Яңа энциклопедия
Болгар һәм әлеге шәһәр урнашкан Спас районы республикабызның башка шәһәр районнарыннан кайсы ягы белән аерыла соң? Әйе, табигате матур – Идел буенда урнашкан, туфрагы уңдырышлы, халкы уңган, эшлекле, авыллары төзек, матур, район җирлегеннән аның данын еракларда, хәтта чит илләрдә дә яңгыраткан күп кенә атаклы шәхесләр чыккан... Барысы да дөрес, әмма шул ук нәрсәләр белән республикабызның теләсә кайсы районы горурлана ала ич. Минемчә, районның үзенчәлеге, аңа дөньякүләм танылу китергән иң мөһим фактор – галиҗәнап Тарих, тарихи истәлекләр, халкыбыз мирасы. Һәм, бер дә курыкмыйча әйтәм: шул мирасны барлаучы, өйрәнүче, пропагандалаучы галимнәр. Районның байлыгы менә шулар. Авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар белән генә үзеңне дөньяга таныту мөмкин түгел.
Чыннан да карагыз: Спас районында 400гә якын төрле чорлардан калган (иң борынгы таш гасырыннан башлап Казан ханлыгына кадәр) археологик истәлекләр урнашкан. Бу җәһәттән ул бары тик күршесе Алексеевск районыннан гына калыша (443 истәлек). Әлеге истәлекләр арасында, Болгар шәһәрлегеннән кала Сувар, Балымер, Әҗмәр, Бураково, Танкеевка, Коминтерн, Маклашеевка кебек дөньякүләм билгеле борынгы шәһәр хәрабәләре, зират-каберлекләр, акча һәм алтын-көмеш әйбер хәзинәләре табылган урыннар бар. Чагыштыру өчен әйтеп китим: Казан арты районнарының күбесендә археологик истәлекләрнең саны уннан-егермедән артмый. Мәсәлән, минем туган районым Зәйдә – 22, ә күрше Сарманда барлыгы 5 археологик истәлек теркәлгән.
Ассызыклап әйтәсем килә: хәзерге Болгар җирлегендә татар халкының һуннар һәм Төрки каганлыгы чорыннан ук башланып киткән борынгы дәүләтчелеге формалашкан. Биредә Ислам дине рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул ителгән. Тикмәгә генә Болгарны «икенче Мәккә» димиләр бездә – халкыбызның хәтере нык аның!
Алып карыйк соңгырак чорларны. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң да бу урыннар бушап калмый, әмма халкыбыз тормышында, аның этник тарихында бик кискен үзгәрешләр башлана. Болгар тирәсендәге иң уңдырышлы җирләрне урыс алпавытларына, дворяннарга өләшәләр. Бу якларга күпләп урыс крестьяннары килеп төпләнә. Урыс байлары яшәгән утар урыннары, йортлары, чиркәүләр бүгенге көнгә кадәр сакланып калган һәм алар тарихи-мәдәни мирасыбызның бер өлешен тәшкил итә.
Болгар төбәгенең соңгырак чорлары тарихында Петр I, Екатерина II, Г.Р.Державин, Н.А.Некрасов, И.П.Панаев, В.П.Молоствов, Н.М.Мусин-Пушкин, Н.И.Лобачевский, А.Ф.Лихачев кебек күренекле дәүләт эшлеклеләренең, язучыларның, галимнәрнең исемнәре теркәлеп калган. 1861 елгы Бездна восстаниесе тарих буенча мәктәп һәм федераль югары уку йорты дәреслекләренә дә кертелгән.
Болгар һәм Спас районының совет чорындагы һәм 1990 нчы еллардан башланып киткән һәм әле бүген дә дәвам итә торган үзгәртеп корулар заманындагы казанышлары турында әйтеп тормыйм. Әлеге төбәк өчен ул казанышларның иң мөһиме, мөгаен, Болгар шәһәрлегенең ЮНЕСКО тарафыннан дөньякүләм әһәмиятле тарихи мирас истәлекләре исемлегенә кертелүедер.
Менә шул тарих 2014 елда Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты тарафыннан Спас муниципаль районы Башкарма комитеты катнашында әзерләп чыгарылган «Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе» дигән фундаменталь басмада киң чагылыш тапкан. Әлбәттә, әлеге басмада Болгар төбәгенең табигатенә, социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси тормышына багышланган материаллар да лаеклы урын алып тора. Китап аклы-каралы һәм төсле иллюстрацияләр белән бай бизәлгән. Полиграфик эшләнеше яхшы.
Энциклопедия битләренә күз төшерик.
Ул Спас муниципаль районы башлыгы К.А.Нугаевның китап укучыларга, шәһәр һәм район халкына, читтә яшәүче якташларына, Болгар кунакларына мөрәҗәгате белән ачыла. Аннан соң Спас муниципаль районы турында кыскача белешмә бирелә. Игътибар беләнрәк укысаң, кызыклы гына фактларга тап буласың. Шуларның берсе: 1930 елда яңа гына оешкан район җирлегендә барлыгы 95 торак пункты булып, аларда 52 мең 504 кеше яшәгән (татарлар саны – борынгы Болгар җирендә! – урысларныкына караганда 10 тапкырга кимрәк: 46 мең урыска 4600 татар туры килә). 1960 елда, район территориясенең зур гына өлешен бөек коммунизм төзелешләреннән берсе булган Куйбышев ГЭСы сусаклагычы биләп алганнан соң, торак пунктлар саны 66га кадәр кими. Бүген районда 45 торак пункты булып, аларда 20 мең чамасы кеше яши, шуларның 950се генә авыл хуҗалыгында эшли. Уйласаң, уйланырлык.
Тагын бернәрсәгә игътибар иттем: әлеге белешмәдә Болгар төбәгенең борынгы һәм урта гасырлар тарихына, археологик материалларга таянып, кыскача күзәтү ясала да, сүз шундук бүгенге көннәргә күчә. Әйе, Татарстанның XVII-XVIII гасырлар тарихы, гомумән, бик начар өйрәнелгән бездә, шулай да белгән кадәресеннән, XIX йөз материалларын да өстәп, кыскача гына белешмәләр бирергә була иде.
Хәзер инде Энциклопедиянең төп өлешенә күчик. Гомумән алганда, мәкаләләрнең барысы да диярлек югары профессиональ дәрәҗәдә язылган. Аларның шактые, бигрәк тә археологиягә караганнары, «Татар энциклопедиясе»ннән күчереп бастырылган (авторларын күрсәтмичә генә).
Археологик материаллар Болгар төбәгенең борынгы һәм урта гасырлар тарихын өйрәнүдә төп чыганак булып тора. Шул чыганакларга нигезләнеп язылган мәкаләләр аша киң җәмәгатьчелекнең тарихи карашлары формалаша, калыплаша.
Археология (Болгар шәһәрлеге, Кожаевка хәзинәсе, Әҗмер авыллыгы, Танкеевка каберлеге һ.б.), археология һәм Болгар архитектурасы (Ак пулат, Кара пулат, Кече манара, Болгар мунчалары һ.б.), археология һәм тарих (Болгар – урта гасырлар шәһәре, Идел Болгарстаны, Алтын Урда һ.б.) төркеменә кергән мәкаләләрнең саны 100дән артып китә һәм, аңлашыла ки, аларның күпчелеге Идел Болгарстаны һәм Алтын Урда чорына карый. Әлеге төркемгә риваять-легендаларга гына корылган мәкаләләр дә бар (Габдрахман сәхабә коесы, Рәбыйга күле, Сәхабәләр һәйкәле,Туйбикә коесы һ.б.).
Мәкаләләрдә кайбер төгәлсезлекләр, бәхәсле нәрсәләр дә бар. Күпләрегез инде тарих һәм археология фәнендә XIX йөздән бирле Идел Болгарстанының монгол яуларына кадәрге башкаласы турында бәхәсләр барганын беләсездер. Бу бәхәсләр 1960 нчы еллар азагында Биләр шәһәрлегендә казу эшләре башланып киткәч тагын да кискенләште. Шулай булгач, – артык күп тә кирәк түгел ич! – тарихи дөреслекне чагылдырып, әлеге проблеманың бүген дә бәхәсле булып кала бирүен искәртеп үтәргә кирәк иде, минемчә. Аның урынына «Спас муниципаль районы» дигән кереш мәкаләдә «IX–XIII гасырларда Идел Болгарстанының башкаласы – Болгар» (14 б.), ә «Болгар – урта гасырлар шәһәре» мәкаләсендә (67 б.) аның Х гасыр башыннан – Идел Болгарстаны, XIII гасыр уртасыннан Алтын Урда составындагы кенәзлек (олыс) башкаласы булганлыгы әйтелгән. Югыйсә бит Биләрнең XII гасыр уртасыннан башлап, хәтта XI гасыр ахырыннан монгол яуларына кадәр Болгар дәүләтенең башкаласы икәнлеге рәсми историографиядә дә кабул ителгән (карагыз: Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951, 39 б.). Мәкалә авторлары моны белмиләрме, әллә вак нәрсә дип саныйлармы, әйтүе кыен.
«Авраамий Болгарский» мәкаләсендәге (29 б.) тагын бер төгәлсезлек турында әйтеп китмичә булмый. Авраамий исемле христианны, Лаврентий елъязмасында бик ачык язылганча, 1229 елда Олуг шәһәрдә үтерәләр (сәбәбе билгеле түгел) һәм гәүдәсен Владимирга алып китеп, аннан «новый мученик» ясыйлар. Биләрнең урыс елъязмаларында «Олуг шәһәр» дип аталуы («Великий город на Черемшане») һәркемгә мәгълүм. Нәрсәгә кирәк иде Авраамийны Болгар белән бәйләргә? Аның сөякләрен («мощи») 1892 елда Болгарга алып килү факты гына «Олуг шәһәр»не Болгар итә алмый ич инде.
Әгәр дә дөрескә чыкса, тагын бер кызык нәрсә: Җамигъ мәчете янындагы Көнчыгыш төрбәдә, имеш, Бурашбәкләрнең затлы нәселенә караган кешеләр күмелгән. Мәкалә ахырында күрсәтелгән хезмәтләрне карап чыктым, мондый информацияне тапмадым. Каян килеп эләккән ул бирегә? Кем ул Бурашбәк – энциклопедиядә аның турында мәкалә юк.
Болгарның атаклы Ага-Базарына багышланган мәкалә дә миндә сораулар тудырды. Беренчедән, «Татар энциклопедиясе»ндә (т.1, 39 б.) аның урнашкан урыны шәһәрдән 6 км, ә «Болгар энциклопедиясе»ндә бары тик 2,5 км ераклыкта, дип күрсәтелгән (30 б.). Әлеге энциклопедиянең «Болгар шәһәрлеге» дигән мәкаләсендә дә шулай: «Ага-Базардан Иерусалим чокыры тамагына кадәр 3 километрдан аз гына артыграк» (72 б.). Ә бит элегрәк бу араны, гарәп чыганакларына таянып, чыннан да бер фарсах, ягъни 6 км чамасы, дип йөриләр иде. Ышанмасыгыз, А.П.Смирнов, Н.Ф.Калинин, Р.Г.Фәхретдинев хезмәтләрен карагыз. Археологлар Б.Б.Жиромский һәм К.А.Смирнов узган гасыр урталарында биредә казу эшләре дә алып барганнар иде. Кайсына ышанырга – аерма зур бит! Кыскасы, археологлар Болгарда җитмеш елдан артык эшләсә дә, Ага-Базарның урынын төгәл генә ачыклый алмаган икән әле.
Икенчедән, беләсе иде, Ага-Базарның Болгар илендә, мәкалә авторы язганча, «эре мәдәни үзәкләрдән» саналып йөрүе нинди фактлар белән раслана икән? Сәүдә үзәге булуы бәхәссез, бәлки, берникадәр һөнәрчелек белән дә шөгыльләнгәннәрдер. Зур бистә булган, дияр идең, Б.Б.Жиромский үзе Ага-Базарның мәйданын, культура катламы сакланып калган урыннарны исәпкә алып, 2000 кв. м (икенче төрле итеп әйтсәк, 20 сотый) дип кенә билгеләгән иде. Казылмаларыннан да мәдәни тормыш белән бәйле табылдыклар килеп чыкмады.
Бер уңайдан әйтеп китим әле, Х гасырның беренче чирегендә язган гарәп географы әл-Балхи үзенең китабында Болгар белән беррәттән «Тышкы Болгар» дигән кечкенә шәһәрне дә, «ул сәүдә үзәге буларак кына билгеле» дип, искә алып уза. Тышкы Болгарны бериш галимнәр Ага-Базар белән тиңләштерә, икенчеләре исә (чын Болгар – Биләр ул, дип) – хәзерге Болгарның үзе белән. Тышкы Болгар турында аерым мәкалә бирелсә дә, ярап куясы икән.
Энциклопедиянең, шартлы рәвештә әйткәндә, авыллар төркеменә караган мәкаләләрен дә бик кызыксынып укып чыктым. Авыллар тарихы – татар тарихының иң аз, иң начар өйрәнелгән өлкәсе. Ярый әле соңгы елларда бу өлкәдә һәвәскәр тарихчыларыбыз бик актив эшли башлады, һәм бер-бер артлы авыллар, районнар, хәтта аерым гаиләләр тарихына багышланган дистәләгән китаплар басылып чыкты. Авторлары арасында үзләрен тарих язарга сәләтле дип санаган татар зыялылары: укытучылар, журналистлар, профессиональ тарихчы булмаган галимнәр. Ә безнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, архивларга барып, төбәк тарихын язарга ашкынып тормыйлар әле. Әйе, авыр эш бу, әмма бик кирәкле, файдалы эш. Халык бит чын тарихка, үз тарихына сусаган – олысы-кечесе әнә шул һәвәскәрләрнең китапларын да кызыксынып, кулдан-кулга йөртеп укый.
«Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе»нә кергән мәкаләләрдә 150гә якын авыл тарихы теркәлгән. Шуларның өчтән икесе – юкка чыккан авыллар. Аларның саны бигрәк тә узган гасырның 50-60 нчы елларында кимегән: башта Куйбышев сусаклагычы төзегәндә, аннан соң колхозларны эреләндерү чорында. Бүген дә дәвам итә ул куркыныч процесс.
Мәкаләләрнең күләмнәре дә, сыйфатлары да бер дәрәҗәдә түгел. Әлегә яшәп килә торган авыллар тарихы тулырак итеп язылган (мәктәп укытучылары күп көч куйгандыр, рәхмәт төшкерләре), юкка чыккан авыллар тарихы исә әлегә җитәрлек яктыртылмаган. Аларның авторларын гаепләргә ашыкмыйк – төрле чорда, төрле сәбәпләр аркасында тарих битләреннән төшеп калган авылларның бары тик исемлеген төзү генә дә зур хезмәт, тырышлык һәм түземлек сорый торган эш. Без бүген шуңа да канәгать һәм рәхмәтле булырга тиешбез. Авыллар тарихы – архивларда, юкка чыкмаган алар. Профессиональ тарихчылар да бу эшне хәзер үз кулларына алырга әзер.
Энциклопедиядәге мәкаләләрнең иң күп өлеше – алар 2000гә якын! – Болгар җирлегендә үсеп, белем алып хезмәт куйган, район тарихында азмы-күпме эз калдырган күренекле шәхесләрнең кыскача тормыш юлларын тасвирлый. Әлеге шәхесләр арасында хезмәт батырлары – илебезнең орден-медальләренә лаек булган гади колхозчылар, укытучылар, табиблар, Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннары, галимнәр, язучылар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, эре предприятие җитәкчеләре бар. «Иң зур байлыгыбыз – кешеләр!» – дип әйтергә өйрәнде җитәкчеләребез. Кайчак бу сүзләргә игътибар да итмибез, ә кайчак: «Шулай икән, саклагыз ул байлыгыгызны! – дип кычкырасы килә. Болгарда кеше кадерен беләләр, район даны өчен җан атып эшләүчеләрне күрәләр дә.
Район тарихына мөнәсәбәте булган атаклы шәхесләр арасында урын алган Александр Гумбольдт, Август Гакстгаузен, Владимир Тизенгаузен, Дезире Фюзейе турында белешмәләрдә күп кенә укучыларыбыз өчен яңа һәм гаҗәп кызыклы информация тупланган. Шуларның берсе: Дезире Фюзейе исемле француз хирургы, 1812 елгы Наполеон сугышларында катнашып, русларга әсирлеккә төшкән. Аны башта Казанга, аннан соң Спас шәһәренә, хәзерге Болгарга, җибәрәләр. Биредә ул җирле халыкка медицина ярдәме күрсәтә, чакыру буенча күрше авылларга да барып чыга. Кире Франциягә әйләнеп кайткач, әсирлектә күргәннәрен-белгәннәрен язып калдыра. Әлеге истәлекләр 1991 елда гына дөнья күрә. Элеккеге француз әсире күңелендә Спас һәм аның кешеләре, күрәсең, тирән эз калдырган.
Биографик белешмәләр арасында безнең археологларга багышланганнары да байтак. Бик дөрес эшләгәннәр, дөньяга танылган борынгы Болгар истәлекләрен өйрәнүче галимнәр моңа бик лаек. Тик бернәрсә кәефемне җибәрде: озак еллар Болгарда эшләгән Мәскәү археологлары Б.Б.Жиромский һәм Г.Ф.Полякованың исем фамилияләреннән соң «?» билгесе генә куелган – беренчесенең туган-үлгән еллары, икенчесенең туган елы билгеле түгел, имеш. Соң, Галина Федоровна әле 1990 нче елларда гына казып йөрде ич Болгарда, Дәүләт тарих музеенда эшләде, ә Борис Борисович 1970 нче елларда Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы директоры иде. Шылтыратып сорарга да була бит! (Әлеге җитешсезлек, кызганычка каршы, башка шәхесләр турындагы белешмәләрдә дә очрый.)
Басманың ахырында, кушымта рәвешендә, дүрт һәм күбрәк орден белән бүләкләнгән шәхесләрнең, орденнар белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннарының, өч дәрәҗәдәге «Ана даны» орденнары белән бүләкләнгән күп балалы аналарның һәм Куйбышев шәһәренең 7 нче төрмәсендә атылган сәяси репрессия корбаннарының исемлеге китерелә. Боларын да бик файдалы белешмә, дип кабул итәргә кирәк.
Йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул: без бәя бирергә тырышкан энциклопедияне әзерләп чыгаруга бик күп көч куелган. Күләме алтмыш басма табактан артып киткән фундаменталь хезмәттә аерым җитешсезлекләр булуына гаҗәпләнергә дә, борчылырга да кирәкми. Киләчәктә дөнья күрәчәк район энциклопедияләре өчен ул өлге булырлык дәрәҗәдә камил эшләнгән: структурасы җыйнак, концепциясе дөрес. Моның өчен басманың баш редакторы Гомәр Сабирҗановка, аның урынбасары Җәмил Мөхәммәтшинга һәм редакторы Виктор Марянинга, мәкалә авторларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА