Хатыным җәдит булды
– Менә әле, Әхмәтҗан абзый,син сәүдә яхшымы, дип сорыйсың. Әле эш анда түгел, минем өйдә бер дә рәт юк әле: хатын әллә нишләгән.
– Нишләгән соң, Батырша? Әллә авырыймы? Чирлиме? Әле минемхатынга да былтыр менә жински булис булган иде дә, теге Симунски дигән бабкы карап, сихәтләнде.
– Юк, Әхмәтҗан абзый, сихәте бар барын да... Менә әйтсәң дә оят инде...
– Йә, Батырша әйт... Аның ояты юк. Миннән чыкмый ул сүз.
– Менә, Әхмәтҗан абзый, ничек дип әйтим инде... Мине бик йөдәтә башлады, сөям, ди, гыйшык тотам, ди... Мин әйтәм: соң, гашыйк булсаң, син минем хатыным ич, тагын ни кирәк, дим. Муеныма сарыла, ашарга-эчәргә ирек бирми. Әллә нинди робагыйлар укый: синнән башка, ди, тора алмыйм, ди. Тормасаң, мин әйтәм, дөмек инде, һаман да, дим, бергә торабыз ич, дим.
– Вәсвәсә булмады микән, Батырша? Хиффәтләнмәде* микән? Хатыннар корсакка узгач шулай була торган...
– Юк.... Мин, ди, башта, ди, сине белмәгәнмен, ди... Менә ай яктысы булыр хәл юк, әллә ниләр сөйли; мин сине, ди, ничә елдан бирле сөям, ди... Бер, ди, ут яктысы шикелле нәрсә, ди, эчемдә һаман да: «Батырша, Батырша!» дип кычкыра, ди...
– Йә әле, ни сәбәптән ул болай икән, сөйлә әле...
– Белмим... Бары шул: бер асламчы карчык былтыр әллә нинди китаплар сатып йөрде дә минем җәмәгатькә дә саткан; шуларны укыгач кына булды инде ул... Берсе «Мескен Газизә» атлы китап. Шуннан ул миңа да укып йөдәтә, бер кыз бер кешегә гайшык булган: теге кеше аны алмаган да, аерылган. Син, ди, шуның күк, ди, мине сөймисең менә, ди... Валлаһи менә, ялап бетерә, кеше нәфәсе** авыр бит ул. Менә, ул инде яз җитсә, Арча кырына барыйк, ди... Шунда, сандугач сайрый башлагач та, миңа ябыша, сөям, ди. Аны нишләтәсең? Кешедән ояласың бит...
– Ә, Батырша, ул инде алай булса җәдит булган, җәдит... Алар бит шул гыйшык китаплары язалар бит. Робагыйның шәбе аларда инде... Мин аны бер дә хатынга бирмим: укыма, димен. Соң, кеше бит ул аза аннан соң. Әле безнең бай улы да: мин, дип әйтә ди, шагыйрь Пушкин, дип әйтә ди бит, мин язам, дип әйтә ди... Гыйльме горуз*** дигән бер гыйлем бар, ди, шуны укыйм да, дип әйтә ди, робагый яза башлыйм, дип әйтә, ди. Шуның бер язуын безнең Шәйхетдин укыган. Шул язган, ди, «сөйгәнемә» дип куйган да, ди, синең тырнагың – Каф тавы гәүһәре, кашларың сандугачныкыдай кәкре, дип язган ди.
– Табалар бит сүз, Әхмәтҗан абзый, ә? Минем җәмәгатем дә мачтыр инде ул сүз табарга. Соң беркөн, минем гомеремнең ап-ачык алмасы син, кайчан кавышырбыз инде, дип язган... Соң бит инде кич белән кайтам лабаса!
– Шулай инде ул, Батырша, хатыннар азса, харап эш ул. Ул дәрт бит ирләрдә бер өлеш булса, хатыннарда җиде өлеш була, ди. Әмма инде хозур андый хатын, ә?
– Юк, Әхмәтҗан абзый, пүчтәк эш ул... Туйдыра бит ул... Соң ул менә харап инде... Мине, ди, син Гөлгазар дип йөр, ди... Шул исемдә бер китап укыган ул, күрәсең! Ни эшлим икән, Әхмәтҗан абзый, ә?
– Соң син аны теге бабкыга күрсәтеп кара... Алар бит тәҗрибәле булалар...
– Әйттем... Әле быел бала төшерде ул. Шуңа әйттем. Мин әйтәм, мая жана миңа лубуф диржет, дим. Бик яхшы, ди. Яхшы менә монда һаман да ялап торгач: кеше сулуы авыр бит ул...
– Дөрес, дөрес, Батырша.
– Менә әле, Әхмәтҗан абзый, беркөн, бәйрәм алдыннан, кәндитергә барабыз да, шунда, гөнаһ шомлыгына каршы, күрше Котбетдиннең кызы белән хатыны кергәннәр. Шуңа карыйсың ди бит, менә шабаш! Соң, мин әйтәм, сабый лабаса ул, дим. Аңар карамый, гыйшык хәле ул, ди, яшькә карамый, ди.
– Күрәсең, тәшвишләнә инде ул...
*Хиффәтләнү – акылга җиңеләю, тилерү.
**Нәфәс – сулыш, сулу.
***Гыйльме горуз – шигырь үлчәве турындагы гыйлем.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА