«Рәйхан» җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Габдулла Тукай
Рәйхан
(Татар халык җыры)
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Әй Рәйхан, исемең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган?
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Таба алмадым ишләрен;
Әй, гомерем буйларына, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен?!.
Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң итеп;
Әй, гомерлек яр булсын дип,
Сине сөйдем тиң итеп.
"Рәйхан" җырының нотасы
«Рәйхан» җырының Казанда язып алынган бер нөсхәсендә мондый дүртьюллык та бар:
«Суга барсаң, бар иртәрәк,
Соңга калсаң, болгана.
Әй, кызарып кояш чыкканда
Без түгел, кош моңлана».
Галим һәм шагыйрь Әнвәр Шәриповның «Рәйхан» җырына нисбәтле истәлеге мондый: «Ул чакта миңа җиде-сигез яшьләр булгандыр. Туган авылым Кәрәкәшледә җәйге көн сүнеп барган вакыт. Мин урамда уйнап йөрим. Көтүләр кайткан, сыерлар савылган. Авыл ашыкмый гына төнне каршы алырга әзерләнә. Баеп барган кояшның соңгы нурлары, сәер бер ямансу халәт тудырып, бөтен тирә-якны иркәли. Бөтен җиһанны җәйге кичләрдә генә була торган тынлык-тынычлык биләп алган. Рәхә-әт!
Шулчакта көтмәгәндә безнең бакчалар артында кемдер җыр сузып җибәрде. Бөтен авылга кемнеңдер күңел түреннән чыккан сихри моңы таралды. Хатын-кыз тавышы иде ул. Көтүдән кайтмый калган сыерын эзләп йөри идеме ул, әллә күңелен биләп алган сөю-мәхәббәт хисләренә ирек биреп, күңелен бушатуы идеме – кем белсен.
«Гомрем буйларына, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен?!.»
Мин, уенны онытып, җырның тылсымына бирелеп, туктап калдым. Беренче тапкыр ишетә идем мин аны. Никадәр сөю, никадәр сагыну-сагыш бар иде җырда! Сүзләр белән әйтеп бетерә алмаслык сәер халәт, рухлану кичердем ул чакта. Менә нинди икән ул халык җыры! Бөтен барлыгыңны актарып ташлап, сине сихерләп, күңелеңә кереп урнаша икән. Шунда мин төшендем: мондый җырны бары бөек халык кына, сөю-мәхәббәтнең тирән сагышын аңлаган, аны үзе кичергән халык кына чыгара ала!»
Мәшһүр җырчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты (1950, 1957), Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1959), «Рәйхан», «Сибелә чәчәк», «Сакмар», «Су буйлап» кебек искитмәле татар халык җырларын оста башкаручыларның берсе, Апас районының Шәмбалыкчы авылы тумасы Фәхри Хөсәен улы Насретдинов (1911-1986)
Әлеге җыр Ф.Насретдинов, Ф.Кудашева, Ш.Әхмәтҗанов, Р.Ильясов, М.Сөнгатуллин, С.Фәтхетдинов, С.Хәкимова репертуарында бар.
Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге»
тапшыруы (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева)
материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.
"Безнең мирас". - 2022. - №10. - Б. 106-107.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА