Журнал «Безнең мирас»

«Балкый Шәйморза утлары» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай


Балкый Шәйморза утлары
(Мостафа Ногман сүзләре, Сара Садыйкова көе)
Балкый Шәйморза утлары
Зәңгәр таңнарга кадәр.
Шәйморзаны оныта алмыйсың,
Бер барып күрсәң әгәр.
Кушымта:
Шәйморза, Шәйморза,
Туган җиребез Шәйморза;
Безнең яшьлек елларыбыз
Гөр килеп синдә уза.
Макталмый безнең Шәйморза
Урманнар, күлләр белән.
Балкый ул кайнар йөрәкләр,
Якты күңелләр белән.
Кушымта.
Яшь кызларын, егетләрен
Шәһәрләр, вузлар тарта.
Бик күпләре, канатланып,
Туган якларга кайта.
Кушымта.
Яңара безнең Шәйморза,
Нурланып үсә һаман.
Илебез күгендә янган
Бер якты йолдыз сыман.
Кушымта:
Шәйморза, Шәйморза,
Туган җиребез Шәйморза;
Безнең яшьлек елларыбыз
Гөр килеп синдә уза.

Әлеге атаклы җырның барлыкка килү тарихын Татарстанның атказанган икътисадчысы Сәгыйть Бикчуров яхшы хәтерли. Ул вакытта Сәгыйть абый «XXII партсъезд» колхозының баш бухгалтеры булып эшли. Сәгыйть ага колхоз эшләре белән район үзәге Чүпрәлегә җиңел машинада бара. Эшләрне башкара торгач, кич җитә. Бер төркем галимнәр Казаннан районга иҗат сәфәренә килгән була. Шул вакытта телефон аша шалтыратып, Шәйморзага Чүпрәледән группа составындагы шагыйрь Мостафа Ногманны алып кайтырга кушалар. Сәгыйть Бикчуров юлда кайтуларын болай дип искә ала: «1968 елның көз айлары. Бу вакытта район 1967 елдан Буадан Чүпрәлегә күчкән иде инде. Юлга чыкканчы шактый караңгыланып өлгерде. Ул вакытта әле Чүпрәлегә асфальт юл юк, әйләнгеч юллардан Тархан Убие аша, Кече Чынлы авылы, аның уртасындагы бик таза булмаган күпер аша уздык. Юлда сөйләшеп кайтабыз. Мостафа үзе дә төрле хәлләр сөйли, шофер Алиакберов Әсхәт тә сүзгә кушыла. Шулай кайта торгач, сүзләр бетте. Инде кайтып җитәбез дигәндә, бер борылышны узгач, иңкүлектә ялт итеп Шәйморза утлары күренде. Әле генә тирә-як караңгы иде һәм кинәт электр утларына күмелгән Шәйморза күренеше шагыйрь күңеленә тәэсир итте, Ногман урыныннан кузгалып куйды һәм бераздан авыз эченнән генә нәрсәләрдер көйли башлады...»


Бу вакыйга онытыла да башлаган була инде. 1968 елныӊ җәендә Шәйморза авылында Габдулла Рәхимкулов кайта икән, дигән хәбәр тарала. Җырчы үзе белән шагыйрь Мостафа Ногманны һәм композитор Сара Садыйкованы алып кайта.


Мәшһүр җырчы, ТАССРның атказанган (1970) һәм Татарстанның халык артисты (1996), Чүпрәле районының Кече Шәйморза авылы тумасы Габдулла Рәхимкулов (1926-1997)

«Башта җырны Габдулла Рәхимкулов идарәдә җырлап күрсәтте. «Балкый Шәйморза утлары» дигәч тә, кышкы юлда Чүпрәледән кайту искә төште. Кичке концертта мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Концертның үзәгендә «Балкый Шәйморза утлары» җыры булды. Текст авторы Мостафа Ногман җырны нәкъ халыкча итеп, моңлы да, дәртле дә итеп язган иде», – дип хәтерен яңарта Сәгыйть Бикчуров.


Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге»
тапшыруы (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева)
материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №11. - Б. 106-107.

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру