Журнал «Безнең мирас»

Якты күңелле олуг җырчы

Быел 24 июльдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гали Гани улы Ильясовка 80 яшь тулган булыр иде. Гали ага заманында филар­мо­ниянең Гоголь урамында урнашкан бинасына еш килә иде, безне җәен бик тәмле, эре алмалар белән сыйлый иде. «Үзем үстергән алмалар, безнең бакчага килегез», – дип, кунакка да чакырып китә иде. Быел аның арабыздан киткәненә дә уналты ел вакыт узган инде...



Әтисе Гани белән әнисе Ма­һинур икесе дә Татарстанда туган. Алар Приморск өл­кәсендәге шахтерлар шәһә­­ре Сучанда очраша һәм шунда гаилә корып җибәрә. 1936 елның җәй аенда уллары Гали туа. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, әтисе кебек шахтер булу максаты белән, Гали дә тау техникумына укырга керә. Биредә ике ел укыгач, Совет Армиясе сафларына алына һәм шунда аның киләчәк язмышы үзгәрә дә куя.


Тын Океанның диңгез авиациясе флотында хезмәт итә ул. Авыз эченнән генә җыр көйләп йөрергә яратучы Галигә беркөнне хәрби концертта катнашырга кушалар. Шул бер чыгыштан соң армия смотрларында еш катнаша ул. Матрос иптәшләре үзара «җырчы Гали» дип йөртә үзен. 1957 елда Хабаровскида узган армия смотрының йомгаклау концертында «Ай серенадасы»н уңышлы башкарып, лауреат исемен ала. Концертны тамаша кылып утырган маршал Р.Малиновский Г.Ильясовның чыгышын ошатып, аңа алтын каләмле ручка һәм карандаш бүләк итә, өенә кайтып килергә дә рөхсәт бирә.


Дирижер Н.Рахлин җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры белән Яр Чаллыда. 1979 Дирижер Н.Рахлин җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры белән Яр Чаллыда. 1979

Бу уңышлардан соң музыкаль белем алырга, профессиональ җырчы булырга дип хыяллана башлаган егеткә, Мәскәү консерваториясендә укырга киңәш бирәләр. Шулай итеп, Гали Ильясов 1962 елда Мәскәүгә юл ала. Ләкин кабул итү имтиханнарына өлгерми, аңа үз бәхетен киләсе елда сынап карарга киңәш итәләр. Тик ул вокаль кафедрасы җитәкчесе Г.А.Тицка үзен тыңлап карауларын үтенеп мөрәҗәгать итә. Педагог ерак Хабаровскидан килгән егетнең гозерен кире какмый, «Иртәгә консерваториягә кабул ителгән студентлар белән чыгыш ясарсың, тыңларбыз үзеңне», дип өметләндерә. Икенче көнне бернинди имтиханнарсыз, Галине П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесының II курсына кабул итәләр. Ул педагог Б.М.Беркович классында белем ала. Студент елларында аңа Мәскәү консерваториясендә узган зур тантаналы концертларда чыгыш ясарга насыйп була. 1965 елда училищены уңышлы тәмамлаган Галигә Бөтенсоюз радиосында яки Совет Армиясенең җыр һәм бию ансамблендә эшкә калырга да мөмкин була. Мәскәү Зур театрына да барып карарга киңәш итүчеләр була. Аңа анда: «Сезнең тавыш мөмкинлегегез бик югары, тик буегыз кечкенә булу сәбәпле театрга ала алмыйбыз, әмма киләчәгегез бик өметле, сезне барлык концерт оешмалары, филармонияләр дә биш куллап алачаклар», – диләр.


Күңеле белән Казанга ашкынган булачак җырчы, 1965 елда Казанга килә. Башта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли, аннан 1990 елга кадәр Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенең әйдәп баручы солисты була. Билгеле булганча, биредә ай саен репертуар яңарып тора: төрле опералардан арияләр һәм романслардан торган академик пландагы концертларда, татар композиторлары әсәрләреннән торган әдәби-музыкаль кичәләрдә, балалар өчен әзерләнгән музыкаль тамашаларда ул актив катнашучы, җыр сәнгатен пропагандалау­чы талантлы башкаручы була. 1972 елда Гали Ильясов Мәскәүдә узган Бөтенроссия конкурсында халык музыка кораллары оркестрына кушылып халык җырларын башкара һәм лауреат исеменә лаек була.


Сулдан уңга Г. Гурфинкель, Л. Хангильдина, Г. Ильясов, Н. Бәдретдинов. 80 нче еллар Сулдан уңга Г. Гурфинкель, Л. Хангильдина, Г. Ильясов, Н. Бәдретдинов. 80 нче еллар

Җырчы республиканың бай музыкаль тормышында актив катнаша. Филармониянең лекторий артистлары белән бергә илебезнең зур концерт залларында, Кавказ, Балтыйк буе рес­публикаларында, Ерак Көнчыгышта, Сахалинда, Норильск һәм Якутск якларында, БАМда, Урта Азиядә чыгыш ясый. Шулай ук Монголия, Чехословакия, Венгрия, Англия шәһәрләрендә, Италия, Төньяк һәм Үзәк Африка җирләрендә гастрольләрдә була; 1977 елда Туниста Карфаген фестивалендә, 1978 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Италиянең «Унита» гәзите бәйрәмендә катнаша.


Филармониядә эшләү елларында Гали Ильясов бигрәк тә, татар композиторлары әсәрләрен, татар халык җырларын зур осталык белән башкара. СССРның халык артисты Натан Рахлин җитәкчелегендәге ТР Симфоник дәүләт оркестрына кушылып Татарстан шәһәрләрендә чыгышлар ясый. Филармония музеенда аның атаклы дирижер Натан Рахлин белән Яр Чаллы шәһәрендәге чыгыштан соң төшкән фоторәсеме дә саклана. Ул шулай ук күренекле композитор Рөстәм Яхин белән иҗади дуслыкта яши.


Иҗатташлар, сәхнәдәшләр арасында Иҗатташлар, сәхнәдәшләр арасында

Гали Ильясов иҗатта эзләнүчән, тынгысыз шәхес була, җырлар иҗат итә. Музыка белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов җырчы иҗаты турындагы бер мәкаләсендә болай дип яза: «Гали Ильясов җырлары милли традицияләр, халыкчанлык белән сугарылган. Шул ук вакытта алар заман эстрадасы аһәңнәренә хас якты, матур, яңача яңгыраулары белән дә аерылып тора. Аларда итальян җырларына хас канто-гүзәл итеп башкару мөмкинлекләре бар. Г.Ильясов җырлары татар эстрадасы өчен яңалык булган Көнбатыш илләренең популяр поп-музыка ритм­нары белән милли музыка сәнгатебезне тагын да баетты...»


1997 елда «Мәгариф» нәшриятында аның «Оныттың бугай...» дип аталган, кырык җыр кергән җыентыгы дөнья күрә.


Гали Ильясов 1990-1994 елларда филармониядә вокал буенча педагог вазифасын да алып барган, яшь җырчыларга җырлау алымнарын, вокал серләренә өйрәткән.


Клара Таҗиева,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:


«Гали Ильясов дигәндә, минем күңелемдә һәрвакытта кояшлы көн барлыкка килә. Филармониягә дә гел елмаеп-көлеп килеп керә иде ул, без дә аңа карап елмая идек. Ул сәхнәгә дә һәрчак елмаеп чыга иде. Музыкант буларак әйтәм, андый тавышлы җырчылар бармак белән генә санарлык. Ул табигатьтән бирелгән бик моңлы, матур тенор тавышлы җырчы иде. «Мин Россиядә соңгы белькантоларның берсе», – дип әйтә иде ул, үз-үзенә шулай бәя бирә иде. Ул гомере буе филармониянең лекторий бүлегендә эшләде. Кешеләрдән кара көнләшү аңарда беркайчан да юк иде. Чөнки аның күңеле чиста иде. Юморга да бик оста иде ул. Җырчы белән аралашырга бөтен кеше ярата иде. Шулкадәрле рәхәт һәм җиңел иде аның белән аралашуы, эшләве.
Гали белән күңелле хәлләргә дә еш очрарга туры килде. Бервакыт концерттан соң аның машинасына утырып, җырчы Әлфия Галимова, баянчы Рәшит Мостафин һәм мин төнге Казан урамнары буйлап өйләребезгә кайтабыз. Рәшитнең өе турысына җиткәч, Гали машинасын туктатты. Шулвакыт милиция хезмәткәрләре килеп җитте дә Галигә: «Сез юл кагыйдәсен боздыгыз», – дип, аннан юл йөрү таныклыгын сорады. Ул кесәләрен актара башлады, караса, алар юк, «өйдә калган», димәсенме. «Мин концертка дип яңа киемнәр кидем, документлар өйдәге пиджәктә калган», – ди. Сөйләшә-сөйләшә аның җырчы икәнлеген, сәхнәдә күрүләрен исләренә төшереп, тегеләр «Башка болай эшләмәгез», дип безне җибәрделәр. Ул вакытта машина бик аз кешедә иде. Гадәттә, без артистлар Гали машинасына утырып барабыз, әгәр юл йөрү кагыйдәсен бозса, ул бер дә аптырамыйча, елмаеп: «Мастер үзе белә ул», – дип, тиз генә хатасын төзәтә иде. Самими кеше иде, күңеле гел яхшылыкта гына булды. Нечкә күңелле, бераз беркатлырак та. Аның дуслары күп, дошманнары, мөгаен, бөтенләй дә булмагандыр...»


Гали Ильясов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. 1962 Гали Ильясов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. 1962

Фәнис Гыйльметдинов,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:


«Лекторий бүлегендә эшләгәндә төрле шәһәрләргә гастрольләргә бергә еш чыга идек. Без аның белән кайда гына булмадык: төрле заводларда, цехларда, тулай торакларның кызыл почмакларында... Әгәр аңа баянчы ошамаса, ул шунда ук үз фикерен әйтә. Лекторийда эшләү дәверендә без аның белән дус-тату булдык. Гали ага бик дөрес күңелле кеше иде.
Ул үзенә генә хас моңга ия. Русча җырласа да, татарча җырласа да, тембрының матурлыгы белән шаккатыра. Татар мохитендә үсмәү сәбәпле, ул ана телен камил белми иде. Әмма үзенең тырышлыгы белән, тиз арада халык арасында популярлык яулады.


Зөһрә Сәхәбиева,
Татарстанның халык артисты:


«Гали әфәнде Ильясовка минем хөрмәтем ифрат зур. Тавышы сирәк, көчле тенор тавыш, үзе югары зәвыкка ия кеше, академик юнәлештәге талантлы җырчы иде. Аның белән бер сәхнәдә еш җырларга туры килде. Дәүләт югарылыгында уза торган концертларның берсеннән дә калмый иде ул. Романсларны башкарырга да бик нечкәлек, хиссият кирәк, андый жанрда да ул яхшы эшләде. Безнең татар җыр сәнгатенә, аның үсешенә зур өлеш керткән җырчы ул».


Рөстәм Маликов,
Татарстанның халык артисты:


«Гали Ильясов классик әсәрләр башкаручы атаклы җырчы иде. Шулай ук бик матур көйләр дә язып калдырды. Әнгам Атнабаев сүзләренә язган «Әнкәй, синең куллар» дигән җырын Илһам абыйдан соң, бик озак еллар буе җырлап йөрдем. Хәзер дә бик яратып җырлыйм.
Аның белән бергә эшләргә туры килмәсә дә, гастрольләргә бергә чыгарга туры килгәләде. Смоленск шәһәренә без яшь җырчы Нурахмәт Мөхәммәтҗановны Бөтенроссия җыр конкурсында катнашырга алып бардык, ул анда уңышлы чыгыш ясап лауреат исемен яулаган иде. Анда маэстро А.Шутиков җитәкчелегендәге оркестр, Гали ага Ильясов, музыкант Рөстәм Вәлиев һәм мин бардык.
Гали ага көлке хәлләргә еш очрый иде. Шул Смоленскида, концертның икенче көнендә, шат йөзле Гали ага кунакханәгә: «Мин чегәннәрдән күл­мәк алдым», – дип куанып кайтып кер­де. Матур итеп төрелгән төргәкне ачкан иде, шаккаттык, ул балалар күлмәге булып чыкты. Шуннан мин ул күлмәкне Гали агадан сатып алдым, ул вакытта минем малайлар кечкенә иде. Аның шундый беркатлы, кызык гадәтләре дә бар иде.
Иҗади күңелле, кояш кебек якты да, җайлы да кеше иде ул. Кызганыч ки, кыска гомерле булды шул. Әмма йолдыз кебек атылды, иҗат итте, көйләре калды, язмалары сакланадыр. Тик хәзер алар радио-телевидениедән бик яңгырамый шул.


Бертөркем сәнгать осталары Т. Синявская белән Бертөркем сәнгать осталары Т. Синявская белән

Хәмдүнә Тимергалиева,
Татарстанның халык артисты:


«Гали абыйны эшкә Мәскәүгә Зур театрга да чакырган булганнар, аның буе бераз озынрак булса, ул барлык опера театрларында да җырлый алырлык җырчыларыбызның берсе иде. Бик күп яшьләргә вокал дәресе бирде ул, күпме яшь җырчыга зур сәхнәгә чыгарга булышты, Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга ярдәм ит­те. Шулкадәр чиста күңелле кеше иде, аның күңелендә ялгышып та кешеләргә карата начар фикере булмады. Кеше турында начар уйлый белми иде, шуңа аңа самими, беркатлы итеп тә карыйлар иде.


Георгий Ибушев,
Татарстанның халык артисты:


«Беренче танышуда ук Гали абый­ның эчкерсез, гаҗәеп чиста күңелле кеше икәнлеген күреп шаккаткан идем. Филармониянең йөзек кашы, бизәге иде ул. Сәхнәгә чыккач, кирәк җирдә биеп тә ала, йөз-мимика белән сурәтләп тә күрсәтә иде.
Мин аның юбилей концертларында да еш катнаштым. Үз эшен ярата торган гаҗәеп шәхес иде ул. Концертларда бер яки ике җыр җырларга кушылган булса да, ул, гадәттә, биштән дә кимне җырламый иде.
Гали абый белән бергә төшкән фотоларны карыйм да, күңелдә сагыш кузгала, нинди олы шәхес киткән икән бит безнең арадан, дип уйга каласың.


Филармония музее мөдире Алсу Хәкимова әзерләде.

Теги: Алсу Хәкимова Яңалыклар Сәнгати мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру