Журнал «Безнең мирас»

Үзебезчә дөрес сөйлик һәм языйк

 

 

Тел – дөньядагы төрле халыкларның, аларның мәдәниятләренең асылын, нигезен тәшкил иткән иң әһәмиятле нәрсә. Ул шулай ук һәр халыкның, алга киткән милләтнең башкаларныкыннан үзгә төп күрсәткече. Кешеләр үз телләрен,  камилләштерә, чарлый барып, кадерләп саклап, алдагы буыннарга тапшырып килгән.

Шөкер, безнең татар халкының да туган теле, ана теле дип атала торган үз теле бар. Аның кайсы дәверләрдән бирле, дәвам итүен тәгаен генә әйтүе дә кыен. Һәрхәлдә, меңнәрчә еллык тарихы булуы мәгълүм. Бу телдә иҗат ителгән кимендә мең еллык әдәбияты, язма чыганаклары булуы билгеле.

      Без, хәзерге алдынгы җәмгыять вәкилләре, дистәләрчә буын әби-бабаларыбыз иҗат итеп, камилләштереп калдырган шушы иң кыйммәтле рухи хәзинәбезгә – туган телебезгә тиешле дәрәҗәдә илтифатлы һәм игътибарлымы, аның кадерен беләбезме, аны яхшы итеп өйрәнеп, дөрес кулланабызмы икән? Хәзерге чорда бу сорауны кую бик урынлы һәм аңа туры, дөрес җавап бирү мөһим. Абруйлы журналның күркәм укучылары белән шул уңайдан фикер алышу мәгъкуль булыр дип фараз кылабыз.

Бүгенге көндә туган телебезгә мөнәсәбәтебез гомумән алганда тиешле дәрәҗәдә уңай дип әйтеп булмый. Чөнки безнең күбебез телебездән нәтиҗәле итеп файдаланмый: аны җиренә җиткереп, бөтен үзенчәлекләрен, мул сүзлек хәзинәсен яхшы белерлек итеп өйрәнми һәм сөйләмебездә, язмаларыбызда  тулы, аһәңле, матур итеп кулланмый. Тиешле фикерне, мәгънәне төгәл итеп белдерү өчен, туган телнең зур мөмкинлекләреннән тулы файдалана белмичә, еш кына чит тел өлгеләрен кулланабыз һәм, нәтиҗәдә, телебез фәкыйрьләнә, бозыла, чүпләнә бара. Соңгы елларда бу хәл көннән-көн көчәя, татар теле исә үзенең табигатенә хас булмаган, калькалаштырып ясалган өтек сүзләр, гыйбарәләр белән тулылана бара. Телебзгә халыкның шактый зур өлешенең, аның теленең һәм мәдәниятенең иминлеген кайгыртырга тиешле хакимият органнарының да игътибары җитәрлек булмавы, рухи тормыш мәсьәләләренә тиешле илтифат күрсәтмәве аркасында, татар теленең абруе да, сыйфаты да түбәнәя баруын күреп, бу хәлнең милләтебез өчен зур хәвеф икәнлеге өчен җитди борчылу сизелми: рухи хәзинәләребезне саклауга караганда, матди тормышны ныграк кайгырту мөнәсәбәте хөкем сөрә. Хәлбуки әлеге аяныч хәл: халыкның алдынгы милләт буларак яшәве, алга баруы аның матди хәле белән генә билгеләнми, моның өчен халыкның рухи томышы да бөтен-җитешле булырга тиеш. Шул уңайдан рус телендәге «Не хлебом единым сыт человек» дигән зур мәгънәле гыйбарәне искә төшерү файдалы булыр иде.

Мин телебез мәсьәләсендәге бу кырыс фикеремне тота-каба, уйламыйча гына әйтмим, үземнең алтмыш еллык журналистлык, педагоглык һәм галимлек эшемдәге татар теле өлкәсенә караган зур тәҗрибәмә, мәгълүмат чаралары теленең торышын даими күзәтеп барудан тупланган бай мәгълүматыма таянып белдерәм һәм үземнең кискен сүзләрем өчен ышандырырлык дәлилләр белән җавап бирергә әзер. Минем мондый нәтиҗә ясавымны дөрес аңласыннар иде: туган телебез мәсьәләсендә бар нәрсә дә начар икән дип уйларга кирәкми, әлбәттә: уңай күренешләр дә, тырыш, намуслы каләм ияләре дә бар, әмма җитешсезлекләр, тискәре гамәлләр дә аз түгел. Бурыч – аларны яшереп яткырмыйча, вакытында игълан итеп, ачып күрсәтү һәм, кичекмичә, алардан арыну белән шөгыльләнү, телебезне, бозмыйча, табигыйлыгын югалтмыйча, үзебезнең, милләтебезнең үңышлы яшәвенә нәтиҗәле хезмәт итәрлек дәрәҗәдә саклау.

Фикерләрем буш сүз генә булып калмасын өчен, бүгенге көндә телебезне кулланудагы, аның хәзерге халәтен ачык итеп күзалларлык дәлилләремне  бәян итәргә тиеш булам. Алар, гомумиләштереп әйткәндә, шуннан гыйбарәт: хәзерге вакытта сөйләмебездә дә, газета-журналларда һәм кайбер китапларда да, эш кәгазьләрендә дә телебезне тупас бозып куллану күренешләре күп, хәтта бик күп. Аларны бер мәкалә кысаларында гына күрсәтеп бетерү түгел, хәтта бер өлешен игълан итү дә мөмкин түгел. Кызыксынган кешеләр алар турында бу юллар авторының йөзләрчә мәкаләләрендә, дистәләрчә китапларында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.  Бу язмабызда исә аларның бүгенге телебездә аеруча нык үрчегәннәренең, бигрәк тә гыйбрәтлеләренең кайберләрен генә булса да күрсәтербез.

Телләр, шул исәптән татар теле дә, төзелешләре белән дә, сүзлек хәзинәләре буенча да бик үзенчәлекле һәм бай булганлыктан, безнең бүгенге сөйләмә һәм язма телебездәге хаталар да күп төрле. Анда сүзләрне ялгыш мәгънәләрдә куллану, сөйләмдә сүзләрнең үзара мәгънә бәйләнеше бозылуы, ул бәйләнешне тәгъбир итү чараларының дөрес кулланылмавы, табигый төзелешләре бозып ясалган сүзләр, гади сөйләм һәм диалектизмнарны, искергән сүзләрне, ялгызлык исемнәрен, топонимика исемнәрен кулланудагы хаталар, сүз тәртибен бозулар, лексик сурәтләү чараларын һәм фразеологик берәмлекләрне кулланудагы ялгышлар, сүзләрнең авазларын дөрес әйтә белмәү, басымын, интонациясен бозу һәм башка төрле чатаклыклар бар.

Бүгенге телебездәге күпсанлы ялгышлар хөкем сөрүнең төп ике сәбәбен күрсәтеп үтик. Берсе – туган телебезне яхшы белмәү, икенчесе – рус теленнән татарчага тәрҗемә итеп язганда һәм сөйләгәндә, тәрҗемә эшенең принципларын, ысул-алымнарын белмичә эш итү. Хәзерге чорда журналистларга күп материал-ларны русчадан  тәрҗемә итеп кулланырга туры килә. Ләкин алар, тәрҗемә теориясеннән хәбәрдар булмаганлыктан, төрле төзелешле телләрнең үзенчәлекләрен белеп бетермәгәнлектән, еш кына бер телдәге мәгънәне, эчтәлекне тәгъбир иткәндә мәгънә хаталары җибәрәләр һәм, чыганак телнең үзенчәлекләрен ялгыш тәрҗемә теленә күчереп, туган телне бозалар.  Менә шушы ике сәбәп аркасында, татар теленә рус теленнән ялгыш сүзгә-сүз һәм хәрефкә-хәреф (букваль) тәрҗемә ителгән күп сүзләр һәм тәгъбирләр кереп оялый,  һәм аларның саны көннән-көн арта бара. Аларның кайберләре, хәтта татар теленең табигый төзелешен бозып, аның даими кулланылыш нормалары булып үзләштерелә. Нәтиҗәдә, туган телнең морфологик һәм синтаксик төзелеше какшатыла, җимерелә башлый.

Бүгенге мәгълүмат чаралары телендә, хәтта кайбер матур (нәфис) әдәбият әсәрләрендә дә, чит тел өлгеләрен урынсыз кулланып ясалган ялгыш күпчелекне тәшкил иткәнлеген исәпкә алып, без бу язмабызда, нигездә, рус теленнән нигезсез калькалаштырып алынып, туган телебездә шактый нык тамыр җәеп килгән ялгышларны күрсәтеп китү белән шөгыльләнербез.

Рус теленең сүзтезмә-тәгъбирләрен татарчага тәрҗемә иткәндәге иң күп һәм зур ягышлар ике телнең төп мәгънәләрендәге тәңгәллекләрен сөйләмдә (текстта) шул телләрдәге башка тәңгәл сүзләр белән мәгънәле (семантик) бәйләнешкә кертеп тәгъбирләр (гыйбарәләр) төзегәндә, ике телдәге тәңгәл сүзләрнең башка тәңгәл сүзләр белән бәйләнешкә кергәндәге үзенчәлекләрен (аермалыкларын) исәпкә алмау аркасында килеп чыга. Бу шактый катлаулы итеп төзелгән җөмләдәге фикерне мисаллар белән аңлату җиңелрәк булыр. Рус теленең скромный һәм аның татар телендәге төп мәгънәсе буенча тәңгәллеге тыйнак шул ул телләрдәге человек һәм кеше дигән тәңгәллекләре белән мәгънә бәйләнешенә кертелеп, рус һәм татар телләрендә бертөрле табигый сүзтезмә-тәгъбирләр барлыкка китерәләр (скромный человектыйнак кеше). Әмма рус телендәге шул ук скромный, дом сүзе белән мәгънә бәйләнешенә кереп, табигый сүзтезмә-тәгъбир тәшкил итсә, бу ике сүзнең татар телендәге тәңгәллекләре тыйнак һәм йорт рус телендәге кебек табигый тәгъбир-сүзтезмә тәшкил итә алмыйлар: татарча тыйнак йорт дип әйтеп булмый. Татарча рус телендәге скромный дом сүзтезмәседәге скромный сүзенең бу тәгъбирдәге мәгънәсен төгәл белдерү өчен, аның икенче – күчерелмә мәгънәсен белдерерлек сүз яки сүзләр табып кулланырга туры килә. Аны җыйнак, кечерәк кебек сүзләр белдерә: кечерәк кенә яки җыйнак кына йорт. Болай эшләү – тәрҗемә шөгылендәге алтын баганаларның берсе. Рус телендәге «вести здоровый (правильный) образ жизни» тәгъбирен сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф тәрҗемә итеп, шуның үрнәгендә эш итү аркасында, хәзер күп газеталарда «сәламәт яшәү рәвеше алып бару», «актив яшәү рәвеше алып бару», «тыйнак яшәү рәвеше алып бару», «тәртипсез яшәү рәвеше алып бару», «сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнү» кебек өтек сүзтезмәләр иркен кулланыла. Ни өчен соң алардагы «рәвешен алып бару» сүзләре тагылып йөри, нигә сәламәт яшәү, дөрес яшәү, тыйнак яшәү, тәртипсез яшәү дип кенә, чын татарча әйтергә ярамый икән?!

«Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык» («приняли такие звонки» калькасы). Нигә «Укучыларыбыз телефоннан менә шундый хәбәрләр әйтеп шалтыраттылар» яки «телефоннан шалтыратып, шундый хәбәрләр әйттеләр» кебегрәк итеп саф татарча язмаска?! «Телефонга икенче шалтырату килеп керде» (татарча: «телефоннан икенче тапкыр шалтыраттылар»).

«Шакшы истән котылып торырмын!». Ис шакшы булмый бит, сасы ис дияргә кирәк булгандыр.

«Бозлавык һәм юеш кар». Бу юеш кар газеталарның берсендә генә түгел, берничәсендә кулланыла. Татарлар гомер-гомергә җепшек кар дип сөйлиләр иде, хәзерге каләм ияләре аны юешкә әверелдергәннәр! Мокрый снегны шулай тәрҗемә итәләр.

Татарлар Мәскәүгә бара, Америкадан кайткан һәм башка шулай кая барсалар да, кайдан кайтсалар да бару, кайту дип сөйлиләр иде. Хәзерге матбугат әһелләре «Казаннан Минеральные Водыга очтык» дип, «фәлән җиргә очып киттек», «Самолетта очып, Белорусиягә барып кайткан» дип яза башладылар, чөнки рус телендә полетел, летели һ.б. Татарча исә кеше оча алмый, самолет белән бара, кайта, килә, китә, вертолетта, автомобильдә йөри. Җитди республика газеталары көймәдә йөзә дип язалар. Гадәттә суда, күлдә, елгада һ.б. йөзәләр, ә көймәдә йөриләр, теплоходка утырып баралар, кайталар, йөриләр.

«Алар  Лондонга очып, шунда ике атна чыгыш ясарга тиеш» (чын татарча: «Алар Лондонга барып...»)

«Мондый шикләнүләр Девятаевны әле 12 ел дәвамында озатып бара» дип яза бер дәрәҗәле булырга тиешле газета. Шикләнүләр озатып бара алмый, хәзер калькалар һәркайда һәм һәркайчан тагылып йөри башладылар безнең кайбер журналистларыбызга. «Девятаевтан мондый шикләнүләр 12 ел дәвам итә» дип язарга кирәк иде..

«Депозитлар туңдырылырмы?» «Пенсиянең тупланма өлеше туңдырыла» һ.б.  Хәзер безнең каләм ияләре шулай һәрнәрсәне туңдырырга сәләтле, һич кенә дә уйлап, баш ватып тормыйча, рус телендә замораживают икән, татарча да туңдыралар да куялар. Чын үзебезчә, «Депозитлар туктатылып торырмы?», «Пенсияләрнең тупланма өлешен бирү (түләү) туктатылып яки кичектерелеп тора» кебегрәк итеп әйтергә кирәктер.

«...эш урынында имгәнү алуның 52 очрагы теркәлгән». Ни өчен имгәнү алу, имгәнү генә түгел? Бу риторик сорау. Рус телендә получить увечья (травму) булганга, имгәнү алу дип язган тәрҗемәче.

«...Ирина Яровая кайбер тәкъдимнәр белән чыкты». Безнең мәгълүмат чараларында шулай, рус телендәге выступить сүзе белән ясалган тәгъбирләргә ияреп, доклад белән чыгу, тәкъдим белән чыгу, инициатива белән чыгу һ.б. дип язалар. Чын татарча: доклад сөйләү, тәкъдим ясау, инициатива күрсәтү һ.б. Бездә хәзер рус телендәге  расти, развиваться сүзләрен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү (калькалаштыру) нәтиҗәсендә бик күп нәрсәләрне үстерәләр: хәзерге көндә дин үсә, киеренкелек үсә, бәяләр үсә, Грозный үскән, инициативаларын үстерү... Бу һәм башка йөзләрчә мисаллардагы үсү, үстерү мәгънәләрен күптөрле башка сүзләр ярдәмендә саф татарча белдерергә мөмкин һәм кирәк тә: дин җәелә, тарала, дингә игътибар көчәя һ.б.; киеренкелек арта, бәяләр күтәрелә, арта, Грозный зурая, матурая, төзекләндерелә, инициативаларны күбәйтү һ.б.

«Иртәгә дә көн шундый булачак» дип,  җиңел генә, саф татарча әйтмичә, рус теле өлгесенә ияреп: «Иртәгә дә шундый ук һава торышы саклана», – дип яза газета һәм сөйли радио-телевидение. «Төньяк Америкада бик салкын һава торган» дип язу да  – русчадан тупас калька. Саф татарча: «...көннәр бик салкын булган».

«...тернәкләндерү үзәгендә  дәвалану ала идек». ... дәвалана идек дип кенә әйтсәләр, татарча ялгыш булыр дип куркалармы икән әллә? Саф татарча булмаудан куркырга кирәк ләбаса!

«Япониядә яше 3-5 елдан арткан автомобильне тоту иъктисадый яктан отышлы түгел». Автомобильгә һәм гомумән җансыз нәрсәләргә карата яшь сүзен куллану дөрес булмый. Бу җөмләне: «Япониядә 3-5 елдан артык йөргән автомобильне тоту...» – дип төзергә кирәк иде.

«Уйнаштан туган уйлар», – дип язган бер газета. Ничек аңларга моны: уйнаштан уйлар туамы, әллә башка нәрсәме?

Бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлауны хәзер шулай ук, рус телендәге өлге буенча, «Бәйрәм белән!», «Туган көнең белән!» дип әйтү һәм язу гадәткә кереп бара. Ни өчен үзебезчә, «Бәйрәм белән (туган көнең белән) котлыйм ! (тәбриклим!)» яки «Бәйрәм (туган көнең) мөбарәк булсын!» дип әйтмәскә?

«Поезд сәгатенә 70 чакрым тизлек белән хәрәкәт итә». Бу җөмләдәге хәрәкәт итә – движется сүзенең уңышсыз калькасы, дөресе: «Поезд ... йөри». Шулай ук «самокатта хәрәкәтләнү тыела» түгел, «самокатта йөрү тыела».

«Кыш быел аеруча тыйнак булды» (дөресе: «Кыш быел аеруча җылы булды».

«Закон үз көченә керде» («Закон вошел в силу» калькасы). Чын татарчасы: «Закон гамәлгә керде».

Соңгы елларда, рус телендәге живой сүзе белән ясалган сүзтезмә-тәгъбирләрне калькалаштырып тәрҗемә итү аркасында, телебезгә килеп кергән тереле гыйбарәләр дә – телебезне тупас бозу күренешләренең ачык чагылышы. «...үзләре белән тере акчалар алганнар», «...кесәсендә тере акча йөртми икән»; «тере концерт»; «... тере акчаны елдан-ел азрак алалар»; «Яңа елга тере чыршы бизисезме?». Телебездәге бу һәм башка гайре табигый тәгъбирләрдәге тере сүзен алмаштырырлык сүзләр күп, телне яхшырак белергә һәм башны ныграк эшләтергә генә кирәк. «...авырып терелүчеләр бик күп». Терелү сүзе мәрткә киткән, үлгән дип исәпләнгән кешеләргә карата гына кулланыла торгандыр, авырган кешеләр савыга, сәламәтләнә диләр.

«Киндердәге чәчәкләр» (уңышсыз калька). «Киндер тукымадагы яки тукымадагы чәчәкләр» дип әйтергә кирәктер.

Күп еллар буена безнең мәгълүмат чаралары телендә, хәтта сөйләм телендә дә үзләренә җил-яңгырлар тидермичә кулланылган, букваль тәрҗемә нигезендә барлыкка килгән шыксыз, ямьсез, табигый булмаган тәгъбирләрнең бер төре  – өстендә эшләү сүзләре белән бергә килеп төзелгән гыйбарәләр. Менә аларның кайберләре: акцентлары өстендә эшлибез, роль өстендә эшлим, укытучы ... һәрдаим үз өстендә эшләргә тиеш, сүзлек өстендә эшләү, текст өстендә эшләү, хезмәте өстендә даими эшли, җырлар кертү өстендә эшлибез, атом бомбасы өстендә эшләгән өчен паек, «...ярдәм итү өстендә эшләргә кирәк, дип аңлатты министр» (ни өчен «ярдәм итәргә кирәк» түгел? Нигә ярдәм итүнең өстендә эшләргә кирәк икән?), дәреслекләрне яңарту өстендә эшләячәкләр, хаталар өстендә эшләү...Мондый өстендә эшләүләрне укыганда, уңайсызлану, гарьләнү хисләре кичерәсең. Аларны кешечә, ягъни чын татарча әйтү авыр түгел бит. Белемеңне күтәрү, сүзлек төзү, ролеңне шомарту, хаталарны төзәтү...

Башны эшләтмичә, уйлап тормыйча, механик яки автомат рәвештә эшләргә, рус теле өлгеләре, формалары буенча гына эш итәргә күнегеп китү

 бит  - бу һәм башка йөзләрчә гарип сүзтезмәләр.

«Бу айгырның балалары бүген 12 илдә яшиләр», – дип язды бер журналист. Татар телен юньле итеп белгән кеше шулай итеп сөйләргә һәм язарга тиешме? «Бу айгырдан үрчегән атлар яки бу айгырның токымнары хәзер 12 илдә бар» кебегрәк итеп әйтергә кирәктер бит.

«Сабырсыз торак» дигән исем белән хәбәр бастырды бер республика газетасы. «Минем ике тутый кошым бар: Кеше һәм Геша. Берсе ир, берсе хатын», – дип язды шул ук газета. Кошлар ирле-хатынлы булмый бит, ата һәм ана диләр.

«Фольклорны тирән белүче нечкә музыкант». Нинди була икән ул нечкә музыкант?

«Төрмәдә Илназны тыйнак кына төшке ашлар көтә». Чын татар кешесе тыйнак аш дип сөйлиме?  Укучылар хатларында – тормыш кыйпылчыклары». Ничек дип, нәрсә дип аңларга икән бу «тормыш кыйпылчыкларын»?

«Чишмәле авыллар картаймый», – дип яза бер республика газетасы. Кешеләр һәм хайваннар гына картая, ә авыллар, шәһәрләр, әйберләр, предметлар  искерә, җимерелә, туза, ватыла һ.б.

«Танысалар да, штраф суктылар». «Штраф салдылар», – дип сөйлиләр чын татарча.

Һаман да шул русчадан калькалаштырып, тирән кайгы, авыр кайгы, тирән белем, тирән шатлык, тирән рәхмәт, тирән мәхәббәт һәм башка тирән әллә ниләр дип язалар һәм сөйлиләр. Чын татарча кайгының авыры яки җиңеле булмый, гомумән генә кайгы яки зур кайгы диләр, кайгы, бик зур булганда, кара кайгы дип әйтү дә бар. Белемнең дә тирәне, сае булмый, гомумән белемле һәм зур белемле диләр, рәхмәт белән дә шул ук хәл, мәхәббәт һәм көчле мәхәббәт, нык ярату һ.б. була.

Рус телендәге предупредить сүзен ялгыш (хәрефкә-хәреф) тәрҗемә итеп, төрле авыруларны кисәтү дип әйтү һәм язу шактый нык таралган. Гадәттә, кешеләрне төрле тискәре гамәлләр кылудан кисәтү дип әйтелә, ә җансыз, абстракт нәрсәләрне, предмет һә гамәлләрне булдырмый калу, саклану диләр.

«Бәйрәмнәрнең асылын нечкәләп карасаң...» Татарча нечкәләп яки юанлап карап булмый, җентекләп, зур игътибар белән карасаң диләр.

«Сак булыгыз, ялган бал!» – дип кисәтә бер каләм иясе газетада. Ялган сүз, ялганчы кеше була, ләкин ялган бал була алмый: кушылган яки ясалма бал диләр татарча ярыйсы гына булса да белгән кешеләр.

Телебездә, рус теленең крупный сүзе белән ясалган сүзтезмәләрен һәрвакыт диярлек эре сүзе ярдәмендә төзелгән ялгыш тәгъбирләр кулланыла. Мәсәлән: эре фирма, эре шәһәр, эре оешма, эре компания, эре һәлакәтләр, эре эш, эре күл системасы, эре партизаннар бригадасы һ.б. Ике тел белән эш итүчеләр, тәрҗемә белән шөгыльләнүче журналистлар төп мәгънәләре белән тәңгәл крупный һәм эре сүзләренең мәгънә күләмнәре бертөрле булмавын һәм аларның башка сүзләр белән мәгънә бәйләнешенә керү мөмкинлекләре төрле булуын, тәгаенләп әйткәндә, крупный сүзенең эре сүзенә караганда мондый мөмкинлекләре шактый зуррак икәнлеген белергә тиеш. Мәсәлән, крупный талант, крупный писатель, крупный ученый, крупный разговор, крупная неприятность дип әйтү табигый, ләкин татарча эре талант, эре язучы, эре галим, эре сөйләшү, эре күңелсезлек дип әйтелми, боларда һәм югарыда санап киткән мисалларда да эре урынына зур сүзе кулланылырга тиеш.

Кайбер кешеләр, язганда һәм сөйләгәндә үзләренең ни әйткәннәренең мәгънәсенә төшенеп тә тормыйча, чөнки мәгънәсез, сөйләмнең эчтәлегенә туры килми торган тәгъбир-гыйбарәләрне еш кулланалар. Мәсәлән, текстларда фронт сызыгы, сугыш хәрәкәтләре сүзтезмәләре күп очрый. Кайда һәм нинди була алар – фронтның сызыклары һәм сугыш хәрәкәтләре? Баксаң, ул сүзләрне куллануның күбесенчә кирәге дә булмый. «...фронт сызыгына барып, сугышчылар алдында оештырылган концертларда катнаштылар». «Фронтка барып...» кына дисәләр, аңлаешлырак та, җыйнаграк та булыр иде, сугыш хәрәкәтләрен, башны бутамыйча, сугыш дип кенә дә әйтергә мөмкин: тегеләй дә, болай да сугыш инде ул. «Прививка кадала, алар (хайваннар. – Р.Ю.) тулысынча тикшерелә». Прививка ясау, укол кадау дип сөйлиләр бит кешеләр, гадәттә.

«Ашагач начар булса...» дигән исемле мәгълүмат урнаштырылган бер газетада. Бу русчадан если станет плохо әйтеменең «чыйкылдап торган» калькасы. «Ашагач кәефең китсә яки эчең авыртса» кебегрәк итеп әйтә бит аны чын татар кешесе. «Гомер – иң нечкә чор», – дип яза бер каләм әһеле. «Нечкә чорлы гомер нинди була соң ул?» – дип сорасаң, ни дип җавап бирер иде икән ул үзе?!

«Агач башларында ... чәүкәләр каркылдаша» дип яза бер мөхтәрәм язучы. Чәүкәләр чыркылдаша дисә, татарча дөресрәк булыр иде. «Аннары Алиш кыздан өенә озатып куюын сорады». «...озатып куюын үтенде» дисә, татарча табигый булыр иде.

«...көянтә белән су ташыйлар», – дип язды берсе үзәк газетада. Безнең заманда суны чишмәдән чиләк-көянтә белән ташыйлар (китерәләр) иде, хәзер көянтә белән генә ташыйлар икән! Гаҗәп!

«...үз тавышы белән җырлый», – дип яза икенче бер каләм әһеле. Кеше тавышы белән җырламыйлар бит инде, гадәттә!

«Татарстан халкының 87 проценты хәерчелек сызыгы артында тора», – дип яза зур тәҗрибәле журналист. Шулай итеп тел белән бик саксыз эш итә. Беренчедән, хәерчелек сызыгы артында түгел, хәерчелек чигендә, диләр чын татарча. Икенчедән, бу җөмләдә безнең республика халкы тоташтан диярлек хәерчеләрдән тора икән дип уйларга була. Ярлылардан тора дисә, бер хәл иде әле, 87 процент хәерчеләр дип әйтү бернинди кысага сыя торган хәл түгел. Мәкаләне бастырган кеше кая караган икән соң?!

«...хәтта кыска бармаклары да калын». Бу җөмлә бер шактый күренекле язучы әсәреннән. Язучы да юан белән калын сүзләренең аермасын белмәгәч, эшләр шәптән түгел инде, егетләр!

Минем сөйләр (язар) сүзләрем, гыйбрәтле мисалларым күп әле. Хөрмәтле редакторыбыз хуп күрсә, язмаларыбызны дәвам иттерербез. Әмма бу мәкаләдә күрсәтелгәннәре дә татар теленең сыйфаты өчен һәркайсыбызга җаваплылыкны тагын да арттырырга, телебезгә игътибарлырак булырга кирәклекне ачык күрсәтәдер.

Хәлбуки мин гомумән алганда журналистларга хөрмәт белән карыйм, хезмәтләренең зур әһәмиятен аңлыйм һәм эшләрендә уңышлар телим.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.48-54.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру