Сиңа әйтер сүзем бар...

Драма (Ике пәрдәдә)Катнашалар:Х а җ и ә х м ә тМ а р а тБ е р е н ч е п ә р д әХаҗиәхмәт тәрәзә аша кем белән­дер сөйләшә. Ишектән Марат йөгереп керә.М а р а т. Хаҗиәхмәт абзый!Х а җ и ә х м ә т. Нәрс...

Драма (Ике пәрдәдә)
Катнашалар:
Х а җ и ә х м ә т
М а р а т

Б е р е н ч е п ә р д ә
Хаҗиәхмәт тәрәзә аша кем белән­дер сөйләшә. Ишектән Марат йөгереп керә.
М а р а т. Хаҗиәхмәт абзый!
Х а җ и ә х м ә т. Нәрсә тагын? Күрмисеңмени, кеше белән сөйләшәм!
М а р а т. Гафу ит, Хаҗиәхмәт абзый (каушый). Мотоциклыңны биреп тормассың микән, дип кергән идем. Энекәшем самолётка соңга кала.
Х а җ и ә х м ә т (башын тәрәзәдән алып). Нинди халык бу, ә! Исәнләштем, хәл-әхвәл сораштым юк. Тоталар да кычкыра башлыйлар (тагын тәрәзәгә борыла). Элек заманда болай түгел идек бит без. Олыны – олы, кечене кече итә белә идек. Әгәр дә олы кеше кем беләндер сөйләшсә, сабыр гына әңгәмәнең ахырын көтеп торыр идек. Ә болар синең колак төбеңә киләләр дә кычкыралар. Кайда олыларга хөрмәт, кайда сабырлык? (Маратка борыла.) Кайда дип сорыйм мин синнән? Юк ул синдә, юк! Ә, бәлкем, минем кайгы-хәсрәтем бардыр? Ә, бәлкем, чирлимдер мин? Туктале, тукта, ашыкма син, олылар сүзен тыңла. (Марат китәргә тели.) Иң элек син әйбәт кенә килеп исәнләш. Хәлемне сораш, гаиләм, мал-туарым белән кызыксын. Менә инде шуннан соң йомышыңны әйтсәң дә ярый. (Марат чигенә-чигенә ишектән чыгып йөгерә.). Әй, туктале, кая ашыгасың, тыңлап бетер олылар сүзен... Тфү...
И к е н ч е п ә р д ә
Ишектән Марат керә.
М а р а т. Исән генә торасыңмы, Хаҗиәхмәт абзый?
Х а җ и ә х м ә т. Ә-ә, син икәнсең әле. Исән, улым, бик исән, Ходага шөкер.
М а р а т. Сәламәтлегең ничек, Ха­җи­әх­мәт абзый?
Х а җ и ә х м ә т. Рәхмәт, улым. Йөрим әле беркөе, утыр син, утыр, оялма, утырып сөйләш.
М а р а т. Әсмабикә әбинең сәла­мәт­леге ничек, Хаҗиәхмәт абзый? Чирләмиме?
Х а җ и ә х м ә т. Рәхмәт, улым. Аның да сәламәтлеге зарланырлык түгел әлегә.
М а р а т. Балалар исән-саулармы, Хаҗиәхмәт абзый?
Х а җ и ә х м ә т. Алар да, Аллага шөкер, дөбердәтеп йөриләр.
М а р а т. Агай-энеләр, кардәш-ырулар ничек?
Х а җ и ә х м ә т. Әйбәт, улым, рәхмәт.
М а р а т. Мал-туарлар, кош-корт­лар?
Х а җ и ә х м ә т. Барысы да сау-сәламәт, улым. Рәхмәт. Һәрвакыт шулай кече күңелле булырга тырыш. Нәрсә? Миңа берәр йомышың бармы? Булса, әйт, оялма.
М а р а т. Йомышым дип инде, Ха­җиәхмәт абзый.... Әле яныгыздан үтеп барам да шулай... Туктале, мин әйтәм, кереп әйтеп чыгыйм...
Х а җ и ә х м ә т. Хуш, улым! Нәрсә әйтмәкче идең инде син миңа?
М а р а т. Сезнең мунчагыз яна, Ха­җиәх­мәт абзый...
Пәрдә.
(«Тынгысыз каләм», 1977)
#Ризван Хәмид #Яңалыклар #Әдәби мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи