көннәргә.
Кушымта.


Безнең илләр – ямьле җирләр,
Үсә бездә ал гөлләр.
Гөлләр кебек матурланды
Безнең хәзерге көннәр.


Кушымта:
Яшә, минем республикам,
Яшә, Казан каласы!


«Яшә, республикам!» – туган ил, туган җир тематикасына карый торган җыр. Без мәктәптә укыган елларда, аеруча башлангыч классларда укыганда, бу җырны җырламый калган җыр дәресе булдымы икән! Чөнки әлеге елларда балалар җырлардай җырлар күп түгел иде кебек. Без патриотик җырлар, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы турындагы җырларны җырладык. Бу, бәлки, ул заманда шулай кирәк тә булгандыр. Композитор Җ.Фәйзи әйтүенчә, ул бу җырны Рәшит Мозаффаров дигән кешедән 1951 елда язып алган. Р.Мозаффаров искә алганча, бу җыр 1920 нче елларның башында, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылган вакытта ук яңгырый башлаган булган.

«Биек тауның башларында
Уйный каплан баласы...»


«Әлеге юллар миңа башта сәеррәк тоелды, – дип искә ала композитор. – Татарстанда биек тау да, каплан җәнлеге дә юк бит (каплан – кара таплы, сары тиреле ерткыч җәнлек). Киная белән әйтү икән ул. Биек тау башы – ул югарылыкка, биеклеккә омтылу, ә уйнаган каплан баласы – халык дәрте, көчлелек икән».


Күренекле опера артисты, җырчы (меццо-сопрано), композитор, фольклорчы, ТАССРның атказанган артисты (1936), Татарстанның халык артисты (1952), РСФСРның халык артисты (1968), Казан шәһәре тумасы Мәрьям Мәннан кызы Рахманкулова (1901-1990)

Бу җырны заманында җырчы Мәрьям Рахманкулова башкаруында радиодан еш тапшыралар иде.


Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге»
тапшыруы (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева)
материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №8. - Б. 96-97.

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру