Җуелмас хәзинә Уку өчен 2 минут

"Шахта" җыры

"Шахта" җыры

Сәхифә «Тәртип» радиосында чыгып баручы «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева. Шахта, 1910 елШахта(Татар халык җ...

Сәхифә «Тәртип» радиосында чыгып баручы «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.


Шахта, 1910 ел

Шахта


(Татар халык җыры)


Китә җаныем, китә җаныем,
Китә җаныем Донбасска;
Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска.


Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең;
Әмма мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң, нишләрсең?


Әгәр мине бик сагынсаң,
Йөрәккәең тынмаса,
Сагынуларың чиктән ашса,
Чакыртырсың Донбасска.


Татарлар арасында шахтада эшләүчеләр бихисап булган. Донбасс, Кузбасс, Караганда һәм Урал шахталарында эшләүчеләрнең күпчелеген татарлар тәшкил иткән. «Шахта» җыры – моның ачык мисалы. Галим Илбарис Надировның «Татар халык җырлары» китабында аның 14 куплеты урнаштырылган. «Шахта» көенә шагыйрь Шәйхи Маннурның да махсус шигырь язуы мәгълүм.


«Шахта» – гармунчылар иң яратып башкара торган көй. Аны уйный белмәгән гармунчы элек гармунчыга саналмаган.


Фото: uk.wikipedia.org
#Яңалыклар #Сәнгати мирас #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи