Журнал «Безнең мирас»

“Якутия кинематографиясе феномены” якут театры феноменыннан үсеп чыккан – Нияз Игъламов

Быел Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале якут театрына багышланачак һәм Якутия (Саха) Республикасыннан дүрт театр киләчәк. Бу хакта бүген фестивальне оештыручылар “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Искәртеп үтәбез, 2015 елдан башлап “Нәүрүз” театр фестивале берәр төрки театрга багышлана. 2015 елда ул Казахстан театрларына багышланган иде. Оештыручылар Якутиядән җәмгысы 100 кеше килә диләр. Болар – П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры, Саха Республикасының Яшь тамашачы театры, Олонхо театры, Саха Республикасының Эстрада дәүләт театры коллективлары.
Россиядә “Якутия кинематографиясе феномены” бар. Ягъни, Якутиядә коммерция ягыннан үз-үзен аклый торган милли фильмнар төшерәләр - Саха халкы үз кинематографистлары төшергән фильмнарны карый. Театр белгече Нияз Игъламов әйтүенчә, “якут кинематографиясе феномены” турыдан-туры “якут театры феномены” белән бәйле. “Чөнки якут театры бик борынгы театр, Россиядәге иң борынгы милли театрларның берсе. Алар юбилейларын 1906 елгы һәвәскәр театр куелган көннән башлап саныйлар, - ди Нияз Игъламов. - Якутия милли театрының дөньяга танылуы сиксәненче елларда – театрга баш режиссер булып Андрей Борисов килгәннән башланды. Ул республиканың мәдәният министры да булып торды. Шул вакытта “Олонхо” театры ачылды. Кыскасы, якут кинематографиясе уңышының башында якут театры тора”.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/29/141545/

Теги: Рузилә Мөхәммәтова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру