Журнал «Безнең мирас»

Габдулла Тукай һәм җирле сөйләш үзенчәлекләре

Татарстан территориясе халык телендә элек-электән үк Казан арты, Тау ягы, Чулман аръягы дип бүлеп йөртелгән. Диалектология фәнендә Казан арты төбәгендә бер-берсенә бик якын торган балтач, дөбъяз, мамадыш, лаеш сөйләшләре аерылып чыга. Алар татар теленең урта диалектына карыйлар, әдәби телгә иң якын сөйләшләр.

 

«И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин»...

Казан арты атамасы безгә бала вакытлардан ук Габдулла Тукай иҗаты буенча да бик таныш һәм якын: «И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин»... («Туган җиремә» шигыреннән). Хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе булган әдибебезнең туган җире – Арча районы – Казан арты сөйләшләре төркеменә карый. Г.Тукайның әсәрләрен диалектолог күзлегеннән чыгып махсус өйрәнү әдипнең гади сөйләм элементларын, җирле сөйләшләргә генә хас булган күренешләрне өнәп җиткермәвен, телнең сафлыгы, чисталыгы мәсьәләсенә җитди каравын күрсәтә. Язучының әсәрләрендә диалектизмнар чагыштырмача сирәк күзәтелә. Алар, нигездә, мондый максатлардан чыгып кулланыла: а) әдипнең туган төбәгенә хас сөйләшнең чагылышы; б) җәмгыятьтәге шул чорга хас җитешсезлекләрдән көлүне (юмор, сатира, сарказм, гротеск) көчәйтү; в) персонажны тулырак сыйфатлау, калкурак гәүдәләндерү һ.б.

 

Габдулла Тукай әсәрләрендә туган ягы сөйләше

Г.Тукай әсәрләрендә чагылыш тапкан, аның туган як сөйләшенә хас үзенчәлекләрдән боларны күрсәтеп була, мәсәлән: ике сузык арасындагы [д] авазының яңгыраулашуы (йозрык – әд. йодрык, изән – идән); [ң] авазы янына [ғ], [г] авазы өстәлү (нәселеңгә – әд. нәселеңә, җиңгел – җиңел), җ-лаштыру күренеше (җегет – әд. егет, җон – йон); күрсәтү алмашлыкларының юнәлеш килешендә борынгы -(г)ар / -(г)әр кушымчасы саклануы (аңгар – әд. аңа, шуңгар – шуңа); тамырлары -р авазына беткән киләчәк заман хикәя фигыльләр беренче зат берлек санда кыска вариантта да кулланыла (әйтерем – әд. әйтермен, язарым – язармын); инфинитивның әдәби телдәге -ырга/-ергә формасы белән беррәттән, -маға/-мәгә формасы да кулланылуы (алмага – әд. алырга) һ.б.

Г.Тукай әсәрләрендәге диалекталь сүзләр күпчелеге гади тормыш-көнкүрешкә карый (бүзтургай – әд. бүдәнә, ызба – йорт, зипун – эш алъяпкычы, аңкаулык – аңгыралык, ахмаклык, әмирхан читек – байлар гына кия торган читек, кортка – карчык һ.б.).

 

Тукай гади халыкка аңлашылырлык стильдә язарга тырышкан

Г.Тукай, халкына фидакарьләрчә хезмәт иткән шәхесләрнең берсе буларак, милләтен мәгърифәткә, хезмәткә чакырып язган шигырьләрен дә гади халыкка аңлашылырлык стильдә язарга тырышкан. Бер яктан, язма әдәби телебезне иске татар язма әдәби теле элементларыннан арындыра баруда, икенче яктан исә гади сөйләм элементларын куллануда да сак һәм таләпчән була. Иҗатының башлангыч чорында гарәп-фарсы алынмаларын (әүкатле ‛бай кеше’, хөррә ‛ирекле, бәйсез, азат’ һ.б.), соңрак рус теленнән кергән сүзләрне кулланса да, аларны җөмләдә бик урынлы куйган. Соңга таба әсәрләрендә иске татар язма әдәби теленең күпчелек үзенчәлекләре күзәтелми башлый: хәзерге заман хикәя фигыльләрдә әдәби телдәге -ый/-и(й) кушымчасын киң вариантта куллану (язаем – әд. языйм, булмаенча – булмыйча һ.б.), исә теркәгеченең фигыль формаларына ияреп килү күренеше (тыңладисәң < тыңладың исә – әд. тыңласаң), авыр аңлаешлы гарәп-фарсы алынмалары һ.б.

***

Г.Тукай әсәрләрендәге диалектизмнарны тикшерү, язучының тел-стиль үзенчәлекләрен генә түгел, татар әдәби теленең формалашу тарихын өйрәнү өчен дә зур әһәмияткә ия.

 

ФОТО:

ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яшь галимнәре һәм аспирантлары Арча районы Яңа Кырлай авылында «Габдулла Тукай музей комплексы»на юл тотышы. 18 май 2011 ел

 

«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.82-83.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру