«Сарман»
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Габдулла Тукай
Сарман
(Татар халык көе һәм сүзләре)
Сандугачлар кунып кайда сайрый,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.
Сарман буйларыннан үткән чакта,
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы,
Зәңгәр таудан яулык болгармын.
Сарман буйларында яшел алан,
Печәннәре җитәр берзаман.
Бергә булулары бик күңелле,
Әмма аерылышу бик яман.
Бу җыр хакында композитор Җәүдәт Фәйзи (1910-1973) болай дип язган: «Башта авыл көе дип кенә аталып, төрле сүзләргә җырланып йөргән бу көй 1938 елда гына үзенең «Сарман» исемен тапты. Көйгә Сарман турындагы җыр сүзләрен беркетүче һәм, Заһид Хәбибуллиннан эшкәрттереп, радио концертларында беренче булып башкаручысы Усман Әлмиев булды...»
Усман Әлмиев (1915-2011) исә әлеге җыр турында болай ди: «Безнең якта (Казан губернасының Чуел өязендәге Кавал волостена караган Акъгет авылы) ул җырны мин үсмер чакта «Әрә көе» дип җырлыйлар иде. Әрә елгасы кечкенә – арык кебек кенә елгачык.
Җырга исем эзләгәндә, без «Сарман» исеменә тукталдык, мин сүзләрен яздым. Сугышның соңгы еллары иде. Миңа концерт бригадасы белән Сарманга концертлар белән барырга туры килде. Сарманга Әлмәттән (ул вакытта авыл гына) җигүле атлар белән көне буе барырга туры килде. Иртән торып урамга чыксам, хәйран калдым: Сарманда бер агач, бер тирәк юк. Ә бит җырның сүзләрен «Сарман буйларында яшел алан, печәннәре җитәр бер заман» дип язган идем. Шунда нигә үз ягым турында язмаганмын икән, дип уйладым...»
Янә Җ.Фәйзи язганга дикъкатебезне юнәлтик: «Сарман» – халык арасында гаять популяр булган җыр. Аның күп төрле вариантлары бар. Алар китапларда да басылдылар. И.Надиров үзенең «Татар халык җырлары» китабында аның 1955-1960 нчы елларда җыеп алынган тагын җиде строфасын урнаштырган (1965 ел, 388 нче бит). Бу сүзләр бәет булып укыла. Сюжетлы җыр буларак, У.Әлмиев варианты көйнең характерына ятышлырак.
«Сарман» үзенең жанры белән озын көйләрнең кире кайтым тезмәләре төренә керә. Әйтергә кирәк, безнең совет чоры музыка фольклорында туган бу җанрның яңа төре менә шул «Сарман» көеннән башланды да инде...»
Бу җыр Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Миңгол Галиев, Гомәр Әбделмәнов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина репертуарында бар.
Күренекле җырчы (тенор), татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе, музыкант-башкаручыларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1944), ТАССРның атказанган һәм халык артисты (1945, 1957), Яшел Үзән районының Акъегет авылы тумасы Усман Гафият улы Әлмиев (24.04.1915-15.04.2011).
Мәшһүр җырчы, ТАССРның, Каракалпак АССРның һәм РСФСРның халык артисты (1969, 1981, 1983), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Сарман районының Яңа Бүләк авылы (хәзер Тукай районына карый) тумасы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15.02.1935-16.01.2019)
Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.
«Безнең мирас». – 2025. – №1. – Б.110.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА